7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку

Конспект урока по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Максат: 1. Тамыр һәм кушымча турында белемнәрне ныгыту.

  1. Укучыларның фикерләү, чагыштыру сәләтләрен үстерү.

  2. Туган телгә мәхәбәт тәрбияләү

Җиһазлау:


Дәреснең барышы.


I.Оештыру моменты.


Укучылар дәфтәргә число, сыйныф эше язабыз.

Экрандагы хәрефләр нинди кагыйдәгә туры килә?

О-ы ө-е э-е

Болын көзге эссе


Матур язу .


II. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.


Укучыларга рәсемнәр күрсәтелә:

Рәсемнәргә карап җавап бир. Нәрсә ?Кем?


Гармун, гармуннар, гармунчы


- Бу сүзләрнең мәгънәләре уртак булган кисәкләрне тап һәм асларына сыз.

- Ул сүз тагын мәгънәле кисәкләргә бүленәме?(Юк.)

- Тагын яңа сүзләр таба аласызмы?

- Уртак кисәкләр һәр сүзнең кайсы урынында килгән? (Уку­чылар җавабы).

-Ул нәрсә дип атала?

-Нәрсә ул тамыр?

-Тамырга нәрсәләр ялгана?


III. Куелган проблеманы чишү.


- Димәк, укучылар, безгә сүзләрнең составын тикшерергә кирәк. дип атала. Мәгънәләре охшаш сүзләрнең сүз башындагы уртак кисәге тамыр була. «Юл» сүз нең "туганнарын" язып чыгабыз. Барлык сүзләрнең уртак кисәкләре астына сызыгыз.

Юлчы юлдан

Юлсыз юлда

Юлдаш юлның

Юллый

- 1 нче баганада сүзләр ничек ясалган?

- 2 нче баганада сүзләр ничек ясалган? Кагыйдә өйрәнүне камилләштерү.

"Юл" тамырыннан яңа мәгънә бирүче сүзләрне билгеләгез (I - баганада-яңа сүзләр, II баганада - төрләнгән сүзләр). Рус телендә без бер тамырдан ясалган сүзләрне "однок ренные слова" дип өйрәндек. Тамырны (корень) табарга өйрәндек. Бер үк тамырдан ясалган сүзләрне тамырдаш сүзләр дип атыйбыз.

Физкультминутка үткәрү.

.


IV Яңа материалны ныгыту.


а) Дәреслек белән эшләү: 77нче күнегү

б) Төркемләп эшләү. Дифференциаль якын килү.


I группага - бирелгән тамырдаш сүзләрнең тамырларына сыз:

Сүзче

сүзлек

сүзлекчә

сүзле

сүзсез

II группага. - пыяла сүзенә тамырдаш сүзләрне яз.

III группага - УРМАН сүзенә тамырдаш сүзләрне яз, шул сүзләрне кертеп җөмләләр төзе.


г) Дидактик уен. Кайсы сүз артык. Ни өчен?


Баллы су

Балдак сусыз

Балсыз сумала


д) Текст белән эшләү.


«Безнең якларда урман (-нар, -да, -лы) күп. Ә менә безнең авылга ул иң якыны. Урман (-сыз, -да, -нар) кып-кызыл булып кура җиләге, җир җиләкләре үсә, матур итеп кошлар сайрый, төрле җәнлекләр яши. Ерак түгел урман (-лык,-чы,-сыз) йорты бар. Урман (-чы, -да) бабай безне һәрвакыт үзе янына алып килә. Безгә урманнар (-ны, -сыз) сакларга киңәш итә»


VI, Йомгаклау.


- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек. (Укучы­лар җавабы).

Укучыларның белемнәрен анализлап, билгеләр куела. Кыңгырау шалтырый.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал