7


  • Учителю
  • Ачык дәрес Дару үләннәре(4 сыйныф)

Ачык дәрес Дару үләннәре(4 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала























Ачык дәрес.

Дару үләннәре



4 нче сыйныф уку дәресе

( рус төркеме)

































Яңа Чишмә районы

Черемухово урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рамазанова Алинә Рифкать кызы













Дәрес темасы: Дару үләннәре



Дәрес төре: Яңа тема



Максат:



1. Укучыларны фәнни - гамәли эш алымнарына, эзлекле фикерләргә, чыганаклардан иң әһәмиятле материалларны сайлап ала белергә өйрәтү.

2. Дару үләннәренең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы, аларның үсү һәм яшәү зоналары турында кызыклы мәгълүмат туплау, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү.

3. Табигатькә , үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

Мультимедиа проекторы, компьютер, гербарий һәм укучыларның иҗади эшләре: "Кычыткан". "Тузганак", "Бака яфрагы", "Мәтрүшкә", "Үги ана яфрагы"



Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк - Казан: Мәгариф, 2010, 39-40 б.





Дәрес барышы.

I. Оештыру

  1. Исәнләшү

Чылтыр, чылтыр кыңгырау

Чакыра безне дәрескә.

Без аны ишетәбез

Һәм дәрескә керешәбез. (слайд №1- урман)





  1. Дежур укучы белән әңгәмә

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Сыйныфта барыгыздамы?

II. Актуальләштерү

Фонетик күнегү ( слайд № 2- фонетик күнегү)

Ү - үс - үсә - үсәләр

Ү - үлән - үләннәр

- Бик яхшы укучылар.

Әйдәгез, бу сүзләрнең русчага тәрҗемәсен искә төшерик.

- Укучылар, бу сүзләр белән җөмләләр уйлап әйтегез әле.

III. Өй эшен тикшерү

  • Хәзер елның кайсы вакыты? (слайд №3- көз рәсеме)

  • Табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (слайд №4 - кошлар китэ)















"Парын тап" уены. (слайд №5 - көз рәсеме)

Ачык дәрес Дару үләннәре(4 сыйныф)Ачык дәрес Дару үләннәре(4 сыйныф)Яфракларга язылган сүзләрдән җөмләләр төзү. (Тактага магнитлар ярдәмендә беркетелгән яфракларга язылган сүзләр куела)

Ачык дәрес Дару үләннәре(4 сыйныф)















Ачык дәрес Дару үләннәре(4 сыйныф)Ачык дәрес Дару үләннәре(4 сыйныф)



Ачык дәрес Дару үләннәре(4 сыйныф)











IV. Яңа тема белән таныштыру

Укучылар алдына максат кую. (слайд №6- табигать - яшел аптека һәм природа- зеленая аптека җөмләсе языла)

  • Укучылар, сез "Табигать - яшел аптека" дигәнне ничек аңлыйсыз?

  • Укучылар, хәзер мин сезгә ребуслар таратам, сез шул ребусларның җавабын тапкач, бүгенге дәресебезнең темасын белерсез.

  • Слайд №7 (ребус)

  • Слайд №8 (Дару үләннәре-лекарственные травы)

Әйе, безнең бүген өйрәнеләчәк тема : "Дару үләннәре". Без бүген аларның татарча исемнәрен өйрәнербез, аларның файдасы һәм аларның кайда үскәннәре турында белербез. Халык:"Үсемлекләр безне ашата-эчертә, киендерә, дәвалый,"- дип әйтә. Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә.

-Сез нинди дару үләннәре беләсез?(слайд №9- ботенесе слайдта була)

(Слайд шоу №9-№16 кадәр күрсәтелә. Дару үләннәрен күреп тану өчен күнегү.)

-Укучылар хәзер без сезнең белән "Дөрес тәрҗемә ит" уены уйнап алабыз. (слайд №17)

"Дөрес тәрҗемә ит" уены

кычыткан подорожник

мәтрүшкә одуванчик

бака яфрагы мать-и-мачеха

тузганак душица

үги ана яфрагы крапива

V.Ныгыту. Дәреслек белән эш. (слайд №18- китаптагы текст языла)</</p>

Укучылар дәреслекнең 39 нчы битен ачабыз, 1 нче күнегү.

  1. "Дару үләннәре" хикәясе

а) текстны тыңлау



б) текстны чылбырлап уку һәм тәрҗемә итү

  1. Диалог төзү.

Укучылар дару улэннэре турында диалог төзегез әле.

VI. Физминутка.

VII. "Сорау - җавап уены"

У.: ребята как скажем , что лекарственные травы очень полезны.

Б.:

У.: спроси у друга какие лекарственные травы он знает.

Б.:

У.: от чего полезна дущица?

Б.:

У.: как спросишь ты собираешь лекарственные травы.

Б.:

У.: ты любишь чай из лекарственных трав?

Б.:

-Ребята давайте мы с вами попьем чай из лекарственных трав.

(Урман тавышы астында үлән чәе эчү. Кунакларны сыйлау (музыка)

VIII. Йомгаклау

а) Йомгаклау әңгәмәсе

-Балалар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Нинди яңа сүзләр өйрәндек (слайд №19)

Дару үләннәрен үз вакытында җыярга, аларны күләгәле җиләс урында киптерергә кирәк, табиб белэн кинэшлэшеп кулланырга, шәһәрләрдән ,заводлардан, юллардан ерак урыннарда гына җыярга кирәк.

ә) Укучыларның эше бәяләү. Билгеләргә комментария бирелә.



VIII. Өй эше. (слайд №20)

Дару үләннәре турында табышмаклар табарга, рәсемнәр ясарга.

IX. Саубуллашу. (слайд №21)







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал