- Учителю
- Урок
Урок
Суалчан -оялчан
Яшәгән бер суалчан
Булган бик-бик оялчан.
Оялганга кояштан
Ул җир астына качкан.
Җир астыннан юллар ясап,
үз эшен эшләп йөргән.
Коры-сары, балчык ашап,
үз көнен үзе күргән.
Ә бер көнне суалчан
Яңгыр белән дуслашкан.
Яңгыр, яу-яу, дия-дия,
Көне буе шуышкан.
Яңа дусты табылуга
Яңгыр да бик сөенгән.
Икәү биегәннәр алар
Шаян яңгыр көенә.
Тик иртәсен кояш чыгып,
Бөтен эшне бозган, ди.
Безнең оялчан суалчан
Җир астына сызган, ди.
Тик еракта дусты булу
аңа дәрт-дәрман биргән.
җир дуска ярдәм итим, дип,
Туфрак йомшартып йөргән.
Аның бу файдалы эшен
үсемлекләр хуплаган.
Рәхмәт суалчанкай, диеп,
Кешеләр дә мактаган.
Үз илеңдә солтан бул, дип
Киңәш биргән Җир-ана.
Мин дә кирәкле икән, дип
Суалчан бик куана.
Закирова Ильвина,
Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясенең 1нче сыйныф укучысы