7


  • Учителю
  • Тематическое планирование по татарскому языку. (2 класс-русскоязычные учащиеся)

Тематическое планирование по татарскому языку. (2 класс-русскоязычные учащиеся)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы.



Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары"на нигезләнеп төзелде. (ФГОС НОО)

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.



Эш программасының эчтәлеге.



Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

  • укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

  • тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

  • татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

  • татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

  • алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

  • укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.



Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; тыңланган мәгълүматка нигезләнеп, күмәк аралашуда катнашу.

Сөйләү. Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.

Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләп бирү;

Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдтм ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.

Укыту планында 2 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары"на (Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Казан. "Мәгариф" нәшрияты. 2003) нигезләнеп төзелде. Программада 105 сәгать каралган.







СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘРӨйрәнелгән материал- га нигезләнгән татар сөйләмен укытучы- дан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;



0,5 - 1 минутлык текстны тыңлап аңлау һәм төп эчтәлеген ачыклап, укытучының сорауларына җавап бирү;



Бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен табу.

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 4 тән ким булмаска тиеш);



Укылган яки тыңлаган текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору;



Бирелгән үрнәк диалогка охшаш диалог төзеп сөйләү.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5 тән ким булмаска тиеш);



Укыган яки тыңлаган текстның төп эчтәлеген сөйләү;



Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү.

Текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку;



Укыганның эчтәлеген төшенеп бару;



Яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлау яки үзлектән таба белү;



Текстны аңлап һәм сәнгатъле итеп укуга үзлегеңнән әзерләнү;



Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Хәрефләрне һәм сүзләрне язу күнекмәләрен ныгыту;



Аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу;



Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрдән диктант язу;



Бирелгән үрнәк буенча котлау кәгазе язу





















Лексик - грамматик минимум





  1. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау һәм аларны куллану күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнүен гамәли үзләштерү.

  3. Иялек килешендәге исем + тартымлы исем төзелмәсен кулланырга өйрәтү.

  4. Лексик темага караган сыйфатларның кулланылышын гамәли үзләштерү.

  5. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен өйрәтү.

  6. Лексик темага караган хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

  7. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат - сан белән төрләндерә һәм сөйләмдә куллана белү.

  8. Җәяү, алда, артта, кичә, бүген, иртәгә рәвешләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен активлаштыру.

  9. Өйрәнелгән кисәкләрне кабатлау һәм бик, әле, тагын кисәкчәләренеңсөйләмдә кулланылышын үзләштерү.

  10. Үзләштерелгән бәйлекләрне кабатлау һәм өчен, кадәр, соң бәйлекләрен сөйләмдә куллануга ирешү.

  11. Боерык фигыльнең 2 зат берлек һәм күплек сан формаларын кабатлау.

  12. Үзләштергән сан төркемчәләрен искә төшерү; егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан, йөз һәм җыю (дүртәү, унау) саннарын кулланылышка кертү.

  13. Кирәк (түгел), мөмкин (түгел), ярый, ярамый кебек модаль сүзләрне фигыльнең инфинитив формасы белән бергә кулланырга өйрәтү.

  14. Җөмләнең түбәндәге коммуникатив төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә дөрес кулланырга гадәтләндерү: раслау, инкяр, сорау, хикәя, боерык.

  15. Өйрәнелгән җөмлә калыпларын җәенкеләндерү эшен активлаштыру.

  16. Һәм, ә теркәгечле җөмләләрне укып аңлый һәм сөйләмдә куллана белү.

  17. Җөмләләрдә сүзләрнең уңай (туры) тәртибен сакларга күнектерү.



















Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

Программа:

1.Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11 нчесыйныфлар. Казан "Мәгариф" нәшрияте-2003

2. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Ә.Г.Әхәтова. Рус телендә урта белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы. 1 - 4.нче сыйныфлар. Казан. "Мәгариф" нәшрияты - 2009.

Дәреслекләр:

  1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ.Рангулова. Татар теле һәм уку китабы. Беренче кисәк. Казан. "Мәгариф" нәшрияты. - 2009.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

  2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ.Рангулова. Татар теле һәм уку китабы. Икенче кисәк. Казан. "Мәгариф" нәшрияты. - 2009.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән

Методик кулланма:

1. Р.З.Хәйдәрова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру өчен тематик план. Укытучылар өчен методик кулланма. 2 сыйныф өчен. Яр Чаллы, 2009









</ Программа рус мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде.Дә

рес №

Дәреснең темасы

Дәрес тибы

Сәг.

саны

Укучыларның эшчәнлек төре

Контроль төре

Көтелгән нәтиҗә

Өй эше

Үткәрү вакыты

Ва

кыт

Үтә-леш

1



Яңа уку елы белән котлау.

Кабатлау дәресе.

1



Беренче сыйныфта өйрәнгән лексиканы кабатлау:

1.Алфавитны кабатлау.

2.Мин, син, ул, без, сез, алар- сүзләрен кабатлау.

3.Мин, син, ул- укучы. Без, сез, алар- укучылар-сүзтезмәләрен кабатлау.

Татар һәм рус алфавитларын чагыштыру.

Бирелгән сорауларга: Син - укучымы? Ул - укучымы? сорауларына дөрес һәм төгәл җаваплар бирә алу. Лексиканы искә төшерү.

Алфавитны кабатларга.

2.09

2.09

2



Сентябрь ае килеп җитте.

Кабатлау дәресе

1

Беренче сентябрь бәйрәме турында сөйләшү;сүзләрне тәрҗемә итү:

1.Хәреф һәм авазларның аермасын искә төшерү.

2.Саннарның төрләрен кабатлау: Беренче, икенче.. һәм җөмләләр төзү:

Беренче сентябрь- Белем бәйрәме. Мин, син, ул- икенче сыйныф укучысы.Без, сез, алар- икенче сыйныф укучылары.

3.Сентябрь ае турында сөйләшү:

Сентябрь ае- җәйге аймы? Көзге аймы? Сорауларына җавап бирү.



















Сүз, сүзтезмә, җөмлә -сүзләренең аермасын күрә белү.

Беренче сентябрь турында сөйли белү.

Җөмләләрнең төрләрен күрә белү һәм җөмләләрдә сүзләрнең аермасын күрә белү.

Дәрестә үткәнне кабатларга.

3.09

3.09

3



Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Яңа белемнәр бирү дәресе.

1

1.Сузык һәм тартык авазларны һәм хәрефләрне кабатлау.

2.а)Мин -икенче сыйныф укучысы. һәм Мин икенче сыйныфта укыйм.-җөмләләренең аермасын күрсәтү.

ә)Укыйм һәм укымыйм - фигыльләрен- тартым кушымчалары белән төрләндерү.

3.а)Яз, дәфтәр - сүзләрен кабатлау.

ә)Мин дәфтәрдә язам, язмыйм- җөмләләренең аермасын күрсәтү.

Нишли?

Нишләми? Сорауларына дөрес җавап бирү.

Хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллана белү

Нишли? Нишләми? Сораула-рына җавап бирергә өйрәнү.

5.09

5.09

4



Сорау белдерүче сүзләр һәм аффикслар

Яңа белемне бирү дәресе.

1

1.Сорау алмашлыклары белән танышу:Кем? Нәрсә?

Ни? Кая? Кайда? Кайдан?

Кайчан? Нинди? Кайсы?

Ничә? Нигә? Ничек?Ник?

Ничәнче?

2.Сорау җөмләләр төзү.

а)сорау алмашлыклары ярдәмендә.

ә)-мы-ме -кисәкчәләре ярдәмендә.

3.а) Дәрес, дәреслек -сүзләрен кабатлау.

ә)Бирелгән сүзләре ярдәмендә сорау җөмләләр төзү.



















Сорау алмашлыкла-рын белү һәм сорау кисәкчәләрен куллана белү.

Сорау җөмләләр төзи белү.

3 сорау җөмлә язып килергә.

7.09



5



Татар телендә хәреф - аваз системасы

Яңа материалны үзләштерү дәресе.

1

1.а)Сузык авазларының:калынлык һәм нечкәлек үзенчәлекләре белән танышу.

ә)Тартык авазларының :яңгырау һәм саңгырау үзенчәлекләре белән танышу.

2.Исем сүзен төрләндерү:

Нәрсә?Исем,Нәрсәнең?исем....,

Нәрсәгә?исем..., Нәрсәне?исем..., Нәрсәдән?исем..., Нәрсәдә?исем....

3.Сүзтезмәгә исем сүзенә тартым кушымчасы өстәү: Минем исем...

Синең исем..., Аның исем..., безнең исем..., Сезнең исем...,Аларның исем.... .







































Сүзләргә дөрес кушымча өсти белү.

Татар теленә хас авазларны аера белү

Кем?Нәрсә?

Кемнең?

Нәрсәнең?

Кемгә?

Нәрсәгә?

Кемне?

Нәрсәне?

Кемнән?

Нәрсәдән? Кемдә? Нәрсәдә? Сораулары-на мисаллар язып килергә.

10.09



6



Татар телендә сузык хәрефләр һәм авазлар.

Катнаш дәрес.

1

1.а)Татар телендәге 12 сузык хәрефен язу.

ә)Кагыйдә белән танышу: Татар телендә 9 сузык аваз бар.

ә)Авазларның саны нишләп кими? соравына җавап табу.

2.а)Сүзләрне язу һәм уку: аваз, атна,аша, дәрес, билге, җөмлә, төтен, сөлге, вакыт, шомырт.

ә) Сүзләрнең әйтелешенә игътибар итү.

3.а)Язылган сүзләргә И.к. кушымчаларын өстәп язу. Һәм ВИТРИНА сүзенә И. к. кушымчасын өстәү.- аермасын күрсәтү.

Сингармо-низм законы-на буйсынган сүзләрне күрә белү:сузыкларның рәт гармониясе: я калын, я нечкә булуы гына, ирен гармониясе:беренче иҗектә-О яки Ө -сузыклары булса, калган иҗекләрдә Ы,Э-сузык-ларының иренләшеп [О] яки

[ Ө]булып әйтелүе:

[болот],

[төтөн]





















Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне билгели белү

Сингармо-низм законына буйсынма-ган сүзләрне сайлап килергә.

12.09



7



"Яңа уку елы"темасын

кабатлау.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

1





1.а)Сораулар өстендә эш: Татар телендә ничә сузык хәреф?

Ничә сузык аваз?

ә) Өй эшен тикшерү.

2.Сүзлек диктант:

а) Беренче,унынчы, укучы, өченче.

Сүз, күз, җөмлә, җавап.

ә)Артык сүзләрне табыгыз.

б)Яңа уку елы сүзтезмәсен тартым кушымчалары белән төрләндерү.

3.Сорауларга җавап язу:

Синең исемең ничек? Син кем? Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Син кайда яшисең?

Сүзлек диктанты

Диалогларда сорау кушымчаларын куллана белү

,,Яңа уку елы." темасына

3 җөмлә язып килергә.

14.09



8



Тартык хәрефләр һәм авазлар

Яңа материалны үзләштерү дәресе.

1

1.а)Тартык хәрефләрен кабатлау. Яңгырау һәм саңгырау тартык хәрефләрен язу.ә)Татар телендә 28 тартык аваз бар.[Ц, Щ, В]-тартыклары алынма сүзләрдә генә кулланыла.

2.а)Мәктәп, китап, күзлек, бүләк, күзлек, урындык, дус- сүзләрен тартым кушымчалары белән төрләндерү.

ә)Сүзнең язылышындагы үзгәрешенә игътибар итү.

3.Сорауга җавап язу:

Без кайда очраштык?

Син дәресләрдән соң кайда кайтасың? Иртән сез кайдан чыктыгыз?





Тартык хәрефләре һәм авазлары турында белем.

-да/-дә, -та/-тә, -га/-гә кушымчаларын дөрес куллана белү

Дәрестә кабатланган сүзләре белән 3 җөмлә язып килергә.

16.09



9



Кая? Кайдан? сорулар формасы

Кабатлау дәресе.

1

1.Сәгать [С'әгъәт']- сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Дөрес әйтү:[йу]-[йү],[йа о]-[йә],[йы]-[йэ] Йокларга ята, тора, юына, сөртенә, әзерли,башта, аннары, икенче ярты.

3.а) Җөмләләр төзеп язу: Мин сәгать җиденче яртыда торам. Дәресләр сәгать сигездә башлана. Син мәктәптән сәгать үникедә чыгасың. Ул өйгә беренче унбиш минутта кайтып җитә. Без унбиш сәгать биш минутта очрашабыз. Сез түгәрәктә бергә буласыз. Алар сәгать тугызда йокларга яталар.

ә) Кая? Кайдан? Сорауларына җавап бирелгән сүзләрен табу.

Вакытны дөрес әйтү.

Кайдан? соравына дөрес җавап бирә белү, кушымчаларны дөрес куллану

Саннарны кабатларга.

19.09



10



Исем һәм фигыль.

Катнаш дәрес.

1

1.а)Вакыт-[wокъот]- фонетик анализ. ә)В хәрефе [w]- татар сүзләрендә,[в]- рус сүзләрендә,[ф]- сүзнең ахырында.(хамелеон хәрефләре).

2.а)Сорауларга җавап бирү:

Син - ничәнче мәктәптә укыйсың?

Ул ничәнче сыйныфта укый ? Ул дәрескә килгәнме? Сез нинди дәрестә утырасыз? Алар дәресләрдән соң нишлиләр?

ә)Кайсы алмашлыклар төшеп калган?

3.Җөмләләрдән барлык һәм юклык формаларындагы фигыльләрне табу.

Исемнәрне

тартым кушымчалары белән төрләндерү,хикәя фигыленең барлык-юклык формасын белү.

Исем һәм фигыльнең төрле формаларын дөрес куллана белү.

5 фигыльне барлык һәм юклык формасын-да язып килергә.

21.09



11



Исем һәм фигыль.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

1



1.Аш -[ош] сүзенә фонетик анализ.

2.Мин нишләдем?(аша)

Син нишләдең?(аша)

Ул нишләде?(аша)

Без нишләдек?(аша)

Сез нишләдегез?(аша)

Алар нишләделәр?(аша)

3.Ашамлык сүзен тартым кушымчасы белән төрләндерү.



Сүзләргә дөрес кушымчалар өсти белү.

Тартым кушымчаларын аера белү

1 исемне тартым кушымчасы белән төрләндерергә.

23.09



12



Җөмлә.

Кабатлау дәресе.

1



1.Мин-[м'ин'] сүзенә фонетик анализ.

2. Я покупаю муку.

Ты покупаешь рыбу.

Он покупает соль.

Мы покупаем мясо.

Вы покупаете сахар.

Они покупают молоко.

3.Бирелгән җөмләләрдән сорау җөмлә төзү.



Сүзләрне дөрес формага кую.

Җөмләләрнең төрләрен аера белү.

Җөмләләр-нең төрләрен кабатлау.

26.09



13



Сыйфат белән танышу.

Яңа материалны үзләштерү дәресе.

1

1.Син-[с'ин']- сүзенә фонетик анализ ясау.

2.а)Җөмләләрне чагыштыру:

Әнием ризыклар пешерде.

Әнием тәмле ризыклар пешерде.

ә)тәмле- нинди соруга җавап бирә?

б)Бәхетле,ерак,зыянлы,көнъяк,

төнъяк

3.Сүзтезмәләр табып язу: сыйфат+ исем.

Нинди? соравына җавап бирүче сүзләр белән танышу.

Сыйфатларга капма-каршы мәгънәле сүзләрне таба белү

Сыйфат+

Исем (сүзтезмәләре язып килергә)

28.09



14



Яхшы, матур, дөрес - сүзләре

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

дәресе.

1







1.Ул- [ул]- сүзенә фонетик анализ ясау.

2.а)Яхшы, матур дөрес-сүзләре белән җөмләләр төзеп язу.

ә)Яхшы, матур сүзләренә капма-каршы мәгънәле сүзләрне язу.

3.,,Укучыны мактау." темасына текст төзеп карау.

Җөмләдәге сүзләрен дөрес тәртипкә кую.

Сөйләүче укучыны мактый белү.

,,Әйбәт укучы." темасына җөмләләр язып килергә.

30.09



15



Җиләк - җимеш яратам

Яңа материалны өйрәтү

1

1.Без-[б'эс'] -сүзенә фонетик анализ ясау.

2.а) Җиләк, җимешләр, яшелчә, ашамлык- сүзләре белән танышу.

ә)Сүзлектән бирелгән сүзләренә мисаллар табу.

3. Җиләк- җимешләр турында җөмләләр төзү һәм аларның тәме һәм төсе турында сөйләшү.

Җиләк- җимешләрне белү.

Җиләк- җимешләр турында белемне үстерү.

,Дәрестә үткән сүзләрне кабатларга.

3.10



16



Яшелчәләр.

Катнаш дәрес

1

1.Сез-[с'эс'] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.а)Сүзлек белән эш: Яшелчәләрне табып язу.

ә)3 әр мисал язу:

Җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр.

3.Язылган сүзләр белән җөмләләр төзеп язу.



Яшелчәләр белән җиләк- җимешне аера белү.

Яңа сүзләр белән танышу.

Яшелчәләр сатып алу турында җөмләләр төзеп килергә.

5.10



17



Яшелчәләр кибете

Катнаш дәрес.

1

1.Алар-[олар]- сүзенә фонетик анализ ясау.

2.а)Яшелчәләр сүзен сүзтезмәгә өстәп язу.

Минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның..... .

3.,,Яшелчәләр кибетендә." Темасына җөмләләр төзү.

Тартым кушымчаларын дөрес куллану.

Яшелчәләрнең тәмен, төсен әйтә белү, аларны сатып ала белү

,,Без кибеттә." Темасына җөмләләр төзү.

7.10



18



Көз нинди?

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

1

1.Көз-[к'өс'] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.а)Ел фасылларын язу.

,,Көз" темасына сөйләшү.

Һәм җөмләләр төзү.

3.Кайсы? һәм Нинди? сорауларына мисаллар китерү.

Ел фасыллары турында белем.

Кайсы? Нинди? сорауларына җавап бирә белү

Дәрестә үткәнне кабатларга.

10.10



19



Чөнки

теркәгече

Яңа материалны өйрәтү

1

1.Ел-[йэл]- сүзенә фонетик анализ ясау.

2.а)Ел фасылы сүзтезмәсен тартым кушымчалары белән төрләндерү.

ә) Сез кайсы ел фасылын яратасыз һәм ни өчен? сорауларына җавап бирү.

3.Чөнки - теркәгече белән җөмләләр төзү.

Җөмләдәге сүз тәртибе турында белем.

Үз фикерне белдерә, сөйли белү

Чөнки- сүзе белән җөмләләр төзеп килергә.

17.10



20



Диктант "Көз"

Белемне тикшерү

дәресе.

1







1.Кагыйдәләрне кабатлау һәм сүзләрне кабатлау.

2.Дәреснең тәртибе белән танышу. Текстның эчтәлеге белән танышу.Катлаулы сүзләр белән танышу.

Текстны язу.

Текстны тикшерү.

Дәресне йомгаклау.

Текстны ишетеп яза белү.

Белемне тикшерү.

Үткәнне кабатларга.



12.10





21



Хаталар өстендә эш.

Яңа материалны өйрәтү

1

1.Язылган эшне анализлау һәм хаталарны әйтү.

2.Билгеләрне әйтү һәм хаталар өстендә эш.

3.Карточкалар буенча өстәмә биремнәр өстендә эш.

Мөстәкыйль рәвештә эшли белү.

Укучының үз хаталарын күрә белү.

Сүз төркемнәре турында кагыйдәләрне кабатларга.







14.10



22



Үткән заман хикәя фигыль

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

1

1.Казан-[Козан] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Бирелгән сүзтезмәләренә кушымчалар өстәү:

Мин булды..., күрде... .

Син бул...,күр... .

Ул бул.., күр... ..

Без бул...,күр... .

Сез бул...,күр... .

Алар бул...., күр.... .

3.Бирелгән сүзтезмәләренә Казан сүзен өстәп, җөмләләр төзү.

Сүз төркемнәрен аера белү.

Фигыльнең -ды/-де, -ты/ -те үткән заман формасын белдерүен белү

Үткән заман формасындагы фигыль белән җөмләләр төзеп килергә.



19.10



23



Хикәя фигыль үткән заман формасында.

Белемне ныгыту

дәресе.

1.



1.Сүзсез[c'үс'эс'] cүзенә фонетик анализ ясау.

2.Сүзсез калды- сүзтезмәсен тартым кушымчалары белән төрләндерү.

3.Тектлардан үткән заман формасындагы фигыльләрне эзләп табу.(текст өстенә эш)

Үткән заман формасындаг

гы фигыльләрне күрә белү.

Уткән заман хикәя фигыльне текстта таба белү

Үткән заман формасындагы ф-ләр белән җөмләләр язып килергә.

21.10



24



Хикәя фигыль үткән заман формасында.

Кабатлау дәресе.

1







1.Юл-[йул] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.5шәр мисал язу: исем, фыгыль(үт.з.), сыйфат.

6 шар: сан, алмашлык.

3.,,Каникул вакыты килеп җитте." Темасына җөмләләр төзү.

Сүзтөркемнә

рен белү.

Җөмләләрнең төрләрен белү.

Үткәнне кабатларга.

























24.10



25



Мин вакытны әйтә беләм

Яңа материалны өйрәтү

1



1.Вакыт-[wокот] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.а) Вакытны әйтү.

ә)Вакытны белә...- сүзтезмәсен тартым кушымчасы белән төрләндерү.

3.а)Дәрес вакытында, яңгырлы вакытында,үз вакытыннан элегрәк килде, вакытлыча, вакыты туры килгәндә, җайлы вакытта, вакыты белән, вакыты чыккан.- сүзтезмәләре өстендә эш.

Сәгатьне әйтә белү.

Вакыт сүзен дөрес кулланырга өйрәнү.

Вакыт- сүзе белән җөмләләр язып килергә.

26.10



26



"Мин бүген нишләдем?"

Катнаш дәрес

1

1.Нишләдем-[н'ишл'эд'эм'] -сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Мин бүген нишләдем? темасына җөмләләр төзү.

3.а)Вакытны кабатлау һәм эшнең үткәрелүе вакыты турында җөмләләр төзү.

Мин нишләдем? соравына җавап бирә белү.

Эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү

Дәрестә үткән сүзлзр белән җөмлә төзеп килергә.

28.10



27



Мин санарга өйрәнәм

Катнаш дәрес

1

1.Сан-[сан] -сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Санарга өйрәнәм- сүзтезмәсен тартым кушымчалары белән төрләндерү.

3.Саннарның төрләре белән танышу һәм саннар кертеп, җөмләләр төзү

а)Берәмлекләр (1-9);дистәләр(10,20 -90

ә )Кушма саннар: 11-19;

б)Тезмә саннар: 21; 116...

Сан төркемчәләре:

Микъдар, тәртип, җыю, бүлем, өлеш, чама.

Саннарның төрләрен белү.

Саннар белән җөмләләр төзи белү

Саннар белән җөмләләр төзеп килергә.

7.11



28



Минем бер көнем

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләш-терү дәресе.

1



1.Бер-[б'эр'] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Бер көнем- сүзтезмәсен тартым кушымчасы белән төрләндерү.

3а),,Минем бер көнем." Темасына җөмләләр төзү.

ә)Нишли? Нишләде? сорауларына җавап бирелә торган сүзләрнең мисалын китерү.

Тартым кушымчала

рын белү.

Нишли? Нишләде? Сорауларына җавап бирә белү

,,Минем бер көнем." темасына җөмләләрне кабатларга.

9.11



29



"Көндәлек режим". Сүзлек диктант.

Белем һәм күнекмәләрен ныгыту дәресе.

1







1.Унбер-[үмб'эр'] - сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Сүзлек диктант: сәгать, торам, юынам, чистартам, иртәнге, аш ашыйм, мәктәпкә барам, дәресләрдә утырам, өйгә кайтам, көндезге аш, кичке аш, ял итәм, әзерлим, йокларга ятам.

3.Бирелгән сүзләрне кулланып, ,,Көндәлек режим." темасына җөмләләр төзү.

Сүзлек диктанты

Сүзләрне дөрес формага куярга өйрәнү.

Дәрестә үткән темага җөмләләрне төзеп карарга.

11.11



30



Алмашлыкларны кабатлау.

Кабатлау дәрес.



1

1.Унбиш -[умб'иш] - сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Сүзлек диктанты: минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның.

3.,,Язылган алмашлыклары белән, ,,Шәхси гигиена." темасына җөмләләр төзү.

Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртипкә куя белү.

Шәхси гигиена турында сөйли белү

Дәрестә үткәнне кабатларга.







31



Аның алмашлыгы

Катнаш дәрес

1

1.Аның-[онэң] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Сүзлек диктанты: минем, синең, аның, безнең, сезнең. Аларның.

3.Ул- сүзен килешләр белән төрләндерү.- җөмләләр төзү.

Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртипкә куя белү.

3 зат алмашлыгын җөмләдә куллана белү

Ул- алмашлыгы белән җөмләләр төзеп килергә.







32



Үзем - сүзе белән танышу.

Яңа тема белән танышу дәресе.

1

1.Үзем-[үзэм'] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Сүзлек диктант:үзем,үзең, үзе, үзебез, үзегез, үзләре.

3Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү.

Сүзләрне дөрес тәртипкә куя белү.

Дәрестә өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзү

Дәрестә

өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзү.





33



Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формаларын чагыштыру

Катнаш дәрес

1

1.Кадәр-[к'әд'әр'] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Җөмләләрне анализлау.

Мин үзем юдым, юам.

Син үзең ...., .... .

Ул узе ...., ...... .

Без үзебез ....., ..... .

Сез үзегез ....., ..... .

Алар үзләре ......, ...... .

3.Хикәя фигыльнең кушымчаларын чагыштыру.

Сүзләргә дөрес кушымча өстәү.

Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заманны аера белү

Кагыйдәләрне кабатларга.





34



Мактау сүзләре

Яңа теманы өйрәнү дәресе.

1

Макта-[мокта] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Мине, сине, аны, безне, сезне, аларны макта..... сүзенә тиешле кушымча өстәү.

3.Мактау сүзләрен кертеп, җөмләләр төзү.

Мактау сүзләре белән танышу.

Укучылар бер-берсен мактый белү

Мактау сүзләре белән җөмләләрне кабатларга.





35



Тән әгъзалары

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

1



1.Тән-[т'эн'] сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Сүзлек диктанты.

Баш, муен, куллар, аяклар, күзләр, борын, колаклар.

3.а)Бирелгән сүзләрне тартым кушымчалары белән төрләндерү.

ә)Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү.



Тән әгъзаларына караган лексика белән танышу.

Тән әгъзалары татарча әйтә белү

Дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатларга.





36



Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Кабатлау дәресе.

1

1.Кыш-[кош] - сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Кыш сүзен тартым кушымчалары белән төрләндерү.

3.Кыш сүзе белән җөмләләр төзеп язу.

Җөмләләрдә сүз тәртибенә игътибар итү.

Исемнәрне тартым белән төрләндерә белү

Кыш темасына хикәя төзеп килергә.





37



Фигыльне төрләндерү.

Катнаш дәрес

1

1.Бара-[бора] -сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Бара - сүзен дөрес фрмага кую .

Мин нишләдем?нишлим?нишләрмен?

Син нишләдең?нишлисең?нишлшрсең?

Ул нишләде?нишли?нишләр?

Без нишләдек?нишлибез?нишләрбез?

Сез нишләдегез?нишлисез?нишләрсез?

Алар нишләделәр? нишлиләр?нишләрләр?

3.а)Туган- сүзе белән танышу.

а)Туган сүзе белән җөмләләр төзү.



Сүзне дөрес формага кую.

Фигыльнең төрле формалары белән танышу.

Туган сүзе белән җөмләләр төзеп килергә.







38



Без урамда уйныйбыз

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

дәресе.

1







1.Урам-[урам]-сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Текстның эчтәлеге белән танышу һәм тәрҗемә итү.

3.а)Текст эчтәлеге буенча сораулар төзү һәм җавап табу.

ә) Хикәя җөмләләрдә һәм сорау җөмләләрендә сүзләрнең тәртибенә игътибар итү.



Җөләдә сүзләрне дөрес тәртипкә куя белү.

Текст белән эшли белү, сорауларга җавап бирә белү, текст буенча сораулар төзи белү

Сорау һәм хикәя җөмләләр төзеп килергә.







39



Кемгә? Нәрсәгә? сораулары.

Яңа материалны өйрәтү

1

1.Яңа-[йоңа] - сүзенә фонетик анализ ясау.

2.а)Кемгә? Нәрсәгә? Сорауларына җавап биргән сүзләрне язу.

ә) Яңа ел, яңа әйбер сүзтезмәләрен килешләр белән төрләндерү.

3.Җөмләләр төзеп язу.

Сүзлек диктанты

Юнәлеш килеш сорауларын, кушымчаларын дөрес ялгый һәм җөмләдә куллана белү

Дәрестә үткәнне кабатларга.





40



Кабатлау дәресе. "Мин чисталык яратам"

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләш-терү дәресе.

1



1.Ю-[йу]-сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Чисталык сүзен тартым кушымчасы белән төрләндерү.

3.,,Мин чисталык яратам." темасына җөмләләр төзү.

Җөмләдә сүзләрне дөрес формада куллану.

Тартым кушымчаларын кабатлау.

,,Мин чисталык яратам." темасына җөмләләрне төзеп

килергә.





41



Кабатлау. Грамматик күнегүләр өстендә

эш.

Белем һәм күнекмәләрен тикшерү

дәресе.



1



1.Дөрес әйтәбез:[ды]-[дэ],[ты]-[тэ]

Ясады-ясамады, чакырды- чакырмады, сыйлады- сыйламады, турады-турамады, пешерде- пешермәде, әзерләде- әзерләмәде.

2.Артык сүзне табыгыз.

а)әбием, әнием, абыем, әтиең.

ә)барды, кайтты, килмәде, булды.

3.Сегодня был урок татарского языка. На уроке мы читали диалоги и разговаривали по-татарски. Я переводила слова и получила пятёрку.













Күнегүләр эшләү

Үткән тема буенча әңгәмә кора белү

Сыйныф эшен кабатларга.





42



Безнең гаиләбез.

Яңа материалны

өйрәтү

дәресе.

1

1.Дөрес әйтәбез.

[ма]-[мә],[мый]- [ми],[йо]-[йә]

Аш,ботка, шулпа, токмач,бәлеш, табын, ашъяулык.

2.Гаилә - сүзен тартым кушымчалары белән төрләндерү.

3.,,Гаиләбез." Темасына җөмләләр төзү.



Сүзләрне дөрес әйтү.

Гаилә турында сөйли белү

Дәрестә үткәнне кабатларга.





43



,,Сәламәтлек - зур байлык." темасына җөмләләр төзү.

Кабатлау дәресе.



1

1.Дөрес әйтәбез.

[о]-[ә],[йо]-[йә],[ө],[х],[һ]

Авырый, авырта, ята, дәвалый, сәламәт, сәламәтлек, даруханә, хастаханә.

2.Кемне? Нәрсәне? сорауларына мисаллар язу.

3.,,Сәламәтлек- зур байлык." темасына җөмләләр төзү.

Сүзлек диктанты

Кемне? Нәрсәне? сораулары белән исемнәрне төрләндерә белү

Дәрестә үткәнне кабатларга.





44



Яме, ярый(ярар)- сүзләре белән танышу.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

1.Яме-[йәм'э]- сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Яме? Ярар(ярар).- җөмләләр белән танышу.

1) - Марат, тәрәзәне ач. Яме?

- Ярар, әни.

2) Ләйсән, ишекне яп, яме?

-Ярый, әти.

3. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү.













Җөмләләрнең төрләрен белү.

Текст белән эш итә белү. Сораулар төзи белү

Дәрестә үткәнне кабатларга.





45



Контроль эше.

Белемне тикшерү дәресе.

1

1.Эшнең тәртибе белән танышу.

Кагыйдәләрне кабатлау.

2.Эшне язу.

3.Эшне тикшерү.

Мөстәкыйль рәвештә эшли белү.

Белемне тикшерү.

Үткәнне кабатларга.





46



Хаталар өстендә эш.

Катнаш дәрес

1

1.Алдагы эшләнгән эшен анализлау.

2.Кагыйдәләрне кабатлау.

3.Хаталар өстендә эшне башкару.

Хаталарны күрә белү.

Текст белән мөстәкыйль рәвештә эшли белү

Үткәнне кабатларга.





47



,,Яңа ел бәйрәме." турында сөйләшү.

Катнаш дәрес

1

1.Бәйрәм -[б'әйр'әм'] -сүзенә фонетик анализ ясау.

2.Яңа ел бәйрәме- сүзтезмәсен тартым кушымчасы белән төрләндерү.

3,,Яңа ел бәйрәмендә." темасына җөмләләр төзү.







Җөмләдә сүз тәртибен белү.

Сүзлек белән эшли белү

Дәрестә үткәнне кабатларга.





48



,,Яңа ел бәйрәме" темасына җөмләләр төзү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

дәресе.

1



1.Дөрес әйтү: ул, аның, аңа, аны, аннан, анда.

2.Яңа ел турында сөйләшү.

3.Без- мәктәп... булдык.

Безнең мәктәп(б).... бәйрәм булды.

Яңа ел бәйрәм... күңелле үтте.

Яңа ел бәйрәм.... күңелле булды.



Җөмләләрне чагыштыру.













Җөмләдә сүз тәртибе.

Җөмләләрнең аермасын күрү.

Дәрестә үткәнне кабатларга.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал