7


  • Учителю
  • Ачык сыйныф сәгате 'Ул көннәрнең даны мәңгелек'

Ачык сыйныф сәгате 'Ул көннәрнең даны мәңгелек'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе


Ул көннәрнең даны мәңгелек
2,4 сыйныфлар өчен






Класс җитәкчесе:Замалтдинова Л.Н.
Ул көннәрнең даны мәңгелек
Максат: 1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш

кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын

күрсәтү.

2. Укучыларны фикер йөртүгә өйрәтү аша сугыш ветераннарына

хөрмәт - ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык

хисе тәрбияләү.


Материал: презентация "Ул көннәрнең даны мәңгелек", ветераннар турында материал, шигырьләр, видео материал, музыка "Һәрвакыт булсын кояш",
М.Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре.
Дәрес барышы.

- Укучылар,кәефләрегез яхшымы? Әйдәгез,матур итеп,бер-беребезгә,елмаеп алыйк әле. Бүгенге тәрбия сәгатебезнең уңышлы үтәчәгенә мин ышанам, балалар.
Таң җилләре
Арыш башларыннан
Чык бөртеген коеп искәндә,
Тыныч күңел белән колхозчылар
Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,
Илебезнең армас эшчеләре
Төнге сменадан кайтканда,
Кара диңгез өстен таң нурлары
Ак яктылык белән япканда,-
Фашист пиратлары
Илебезнең
Гадел тынычлыгын боздылар;
Карак эт шикелле,
Качып-посып,
Чигебезгә борын суздылар.
- Җәйге матур төн. Сызылып кына таң атып килә. Тирә-юньдә үзәкләрне өзәрдәй кошлар сайравы. Бу 1941 елның 22 июнь таңы. Туган илебезгә немец илбасарлары һөҗүм иткән көн.
- Әниләренә сыенып,тәмле төшләр күреп,нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар... Ә шушы вакытта Германия сугыш игълан итмичә безнең илебезгә һөҗүм итә. Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы бердәм күтәрелеп дошманга каршы чыга. Бу сугыш - Бөек Ватан сугышы дип атала.
- Балалар,ә сезнең Бөек Ватан сугышы турында ишеткәнегез бармы?
- Ул озак барганмы?
- Сез бу сугыш турында кайдан ишеттегез?(Балаларның җаваплары тыңланыла)
- Әйе,укучылар,бу сугыш турында безгә дәү әниләребез,дәү әтиләребез,
әти-әниләребез сөйли. Тагын без кинофильмнар карыйбыз,китаплар укыйбыз. Безнең мәктәп музеенда да Бөек Ватан сугышы елларына багышланган экспонатлар бар.
Сугыш еллары бик авыр еллар була. Бу дүрт ел дәвамында куп шәһәрләр, авыллар,завод-фабрикалар җимерелә,миллионлаган кешеләрнең гомерләре өзелә. Бу елларда бик күп балалар ачлыкта яшиләр,ятим калалар. (Балалар шигырьләр сөйлиләр)
1 укучы: Сугыш...
Шушы сүздән хәтта алмагачлар
Уйчанланып калды ул көнне
Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,
Калтыранып куйды ул көнне.

2 укучы: Сугыш...
Моннан зуррак хәвеф,зуррак афәт
Булдымы икән җирдә тагын да
Ач балалар килә күз алдыма
Шул сүз ишетелгән чагында.
Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Безнең өч авылдан ----- кеше сугышка китә. Сугыштан туган авылыбызга барлыгы ---- кеше генә әйләнеп кайта. Ләкин ветераннарыбыз-ның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә 3 ветераныбыз исән-сау. Алар: Сибгатуллин ..... ,
Садыков Ахат .... ,
Залалтдинов Фатих ......
-Әйдәгез, алар турында бераз тыңлап китик.

1 нче укучы Сибгатуллин .... бабай турында сөйли.

2 нче укучы Садыков Ахат.... бабай турында сөйли.

- Безнең солдатларыбыз батырларча дошманга каршы торган вакытта,тылда калган әниләр,әбиләр, балалар сугышка киткән туганнарына булышу өчен бик күп эшлиләр.
-Әйдәгез, алар турында бераз тыңлап китик.
(Видео карала)

-Авыр сугыш елларын шагыйрьләребез шигъри юлларда, композиторларыбыз,
рәссамнарыбыз үзләренең иҗатларында чагылдырганнар.
-Балалар,сез бу күргәзмәдә таныш йөзләр күрмисезме?
-Әйе,Бөек Ватан сугышы геройлары Муса Җәлил,Абдулла Алиш портретлары бар монда. Алар да сугышта булганнар,дошманнарга каршы көрәшкәннәр һәм кире әйләнеп кайтмаганнар. Без сезнең белән аларның бик күп әсәрләрен уку дәресләрендә өйрәнәбез. М.Җәлил дә сугышта катнашкан,фашистлар кулына әсирлеккә эләккән. Ул Моабит төрмәсендә утырган да иҗат иткән,шигырьләр язган. Анын бу шигырьләре, күп еллар узгач та,төрле юллар белән туган илебезгә кайткан һәм "Моабит дәфтәре"дигән китап булып бастырылган.
-Әйдәгез, Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыренә инсценировка карап китик.
( Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре)
- Безнең илебез ел саен 9 майда Җиңү көнен бәйрәм итә. 1945 елның 9 нчы Май көне-ул сугыш беткән көн. Җинү көне. Ул җиңү көненнән сон инде 70 ел гомер утеп бара. Шулай да без ул көнне зурлап,күңелле итеп, сугышта катнашкан туганнарыбызны искә алып уздырабыз. Әйдәгез,без дә Җиңү бәйрәме турында шигырьләребезне сөйлик әле.
1 укучы: Бәйрәмнең тагын да
Матуры,олысы.
Кояшлы май кебек
Яктысы,җылысы.
Бабамның сугышта
Кан коеп алганы-
Зур Җинү бәйрәме
Дигәне бар әле.

2 укучы: Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч
Булсын бөтен ил тыныч!
3 укучы: Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш
Безнең теләк якты,матур
Тыныч хезмәт һәм тормыш.

4 укучы: Дәшәбез сезгә,өлкәннәр,
Без-дөнья балалары!
Балаларның сарылары,
Аклары, каралары.
6 укучы: Сез "чәчәкләр",-дисез безне,
Чәчәкләр сулмасыннар.
Җир йөзендә бәхетсезләр,
Ятимнәр булмасыннар!
7 укучы: Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез.
Без сездән Тынычлык белән
Бәхет таләп итәбез!
- Сез якты,матур мәктәпләрдә укысын өчен,әти-әниләрегез эшләсен өчен, барыбыз да бәхетле яшәсен өчен,балалар елмайсын өчен,күк аяз булсын өчен җир шарында тынычлык кирәк.
- Әйдәгез,бүгенге дәресебезне тынычлык турындагы җыр белән тәмамлыйк.
"Һәрвакыт булсын кояш " җыры күмәк башкарыла.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал