7


  • Учителю
  • ӘДәп төбе – матур гадәт. (V сыйныф)

ӘДәп төбе – матур гадәт. (V сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Максат:1. Балаларны татар халкының матур гадәтләре белән таныштыру, аларда иң күркәм сыйфатларны тәрбияләү. 2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм культурасын, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. 3. Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, экологик тәрбия бирү. Кичә
предварительный просмотр материала


ЭЧТӘЛЕК

Кереш.............................................................................................................3

Беренче бүлек. Татар теле дәресләрендә класстан тыш эшләр: гомуми мәгълүмат һәм үткәрү принциплары.................................................5

1.1. Класстан тыш чаралар турында төшенчә.............................................5

1.2. Класстан тыш эшләрне үткәрү принциплары......................................9

1.3. Класстан тыш эшләрнең эчтәлеге һәм формалары..........................12

Икенче бүлек. Класстан тыш эшләрне оештыруда халык авыз иҗаты әсәрләрен файдалану үзенчәлекләре..................................................28

Йомгак.........................................................................................................54

Кулланылган әдәбият исемлеге..............................................................57

Кушымта 1.

Кушымта 2.

Кушымта 3.



























КЕРЕШ

Туган телебезнең һәм милләтнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә.

Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында - татар халкының чал тарихлы бай рухи хәзинәсе, күңеле матурлыгы, хисләре сафлыгы һәм матур хыялларының үткәне, хәзергесе һәм киләчәгенең сәнгатьчә чагылышы. Шуның өчен дә кайда гына булмасын - гомуми урта белем мәктәпләрендә, шул исәптән рус мәктәпләрендә, гимназияләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында - татар теле һәм әдәбиятын укыту, иң беренче чиратта, телебезнең байлыгына һәм киң мөмкинлекләренә, нәфислегенә, халкыбызның, тел осталарыбызның талантына, сәнгатебезнең камиллегенә соклану хисләре тәрбияләү чарасы ул.

Чыгарылыш квалификация эшебезнең темасы - "Татар теле дәресләрендә класстан тыш эшләр".

Теманың актуальлеге. Сер түгел: соңгы елларда укучыларыбыз күп вакытын компьютер янында иҗтимагый челтәрләрдә үткәрә, көннән-көн азрак укый, күпләре телевизор экранын якын күрә. Шуңа күрә укучыларда туган телгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүгә игътибарны көчәйтү бүгенге көндә зур әһәмияткә ия һәм актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ә бу исә татар теле укытучысының төп бурычларыннан санала. Шунысын да искәртергә кирәк: рус һәм инглиз теленең йогынтысы көчәйгән хәзерге чорда татар теленә кызыксыну уяту һәм тәрбияләү укытучыдан шактый катлаулы, эзлекле, дәвамлы эш, игътибар һәм көч таләп итә, тирән белем һәм күнемәләр, иҗади якын килүне сорый. Тикшеренүгә алынган теманың актуальлеге нәкъ менә шушы факторлар белән билгеләнә.

Хезмәтнең максаты - татар теле дәресләрендә класстан тыш эшләрнең уку-укыту процессындагы үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен өйрәнү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

♦ татар теле дәресләрендә класстан тыш эшләрне үткүрү принципларына, максат һәм бурычларына күзәтү ясау;

♦ татар теленнән класстан тыш эшләрнең эчтәлеге һәм формаларына карата галимнәрнең фикерләрен ачыклау;

♦ класстан тыш эш эшкәртмәсе һәм төрле методик биремнәр, күнегүләр, уеннар тәкъдим итү.

- класстан тыш эшләрне оештырганда халык авыз иҗаты әсәрләрен кулллану мөмкинекләрен билгеләү;

Чыгарылыш квалификация эшен язу барышында фәнни-методологик нигез буларак, Ә.Хуҗиәхмәтов, С.Г.Исмәгыйлева, Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров, М.В.Фазлуллин, Л.З.Шакирова, Ф.С.Сафиуллина, С.Г.Исмәгыйлева, Ф.Ф.Харисов, Р.А.Юсупов, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, В.С.Казыйханов, ӘР.Ә.Асылгәрәева һәм башка галимнәрнең хезмәтләре кулланылды.

Хезмәтнең төзелеше кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгак, кушымта өлешләреннән гыйбарәт. Кереш өлештә теманың актуальлеге ассызыкланды, эшнең максаты һәм бурычлары билгеләнде, фәнни-методологик нигез күрсәтелде. Беренче бүлектә татар теленнән класстан тыш эшләрне үткәрү принциплары, чараларның эчтәлеге һәм формалары турында бәян ителде. Икенче бүлектә класстан тыш эшләрдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану мөмкинлекләре өйрәнелде.Йомгакта эш барышында ясалган нәтиҗәләр гомумиләштерелеп тәкъдим ителде. Кушымталарда класстан тыш чараларда куллану өчен эшкәртмә, радиотапшыру үрнәге, бирем һәм күнегүләр тәкъдим ителде. Кулланылган әдәбият исемлеге эш барышында файдаланылган фәнни-теоретик әдәбиятны үз эченә ала.













БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КЛАССТАН ТЫШ ЭШЛӘР: ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ ҮТКӘРҮ ПРИНЦИПЛАРЫ


1.1. Класстан тыш чаралар турында төшенчә

Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый катлаулы. Татар теле укытучысы үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, мәктәптә укыла торган башка предметларны үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерли, башка телләрне, шул исәптән безнең илдә милләтләрнең аралашу коралына әйләнгән рус телен өйрәнүгә дә булыша. Дәресләр уздыру белән генә чикләнмичә, системалы һәм планлы рәвештә класстан тыш эшләр дә оештырырга туры килә. Уку-укыту процессының бу мөһим ягы укучы шәхесен формалаштыру җәһәтеннән дә нәтиҗәле чара булып тора, чөнки класстан тыш эшләрдә катнашу, бердән, ихтыяри булса, икенчедән, укучыларга мөстәкыйльлек һәм иҗади активлык күрсәтү өчен дә зур мөмкинлекләр тудыра. Күп очракларда нәкъ класстан тыш эшләрдә укучылар үзләрен ныграк таныталар [Исмәгыйлева, 1981: 17].

Шуны да әйтергә кирәк: соңгы елларда татар телен укыту кыенлашканнан-кыенлаша бара. Яшьләр күбрәк физика, математика, техника өлкәсендәге белемнәр белән кызыксына, рус телен, инглиз телен өйрәнергә тырыша. Болар, әлбәттә, тормыш агымы, җәмгыять үсеше белән бәйле. Укытучыга, дәресләрне сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп алып бару өстенә, класстан тыш эшләргә зур өметләр багларга туры килә: мәктәп балаларына туган телгә мәхәббәт, аны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм тирәннән белергә омтылыш тудыру; сөйләшкән һәм язган чакта һәр әйтелгән һәм язылган сүзең өчен җаваплылык хисе тоярга күнектерү; туган тел турында күп белү, аны олылауның, фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисләрне матур һәм үтемле итеп әйтеп бирә белүнең һәрбер культуралы кеше өчен зарури икәнлеген төшендерү. Туган телгә багышлап үткәрелгән класстан тыш эшләр укучыларның активлыгын күтәрүгә, белем һәм культура дәрәҗәсен, сөйләм телләрен үстерүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә, аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә, матурлыкны аңларга өйрәтергә ярдәм итә. Тел турындагы кичәләр, атналыклар, олимпиадалар мәктәп балаларында бу фәнгә карата кызыксыну уяталар, алар ярдәмендә укучылар туган телнең нечкәлекләренә төшенәләр.

Л.З.Шакирова фикеренчә, класстан тыш эшләрне оештырганда, туган телнең башка телләр белән охшашлыгын һәм аермалылыгын чагыштыру эшләре дә балаларда зур кызыксыну уята [Шакирова, 2003: 36].

З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева бу төр эшләрдә "сүзгә сак караш, сөйләм осталыгы тәрбияләү юнәлешендә даими эш алып барыла. Халыкның "Акыллы сүзгә ни җитә" , " Һәрбер сүзнең урыны бар" дигән мәкальләре бик хак әйтелгән" дигән фикердә калалар.[Хәбибуллина, Фәрдиева, 2000: 136]

Л.З.Шакирова исә, Р.Б.Сабаткоев белән берлектә чыгарылган "Методика преподования русского языка" хезмәтендә класстан тыш эшләрнең әһәмиятен түбәндәгечә җиткерә: "Внеклассная работа должна способствовать расширению и углублению программного материала, развивать самостоятельность, творческую инициативу школьников, тренировать их ум. Пробуждать уважительное отношение к языку" [Шакирова, Саботкоев, 2003, 203] Әлбәттә, без бу фикерләр белән килешәбез. Ә менә Ф.С.Вәлиева һәм Г.Ф.Саттаровның хезмәтләренә килгәндә, шуны билгеләп үтәргә кирәк: алар барлык класстан тыш эш төрләрен дә дәрестән тыш эшләр дип бирәләр. [Вәлиева, Саттаров, 2000: 424] Экскурсия, түгәрәк, кичә һәм иртәләр, атналыклар белән беррәттән, өй эше, факультатив занятие һәм өстәмә занятиеләр дә урын алганнар. Ләкин без бу фикер белән килешеп бетмибез. Азактан әйтелгән өч төр эшне генә (ягъни өй эше, факультатив занятие һәм өстәмә занятие) дәрестән тыш эшләргә кертү уңышлырак дип саныйбыз. Ләкин шуңа да карамастан бу юнәлештә Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаровларның хезмәте татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бай чыгынак булып тора.

Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару - балаларга белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше. Татар теле укытучысы, үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, сүз ярдәмендә безне чолгап алган табигать һәм иҗтимагый тормыштагы матурлыкны тою кебек олы хисләр тәрбияли. Шуңа күрә дә аңа, дәресләр уздыру белән генә чикләнмичә, системалы һәм планлы рәвештә класстан тыш эшләр дә оештырырга туры килә.

Класстан тыш эшләр - исеменнән үк күренгәнчә дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбия сәгатьләре ул [Хуҗиәхмәтов, 2000: 269].

Һәр укучының үзенчәлекле характерын, омтылышын, нәрсәләргә сәләте барлыгын ачыклау өчен, иң беренче чиратта аның белән мәктәптән һәм дәресләрдән тыш вакьпларда аралашырга, тәрбия эшен шул рәвешле дәвам итә белергә кирәк. Мондый чараларны үткәрүдә, гадәттә, укытучылар үзләре дә, ата-аналар да, мәктәпкә шефлык итә торган оешма вәкилләре дә катнашырга мөмкин. Тик шунысы бик тә мөһим: укучыларның мәктәптә тыш тәрбия сәгатьләрендә үз эшен, үз һөнәрен яхшы белгән, тәрби эшенең барлык нечкәлекләрен тирән тойган кешеләр катнашырга тиеш.

Уку-укыту процессының бу мөһим ягы укучы шәхесен формалаштыру җәһәтеннән дә нәтиҗәле чара булып тора, чөнки класстан тыш эшләрдә катнашу, бердән, ихтыяри булса, икенчедән, укучыларга мөстәкыйльлек һәм иҗади активлык күрсәтү өчен дә зур мөмкинлекләр тудыра. Күп очракта нәкъ класстан тыш эшләрдә укучылар үзләрен ныграк таныталар. Дәрес кысалары, дәресләр өчен кабул ителгән катгый тәртипләр (парта арасында гына утыру, сөйләү өчен укытучы чакырганын көтү, һәрчак билге куелу мөмкинлеге, тынлык саклау, укытучының гына җитәкчелек роле, чикләнгән вакыт, ягъни, дәрес ялыктыргыч булса да, 45 минут үткәнен көтү һәм, кызык үтсә дә, шуңа риза булу һ.б) яшүсмергә хас булган хәрәкәтчәнлек, кызыксыну, барысына да онытылып катнаша алу мөмкинлеге табу, шаяру-көлешү кебек гаять кирәкле эмоциональ ихтыяҗларның тәэмин ителүенә кайбер киртәләр тудыра. Нәтиҗәдә, дәрестә укучының мөмкинлекләре ачылып бетерелмәскә мөмкин. Дөресен әйтергә кирәк: соңгы елларда татар телен укыту кыенлашканнан-кыенлаша бара. Яшьләр күбрәк физика, математика, техника өлкәсендәге белемнәр белән кызыксына, рус, инглиз телен өйрәнергә тырыша. Болар - тормыш агымы, фән-техника революциясе, җәмгыять үсеше нәтиҗәләре. Димәк, укытучыга, дәресләрне сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп алып бару өстенә, класстан тыш эшләргә дә зур өметләр багларга туры килә: мәктәп балаларында туган телгә мәхәббәт, аны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм тирәннән белергә, омтылыш тудыру; сөйләшкән һәм язган чакта һәр әйтелгән һәм язылган сүзең өчен җаваплылык хисе тоярга күнектерү; туган тел турында күп белү, аны олылауның, фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисләрне матур һәм үтемле итеп әйтеп бирә белүнең һәрбер культуралы кеше өчен зарури икәнлеген төшендерү.

Татар теленнән класстан тыш эшләр, нигездә, дәрес алдына куелган белем һәм тәрбия, бирү мәсьәләләрен чишүне күз алдында тоталар, һәм аларның теп максаты - укучыларда туган телне тирәнрәк өйрәнү, аның байлыкларыннан мөмкин кадәр тулырак файдалануга омтылыш тудыру [Исмәгыйлева, 1981 : 10]. Шуның өчен дә укытучы, класстан тыш эшләрне оештырганда, укучыларга күбрәк гамәли тормышта кирәк булган күнекмәләрне бирергә тырыша: тиешле темага материаллар тупларга куша, сүзлекләрдән файдаланырга өйрәтә, укучылар ата-аналар алдында һәм радио яки скайп аша чыгыш ясыйлар; стена газетасы чыгарыла, күрсәтмә материаллар ясала, стендлар һәм күргәзмәләр җиһазлана, кичәләр, конкурслар үткәрелә.

1.2. Класстан тыш эшләрне үткәрү принциплары

Класстан тыш эшләр, уку эшләре кебек үк, гомумдидактик принциплар нигезендә корыла: максатка юнәлгәнлек, фәннилек, системалылык, эзлеклелек һәм дәвамчанлык, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу һәм укучыларга индивидуаль якын килү, укучыларның мөстәкыйльлеге һәм иҗади активлыгы, тормыш белән бәйләнеш һ.б.


Ихтыярилык принңибы

Ихтыярилык принцибы класстан тыш эшләрдә укучыларның үз теләкләре белән катнашуларына этәрә. Укытучы алдында торган бурыч - класстан тыш эшләргә мөмкин кадәр күбрәк укучыны тарту, әмма беркайчан да аларны ирексезләүгә, көчләп эш кушуга юл куймау. Класстан тыш эшләрдә катнашучы укучыларның санын арттыру һәм активлыгын үстерүгә класстан тыш эшләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү, аларны тирән эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү, балаларның да нәрсә белән кызыксынуларын исәпкә алу, класстан тыш эшләрнең дә, дәрес кебек үк, белем чыганагы һәм тәрбия чарасы булуына ирешү, морның шулай икәнлегенә укучыларны да ышандыру нәтиҗәсендә ирешелә.

Әйтик, һәрбер эшне оештыруда, аны үткәрүдә укучы балалар үзләре теләп катнаша, үзләре башлап йөри, үзләре үк башкаларны әйди икән - бу инде тәрбия эшләренең дә уңышлы барачагына ныклы һәм ышанычлы шарт. Нинди дә булса түгәрәк оештырыламы, яисә факультатив дәресләр ачыламы, башка төрле ә чара куз алдында тотыламы - баланың ирекле-ихтыяри булуы төп принңипларның берсе итеп саналырга тиеш [Хуҗиәхмәтов, 2001: 57].

Әлбәттә, югарыда әйтелгән мөһим принципны саклаган хәлдә, тиешле чикне уздырмау зарур, чөнки балалар үз уеннары, үз шөгыльләре, үзләре уйлап тапкан эшләр белән артык мавыгып китәргә дә мөмкин бит әле. Аларның, чыннан да, артык мавыгучан булуын һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Әйтик, аларның күңеленә хуш килгән бер-бер уен яки шөгыль вакыты кирәгеннен артык вакытны биләп алырга мөмкин. Бу очракта инде без көткэн нәтиҗәнең гел киресе килеп чыгуы бар. Беренчедән, дәрестән тыш вакытны дөрес файдалану кире нәтиҗә бирәчәк һәм моның тәэсире укучының белем үзләштерүендә чагылачак; икенчеден, кирәгеннен артык мавыгу, чараларның hep көн озакка, артык күпкә сузылуы укучының үзен дә ялкытачак, суындырачак. Шуна күрә дә, дәрестән тыш тәрбия сәгатьләренең вакыт чамасын тоя-сизә белү, балаларга чик-чаманың да нәкъ менә ирек һәм ихтыяр кебек үк зарур нәрсә икәнлеген төшендерә белү бик мөһим.


Файдалылык принцибы

Мәктәптән тыш тәрбия эшенең тагын бер әһәмиятле принцибы - үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын - укучы үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле, мәртәбәле икәнен тоярга тиеш. Гомумән, кеше өчен иң зур җәзаларның берсе - файдасыз, кирәксез, мәгънәсез һәм нәтиҗәсез эш башкару, шул эшкә көч сарыф итү. Үзләре ярыша-ярыша җыйган, уртак эштән, уртак хезмәттән рухланган, мәктәп ишегалдына зур өем итеп тотылган кәгазь-макулатура җыйган һәм шул кәгазьнең айлар-көннәр буена һаман да бер кирәксезгә, тузылып-чәчелеп, яңгыр астында таралып ятуын күреп торган мәктәп балаларын күз алдыбызга китерик. Битараф балаларны, матурлыкның барлыгына ышанмаучыларны, рәхимсез күңелле кешеләрне без еш кына әнә шул вак-төяк нәрсәләр - файдасыз, кирәксез, мәгънәсез эшләр аша үстерәбез бугай.

Үз эшенең, үзе катнашкан, үзе башкарган эшнең файдасын, нәтиҗәсен ачык күргәндә генә, укучы бала үткәрелгән чараларга чын-чынлап күңелен сала.


Характер һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы

Класстан тыш тәрбия эшләрендәге алыштыргысыз шартларның тагын берсе - һәр укучының характер үзенчәлеген һәм яшь аермасын искә алу. Төрле түгәрәкләр, дәресләр, уеннар уздырганда нәкъ менә шушы принципка аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу принципның дөрес саклануы балаларның сәламәтлеге турында кайгырту, аларның зәвыгында дөрес юнәлеш бирү һәм ниһаять, тәрбия эшен дә дөрес алып бару дигән сүз. Әйтик, бер-бер укучы үзе яратмаган, яисә үз хәленнән килмәгән эшкә-шөгыльгә алынса, бу инде аның өчен газаплы һәм зарарлы бер нәрсә булыр иде. Чыннан да, тырышып-тырышып та башкарып чыга алмаслык эш һәрчак күңел кайтара торган бер нәрсә булып әверелә, газаплый, интектерә, үз көчеңә ышанмау кебек зыянлы бер хис тудыра бит.


Дәвамлылык принцибы

Класстан тыш чараларны үткәргәндә, тагын бер принципны истә тоту мөһим: бу - дәвамлылык, бер төрле чараларны икенчеләре белән үз вакытында чиратлаштыра, алыштыра белү, ирешелгән биеклектән алга күчү. һәрбер түгәрәктә, балаларның һәрбер төркемендә алып барырга, чамасын белеп кенә катлауланырга, зуррак таләпләргә җавап бирә барырга мөмкин бит. Класстан тыш эшләрнең-шөгыльләрнең һәммәсе, укучылар өчен көч җитәрдәй булып, тора-бара үсешкә таба йөз тотарга, балаларны алга таба юнәлтергә тиеш.


Чараларның бәйләнеш принцибы

Мәктәптән тыш эшчәнлек барышында сайлап алынган һәр төрле чараларның үзара бәйләнештә булырга тиешлеге - шулай ук иң мөһим принципларның берсе һәм ул укучыларны тәрбияләүнең комплекслы алып барылуын тәэмин итә. Мәктәптәге һәм мәктәптән тыш эшләгән түгәрәкләрнең үзара ярдәмләшеп-хәбәрләшеп торуы, аларның кайсысында ниндирәк чаралар алып барылуы турында хәбәрдар булуы укытучылар өчен дә, класстан тыш тәрбия эшендә катнашучылар өчен дә файдалы булачак.


Класстан тыш эшләрнең класс эшләре белән тыгыз бәйләнеше принңибы.

Класстан тыш эш, алда әйтелгәнчә - уку-укыту процессының аерылмас өлеше.Әлеге принцип, башлыча, класстан тыш эшләрнең дәрестә алган белемнәрдән файдалануында чагыла. Әйтик, конкурслар, КВНвар, викториналар үткәрелә икән, аларда укучыларның активлыгы, мәгънәле катнашуы өчен азмы-күпме белем запасы булу шарт. Белем чыганагы исә - дәрес, класс эшләре. Класстан тыш эшләр, үз чиратында, дәресләрнең эчтәлеген һәм оештырылу методикасын кабатламасалар да, укучыларның тел буенча белемнәрен киңәйтәләр, тирәнәйтәләр һәм ныгыталар. Бер очракта класстан тыш чара дәреснең дәвамы булса, икенче очракта дәрескә хәзерлек чарасын үти. Мәсәлән, укытучы грамматик уеннар белән ярыш үткәрелә икән, бу ярышларны өйрәнелгән тел күнекмәләреннән чыгып алып бара. IV, V, VI, хәтта VII класс укучыларына да тел тарихына, аның катлаулы вазифаларына кагылышлы биремнәр тәкъдим ителми, Класстан тыш вакытта белем сынашу дәресләрдә алган белемнәр, укытучы өстәмә рәвештә темага бәйләп укырга һәм өйрәнергә кушкан белешмәләр, фактлар җирлегендә бара. Еш кына класстан тыш вакытта әңгәмә, лекңия, консультаңия оештыру, стена газетасы, бюллетень чыгару билгеле бер грамматик тема өлкәсендә дә алып барыла.

Югарыда телгә алынган принциплар - мәктәптән тыш, класстан тыш алып барыла торган чаралар өчен зарур булган принципларның әле бик азы, әмма шактый ук зарури булганы. Аңлашыла: алар үзара тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Әлеге принципларны аңлап, үзлегеңнән тулыландырып эш итү укучыларны тәрбияләүдә матур-матур нәтиҗәләр бирергә мөмкин.


1.3. Класстан тыш эшләрнең эчтәлеге һәм формалары


Татар телен укыту балаларга үз туган теленең матурлыгын, кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның иҗади байлыгы һәм чын тарихы белән кече яшьтән үк тирән кызыксыну уятырга ярдәм итә [Вагыйзов, Вәлитова, 2003: 5].

Туган телгә кагылышлы һәм укучыларны кызыксындырырдай барлык мәсьәләләр дә класстан тыш эшләрнең эчтәлеген тәшкил итә. Төгәлрәк әйткәндә, мәктәп балаларына тел турындагы гомуми мәгълүматлар: телнең барлыкка килүе һәм үсүе, язу һәм китап басу тарихы, туган телнең башка телләр арасында тоткан урыны һәм роле, аның үз милләтенә хезмәте кызыклы була.

Класстан тыш эшләрнең формаларына тукталганда, кайбер методистларның фикерләрен дә искә алырга кирәк. Мәсәлән, доцент, педагогика фәннәре докторы Г.С.Закиров үзенең мәкаләсендә класстан тыш чараларны өч төргә бүлеп күрсәтә: даими эшләүче (түгәрәкләр, стена газеталары), периодик кабатлана торган (кичәләр, предмет газеталары, викториналар һ.б.) һәм эпизодик чаралар (олимпиадалар, атналыклар һ.б). Шулай ук, рус методистлары Е.А.Баринова, А.Ф.Боженкова, В.И.Лебедев та бу фикер белән килешәләр. Алар класстан тыш эш формаларын ике төргә бүлеп бирәләр. Беренче төре - системалы, ягъни озак вакытлар дәвамында ( уку елы яки берничә ел буена ) алып барыла торган чаралар. Бу төр класстан тыш эшләргә түгәрәкләр, татар теле почмагы, системалы рәвештә чыгарылып барылган стена газеталары яки журналларны кертәләр. Ә икенче төрен эпизодик дип атыйлар, һәм монда олимпиадалар, атналыклар, иртәләр һәм кичәләр, экскурсияләр һәм төрле конкурслар керә. [Баринова, Боженкова, 1974: 93].

Л.З.Шакирова "Основы методики преподавания русского языка в татарской школе" хезмәтендә класстан тыш эшләрнең өч формасын күрсәтә. Алар массакүләм, группа белән һәм индивидуаль рәвештә үткәрелә торган класстан тыш эшләр. Аерым бер группалар белән оештырылган формасы түгәрәкләрне, стена газеталары чыгаруны, радиотапшыруларны үз эченә ала. Ә массакүләм оештырылган формасы исә, олимпиадалар, иртәләр һәм кичәләр, төрле конкурслар, атналыкларның нәтиҗәсе булып тора. [Шакирова, 1999: 102]

Мәктәп балалары өчен туган телнең лексикасын һәм фразеологиясен; телнең сүзлек составын, анда барган үзгәрешләрне һәм бу үзгәрешләрнең сәбәпләрен, сүзләрнең ясалуын һәм кулланылуын, алынма сүзләрнең төп чыганакларын, сүзләрдәге стилистик бизәкләрне, антонимнар, синонимлар, омонимнар, сүзлекләрне белү һәм алардаи файдалану бик әһәмиятле.

Газета-журналлардан, китаплардан, өстәл календарьларыннан телгә кагылышлы материаллар җыярга, алардан стена газетасы чыгарганда, кабинет яки стенд җиһазлаганда, төрле характердагы чыгышлар ясаганда файдаланырга мөмкин. Күп урынны кызыклы грамматика: ребус, кроссворд, метаграмма чишү, орфографик, лексик лотолар уйнау һ.б. алып тора.

Класстан тыш эшләрнең эчтәлеге мәктәпнең кайда урнашуына (авыл җирендә, шәһәрдә, район үзәгендә), кирәкле әсбаплар, кулланмалар, әдәбият булуга, укучыларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләренә һәм аларның үсеш дәрәҗәсенә, ниһаять, укытучының интеллекты, зирәклеге, иҗади фикерләвенә, оештыру сәләтенә, класстан тыш эшләрне системалы рәвештә оештыру теләгенә һәм ихтыяр көченә бәйле.

Класстан тыш эшләрнең формалары күп төрле. Аларның бер ишеләре озак вакыт дәвамында (уку елы буена, берничә ел) системалы рәвештә оештырып торыла. Мондый формаларга, мәсәлән, туган тел түгәрәге, тел сөючеләр клубы керә. Икенче формалары эпизодик рәвештә уздырыла. Болары: олимпиада, туган тел атналыгы, 1 декада һәм айлык, кичә һәм иртәләр, әңгәмә, радиотапшырулар.

Сыйныфтан тыш чаралар үткәрү башынгыч сыйныфларда ук башлана. Башлангыч сыйныфларда класстан тыш чараларда өстәл уеннарын куллану үзен аклый: грамматик лото, домино уйнау, башваткычлар чишү. Чөнки башлангыч сыйныф укучыларына уен төре якын һәм кызыклы.

Билгеле булганча, класстан тыш эшләрдә катнашуның төп мотивы - укучыларның кызыксынуы. Әмма мондый кызыксыну укучылар аңында әле төпле урын алып бетермәскә мөмкин. Шуның өчен дә, класстан тыш эшләрнең кайсы формасы гына оештырылмасын, иң әүвәл максат, эшнең эчтәлеге, оештырылу үзенчәлеге, катнашучыларның бурычлары аңлатылырга тиеш. Оештыру әңгәмәләре элеккерәк чорларда укытучы классларда, мәктәп радиосы аша, стена газетасы ярдәмендә алып барса, хәзерге вакытта оештыру эшләре интернет аша башкарыла. Күрсәтмә агитациядән дә шул максаттан чыгып файдаланыла: матур һәм ачык итеп җиһазланган стендлар, белдерү [Исмәгыйлева, 1981: 21].

Мәсәлән, «Фразеологик әйтелмәләр» темасына багышланган кичәгә күпләрнең игътибарын тарту өчен, мәктәп коридорында махсус стенд эшләнә. Анда түбәндәге баш астында материаллар урнаштырыла: «Фразеологик әйтелмәләр - нәрсә ул?», «Фразеологик әйтелмәләрнең сөйләмдәге роле», «Кеше табигатен белдерә торган фразеологик әйтелмәләр», «Матур әдәбиятта фразеологик берәмлекләр». Шунда ук әдәби әсәрләрдән фразеологик әйтелмәләр кергән берничә өзек тә була. Кайбер фразеологик әйтелмәләрнең («Юкны бушка аудару», «Күз-колак булу», «Кулны кул юу» һ.б.) аңлатмалары китерелә. «Борыны төшү», «табан ялтырату», «ут йоту», «тел тидерү» кебек фразеологик әйтелмәләргә карата төзелгән кызыклы сораулар, рәсемнәр игътибарны җәлеп итеп тора. Шушы ук материалларны интернет челтәре аша да тарату максатка ярашлы.

Хәзер мәктәп практикасында киң үткәрелә торган кайбер формаларга тукталыйк.


Туган тел түгәрәге

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә, гадәттә, барлык уку фәннәре, дәрес предметлары буенча түгәрәкләр оештырыла. Безнең шартларда әлеге түгәрәкләр өчен якынча программаларны, гадәттә, мәгариф органнары, яшь натуралистлар станцияләре, һәм башка шундый оешмалар әзерли, һәрбер программада аңлатма язуы, теоретик һәм практик дәресләрнең темалары, методик күрсәтмәләр, билгеле бер темаларга кагылышлы әдәбият исемлеге һәм түгәрәк үткәреләсе бүлмәне җиһазлау өчен киңәш-рекомендацияләр теркәлгән. Әмма һәрбер түгәрәк җитәкчесе, үзенең мөмкинлекләренә, урындагы шартларга карап, әлеге программаларга үзгәрешләр һәм төрле тулыландырулар кертә белергә тиештер [Хуҗиәхмәтова, 2000: 271].

Туган тел түгәрәге - класстан тыш эшләрнең нәтиҗәле формасы, чөнки аның аша эшне системалы рәвештә, ел буена, хәтта берничә ел рәттән алып барырга мөмкинлек ачыла.

Түгәрәк эшләренең укучыларга белем, тәрбия бирүдә аерым таләпләре бар:

1) укучыларның түгәрәккә ирекле рәвештә язылуы;

2) түгәрәк үткәрү өчен метод һәм алымнарны сайлый белү;

3) укучылар алган заданиенең авыр һәм катлаулы булмавы, укучыларга шәхси якын килеп эш итү;

4) түгәрәк эшләренең кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылуы;

5) конкрет темага нигезләнүе;

6) түгәрәкнең системалы рәвештә үткәрелүе. [Вәлиева, Саттаров, 2000: 427].

Түгәрәк, гадәттә, бер класс укучылары яки параллель класслар өчен оештырыла, һәм шуның нәтиҗәсендә занятиеләрне дәресләр белән тыгыз бәйләнештә алып барырга, укучыларның да белем дәрәҗәләрен исәпкә алырга кирәк була. Әгәр түгәрәккә янәшә класс укучылары, мәсәлән 2нче һәм 3нче, 3нче я 4нче сыйныфлар берләшсә, түгәрәк җитәкчесе материалның өлкәннәргә инде күпмедер дәрәҗәдә таныш булуын, ә кечкенәләрнең аны өйрәнә башлауларын белеп эш йөртә. Бер түгәрәккә егермеләп бала йөри.

Мәктәп практикасында татар теле буенча эшли торган түгәрәкне «Туган тел түгәрәге» дип исемләү гадәткә кергән. Әмма сайлап алынган темага бәйле рәвештә «Кызыклы грамматика түгәрәге», «Сөйләм культурасы түгәрәге», «Этимология түгәрәге» дип тә исемләргә мөмкин. Бу очракта бер тема сайлап алына да шуны тирәннән өйрәнү эшенә керешелә, һәм укучылар, телнең төрле аспектлары белән танышып, тел гыйлеменә башлангыч адымнарын ясыйлар, икенче төрле әйткәндә, тел турындагы фәнгә «кереш» курсын узалар, Туган тел түгәрәге нәкъ әнә шул үзенчәлеге белән - укучыларга тел турында фәнни белемнәр бирүе, аларда бүгенге һәм киләчәк тормыш өчен гаять кирәк булган эзләнү, тикшеренү, ачышлар ясау һәм шуңа шатлана белү күнекмәләре формалаштыруы һәм ныгытуы белән кыйммәт.

Түгәрәк эшен оештырганда, укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алу бик кирәк. IV класс укучыларын кызыклы грамматика түгәрәгенә тарту үзен аклый. Утырышларда грамматика белән бәйле кызыклы мәсьәләләр карала, уен-күнегүләр үткәрелә, шарадалар, башваткычлар чишелә. Түгәрәк дәресләреңдә кулланылган төп алымнар булып, гадәттә, сөйләп аңлату, әңгәмә үткәрү, күргәзмә әсбаплар куллану, практик эш барышында аңлату-төшендерү, бәхәс оештыру, төрле практик уеннар уздыру кебек алымнар санала.

Түгәрәк эше нәтиҗәләрен, кызыклы материалларны мәктәп радиосы аша укучыларга, тыңлаучыларга җиткерергә мөмкин. Радиотапшыруларны «Сөйләмебез матур булсын», «Тел дигән дәрья бар...», «Сайла сүзнең саллысын», «Тел күрке - сүз», «Сүзнең дә бизәге бар», «Сүзләрнең дә биографиясе бар», «Тарих серләре», «Телнең эчке мөмкинлекләре иксез-чиксез», «Сүз турында сүз», «Тәрҗемәдә сүзнең язмышы», «Тел - тормышның көзгесе» темаларына да үткәреп була. Нинди темага гына уздырылмасын, һәр радиотапшыру укучылар игътибарын тел, сөйләү культурасы мәсьәләләренә туплавы, тел хакында моңарчы билгеле булмаган серләрне ачарга ярдәм итүе, аларны аңлатып бирүе, һәр сүзнең кадерен, матурлыгын һәм көчен белеп, нәкъ үз урынында кулланырга өндәве белән әһәмиятле.

Түгәрәк утырышлары, гадәттә, түбәндәге структур элементлардан тора: укытучы сөйләме, укучыларның чыгышлары, практик биремнәр үтәү, сорауларга җаваплар, шигырьләр уку. Һәp занятиедә уеннар булу да - кирәкле эш. Юмор, көлешү - укучыларны түгәрәккә тарта торган чаралар. Занятиенең темасына бәйләп, укучылар үзләре дә юмористик хикәяләр, көлдергечләр төзи алалар.


Иртәләр һәм кичәләр

Класстан тыш эшләрнең бу формалары мәктәп практикасында гаять зур популярлык казанганнар. Чөнки анда чикләнмәгән санда балалар катнаша ала, иреклелек, активлыкның чиге юк. Алар кызыклы уеннарга, эмоциональ кичерешләргә һәм хәрәкәтләргә бай булулары белән, киң колачлы мәйдан тудырулары белән кадерле. Болардан тыш, кичәдә катнашучылар җитди докладлар, чыгышлар ясауга да хәзерлек алып баралар. Бу яктан алганда, кичәләр һәм иртәләрнең тәрбияви әһәмияте бермә-бер арта [Вәлиева, 1974: 31].

Рус методистлары арасында, Т.Б.Жулий, В.И.Мишуткина, Ю.В.Кипко үзләренең хезмәтендә кичәләр һәм иртәләрне оештыру һәм үткәрүгә түбәндәге бурычларны куялар:

1. Тел буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

2. Укучыларның дөньяга карашын киңәйтү.

3. Укучыларның эстетик зәвыгын тәрбияләү.

Ә кичәгә әзерлекне алар түбәндәге этапларга бүләләр:

1. Укучыларга биремнәрне бүлеп бирү.

2. А. Репетиция оештыру.

1.Сәхнәләштереләчәк сценарий тексты белән якыннан танышу, мәгънәсен, асылын аңлау.

2. Укучыларның сөйләмен тыңлау һәм анализлау, төзәтмәләр кертү.

3. Бирелгән биремнәрне яттан өйрәнү.

В. Кичәне оештыруда әзерлек эшләре.

1. Стена газеталары чыгару.

2. Китап күргәзмәсе оештыру.

3. Күренекле кешеләрнең фикерләре язылган плакатлар ясау.

4. Костюмнар әзерләү.

5. Музыкаль әсәрләр сайлау.

Алда әйтеп кителгән методистлар фикеренчә, бирелгән планга таянып эшләү укытучыга зур җиңеллек китерә. Чөнки, кичәгә әзерлек дәвамында, алып баручылар, аерым яки массакүләм чыгышларда катнашучылар, залны бизәү өчен җаваплы укучылар һәм жюри членнары билгеләнә. Ә бу, үз чиратында, укытучыга гына түгел, ә укучыларга да мөстәкыйль эш итәргә, нинди дә булса эштә җаваплылык хисе тоярга өйрәнергә булыша.

Кичәләрнең тематикасына килгәндә, алар укыту-тәрбия процессында әһәмиятле роль уйнаучы теләсә нинди өлкәне яктырта ала. Мәсәлән. "Әдәп төбе - матур гадәт", "Хәтер йорты", "Татар сөлгесе - күңел көзгесе", "Дуслык бит ул - тормыш үзәге", "Озын толым" темаларына үткәрелгән кичәләр укучыларны татар халкының гореф-гадәтләре, алардагы иң күркәм сыйфатлар белән таныштыра, элеккеге татар кызларының матурлыгын, гүзәллеген күрсәтә, төрле милләт балалары арасында дуслык тойгылары, милли хисләр культурасы тәрбияләүдә булышлык итә. Гомумән әйткәндә, кичәләр өчен җитдирәк максатлар алына.

Һәрбер үткәрелгән кичәләр һәм иртәләр укучыларның сүзлек хәзинәсен, сөйләм дәрәҗәсен үстерүгә, сөйләмдәге кимчелекләрне бетерергә, сөйләм осталыгын үстерүгә ярдәм итә. Шуңа күрә күренекле язучы, композиторларның, сәнгать эшлеклеләренең туган көннәрен билгеләп үткәндә, әдәби кичәләр, шигырь уку кичәләре һ.б. кызыклы һәм үтемле чаралардан киң файдалану зарур. Шундый кичәләрнең бер үрнәген китерәбез.

Иртәләрнең һәм кичәләрнең программасына күренекле кешеләрнең туган телгә карата әйткән фикерләрен уку, сәнгатьле укучыга конкурслар уздыру кертелә. Тел мәсьәләләренә кагылышлы инсценировкаларда укучылар яратып катнашалар. Кичәләрдә, мәсәлән, «Кыен хәл», «Ике дус серләшә», «Дәрес хәзерләгәндә», «Исемнәр киңәшмәсе» кебек күренешләрне рольларгә бүлеп башкаруны үткәрергә мөмкин. Викториналар зур күтәренкелек белән үтәләр. Иртәләр һәм кичәләрдә хәрәкәтле уеннар кызыклы уза.


Олимпиадалар

Олимпиада тел буенча ярыш формасында оештырыла. Гадәттә, олимпиада башта сыйныф күләмендә, аннары мәктәп, район, республика күләмендә дә үткәрергә мөмкин. Бу ярыш, гадәттә, берничә, күп очракта өч турда уздырыла. Олимпиадада катнашучылар ярышның шарты белән, беренче турда катнашучылар хәтта сораулар һәм биремнәр белән алдан ук таныштырып куелырга мөмкин. Сораулар артык җиңел дә, кирәгеннән артык авыр да булмыйча, балаларның телгә кагылган теге яки бу мәсьәлә хакында төплерәк уйлауларын, тирәнрәк фикер йөртүләрен таләп итәргә тиеш. Беренче тур, гадәттә, класслар арасында үткәрелә. Ул укучылардан сочинениеләр, хикәяләр яздыру, теоретик сорауларга җавап алу формасында алып барылырга мөмкин, яисә берничә биремнән торган сорауларны да эченә алырга мөмкин.

Беренче турда югары балл алган укучылар мәктәп күләмендә үткәрелгән икенче турга узалар һәм монда билгеле санда балл җыярга тиеш булалар. Бу юлы да укучылардан сочинение, хикәя, я булмаса изложение яздырырга, телдән яки язма рәвештә берничә сорауга җавап алырга мөмкин. Сораулар һәм биремнәр алдан әйтелми. Алар характерлары буенча төрле-төрле була ала, әмма укучыларның грамматика өлкәсендәге белемнәрен ачып салырдай, аларның телгә карата сизгерлеген, зирәклеген билгеләргә ярдәм итәрдәй булырга тиеш.

Икенче турда җиңгәннәр өченче турга уздырыла. Бу юлы биремнәр катлаулырак һәм саны буенча да күбрәк.

Олимпиаданы үткәрү өчен, алдан ук жюри сайлана. Ул язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяли, һәр сорау һәм язма эш өчен билге аерым куелып, ахырдан, шул билгеләрдән чыгып, гомуми балл исәпләп чыгарыла. Иң күп балл җыючы җиңүче дип санала.

Олимпиаданы үткәрүгә карата методикада төрле фикерләр бар. "Олимпиаданы ике турда уздыру уңышлы. Беренче тур мәктәптә яки районда оештырыла. Беренче турда җиңеп чыккан укучылар гына икенче турда катнаша алалар. Икенче тур район яки шәһәр күләмендә үткәрелә. Әгәр укучы, беренче турдагы сорауларның барысына да яки яртысыннан артыгына җавап бирә алса, икенче турда катнашу хокукы ала, " - дип яза А.В.Текучев "Методика русского языка в средней школе "китабында. Ә хәзер олимпиаданы дүрт турда үткәрәләр. Олимпиаданың үтүе өчен алдан ук әзерлек эшләре алып бару мөһим. Олимпиадага әзерлек аның эчтәлеген ачыклаудан, сораулар әзерләүдән, әдәбият исемлеге төзүдән, оештыру мәсьәләләрен хәл итүдән, олимпиадаларны сыйныфларда, мәктәп, гимназия күләмендә үткәрү вакытын, лекцияләр һәи консультацияләр тематикасын билгеләүдән башлана. Беренче тур бер сыйныф эчендә, икенчесе ике параллель сыйныф арасында, өченчесе мәктәп яки гимназия күләмендә, дүртенчесе районда, шәһәр яки республика күләмендә һәр уку елы ахырында үткәрелә. Укучыларны олимпиадага әзерләүдә, татар теле һәм әдәбияты кабинетына уку елы башыннан ук төзелеп куелган сораулыклар бик әһәмиятле роль уйный. Аларны укып, укучылар барлык темалар буенча системалы әзерләнәләр, җаваплар эзлиләр, гамәли эшләр алып баралар [Вәлиева, Саттаров, 2000: 442].

Югарыда әйтелгәннәрне йомгаклау фикеребез шул: олимпиадалар укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген стимуллаштыра, күптөрле белем һәм күнекмәләр алырга ярдәм итә. Укучылар сораулыклар ярдәмендә дәрес материалын ныграк үзләштерергә омтылалар, кызыклы грамматика белән эш итәргә өйрәнәләр һәм укучыларда татар теле һәм әдәбияты фәненә мәхәббәт туа. Укучылар үзләре тагын төрле характердагы башваткычлар төзергә һәм чишәргә тырышалар, төрле эш кәгазләре үрнәкләре белән танышалар, грамматик биремнәрне зур кызыксыну белән үтиләр.

Татар теленнән класстан тыш эшләрнең язма формалары арасында стена газетасы, бюллетень чыгару, кулъязма альбом хәзерләтү, инша яздыру аеруча киң таралган.

Стена газетасы һәм бюллетень мәктәп практикасында туган тел түгәрәгенең язма рәвеше буларак та кабул ителгән. Түгәрәкнең һәр утырышына үтеләсе темага бәйләп стена газетасы я булмаса бюллетень хәзерләнә. Кайбер очракта стена газетасы я бюллетень түгәрәк утырышында каралган материалларны, түгәрәк эше нәтиҗәләрен яктыртып чыгарыла. Ә альбомда түгәрәкнең ел буена тупланган материаллары теркәлә барырга мөмкин. Стена газеталары, бюллетеньнәр, альбомнар һ.б. махсус берәр кичәгә, лингвистик темага уздырылган кичәләргә карата да чыгарылырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, класстан тыш эшләрнең язма формалары да укучыларның туган тел буенча белемнәрен киңәйтүгә, аларда туган телне өйрәнергә тырышу омтылышы тудыруга һәм үстерүгә, киң офыклы шәхес тәрбияләүгә буйсындырылалар.


Атналык, айлык, декадалар

Укучыларда туган телгә мәхәббәт һәм аның белән кызыксыну хисләре тәрбияләүдә, халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтүдә тел һәм әдәбият атналыклары, декадалары һәм айлыклары үткәрүнең роле зур. Бу эшләрне оештыру зур мәшәкатьләр тудырса да, алар беренче көннәреннән үк укучылар тормышына билгеле бер җанлылык кертәләр, җаваплылык хисе кабызып җибәрәләр, күп санлы укучыларны актив хәрәкәткә, туган телгә багышланган эшчәнлеккә тарталар.

Айлык, декада, атналык көннәрендә тел мәсьәләләре генә яктыртылмыйча, игътибарны матур әдәбиятка, язучылар иҗатына да юнәлтергә һәм бәйрәм көннәренең тагы да эмоциональрәк, эчтәлеклерәк үтүенә ирешергә була: шигырьләр укыла, җырлар җырлана. Мәктәп шагыйрьләре һәм рәссамнары үз көчләрен җиң сызганып сынап алырга мөмкинлек табалар. Башлангыч сыйныфларда, мәсәлән, билгеле бер шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләү, шул әсәр буенча рәсем ясау формаларын кулланырга мөмкин.

Мәктәптә үткәрелгән атналыклар, декадалар, айлыклар барышы бөтен мәктәп күләмендә яктыртылып барыла. Татар теле һәм әдәбияты кабинеты бу көннәрдә бөтен уздырылган эшләрнең үзәгенә әверелә. Шуның өчен дә атналыклар, декадалар һәм айлыклар барышында кабинетны җиһазлауга гаять күп көч куела. Билгеле инде, җитәрлек дәрәҗәдә яхшы җиһазланган кабинетка артык үзгәрешләр кертелми, ә бәлки эш барышында яңа мәгълүматлар, материаллар өстәлеп яки, үткәрелгән эшләргә яраклаштырып, алыштырып торыла. Шулай да кабинетның гадәттәге көннәрдән аерылып, атналыклар, декада яки айлык барышында бөтен балаларның иътибарын һәм эшчәнлеген үзендә туплап тотуы әһәмиятле. "Туган тел атналыгы", мисал өчен, алты көн дәвам итә. Алдагы атнада ук мәктәптә белдерүләр эленә, хәбәр ителә. Аннары дүшәмбедән алып шимбәгә кадәр эш төрләре аңлатыла: беренче көн - "Туган телеңне ярат" яисә, бүгенге көндә актуаль мәсьәләне күтәреп, өлкәнрәк сыйныфта "Икесен дә яхшы бел" дигән темага әңгәмә үткәрергә мөмкин. Икенче көн төрле сыйныфларда олимпиадалар уздыру. Өченче көн - билгеле бер темага багышланган кичә уздыру. Дүртенче көн - күренекле тел галиме белән очрашу оештыру. Бишенче көн - викторина, грамматик уеннар үткәрү, ребуслар чишү. Алтынчы көн - нәтиҗәләр чыгару.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту процессында класстан тыш эшләр арасында экскурсия дә әһәмиятле урын алып тора. Экскурсиянең уңышы укытучы тарафыннан дөрес уйлануда. Укытучы балаларны экскурсиягә алып барганчы ук, аның дәрес материалы белән ни дәрәҗәдә бәйләнеше барлыгы турында уйланырга тиеш.

Татар теленнән экскурсияләр төрле максат белән оештырыла. Дәрес материалына бәйле рәвештә оештыру да, сочинение өчен материаллар туплау да, сүзлек запасын баету өчен оештыру да татар теле дәресләрендә укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерүдә зур ярдәм итә.

Экскурсия оештырылачак урын укучылырга белем дә, тәрбия дә бирергә тиеш булганлыктан, укытучы объект белән алдан ук таныша, план төзи. План төзегәндә укытучы программа материалына нигезләнеп эш итә, укучыга экскурсиянең максаты ачык аңлаешлы булырлык итеп оештырыла. Шулай булганда, укучы экскурсия барышында алдына куелган бурыч һәм максатка яраклы материалларны аңлы рәвештә туплый һәм шул тупланган материалны укучы гамәлдә куллана белсә, экскурсиянең әһәмияте зур була. [Вәлиева, Саттаров, 2000: 439].

Экскурсия вакытында укучылар үзләрен иркен тота алалар. Эш барышында алар дикъкать белән тыңлыйлар, күзәтәләр, язып алалар һәм, аңлашылмаган очраклар булганда, сораулар биреп ачыклыйлар. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, озакка сузылган сөйләү һәм күзәтүләр нәтиҗәсендә укучылар арыйлар һәм экскурсия объектына карата кызыксынулары бетәргә мөмкин.

Экскурсияләрне дөрес оештырганда, алар балаларны тәрбияләүгә бик яхшы ярдәм итәләр. Экскурсия үткәргәндә, нәрсәләр игътибар үзәгендә булырга тиеш?

1. Укытучының әзерләнүе. Укытучы билгеле теманы, максатны һәм экскурсиянең урынын билгели. Экскурсиянең урыны һәм өйрәнелергә тиешле объект белән ул алдан ук таныша, балалар күзәтергә тиешле булачак нәрсәләрне сайлап куя, экскурсиянең планын төзи.

Планда экскурсиянең эчтәлеге күрсәтелергә, кайсы объектан кайсына һәм нинди эзлеклелектә барырга икәнен күрсәтүче маршрут билгеләнергә тиеш. Мәктәптән экскурсия урынына бару һәм кире кайту вакыты, турыдан-туры экскурсиянең үзен уздырганда аның аерым өлешләренә кирәкле вакытны планда мөмкин кадәр ачык күрсәтергә кирәк. Экскурсиянең оештыру ягын барлык детальләре белән бик яхшы уйларга кирәк. Класстагы кайсы эшнең экскурсияне төгәлләргә тиеш булачагы турында да ачык итеп күз алдына китерергә кирәк.

2. Балаларны хәзерләү. Балалар элек алган белемнәре белән өйрәнелә торганны аңларга әзер булсалар гына, аларны экскурсиягә алып барырга мөмкин. Ләкин бу экскурсия темасы буенча белемнәрнең эчтәлеге башка юллар белән балаларга алдан әйтелергә тиеш дигән сүз түгел. Бу - аларның элек алган белем һәм күнекмәләре экскурсиядә максималь нәтиҗәле күзәтүләр ясарга һәм яңа фикерләрне ачыклык белән аңларга мөмкинлек бирә дигән сүз. Экскурсиянең максаты балалар өчен ачык булырга тиеш.

3. Экскурсияне уздыру. Экскурсияне элек уйланып куелган тәртиптә уздыру әһәмиятле. Мәсәлән, нинди дә булса музейга экскурсия вакытында бер экспонаттан икенче экспонатка теләгән тәртиптә күчеп йөрергә ярамый, ә тик электән билгеләнгән план буенча билгеле экспонатларны гына карарга кирәк. Экскурсия уздырганда, күп сандагы объектларны карау белән мавыгырга ярамый. Объектларның саны күп булганда, балаларның игътибарлары таркала, алар аз һәм начар хәтердә калдыралар.

Экскурсия вакытында планда билгеләнгән билгеле материал җыйнала. Мәсәлән, табигатькә экскурсия ясалганда, яфраклар, үсемлекләр, бөҗәкләрнең үрнәкләре алып кайтыла.

4. Экскурсияләрне йомгаклау. Экскурсияләр беткәч, әлбәттә, йомгаклау әңгәмәсе уздырылырга тиеш. Экскурсия планында куелган барлык сораулар каралып узарга тиешләр, һәм ясалган күзәтүләр нигезендә аларның һәркайсына җавап бирелергә тиеш. Экскурсия нәтиҗәләрен йомгаклаганда, өстәмә материаллар да китереп, аларны китаптан, газетадан һ.б. алынган мәгълүматлар белән чагыштырып карау файдалы. Хикәя төзегәндә һәм сочинение язганда экскурсия материаллары зур ярдәм итә. Сочинениеләрне өйдә һәм дәрестә үткәрергә мөмкин. Һәм бу төрдәге эш укучыларның тормышны күзәтүләренә, мөстәкыйль фикер йөртә алуларына нык йогынты ясый. [Хафизова, 1996: 145].

Шулай ук экскурсияне икенче төрле дә оештырырга була. Бу төр экскурсия, дәрестә тел материалы үтелгәннән соң оештырылып, теманы тагын да ныграк үзләштерергә ярдәм итә. Мәсәлән, "Исем", "Сан" темаларын үткәндә мондый экскурсияләрне оештыру кызыклы һәм әһәмиятле. Экскурсиядә алган белемнәрне, укучылар өй эшләрен башкарганда файдалана алалар. Ә "Сыйфат" темасын үткәндә, мәктәп алды тәҗрибә участогына оештырылган экскурсияләр бик әһәмиятле чара булып тора. Укучылар бакчадан яшелчә культураларының төсләрен, тәмнәрен, формасын тулысы белән ачыклыйлар, чагыштыралар, язып баралар һәм дәрестә шуларны файдаланалар.

Түбәндә экскурсия оештыруның һәм аны үткәрү үрнәген китерәбез. Урта мәктәпләр өчен гамәлдәге программаларның байтак кына темалары татар ономастикасын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә өйрәнү өен тулы мөмкинлек бирә. Шуннан чыгып, укучылар белән, дәреснең дәвамы буларак, туган авылның истәлекле урыннарына экскурсия оештырырга була. Болай эшләү укучыларның әлеге темалар белән кызыксынуларын арттыра, ономастик материалларны үзара чагыштырып, төпле һәм тирән итеп үзләштерүләрен тәэмин итә, хәтерләрендә озак сакларга булыша, танып белү активлыкларын һәм мөстәкыйльлекләрен үстерә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә һәм аның тарихын өйрәнүгә ярдәм итә.

Экскурсиянең планы:

1. Дәрестән соң укучыларга экскурсия оештырылачагы әйтелә.

2. Иртән мәктәпкә җыелу.

3. Укучыларны экскурсиянең максаты белән таныштыру.

4. Билгеләнгән җирләргә юл тоту.

5. Барганда, укучыларга нәрсәләргә игътибар итәргә икәнлеген искәртү.

6. Ял итү, сораулар бирү. Кыскача әңгәмә оештыру.

7. Кирәкле объектларны фотога төшерү.

8. Йомгак ясау.

9. Өй эше: авыл тарихына нигезләнеп, сочинение язарга.

10. Түгәрәк занятиесе барышында төшерелгән фотоларга, авылның тарихына нигезләнеп альбом чыгару, авылның картасын ясау.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: экскурсия, укучыларның татар теле буенча белемнәрен тирәнәйтү белән бергә, аларны тормышка әзерләү, профессия сайлау мөмкинлекләрен дә арттыра. Оста оештырылган экскурсия укучыларның дөньяга карашларын, фәнгә мәхәббәтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерүдә әһәмиятле роль уйный. Ә әлеге экскурсия үрнәгеннән чыгып әйткәндә, бу эш төре, халкыбызның рухи мирасын, тарихын китаплардан, газета-журналлардан гына укып түгел, ә бәлки, үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәтергә, тормышка якын килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга, авылдашлар, милләттәшләр белән горурланырга, җирле халыкның зур мәдәният-сәнгать тарихы белән танышырга булыша.

Бүлеккә йомгак ясап әйткәндә, татар теленнән класстан тыш эшләренең формалары төрле. Укытучыдан аларга иҗади якын килү, форманы дөрес сайлау сорала. Мәктәптә яхшы итеп оештырылган иҗади эшләр, укучыларның сәләтен үстерүгә, үз-үзен тотышын, тормышка карашын, интеллект дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә.
























ΙΙI БҮЛЕК

КЛАССТАН ТЫШ ЭШЛӘРНЕ ОЕШТЫРУДА ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ ӘСӘРЛӘРЕН ФАЙДАЛАНУ


Халык авыз иҗаты әсәрләрен балалар яратып укыйлар, аңа ышыналар, үзләренең йөрәкләре аша уздыралар, хис-тойгылар аша кабул итәләр. Шуңа күрә дә бу үзенчәлектән тәрбия максатында киң һәм нәтиҗәле файдалану таләп ителә. Бала кечкенәдән үк әкиятлэр тыңларга, укырга ярата, мәзәкләрне җылы итеп кабул итә, мәкальләр һәм табышмаклар белән эш итәргә өйрәнә, алар бер-беренә табышмаклар әйтешеп уйныйлар, үз араларында җиңүчеләрне билгелиләр. Мәктәптә теге яки бу әсәрне өйрәнү барышында, я тел дәресләрендә халык иҗаты әсәрләреннән файдалану да әһәмиятле урын алып тора.

Татар халкында халык авыз иҗаты әсәрләре күп төрле жанрларны үз эченә ала: әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр, җыр, бәет, такмак, такмаза, риваять һәм легенда, кыйсса, эпос, дастан, мөнәҗәт, сынамыш, тел көрмәкләндергеч, сынамыш уеннар һәм башкалар.

Укытучы халык авыз иҗаты әсәрләренә укучыларда кызыксыну, ярату тәрбияләргә тиеш, урта мәктәпне тәмамлаганда, аларның халык авыз иҗаты турында төпле белеме, ачык карашы, шушы әсәрләргә идея-художество ягыннан бәя бирү сәләте һәм алардан файдалана белү күнекмәләре булырга тиеш. Халык авыз иҗаты әсәрләре хәзерге программаларда V - VIII сыйныфларда өйрәнелә. Бу яшьтәге укучылар фольклор әсәрләре турындагы белем нигезләрен үзләштерәләр, һәм, димәк, куелган максатка ирешеп була дигән сүз. Ләкин максатка ирешә алу, укучыларны киләчәктә үзләреннән укып белемнәрен арттыру дәрәҗәсенә кадәр хәзерләү - укытуның һәм класстан тыш эшләрнең куелышына бәйләнгән.

Класстан тыш эш теләк буенча оештырыла һәм теләсә кайсы укучы анда катнаша ала. Класстан тыш чара белән дәреснең бәйләнеше бик зур, чөнки дәрес кысаларында алган белем һәм күнекмәләрне класстан тыш чараларда кулланып була.

Халыкның тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, әхлак нормалары халык авыз иҗаты әсәрләренең берсе - мәкальләрдә тулы чагылыш тапкан.

Мәкаль - телдән-телгә күчеп йөри торган, халыкның тормыш тәҗрибәсен туплаган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләм. Тормышта киң кулланыла торган жанр. Тапкыр, телгә бай кешеләр сөйләм барышында мәкальләрдән оста файдалана беләләр. Мәкальне тыңлаганда да, укыганда да мәгънәсен ашыкмыйча, төрле яктан уйлап, нинди очракта әйтелгәнен чамалап хәтергә алырга, аннан соң урынлы гына сүзгә кыстыра белергә кирәк. Мәкаль ямь һәм куәт бирә. Ямь булгач ул, димәк, сүзне матурлау әйбере була, куәт булгач, димәк, анда кешене сүзгә ышандырырлык көч тә була. Укытучы дәрестә балага менә шуларны җиткерергә һәм сеңдерергә тиеш. Ә ныгыту һәм ничек үзләштерүләрен һәм ни дәрәҗәдә кызыксынуларын белү максатыннан мәкальләр буенча "Мәкальләр эстафетасы" дип аталган класстан тыш чара үткәреп була. Чараны кичә яки ярыш формасында үткәрү уңайлы.

Башта укытучы халык авыз иҗаты, мәкальләр турында кыскача кереш әнгәмә ясый. Укучыларны ике командага бүлә. Һәр командага түбәндәгечә язылган кәгазъләр бирелә.

  1. Туган телем - иркә гөлем, ...............................

  2. .................................., аз сүзнен үзе яхшы.

  3. Колакка кергән салкын сүз...............................

  4. ......................................, авызы азыкка туймас.

  5. Сүз язып.............................................................

  6. .........................................., тел ярасы төзәлмәс.

Мәкальләр командада катнашучы укучылар санынча языла.

Бу калдырган урыннар тутырылгач, кәгазьдә мәкальләрнең тулы вариантлары хасил була.


1. Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

2. Күп сүзнең азы яхшы, аз сүзнен үзе яхшы.

3. Колакка кергән салкын сүз йөрәккә үтеп боз була.

4. Тел сүзгә туймас, авызы азыкка туймас.

5. Сүз язып май чыкмас.

6. Тән ярасы төзәлер, тел ярасы төзәлмәс.

Сигнал булу белән, һәр командадан беренче укучы, үз командасының өстәле янына йөгереп барып, беренче мәкальне тутырып яза һәм, яңадан йөгереп килеп, командасында иң артка баса. Икенче укучы тиз генә икенче мәкальне тутырып язарга бара. Барлык мәкальләр язылып беткәнче, шулай дәвам итә. Әгәр уйнаучылардан берсе үз чиратындагы мәкальне белмәсә, вакыт уздырып тормый, кире китә, чөнки алга таба язарга ярамый. Ахырдан мәкальләрнең дөрес язылышы, грамоталылык, эшләрнең төгәл үтәлеше тикшерелә, йомгак ясала, бәяләнә.

II. Укучыларның үзләреннән мәкальләр әйттерелә (китап һәм уку, белем алу турында).

  1. Китап - галим, телсез мөгаллим.

  2. Китапсыз көн - югалган көн һ.б.лар.

  3. Китап - тормыш көзгесе.

  4. Китап - белем чишмәсе.


  1. Күп укысаң, күп белерсең.

  2. Күп яшәгән ни белгән, күп укыган шул белгән һ.б.лар.


III. Тел турында мәкальләр әйтергә.

"Кем күбрәк?" уены.


IV. "А" хәрефе белән башланган мәкальләр әйттерелә.

  1. Аты булса, ияре табыла.

  2. Арзан итнең ашы тәмсез

  3. Акка кара тиз йога.

  4. Артта калган ишек яба һ.б.лар.

V. Түбәндәге шигырь юралларыннан афоризмнар табарга.

Син бастыңмы сафка, кыенлык,

Кайгы йөген илең тартканда?

Кыенлыкта күренә кыюлык,

Ил батырны сыный батканда. (М.Җ)


Килешсә дэ кылыч билеңә,

Көтмә бүген ярдәм корычтан!

Кылыч белән керден илемә,

Үлемең дэ булыр кылычтан. (М.Җ. "Кылыч")


Хаин каны тама чиләккә,

Батыр каны тама йөрәккә. (М.Җ)


Утта булган балчык кире купмас,

Эштә булган тимер тутыкмас,

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас. (М.Җ.) һ.б.

Музыкаль тәнәфес.

VI. Чит ил мәкальләреннән мисаллар әйтелә. Башы әйтелә, ахырын дәвам итәргә, мәгънәсен аңлатырга.

  1. Бу мичкә каты дөберди ( гарәп халык мәкале).

  2. Сүз күп җирдә зирәк мәгънә аз (гарәп халык мәкале).

  3. Күп йөргән күп күрер (грек).

  4. Ашау өчен яшәмә, яшәү өчен аша (инглиз мәкале).

  5. Башың булса, бүрек табылыр (болгар халык мәкале).

VΙΙ. Түбәндәге сорауларга җавап бирергә.


  1. Нәрсә ул мәкаль?

  2. Нинди мәкальләр була? (Тематикасы)

  3. Мәкальләрнең әһәмияте турында сөйләргә.

  4. Бу мәкальне нинди очракларда һәм кемнәргә карата кулланырга була? (Мисаллар...)

VIII. Кичәне йомгаклау, җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләү.

Класстан тыш эшләрдән түгәрәкләрдә халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау, өйрәнү, алар турында фәнни чыганаклар өйрәнү белән шөгыльләнергә мөмкин. Кайсы гына темага оештырылмасын, түгәрәкнең гомуми тематикасын булдыру зарур. "Образлы фразеологик әйтелмәләр" түгәрәге утырышларында мондый темалар каралырга мөмкин: "Мәкальләр, аларның яшәү җирлеге", "Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге мәкальләрнең үзенчәлекләре", "Мәкальләрнең төзелеше", "Мәкальләрдә стилистик фигуралар" һ.б.лар. Кайсын үткәрсәңдә, ул укучыда халык авыз иҗатына мәхәббәт уятырлык, файдалы булырга тиеш.

Табышмаклар да, мәкальләр кебек, халыкның тирән мәгънәле кыска афористик иҗат төре. Ул укучыларга өстәмә мәгълүмат бирә, тормышны танып-белергә өйрәтә, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияли, тел байлыгын, фикерләү дәрәҗәсен арттыра.

Табышмак - халыкның тормыш-көнкүрешендәге барлык җанлы һәм җансыз әйберләрне, күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сурәтләүгә корылган, я булмаса, шаян сорау, хәйләкәр мәсьәлә рәвешендә төзелгән, күп очракта шигъри формага салынган кечкенә күләмле халык авыз иҗаты әсәре. Табышмак - туры уйлап, уратып әйтелгән образлы сөйләм ул. "Табышмак" - "табу" сүзеннән алынган. Табышмакларның төзелешләрен өйрәнү белән бергә, аларның әчтәлекләренә салынган халык фикерләрен ачуга игътибар итәргә кирәк. Бер укучы да табышмакны мәкаль белән яки башка төр әсәр белән бутамый. Шуның өчен табышмакларны өйрәнү практик эштән башлана. Укучылар дәфтәрләренә 10 табышмак язалар. Бер-берсенә табышмакны әйтү юлы белән, укучылардан табышмакларның җаваплары таптырыла. Табышмак әйтешеп туктагач, укучылар дәфтәрләрендәге табышмакларның җавапларын язып куялар.

Табышмакларга, мәкальләрдәге кебек үк, кыскалык һәм җыйнаклык хас. Аларда халыкның тормышы, дөньяга карашы, уй-фикерләре, хисләре чагылган.

Белем һәм тәрбия бирү, тел үстерү максатыннан чыгып, класста һәм класстан тыш чараларда табышмаклар әйтешүгә күп урын бирелсә, әйбәт була. Чөнки бу тема - укучыларның иҗади активлылыгын күтәрү өчен уңайлы тема.

Табышмаклар турында дәрестә алган белемнәрне тирәнәйтү өчен класстан тыш чаралар да бик файдалы булачак. Чөнки дәрестә генә бу жанрның үзенчәлекләрен өйрәнеп бетеп булмый. Укытучы шушы уңайдан "Тапкырларга - табышмак" дигән кичә үткәрә ала. Кичәдә төрле сыйныф укучылары катнаша ала.

Кичә үткәреләчәк бүлмә табышмакларга багышланган табышмак җыентыклары һәм бу жанрга караган хезмәтләр белән җиһазландырыла.

"Табышмаклар", Казан, 1977.

"Татар халык табышмаклары". Төзүче Н.Исәнбәт. Казан, 1970.

"Отканга мәкаль, тапкырга табышмак". Казан, 1973.

"Кечкенә дә, төш кенә". Х.Мәхмүтов. Казан, 1980.

"Җомак әйтәм" (Табышмаклар). Төзүчесе Х.Мәхмүтов. Казан, 1975.

"Татар халкының поэтик иҗаты". Х.Ярми. Казан, 1967 һ.б.

Стенага "Табышмаклар - зиһен ачкычы" дигән плакат язып эленгән.

Кичәгә керү өчен, укучылар әйткән табышмакның җавабын әйтеп үтәргә тиешләр (яшь үзенчәлеге искә алына).

I. Укучылар табышмакларга багышлап чыгарылган бюллетень белән танышалар.


II. Укытучы кыскача кереш ясый һәм түбәндәге сорауларны бирә.

  1. Нәрсә ул табышмак?

  2. Табышмаклар ничек төзелә?

  3. Табышмакларның тематикасы нинди?

  4. Табышмаклар үзгәреп торамы?

  5. Табышмакларның әһәмияте нәрсәдә?

Һәр сорауга тулы җавап 2 балл белән бәяләнә, һәр укучы үзе җавап бирергә, күбрәк балл җыярга тиеш.

Укытучы табышмаклар тәкъдим итә, бу табышмакларның аш-су, савыт-саба турында булуы искәртелә.

  1. Үзе суда, койрыгы ярда. (Чүмеч).

  2. Сызгыра, пошкыра,

Өстәлемдә, парлар атып,

Кунак көтеп утыра. (Самовар).

  1. Өр-яңа савыт - төбе тишек. (Иләк).

  2. Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә бозым бар.

Керер идем - сыялмыйм,

Бозларында шуалмыйм. (Суыткыч).

  1. Өй эчендә түгәрәк күл. (Тәлинкә).

  2. Башы тышта, тәлинкәсе суда. (Чүмеч).

  3. Үзе бер дә ашамый,

Ашаганда бушамый. (Кашык).

IV. Тактага алдан хәзерләп куелган кроссворд эленә. Шуны чишәргә кушыла.

  1. Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк.

  1. Чит-чите таллык,

Уртасы - сазлык.

  1. Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел.

Ансыз яшәү мөмкин түгел.

  1. Көн туганчы көн итә,

Үлән башын су итә.

  1. Иелә, бөгелә,

Ак мамыгы түгелә,

Кара күзе күренә.

  1. Аягы суда, башы көндә.

  2. Кыйнамый, сукмый, үзе елата.

  3. Аягында кара ката,

Тәпиендә кызыл оек,

Яшел күлмәкле, ак яулыклы.

  1. Попугай түгел - җаны юк,

Әйткән сүзне кабатлый.


Җаваплар: 1. Су. 2. Күл. 3. Һава. 4. Томан.

5. Шомырт. 6. Төнбоек. 7. Кычыткан.

8. Карабодай. 9. Магнитофон.

V. Китап турында табышмаклар әйтәләр. (Җанатарлар җавап бирә).

  1. Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Аның белән күрешмәгән,

Киңәшмәгән кеше юк.

  1. Анда бар да бар.

  2. Теле юк - үзе аңлата.

  3. Аңа һәр өйдә хөрмәт,

Һәркемгә дә иң кирәк.

  1. Ак җир, кара тап,

Нәрсә булыр, уйлап тап.

Нәтиҗә ясала.

VI. Әкият - табышмак укыла.

"Илдә булмаган ат". (Кызыклы грамматика" дан алынды).

Җавабын уйлыйлар һәм әйтәләр.

Музыкаль пауза.

VII. Табышмак - мәзәкләр эшләү.

  1. Өтерге сүзен өч шакмакка язып буламы?

, г е

  1. Бер сүздә 100 ә буламы?

Йөз + ә

  1. Алты н хәрефе кергән сүз язарга.

Алты + н

  1. Кайсы шәһәрдә аш пешереп була?

Казан

  1. Кайсы шәһәрне табада кыздырып була?

Алабуга

  1. Көн белән төн нигә бетә?

Н

  1. Карлыганны карлыгачка әйләндереп буламы?

Н - Ч

Әлеге логик фикерләү сәләтен үстерүгә корылган табышмаклырны кулланып, татар халкының фикер үткенлеге, сүзләрне урынлы файдалану осталыгына карата соклану тәрбияләнә.

Шулай ук шарада, метаграмма, логогрифлар да табышмакның бер төре булып торалар һәм алар белән укучылар бик теләп эшлиләр.

Метаграмма - табышмакның бер төре. Табышмак дип бирелгән сүз бер хәрефен үзгәртү белән башка сүзгә әйләнә.

С белән мин түктерәм күз яшен, суган

Т белән булам синең чын кардәшең. туган

Уртада Т - семьяда төп эшчебез,

Н белән - ул иң яраткан кешебез,

Б белән безнең әнинең анасы,

Калды сиңа барысын да табасы.


Т гә бетсә, ат муенында йөрер ул,

Ш гә бетсә, күлдә гомер сөрер ул,

Л гә бетсә, җирдә калып черер ул,

Р га бетсә, мичкә килеп керер ул.


С белән мин бер баткак җир,

К белән күктә очам,

Т белән әкият герое,

Б белән чокыр булам.

Сүз башында Т булса, аш-су салалар,

Ч булса, аны судан тотып алалар,

К булса, ул бакчада үсә, зур була,

С белән башланган бавы озын була.


Логогриф - табышмакның бер төре. Иҗекләрне алыштыру.

Эчендәге вак җимешен

Һәркем яратып ашый.

Сүз ахырында бер "а" язсаң.

Дөнья яңгыратып шартлый. (гранат + а)

Киң болында чабып йөрим,

Кешнәп дөнья тутырам.

Алдан бер хәрефем алсаң,

Күккә менеп утырам. (т+ай)

Шарада - табышмак. Һәр кисәге мөстәкыйль сүз була.

Бер иҗегем төс минем.

Икенчесе - сыеклык.

Өченчесе болай ди:

"Безнең авыл бик бай", - ди. (Ак - су - бай).

Бер кисәгем тамырларда агып йөри.

Икенчесе җир өстендә чабып йөри.

Табып, икесен бергә син дә кушаласың,

Аның белән һаваларга очаласың. (кан - ат)


  1. Беренче иҗеге - камышлы су,

Икенче иҗеге - чәчәк.

Икесен бергә куша алсаң,

Һәрбер кеше киячәк. (күл - мәк)


4.Суга салып чистартырга куша берсе,

Яз башындагы ай булыр икенчесе.

Әгәр икесен бергә китереп куша алсаң,

Килеп чыгар мәрхәмәтле кеше исеме. (ю - март).


  1. Аның белән без адаш:

Мин яз ае, ә ул - аш.. (май)

Мондый уеннарны "Зирәкләр һәм тапкырлар ярышы" дигән класстан тыш чарада оештырырга була.

"Әйтеп бетер" уены.

Акылы кысканың теле.................(озын).

Уңган тимерченең куллары кара, икмәге.......................(ак).

Ялкау атның йөге һәрвакыт.................(авыр).

Яңа дустым булды дип, (иске) дусны ташлама.

Башланган эшнең беткәне................(яхшы).

Теле оста, ә кулы..............(кыска).

Эше җайлының ашы да............(майлы).

Татар теле дәресләрендә теге яки бу теманы үткән вакытта халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән оста файдалана белсәң, нәтиҗәсе дә уңышлы була: сөйләм теле, сүзлек хәзинәсе байый. Тел һәм әдәбият дәресенә мәхәббәт уяна. Мәсәлән, синонимнар, омоним, антонимнарны әйбәт үзләштергән укучы үз уен анык, төгәл әйтә ала, фикерен дөрес чагылдыра, сөйләме образлы, кабатлаулар аз, җөмләсе анык, ачык, кыска һәм аңлаешлы, матур яңгырашлы була.

Омонимнар турында аңлатканда омонимик табышмаклардан файдаланырга мөмкин.

Нәрсә диләр?

Мунчаладан бау ясауны.........диләр,

Түбәдән кар төшерсәң дә...........диләр.

Искергән бер стенаны җимерсәң дә,

Ишкәк белән көймәдә йөзеп йөрсәң дә,

Һаман да шул - бер үк төрле исемлиләр.

(Ишү).


Атка атланып кызу барсаң,.........диләр.

Пальтоның итәген дә...................диләр,

Балта белән ит киссәң дә.............диләр.

Чалгы белән үләннәрне кыркысаң да,

Себерке белән парлансаң да,

Һаман да шул - бер үк төрле исемлиләр.

(Чабу).

Омоним кергән табышмакларны укучылар үзләре дә төзи ала. Мәсәлән, мин - җәнлек оясы, төшнең тиресе, тавышның синонимы (өн).

Мин - каз баласы, көлтә өеме, өй кыегының бер детале һ.б.лар (бәпкә).

Ике иске

Бәке төлке

Сәке көлке

Күке бөке

Пәке өянке

VΙΙΙ. Нәтиҗә чыгарыла. Җиңүчеләр билгеләнә һәм бүләкләү була.

IX. Йомгак. "Туган тел" җырын бергәләп башкару.

Билгеле, класстан тыш эшләрдә катнашуның төп мотивы - укучыларның кызыксынуы. Әмма мондый кызыксыну укучылар аңында әле төпле урын алып бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә класстан тыш эшләрнең кайсы формасы гына оештырылмасын, иң элек максат, эшнең эчтәлеге, оештырылу үзенчәлеге, катнашучыларның бурычлары аңлатылырга тиеш. Дәрестән тыш эшләр укучыларны мөстәкыйльлеккә өйрәтүдә һәм үзлекләреннән белем алуга омтылыш формалаштыруда зур әһәмияткә ия.

Дәрестән тыш эшләрнең эчтәлеге белем һәм яшь дәрәҗәләре төрле булган укучыларның үзенчәлекләрен истә тотып сайланырга тиеш. Әйтик, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләргә багышланган класстан тыш эшләрне түбәнрәк сыйныф укучылары белән үткәрергә кулайрак. Җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр һ.б. кичәләрен зуррак сыйныф укучылары белән уздыру җайлырак булыр дип карала.

Белем һәм тәрбия бирү, тел үстерү максатыннан чыгып, табышмаклар әйтешүгә күп урын бирелә. Чөнки бу тема - укучыларның иҗади активлыгын күтәрү өчен уңайлы тема.

Күп кенә очракта аерым жанрларга багышланган класстан тыш эшләрне (чараларны) мәктәптә генә түгел (укучылар өчен генә түгел), ата-аналар җыелышларында, балалар бакчаларында, авыл халкы өчен мәдәният йортларында, күрше авыл мәктәпләре янына барып та кабатлыйлар. Мондый кичәләрне олы яшьтәге кешеләр дә яратып карыйлар.

Кичәләрне фольклор жанрының аерым бер төренә багышлап уздырырга мөмкин. Мәсәлән, "Борынгы халык җырлары", "Әкияттә кунакта", "Тылсымлы әкиятләр", "Сатирик әкиятләр"һ.б.

Татар халык авыз иҗатын, бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, милли сыйфатлар тәрбияләүдә, милли үзаң формалаштыруда сыйныф һәм сыйныфтан тыш чараларны үткәрүнең үзенә генә хас мөмкинлекләре бар.

Әйтик, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен дәрестә генә өйрәнеп бетереп булмый. Алар белән таныштыруда сыйныф һәм сыйныфтан тыш эшләрне үткәрү урынлы була. Болар рәтенә сыйныфтан тыш уку, китап, укучылар конференциясе, бәхәсләр кичәсе, әдәби-музыкаль кичәләр, драма кичәсе, түгәрәкләр, әдәби иртәләр, җыр бәйрәмнәре, күргәзмәләр, сәхнәләштерү (скетч, инсценировка), әдәби викториналар, әдәби башваткычлар, стена газеталары, альбомнар төзү, сүз осталары, галимнәр, язучылар белән очрашу, аерым әсәрләргә иллюстрацияләр эшләү, турнирлар, бәйгеләр һ.б. керә.

Балалар зәвыгын үстерүдә, аларда халык авыз иҗатына мәхәббәт уятуда фольклор әсәрләрен өйрәнүгә багышлап уздырылган кичәләрнең, иртәләрнең әһәмияте бик зур.

Класстан тыш чараларда балалар әкиятләрне аеруча яратып кабул итәләр. Әкиятләр балалар арасында иң популяр әсәрләр. Аның сәбәбе - әкиятләр оста иҗат ителгән, формасы эчтәлегенә тәңгәл килгән булуында һәм әкият табигатенең балалар табигатенә бик якын торуында. Халык әкиятләрендә төп геройның явыз көчләргә каршы аяусыз көрәше, аның бәхетле киләчәккә омтылышы, матур хыяллары, чынбарлыктагы тормыш таләпләре нигезендә туганнар.

Әкиятләр турында өйрәнгәндә, аларның ничек барлыкка килүе турында кыскача мәгълүмат биреп китү урынлы. Хайваннар турындагы, тылсымлы, тормыш-көнкүреш әкиятләренең булуы искәртелә. Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагы әкиятләр күп түгел дияргә була. Аларда төп геройлар - кыргый җанварлар, йорт терлекләре, кошлар һ.б.

Шуңа күрә һәр әкиятнең эчтәлегенә төшендерү, ни турында сүз барганлыгын ачыклау - укытучының бурычы, ә бу эш балалар белән берлектә башкарыла. Әкиятләр турында кичә уздырылса, бик тә яхшы була. Мәктәп күләмендә уздырыла торган бу кичәгә алдан ук хәзерлек алып барыла. Укытучылар уку елы башыннан ук балаларның әкиятләре мөмкин кадәр күбрәк укуына ирешергә тырышалар. Ике ай алдан кичәнең программасы төзелә, һәр сыйныфка эш бүлеп бирелә. Стена газетасы, бюллетень чыгару, әкиятләргә багышланган плакатлар язу, әкиятләр эчтәлеген сурәтләнгән рәсемнәр күргәзмәләре оештыру, укучылар ясаган иң яхшы рәсемгә бәйге үткәрү, кайбер әкиятләрне сәхнәләштерү, әкият геройлары киемнәрен, декорацияләрне, викторина сорауларын хәзерләү һ.б. Атаклы кешеләрнең халык әкиятләре турында әйткән сүзләре аерым плакатларга язылып, элеп куела.

Әдәби кичә укытучының халык әкиятләренә багышланган кереш сүзе белән ачыла. Аннан соң кыскача түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрелеп алына (тамашачылар белән).

  1. Тәкъдим ителгән әкиятләрне укыдыгызмы?

  2. Әкиятләрнең эчтәлегенә төшендегезме?

  3. Бу әкият ошадымы? (балаларга таныш берничә әкият исеме атала).Ни өчен ошады?

  4. Әкият синдә нинди хисләр уятты?

  5. Үзең дә әкият язып карамадыңмы? (Язган булса, алып килеп башка укучыларга күрсәтергә, укып карарга тәкъдим ясарга) һ.б.

"Әкияттә кунакта" кичәсендә катнашучы укучылар әкият геройлары булып киенәләр. Татар халкының милли киемнәрен кигән түбәтәйле малайлар, чигүле калфак кигән кызлар кичәгә тагы да зуррак ямь биреп торалар.

Тактада укучыларның укыган әкиятләре буенча ясалган әкият геройлары. Кичәне бер укучы ачып җибәрә.

Кемдер музыка ярата,

Кемдер ярата җырларга,

Ә без бүген җыелдык

Әкиятләр тыңларга.

Әкиятләр, әкиятләр...

Тылсымлы һәм кызыклы,

Хыял дөньясына чума

Сине сөйгән укучы.

Укытучы:

- Кадерле балалар, без бүген әкиятләр кичәсенә җыелдык. Сез инде шактый күп әкиятләр укыгансыз, үзегез дә язгансыз. Нинди әкиятләрне беләсез? Әйтеп чыгыгыз әле ("Гөлчәчәк", "Су анасы", "Камыр Батыр", "Сертотмас үрдәк" А.Алиш һ.б.).

Бик әйбәт. Күп әкиятләр укыгансыз икән. Менә безгә кунакка әкият геройлары да килгән. (Быел балалар язучысы А.Алишның тууына 100 ел тулды. Шуңа күрә балалардан бу турыды сорап алу комачауламас дип уйлыйм).

  • Балалар, сез А.Алиш әкиятләрен беләсезме? Ниндиләрен беләсез?

Әйтегез әле. ("Бал корты һәм шөпшә", "Сертотмас үрдәк", "Чукмар белән Тукмар", "Бикбатыр белән Биккуркак", "Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр" һ.б. әкиятләрне әйтәләр, чөнки балалар А.Алиш әкиятләрен яратып укыйлар, класстан тыш чараларда аларны сәхнәләштерәләр, класслар арасында аның әкиятләрен сәхнәләштерү буенча ярышлар үткәрелә һ.б.)

Әйтик, әкиятне оста сөйләүче конкурсы уздыру да әйбәт. Үзләре иҗат иткән әкиятләрне оста сөйләүчеләр конкурсын уздыру да отышлы була.

Гомумән, нинди чара уздырсаң да, файдасы зур булачак. Тырыш, иҗади эшләүче, үз эшен, балаларны яратучы укытучы күп төрле эшләр башкара ала. Моның өчен теләк, омтылыш кирәк.

Мәсәлән, "Урман әкиятләре" кичәсен болайрак итеп үткәрергә була.

Моның өчен алдан ук урманда матур урын - алан сайлана, сәхнә әзерләнә, шартлы "киртәләр", кичә уздырылачак мәйданга "керү урыны" билгеләп куела. Кичәгә килүчеләр "капка сакчылары"на (алар әкият геройлары булып киенәләр) сынау үтәләр: берәр әкиятнең персонажларын санап чыгалар, әкиятләр буенча бирелгән сорауларга җавап бирәләр, табышмаклар чишәләр, я булмаса, урмандагы агачларның яфраклары, үләннәрнең кыяклары буенча аларның исемнәрен әйтеп, серле мәйданчыкка керергә рөхсәт алалар.

Кичә барышында төрле әкиятләр сөйләнә, сәхнәләштерелгән әкиятләрдән өзекләр күрсәтелә, әкиятләр буенча викториналар үткәрелә.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, тәртипкә китерү, алардан бай эчтәлекле альбомнар төзү күркәм, нәтиҗәле эш формасын тәшкил итә. Бу өлкәдә тупланган материал әледән-әле матбугат битләрендә яктыртылса, ул тагы да нәтиҗәлерәк була.

Фольклор әсәрләрен өйрәнү уңае белән класстан тыш язма эшләр үткәрү дә әһәмиятле чара булып тора. Язма эшләр өчен "Әкиятләрнең тәрбия бирүдә әһәмияте", "Мәкаль - тәрбия чыганагы", "Табышмак - зиһен ачкычы", "Бәетләр - тарихи чыганак"һ.б. темаларны алырга мөмкин.

Халык авыз иҗатының иң матур, иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе, һичшиксез, җырлар. Халкыбыз җырлары - күп төрле бизәкләрдән торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья. Җырларда дуслык, матурлык, туганлык, халыкның кунакчыллыгы, татулык, матурлык, бердәмлек, эчке хисләр, тойгылар һ.б. чагыла. Җыр халык тарафыннан яратып иҗат ителә. Аның кешеләр өчен юлдаш, якын иптәш, рухи юаныч, көчле тәрбия чишмәсе булуын беләбез. Халык җырлары гаҗәеп образлы. Аларда кешенең матурлыгы ай, кояш белән тиңләнә, яшьләрнең гүзәллеге сандугач, күгәрчен, карлыгач кебек кошларга охшатып мактала.

Халык җырлары моннан бик күп гасырлар элек иҗат ителә башлый. Аларның иң борынгылары эш, хезмәт процессында бәйле рәвештә туган. Җырлар халкыбыз тормышындагы һәм тарихындагы иң әһәмиятле вакыйгалар хакында сөйли.

Җыр - халкыбызның буыннан-буынга килгән тормыш юлдашы. Җыр кешенең рухын, күңелен баета. Тормыштагы һәм сәнгатьтәге матурлыкны тоярга, күрергә, яратырга өйрәтә. Татар халык җырлары, нигездә, төп өч төргә бүленә: тарихи, тормыш-көнкүреш һәм мәхәббәт җырлары.

Тарихи темаларның эчтәлегендә чагылыш тапкан төп тема - туган ил һәм халык бердәмлеге. Аларның оеша башлавы, М.Бакиров мәгълүматлары буенча, Болгар чорына карый. Әмма аларның жанр буларак чәчәк атуы һәм татар халык иҗатында үзенә лаек урын алуы XVΙΙΙ - XIX йөзләргә туры килә. Нәкъ менә шул чорда "Ташкай батыр", "Хәмидулла качкын", "Тали" кебек искиткеч матур, тирән эчтәлекле, билгеле бер логик эзлеклелек белән иҗат ителгән, тормыш чынбарлыгын ышандырырлык алымнар белән сурәтләнгән җырлар әнә шул чорларда туа.

Тормыш-көнкүреш җырларының төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: халыкның көндәлек тормышына якын тора, геройның рухи дөньясын, шәхси кичерешләрен чагылдыра. Бу җырларда табигать матурлыгына соклану, туган җирне ярату, сагыну һ.б. күрсәтелә.

Сөю, мәхәббәт хисе һәркем өчен газиз, аңлаешлы, ул кеше күңеленнән, йөрәгеннән җыр булып ургылып чыга.

Укучыларны менә шундый гүзәл халык авыз иҗатын аңларга өйрәтү - укытучының бурычы. Дәрестә алган белемнәрне тирәнәйтү өчен төрле алымнар кулланырга мөмкин. Мәсәлән, сандугач сүзе белән башланган халык җырларын туплап килергә кушарга, дәрестән соң балалар язып килгән шул җырларны укырга, анализларга була.

Халык җырларына багышланган кичәләр үткәрү дә отышлы алым. "Халык җырларын иң оста башкаручы" бәйгесе үткәрергә була. Мондый кичәләр аеруча бәйрәм төсендә үтә. Аларны оештырганда укучыларның хор белән һәм ялгыз җырлауларына, халык җырларының төрле музыка коралларында башкарылуына зур игътибар бирелә. Мондый бәйгеләр күңелле һәм файдалы үтсен өчен, алдан ук хөкемдарлар (жюри) билгеләнә. Алар алдан ук укучылар өчен җыр сайлый, аларны өйрәнүне оештыра. Радио, мәктәп стена газетасы аша хәзерлекнең торышы турында мәгълүмат бирелә. Бәйрәм программасы өчен җырлар сайланган вакытта җырның эчтәлегенә генә түгел, бәлки, музыкаль-сәнгатьчә бизәлешенә дә игътибар бирелә.

Кичә булырга бер атна кала, коридордагы белдерүләр тактасына түбәндәге белдерү эленә:

Укыгыз! Укыгыз

Җыр бәйрәменә хәзерләнегез!

Программада:

  1. Җырлап ачыла күңел (җырлар тарихы).

  2. Җыр бәйгесе (иң оста башкаручы).

  3. Күмәк җыр бәйгесе.

  4. Музыкаль викторина.

  5. Шаяннар һәм тапкырлар ярышы.

Кичә башланыр алдыннан, төрле татар халык җырлары яңгырый. Кичәгә килүчеләрне музыка белән каршы алалар. Бәйрәм "Туган як" (М.Мозаффаров музыкасы, М.Мазунов сүзләре) яки "Татарстан" (Р.Андреев музыкасы. Р.Рәкыйпов сүзләре) җырын күмәк җырлау белән башланып китә. Югары сыйныфтан бер укучы җырларның тарихы белән таныштыра. Моннан соң бәйге башлана. Ялгыз гына һәм күмәк рәвештә җыр башкаручылар арасыннан җиңүчеләр билгеләнә. Бүләкләүләр булса, тагын да әйбәт, бала күңеле күтәрелә, үсенеп китәчәк, яңа бәйгеләргә катнашу теләге уяначак.

Аннан соң җырларга багышланган викторина үткәрелә. Җыр кичәсенә ата-аналар, җырчылар, төрле уен коралларында уйнаучы осталар да чакырылса, бәйрәм тагын да күңелле үтәчәк. Мондый класстан тыш чараны мәдәният йортында үткәрсәң дә әйбәт була.

Укучыларның халык авыз иҗыты буенча дәрестә алган белемнәрен тирәнәйтү, туган якның халык талантлары белән таныштыру, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыюга омтылыш тудыру, эстетик тәрбия бирү максатыннан чыгып, "Җыр - кешенең юлдашы" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрү дә отышлы. Ул алдагы үткәрелгән чарадан соң оештырылса әйбәт. Укучылар алдан ук композиторлар, күренекле җырчылар турында материаллар туплыйлар, аларга багышлап альбомнар төзиләр, газеталар чыгаралар.

Борынгы җырларны оста башкаручы әбиләр, апалар чакырыла.

Бүлмәне җырчылар, композиторлар рәсемнәрен куеп бизәргә була, укучыларның төзегән альбомнары, газеталары куела. Сәхнәнең алгы ягына Г.Тукай сүзләре язып куела: "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул".

...Сәхнә артыннан музыка яңгырый. Сәхнәгә укучылар чыга.

Беренче укучы. Телдән телгә сөйләнеп яши торган, авторлары билгесез булган сүз сәнгате әсәрләре - җырлар,әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар һ.б. - халык авыз иҗаты дип аталалар.

Икенче укучы. Ул әсәрләр, еллар үтә-үтә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

Өченче укучы. Халык иҗаты әсәрләре хезмәт ияләренең тормыш-көнкүреш, матур хыялларын, туган җиргә, туган илгә булган мәхәббәт хисләрен чагылдыра.

Укучы. Җырларның төрләре бик күп: Туган ил турында, хезмәт, батырлык, бәхетле яшьлек, төрле төзелешләр һ.б. турында җырлар иҗат ителгән.

Укучы. Кешеләрнең теләкләрен, омтылышларын, хыялларын чагылдырган җырлар шактый.

Укучы. Җир йөзендә 2000нән артык телдә сөйләшүче халык яши һәм аларның барысының да җырлары бар.

Укучы. Халык авыз иҗатын өйрәнүнең әһәмияте зур. Ул зиһенне баета, тел байлыгын, сөйләм телен үстерә.

Укучы. Бүгенге матур кичәбезне башлыйбыз. (Сәхнә артыннан "Тәфтиләү" көе ишетелә. Көй әкренәя.)

I укучы. Татар халкының гүзәл җырлары гасырлар түреннән агып чыга.

ΙΙ укучы. Җыр - халкыбызның иң хисле, иң кичерешле, иң яраткан иҗат җимеше.

IIΙ укучы. "Җыр - күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч", - ди халык.

IV укучы. Җыр кешене гомере буена озата бара. Ул - юлдаш.

V укучы. "Җырда кайгы бар,

Җырда сагыш бар,

Җырларда шаулый

Таллар, камышлар...

VΙ укучы. Дөнья байлыгы

Җырларга тула,

Анда юк әйбер

Җырларда була.

VII укучы. Җыр ул аерылмый,

Һәрчак яныңда,

Башыңнан сыйпый

Үлгән чагыңда", - дип яза күренекле шагыйре Фатих Кәрим.

VΙΙΙ укучы. Кешеләр җырларда тигезлекне, хокукларын яклап җырлый. Патша заманы шартларында солдат хезмәте авыр була, җитмәсә 25 елга сузыла. Менә хәзер башкарылачак "Көзге ачы җилләрдә" җырында солдат хезмәтенең авырлыгы, сагыну хисләре, моң-зары, сугышка нәфрәте яңгырый. ("Көзге ачы җилләрдә". Татар халык көе, И.Шәмсетдинов эшкәртүендә, халык сүзләре). Бу җырны.........................башкаруында тыңлагыз.

IX укучы. Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең "Җырларым" шигырендә сөйгән халкының рухи дөньясы чагылыш таба. Бу әсәр көйгә салынган. (Танылган татар композиторы С.Сәйдәшев музыкасы).

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып, - дип яза шагыйрь. Әйе, зур шагыйрьләрнең тормышлары - шулай үлмәс җыр ул!

X укучы. Татар халкының җыр хәзинәсе - зур тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннең аһәңен дә ишетәбез.

(Хор. "Туган тел". Халык көе, Г.Тукай сүзләре).

I укучы. Композиторларыбыз да үлемсез җырлар иҗат итә алалар. Үз халкын яратса, халыкның хисләрен, кичерешләрен, тойгыларын тирәннән аңласа, шундый композиторларның җырлары үлемсез.

ΙΙ укучы. С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, М.Мазунов, М.Макаров, З.Хәбибуллин, Л.Батыр - Болгари һ.б. композиторларыбызның исеме бөтен халыкка таныш.

IIΙ укучы. Җыр. "Күңелле ял итегез" (Әлфия Афзалова башкаруында магнитофоннан тыңлана).

IV укучы. Шагыйрь - композитор - башкаручы. Менә шушылай туа, нигездә, җыр.

V укучы. Җырны халыкка таныту, аңа җиткерү башкаручыдан зур осталык таләп итә. (И.Шакиров башкаруында җыр тәкъдим ителә).

VΙ укучы. Районыбыз талантларга бай. (Мисаллар китерелә).

VII укучы. Рөстәм Насыйбуллин башкаруында җыр. ("Нурлатым, әй, Нурлат. Ф.Мөхәммәтова сүзләре, Р.Мифтахов көе).

VΙΙΙ укучы. Җыр - халыкның күңел хәзинәсе. Халкыбыз җыр белән яши. Бездә кунакта Сакибә апа Гафурова (70 яшь). "Син яшь, диләр" җыры башкарыла.

IX укучы. Татар халкы җыр ярата. Җыр - кешенең юлдашы, юанычы, сердәше.

X укучы. Чәчәкләрне таңнар уяталар,

Ә таңнарны җырлар уята.

Йөрәкләргә якын җыр авазы

Күкрәп уза ерак-еракка.

I укучы. Җыр өйрәтә безне хөр яшәргә,

Бөркет кебек кыю булырга.

Үз артыннан дәшеп биеклеккә,

Канат җилпи һәрбер урында.

ΙΙ укучы. Җирнең бәхетен яклап көрәшә җыр,

Чорыбыз - якты, матур чор безнең.

Көтеп алган таңнар колач җәя

Хор белән. Тормышыбыз үзе җыр безнең!

Бергәләп "Матур булсын!" җыры башкарыла. (Халык сүзләре, халык көе).

Кичәнең икенче өлешендә әдәби викторина үткәрергә мөмкин.

1. Бездә бишек әллә ничек

Талдан, җырдан үрелә.

Дәвам итәргә. (Җылы бишек, җырлы бишек

Эленә өй түренә).

2. Бишеге дә үрелгән шул

Сөндә үскән таллардан.

Дәвам итәргә. (Җырчы таллар, елак таллар...

Моңнар тама алардан.)

3. Һаваларда очкан аккошларның

Каурыйлары коела җилләрдә.


2.Бу җырларның исеме ничек?

1. Порт - Артурга барып кергәч,

Хәйран калдым ташына,

Яңгыр кебек ядрә ява

Без мескеннең башына. ("Порт - Артур").

2. Кара да гына урман, караңгы төн

Шыңшый җәрәхәтле иптәшем.

Искә төшә шунда дуслар,

Сагындыра туган ил,

Әй, күрермен тагын бер. ("Илем күрерме икән?")


  1. Район исеме белән аталган халык җырларын әйтергә.

  2. Хатын-кыз исеме белән аталган халык җырларын әйтергә.

Кичәне йомгаклау. "Туган тел" җырын бергәләп башкару..

Халык авыз иҗатын өйрәнгәндә бәет һәм мөнәҗәтләрнең дә әһәмиятле урын алып торуын әйтеп китү зарур булыр. Чөнки бу әсәрләр татар халык иҗатына гына хас милли жанр булып торалар. Халык тормышына нигезләнеп иҗат ителгән бәетләр - хезмәт ияләре иҗаты, халыкның рухи байлыгын чагылдырган сәнгать әсәрләре ул. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә бу әсәрләрнең мөмкинлекләре зур.

Бәетләрне халыктан язып алу - балаларны фольклор әсәрләренә тагын да якынайта. Халык авыз иҗаты әсәрләренең башка төрләрен дә шулай тупларга кушсаң, бик файдалы эш булачак.

Халык авыз иҗаты әсәрләре арасында халыкның дини ышануларын, хыялларын, идеалларын чагылдырган әсәрләр дә бар. Шулар арасында иң игътибарга лаек төр - мөнәҗәтләр. Кеше мөнәҗәтләрне Алла белән берьялгызы калып "серләшкән" вакытта әйткән, Аллага мөрәҗәгать итеп, гонаһларын кичерүне сораган. Бу дөнья белән ахирәт хакындагы уйларын аңлаткан. Мөнәҗәтләрдә алланы, изгеләрне, пәйгамбәрләрне олылау, үлемнән курку тойгысы, бу дөньяның фанилыгы, мөнәҗәт әйтүченең тыңлаучыга үгет бирүе, вәгазь укуы һ.б әйтелә.

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр турында укучыларда ныклы белем булдыру максатын күздә тотып, "Бәетләр һәм мөнәҗәтләр" кичәсе үткәрергә була. Болай эшләгәндә укучыларның бу жанрга мәхәббәтләре арта, аларда күбрәк белергә омтылыш уяна. Алар олылар арасыннан үзе бәет язучы яки оста итеп сөйли белүче, көйләп мөнәҗәт әйтү остасын, борынгы көйләрне оста башкаручыларны кичәгә чакыралар.

Нинди кичәне уздырырга туры килсә дә, йомгак сүз белән тәмамлау укучыларны яңа эшләргә дәртләндерә, үз эшләренә тәнкыйть белән карарга ярдәм итә, шуңа өйрәтә. Кичәгә килгән кунакларның фикерләрен язып калдыру өчен аерым дәфтәр булдыру да уңай нәтиҗә бирә, эзләнү - уйлануларга юнәлеш ясый.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен класстан тыш чараларда куллана белү - укытучыдан зур тырышлык, осталык таләп итә. Укытучы балага якын килә белсә, аның күңел дөньясын аңласа, һәр уздырылачак чара файдалы, нәтиҗәле булыр. Балада туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, китап укырга күнектерү дә тормышыбызда телевизор, радио һ.б. тирәнрәк үтеп кергән саен, четерекле мәсьәләгә әйләнә бара. Шуңа күрә класстан тыш эшләр: атналыклар, язучылар белән очрашулар, иҗат түгәрәкләре, газеталар чыгару, китап укучылар конференцияләре үткәрү, халык авыз иҗаты буенча төрле кичәләр, диспутлар, викториналар үткәрү игътибар үзәгенә куелып, даими башкарылып торылса, күпмедер күләмдә укучыны татар теле һәм әдәбияты дөньясына тартыр, якынайтыр, фәнгә мәхәббәт, кызыксыну уятыр. Чөнки халык авыз иҗаты әсәрләренең бөтенесе дә диярлек яшьләргә тәрбия һәм белем бирү идеяләре белән сугарылган. Бу чаралар тирә-якны танырга, матурлыкны күрергә, тормышны тирәнрәк аңларга ярдәм итәр. Балаларны иҗади эшләргә, хәтерләү сәләтен үстерегә, мөстәкыйль фикер йөртергә, сөйләм телен баетырга, дөрес, грамоталы язарга, әдәпле, кешелекле, тәртипле, миһербанлы, ярдәмчел, киң күңелле булырга өйрәтә.

Болгар-татар халык авыз иҗаты әсәрләрен җыюга һәм аны өйрәнүгә күп көч куйган күренекле мәгърифәтче һәм галим Каюм Насыйри халыкның рухи байлыгын тәшкил иткән әсәрләрне хезмәт кешесенең талантын һәм иҗади көчен, киләчәккә омтылышын чагылдыруда ышанычлы чыганак дип санады.

Димәк, халык авыз иҗатының төрле жанрларына нигезләп оештырылган кичәләр, иртәләр, очрашулар, түгәрәк утырышлары укучыларга төрле яклы тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйнадылар.



























ЙОМГАК

Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару - балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше. Чыгарылыш квалификация эшебездә татар теле дәресләрендә класстан тыш чараларны куллану үзенчәлекләрен тикшереп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

1. Класстан тыш эш - дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен да, зиһенен да үстерә торган, аларның, гамали шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт һәм мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбия эше. Мондый чараларны үткәрүдә укытучылар үзләре дә, ата-аналар да, башка оешма вәкилләре дә катнашырга мөмкин.

2. Татар теленә - туган телгә багышланган класстан тыш эшләр - белем һәм тәрбия эшенең аерылгысыз өлеше. Мәктәп һәр укучыны, булсын башлангыч, булсын өлкән сыйныф укучысын, сөйләм культурасына ия булырлык итеп тәрбияләргә, аңа туган тел турында тирән мәгълүмат бирергә бурычлы. Бу бурычны тормышка ашыруда, теоретик һәм методик яктан югары сыйфатлы дәресләр бирү белән беррәттән, класстан тыш эшләр дә укытучыга зур ярдәм итәләр. Укучыларны мәктәптә, класста чыгыш ясарга, моның өчен материалларны мөстәкыйль сайларга һәм әзерләргә өйрәтү, класстан тыш вакытта чишү өчен төрле башваткычлар, шарадалар, ребуслар уйлату, аларны төзетү, хәбәрчелек эшенә өйрәтү, телнең тарихы, телдәге аерым сүзләрнең һәм җөмләләрнең, сүзтезмәләрнең килеп чыгышы белән таныштыру - болар барысы да туган телгә мәхәббәт, иҗади актив шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле чаралар.

3. Татар теленнән класстан тыш эшләрне уздырганда, тиешле методик принциплар күз уңында булырга тиеш. Беренчедән, класстан тыш эшләрдә катнашу-катнашмавын сайлауда укучы ирекле. Икенчедән, класстан тыш эшләрдә катнаштыру өчен, укучыларны яхшы яки начар укучыларга бүләргә ярамый. Укучыны, ничек укуына карамастан, класстан тыш эшләргә җәлеп итү мөһим, чөнки укытучының төп максаты - уку предметына кызыксыну тудыру. Өченчедән, класстан тыш эшләрне тел дәресләре белән органик рәвештә бәйләп алып барырга кирәк, бу очракта грамматиканың кагыйдәләр җыелмасы гына булмыйча, тел законнары турындагы кызыклы фән булуын укучыларга тирәнрәк һәм мавыктыргычрак итеп аңлатырга мөмкинлек туа.

4. Татар теленнән класстан тыш эшләр белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре ягыннан тирән уйланылган, формасы ягыннан кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Дәресләр белән тыгыз бәйләнештә оештырылырга, әмма, алардан аермалы буларак, мөстәкыйльлек, иҗади активлык, материаллар күплеге белән аерылып торырга, бизәкле һәм эмоциональ итеп алып барылырга тиеш.

5. Сайланган эш төрләре, аларның максатлары һәм материаллары укучыларның яшь үзенчәлекләренә яраклы булсын. Класстан тыш эшләр мөмкин кадәр күбрәк укучы катнашында хәзерләнергә һәм оештырылырга тиеш.

6. Туган телгә багышлап класстан тыш эшләр уздыру җитди һәм катлаулы мәсьәлә булып тора. Класстан тыш эшләрне киң планда һәм максатка юнәлдереп алып бару өчен, укытучының үзеннән иҗади фикер йөртү һәм зур тырышлык сорала.

7. Дәрес кысаларында һәм класстан тыш эшләрдә халык авыз иҗаты әсәрләренәм - табышмак, мәкаль һәм әйтем, әкиятләргә, җырларга мөрәҗәгать итү тәрбияви максатны гына күздә тотмый, баланың өйрәнелә торган теманы үзләштерүенә дә зур йогынты ясый, эстетик функция дә үти, баланың акыл үсешенә дә ярдәм итә. Шунысын мөһим: укучы, активлыгын күрсәтеп, үзе өчен тәҗрибә туплап, үзенең талантын ача, аның үз-үзенә ышанычы арта, кеше арасында үз-үзен тотышы да камилләшә.

Гомумән, туган телгә багышлап үткәрелгән класстан тыш эшләр укучыларның активлыгын күтәрүгә, белем һәм культура дәрәҗәсен, сөйләм телләрен үстерүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә, аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә, матурлыкны аңларга өйрәтергә ярдәм итә. Тел турындагы кичәләр, атналыклар, айлыклар, олимпиадалар мәктәп балаларында бу фәнгә карата кызыксыну уяталар, алар ярдәмендә укучылар туган телнең нечкәлекләренә төшенәләр.





























КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ


Татар телендә

Асылгәрәева Р.Ә. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы: Программа.- Казан: ТДГПУ, 2003.

Асылгәрәева Р.Ә. Бәйге камиллеккә чакыра.// Мәгариф, 2000, №8, 46-48 битләр.

Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма / С.Г.Вагыйзов. - 3-нче басма, тулыл. - Казан: Мәгариф, 2002. - 207 б.

Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы / С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. - Казан: Мәгариф, 2003. - 415 б.

Вафин Ф. Татар теле атналыгы.// Мәгариф, 2005, №10, 89 бит.

Вәлиева Ф. Татар теленнән класстан тыш эшләрне оештыру.// Мәгариф,1999, №11, 40-42 бит.

Вәлиева Ф. Әдәп төбе - матур гадәт. // Мәгариф,1999, №10, 73 бит.

Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров- Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. - 328 б.

Вәлиева Ф.С. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров; ред. Р.Газизов; ф. ред. Г.Ф. Саттаров. - Казан: Раннур, 2000. - 455 б.

Вәлиева Ф. Туган тел кичәсе / Ф.Вәлиева. - Совет мәктәбе. - 1974. - № 6.

Зәкиева Ә. "Сүз сәнгате" программасы. // Мәгариф,2005, №12, 91 бит.

Исламов Ф.Ф. Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү. - Казан: 1985.

Исмәгыйлева С.Г. Татар теленнән класстан тыш эшләр / С.Г.Исмәгыйлева. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. - 102 б.

Каюмова Д. Татар теле стилистикасыннан факультатив занятиеләр / Д.Каюмова. - Совет мәктәбе. - 1971. - № 10.

Татар халык иҗаты, табышмаклар.- Казан: 1977. - 271.

Татар халык иҗаты. Әкиятләр.- Казан: 1981.- 407б.

Фазлуллин М.А. Татар теле методикасы.- Казан, 1954.

Харисов Ф.Ф. Татар теле буенча мөстәкыйль эш төрләре һәм күнегүләр.-

Казан, 1994.

Хафизова Б. Китап - белем чишмәсе. // Совет мәктәбе, 1966, №9, 44-47 б.

Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр.- Казан:2000. - 243б.

Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика.- Казан: "Мәтбугат йорты", 2000.

Шакирҗанова Ә. Тел - күңел көзгесе.// Мәгариф, 2005, №3, 88-90 б.

Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика тарихыннан лекцияләр: курс лекций по истории педагогики / Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. - Казан, 1997. - 169 б.

Хуҗиәхмәтов Ә. Класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләре / Ә.Хуҗиәхмәтов // Мирас. - 2001. - № 5. - Б. 56-61.

Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен / Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. - Казан: Матбугат йорты, 2001. - 640 б.

Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Дидактика: югары hәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек / Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. - Казан: Мәгариф, 2002. - 351 б.

. Гадәти дә, серле дә. : (VII-VIII сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара) / К. Шакирова // , .

Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы: теория һәм практика / М.М.Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов; Казан дәүләт ун-ты, Татар филол. һәм тарихы фак-ты. - Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. - 165 б.

Юсупов Р.А. Әдәп башы - тел.- Казан: КГПУ, 2000. - 218 б.

Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. - Казан: ТКН, 1983. - 136 б.


Рус телендә

Бакеева М.К. Система внеклассных занятий по русскому языку в татарской школе. - Казань: Тат. кн. изд-во, 1989. - 22 с.

Баринова Е.А., Боженкова А.Ф., Лебедев В.И. Методика русского языка. - М..: Просвещение, 1974. - 246 с.

Болдырев Н.И. Методика воспитетельной работы в школе.- М.: Просвещение, 1981. - 126 с.

Виды внеклассной работы по русскому языку. М., «Просвещение», 1968. - 112 с.

Коджаспирова Г.М. Педагогика: учебник для студентов высших учебных заведений, обучающихся по педагогическим специальностям. - Москва: КноРус, 2010.- 740 с.

Панов Б. Т. Внеклассная работа по русскому языку: пособие для учителей / Б.Т.Панов. - М.: Просвещение, 1980. - 208 с.

Ушаков Н.Н. Внеклассная работа по русскому языку в восьмилетней школе: пособие для учителей / Н.Н.Ушаков. - Москва: Просвещение, 1975. - 223 с.

Шакирова Л.З. Основы методики преподования русского языка в татарской школе. - Казань : Мәгариф, 1999.

Шакирова Л.З., Сабаткоев Р.Б. Методика преподования русского языка.- СП.б., "Просвещение", Казань: "Магариф", 2003.


Электрон ресурслар

http// www.ipkro.isu информационно-методическая поддержка учителей





Кушымта 1.

Әдәп төбе - матур гадәт.

(V сыйныф)


Максат:

1. Балаларны татар халкының матур гадәтләре белән таныштыру, аларда иң күркәм сыйфатларны тәрбияләү.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм культурасын, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

3. Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, экологик тәрбия бирү.

Кичә барышы.

Музыка яңгырый. Зонтик тотып, Тылсымчы керә.

Тылсымчы: Һай, нинди бәхетсезлек бу? "Әдәплеләр шәһәрчеге"нә ашыга идем, кая килеп эләктем соң мин? Ә..."Әдәпсезләр урман"ына килеп чыкканмын икән...Кара әле, гөмбәләр аунап ята, агач ботаклары сындырылган, күпме чәчәкләр шиңгән...

(Төлке, аю, бүре чыга).

Бергә: Хәлләрегез ничек, Тылсымчы әби?

Тылсымчы: Бик начар. Нишләп урманыгыз бик тәртипсез? Урманда агачларны сындырырга, чәчәкләрне таптарга ярамый бит. Безгә урман бүләк иткән хәзинәләрне юкка чыгарырга ярамый. Урманны тыңлый, аның могҗизаларын күрә белергә, анда үсә торган, яши торган бар нәрсәгә карата мәрхәмәтле булырга кирәк. Һай, сезнең белән нишләргә инде? Менә минем тылсымлы таягым бар, шуның белән "Әдәплеләр шәһәрчеге"ндәге дусларымны чакырыйм әле, алар нәрсә әйтерләр икән?

( Җырлый-җырлый Чыпчык, әтәч һәм каз чыга ).

Тылсымчы: Яле, Әтәчкәй, бу кунаклар белән сөйләшегез әле. Алар белән нәрсәдер булган, ахрысы. Чыпчык кызым, сора әле үзләреннән, нәрсә булды икән аларга. ( Чыпчык, әтәч бию хәрәкәтләре ясыйлар).

Чыпчык: Мин бу әтәч белән дуслашырга уйламыйм, ул ягымлы түгел. Мин аңа " Исәнме, әтәч!"- дигән идем, ә ул җавап та бирмәде.

Әтәч: Нишләп синең белән исәнләшеп торырга, мин көн саен сине күрәм бит инде.

Чыпчык: Мин бит бүген исәнләштем синең белән.

Әтәч: Миңа кичәсе дә бик җиткән.

Каз: Тукта әле, Әтәч дус, Чыпчык авырсын дисеңме инде?

Әтәч: Мин нишләп алай дип телим, юк, теләмим.

Каз: Ә нигә соң аңа " Исәнмесез! " дигән сүзне кызгандың? Менә тыңлагыз әле, бу хакта мин бер шигырь сөйлим.

Танышлар булмасак та,

Бер-беребезгә, баш иеп

Сәлам бирик:

"Исәнмесез! "

Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

"Исәнмесез" дән башка сүз әйтмәдек!

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты бу дөньяда?

Ә нидән соң бер тамчы шатлык артты бу тормышта?

Димәк, "Исәнмесез" дигән сүз гади сүз генә түгел. Ул "Мин сиңа исәнлек, тынычлык, бәхет телим" дигәнне аңлата.

Әтәч: Гафу ит син мине, Чыпчык. Моннан соң мин һәрвакыт исәнләшермен.

Чыпчык: Әтәч, син дә мине гафу ит, мин бит сиңа "әй, син! " - диеп, ямьсез итеп эндәшкән идем.

(Өчәүләп "Бәхетле булыгыз" җырын башкаралар).

Тылсымчы: Бу җырны башкалар да, отып алып, җырлап йөриләр икән. Әй, сез урман җәнлекләре! "Әдәплеләр шәһәрчеге"н күрәсегез киләме? Ләкин бер шарт бар: анда тәртипсез кешегә барырга ярамый.

Җәнлекләр: Без моннан соң бик әйбәт кенә булырбыз. Урманны да пычратмабыз, чәчәкләрне, үләннәрне дә өзмәбез, таптамабыз.

Тылсымчы: Ярый, мин сезгә ышанам. Хәзер тылсымлы зонтигымны гына карыйм да, бергәләшеп "Әдәплеләр шәһәрчеге" нә китәрбез. (Зонтигын тәртипкә китерә). Менә хәзер бар да тәртиптә. Без очабыз. Басыгыз барыгыз да минем зонт янына. Киттек, очабыз! (Музыка яңгырый. Урман декорациясе шәһәрнеке белән алыштырыла).

Тылсымчы: Менә без "Әдәплеләр шәһәрчеге"нә килеп тә җиттек.Әнә карагыз (балаларга күрсәтә), безне шәһәрнең әйбәт, әдәпле кешеләре каршы ала.

Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә! Хәерле көн!

Тылсымчы: Мин яши торган шушы шәһәрдә иң ягымлы, күркәм холыклы кешеләр, җәнлекләр яши. Монда уеннарның иң матурларын гына уйныйлар. Әйдәгез әле, без дә кушылыйк аларга. ("Алия-Гөлия" уены башкарыла).

Тылсымчы: Хәзер мин бу әдәплеләрне сынап карыйм әле, чынлап та әдәплеләр микән? Мин сездән урман кагыйдәләрен сорыйм. (Урманда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сораулар бирелә, һәм үзе дә кайбер нәрсәләрне искәртә).

- Урманга кергәч, " Исәнме, урман!" - диярсез.

- Кайтып киткәндә "Хуш, урман!" - әйтерсез.

- Башкалар кырмыска ояларына ялгыш басмасын дип, төрле озынлыктагы чабык-чыбык җыеп, оя өстенә салырга кирәк.

Тылсымчы: Рәхмәт, балалар, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Инде мин әйткәннәрне дә исегездән чыгармагыз. Дусларым, әдәпле, инсафлы, мәрхәмәтле булып үсәргә теләсәк, без ата-бабаларыбызның акыллы, зирәк кисәтүләрен хәтердән чыгармаска тиеш.

Менә алар, игътибар белән тыңлагыз.

  • Ишек алдыннан урамга таба себермә, байлыгыгыз таралыр.

  • Мунчада су эчмә, эчең авыртыр.

  • Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер.

  • Утка төкермә, авызың күгәрер.

  • Чәчеңне теләсә кая ташлама, кош алып оя корыр.

("Кәрия-Зәкәрия" уены уйнала.)

Тылсымчы: Менә, балалар, күрдегезме инде, "Әдәплеләр шәһәрчеге"ндә җәнлекләр дә бик әдәпле. Ә хәзер безгә хушлашырга вакыт. Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз! Безгә кунакка тагын килегез, исән-имин йөрегез!

(Матур көй яңгырый).



Кушымта 2.

Тема: Татар теле - туган телем.

(радиотапшыру үрнәге)

Тапшыру "Казан егетләре" төркеме башкаруында Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән башлана.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәр вакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

- Хәерле көн, дусларым. Чираттагы тапшыруыбызны башлыйбыз. Әле генә яңгыраган җырдан аңлашылгандыр, бүгенге тапшыруыбыз туган телгә багышланачак. Бүгенге темабыз да "Татар теле - туган телем" дип атала.

Кеше һәм тел, җәмгыять һәм тел - аерылгысыз төшенчәләр. Кешеләр аралашып, җәмгыятькә берләшеп кенә көн күрә ала, ә аралашу чарасы - тел. Аралашу исә узара аңлашу, фикер алышу дигән сүз. Фикер тел белән аерылгысыз бәйләнештә яши: фикерләүдән башка - тел, телдән башка фикерләү була алмый; фикер алышу, аңлашу тел ярдәмендә алып барыла. Димәк, тел ул - кешелек җәмгыятендә аралашу, фикер алышу коралы, шуңа күрә ул иҗтимагый күренеш булып исәпләнә.

Узара аралашу коралы булган телдән башка җәмгыять оеша да, үсә дә алмый.

Кешелекнең аерым бер буыны үзе ирешкән тәҗрибә белән генә яшәми, меңәрләгән еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләрдән файдалана. Бер буынның үткән буыннардан һәм үз тормышыннан алган тәҗрибәсе, кешенең фикере, аңы булып, башына сеңеп кала һәм тел аркылы чордашларына, балаларга, киләчәк буыннарга тапшырыла. Димәк, телнең кешеләр арасында аралашу коралы булуы аның буыннар арасында да аралашу чарасы булуына китерә. Мондый аралашу булмаса, җәмгыять үсмәс иде. Шулай итеп, тел, иҗтимагый күренеш буларак, җәмгыятьне җәмгыять итеп саклый һәм аны үстерүдә дә катнаша. Җәмгыять үсеше белән бәйле рәвештә тел үсә, үзгәрә, камилләшә бара.

Татар теле, тел турында мәкаль һәм әйтемнәргә бай. Күпме шагыйрьләребез үз туган теленә багышлап матур, аһәңле шигырьләр иҗат иткәннәр! (Мәктәп укучылары башкаруында берничә шигырь сөйләнелә. Талгын гына музыка уйный).

1нче укучы: "И минем җандай кадерлем"...

(Х.Туфан)

И минем җандай кадерлем.

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

Зөлфәттән.


2 нче укучы:

Тел ачылгач, әйтә алсаң:

"Әни" - дип, -

Тел ачылгач әйтә алсаң

"Әти!" - дип, -

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң:

"Әти!" - дип -

Соң минутта әйтә алсаң:

"Әни!" - дип -

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр...

Х.Туфаннан.


3 нче укучы:

Урысча күп сүзең, азы татарча,

Белалмыйм, кем син - урысмы, татармы?

Ничектер белмәдек исеме шәрифең:

Хәсәнме, юкса Иванмы, я Макармы?...

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер!

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнамак наданлыктан әсәрдер!

Дөрестән дә, нинди тирән мәгънә ята әлеге шигырь юлларында. Хәзерге көндә кешеләр үзләренең нинди телдә сөйләшкәннәрен үзләре аңламыйлар дияргә була. Татар кешеләре бер-берсенә үз телләрен вата-вата рус телендә нәрсәдер аңлаталар. Бу бик тә кызганыч күренеш. Мәгълүм булганча, Россиядә татарларның саны руслардан кала икенче урынны алып тора (1997 нче елгы чыганакта бирелгәнчә) һәм Татарстан Республикасында дәүләт телләре - тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Әлбәттә, татар теленең дәүләт теле итеп игълан ителүе безнең тарихта зур вакыйгаларның берсе. Чөнки татар теле каты сынаулар, борылмалы, катлаулы һәм фаҗигале сукмаклар аша үтте. Һәм хәзерге буын, аны эшкәртеп, шомартып һәм баетып, киләсе буынга тапшырырга тиеш. Профессор Вахит Хаков үзенең бер язмасында болай ди: "Тарих чылбырын өзәргә берәүгә дә хокук бирелмәгән. Чөнки тел - халыкны, милләтне саклаучы мөһим факторларның берсе."[ 27.1997. 52 б.] Бу юнәлештә соңгы елларда зур эшләр алып барыла. Татар халкы үз бәйсезлеге, үз мөстәкыйльлеге өчен көрәш юлына басты. Татар теленә караш уңай якка үзгәрде. Мәктәпләрдә, гимназия, көллиятләрдә, югары уку йортларында татар телен укытуга һәм өйрәтүгә игътибар көчәйде. 2009 нчы елда игълан ителгән мәгълуматлар буенча, республикабыз мәгариф системасында 2352 мәктәп учреждение бар. Шуларның 1138е татар мәктәпләре. Аларның барысында да татар теле (статусларына карап) төрле дәрәҗәдә өйрәтелә.

Әлбәттә, татар телен тулы хокуклы дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү бик катлаулы эш. Бу, үз чиратында, халыкның бердәмлеген тәэмин итү, милли аңын үстерү һәм яшь буынны шул рухта тәрбияләү мәсьәләләре белән дә тыгыз мөнәсәбәттә тора.

Укучы чыгышы: Нәфис Сафиуллиннан.

Туган телем, газиз телем - татар теле,

Шатлык бит ул шушы телдә сөйләшүе.

Хуш ис белән тула минем җирем-күгем,

Ишетелә миңа сандугачның эндәшүе.

Бу телемдә ата минем алсу таңнар,

Биегәя, матурая текә ярлар.

Шушы телдә сөйләгәннәр матур ярлар,

Шушы телдә тәкъбир әйтә изге җаннар.

Шушы телдә - илем, халкым, гомерем минем,

Шушы телдә - киләчәгем, бәхетем минем.

Туган телдә - атам, анам, изге җирем,

Мәңге яшә, мәңге балкы, Туган телем!

- Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Безнең тапшыруыбыз ахырына якынлаша. Бүгенге тапшыру сезнең күңелләргә шатлык һәм борчулар салгандыр. Әлбәттә, тел милләтне һәм халыкны, аның яшәешен билгеләүче төп күрсәткеч булып тора. Бүген алдыбызда торган бурычларны хәл итүдә без аңа аеруча игътибарлы булырга, бу өлкә белән бәйләнешле мәсьәләләрне кайта-кайта уйлап карарга тиешбез. Дусларым, әгәр сезнең бу тема буенча фикерләрегез яки сорауларыгыз булса, безнең тапшыруга хатлар языгыз. Ә хәзер сезгә музыкаль сәлам булып, Илһам Шакиров башкаруында "Әллүки" дигән җыр яңгырый. Сау булыгыз! Кабат очрашуларга кадәр.






















Кушымта 3.

"Туган тел"түгәрәгендә куллану өчен лексик уеннар, биремнәр, күнегүләр

1. Ребуслар:

АН КАН


К3

(Җавап: Казан, канат, йөрәк, көч)


2. Тел көрмәкләндергеч:

Иптәшләр! Иптәш түгел иптәшләрне иптәш итик иптәшләр. Иптәш түгел иптәшләрне иптәш итсәк, иптәшләр, иптәш түгел иптәшләр дә иптәш итәр, иптәшләр!


3. Рәсемнәрдә күрсәтелгән әйберләрнең беренче хәрефләреннән сүз төзесәгез, Г.Тукайның язган шигырьнең исеме килеп чыгар:


(Җавап: «Карлыгач».)

4. Китап киштәдән килеп төшкән дә, андагы кайбер сүзләр таралган: җәкә, лыска, качый, калка, гөзке, бызкар.

5. «К» хәрефеннән башланган кеше исемнәрен кем күбрәк белә?

6. Сүзләрнең башын һәм койрыгын табыгыз:

а)

(Җавап: каз, карга, керпе, кондыз, кәлтә, күке, көртлек, көчек, кабак, күркә.)

б)




7. Аерма нәрсәдә?

Татарча Русча

арка арка

ага ага

ай ай

ау ау

ас ас


8. «Хәреф сайлау». Бер хәреф - сайлап алып, бөтен сорауларга да шул хәрефтән башланган сүз кертеп җавап бирергә кирәк. Мәсәлән:

-Исемең ничек?

-Айрат.

-Фамилияң ничек?

-Арсланов.

-Сиңа ничә яшь?

-Алты.

-Кая бардың?

-Алабугага.

-Кем белән бардың?

-Абый белән.

-Нәрсәгә утырып бардыгыз?

-Автобуска.

-Нәрсә алдыгыз?

-Ат.

-Ул сезгә нәрсәгә?

-Атланып йөрергә.

-Аның белән тагын нишлисез?

-Арбага җигәбез?

-Аңа нәрсә ашатасыз?

-Арпа... һ.б.



71




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал