7


  • Учителю
  • Ә бәхет була хезмәттә! Ведь счастье в труде!

Ә бәхет була хезмәттә! Ведь счастье в труде!

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: «Ә бит бәхет була- хезмәттә».

Максат: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.

Материал, җиһаз:видео "Сабан туй күренеше", һөнәрләр турында слайдлар, шигырь һәм табышмаклар,мәкалләр, рәсемнәр "Мин үскәч, кем булырга телим?", "Гаиләм һөнәрләре" темасына презентация,милли татар киемнәре.

сөлге белән түгәрәк икмәк,авыл пиче;солдат пилоткасы, руль, космонавт баш киеме,хоккей палкасы.


Тема: «Ведь где труд -там и счастье».

Цели: познакомить детей с некоторыми видами профессий; показать значение трудовой деятельности в жизни человека; воспитывать уважительное и доброе отношение к людям труда.

Оборудование: рисунки людей разных профессий, национальные татарские костюмы,солдатская пилотка, руль, головной убор космонавта, палка хоккеиста.

Бәйрәм барышы.


"Сабан туй күренеше" видео.

Балалар милли татар киемнәренә киенеп, колгага бәйләнгән яулыклар тотып җырлый-җырлый сабан туйе мәйданына киләләр.

Сабан туе - хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе, шул;

Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,

Бәйрәм итик көн буе.


1 укучы:

Табигать - тиңсез хәзинә, МинсафинаА.

Төп байлыгы - кешеләр.

Җир - ана гүзәл булсын өчен,

Бик күп көч түгүчеләр.


Н.Ильнара

- Хезмәтләре җир белән бәйләнгән һөнәрләр -комбайнчы, тракторчы, шофер, терлекче.

Тракторчылар, комбайнчылар, шофёрлар - авыл хуҗалыгы эшчеләре. Тырышып эшләгән кешене зурлыйлар, хөрмәтлиләр.

М. Айдар

  • Профессии связанные с землёй: животноводы,комбайнёры,шофёры. Эти профессии достойны уважения!

1 укучы

Илназ абый тракторчы.

Эшен ул ярата.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәр тарафта. Абдрахимов А.

2 укучы

Тракторчы һөнәре

Эшнең катлаулы төре.

Тырышлык, тәҗрибә сорый

Мул уңышның сере. Арсланов Л.

3 укучы

Орлык чәчә Радик абый

Йомшак туфракка.

-Күкрәп үссен кырларда, -ди,

Арыш, бодай, арпа. Бапышов М.


4 укучы

Җый, комбайнер, җый

Иген уңышын!

Чәчәккә бизә

Илнең тормышын.

Арыш башлары

Түбән иелгән.

Дулкынлана ул

Җәйге җил белән. Гараев А.


Җыр "Чайкала иген кырлары"


Харун:Информацияо том как пекли хлеб.(подает Эльвире хлеб)

1 укучы

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу-

Күпереп пешкән арыш икмәге. Мингалиев Ш.

2укучы

Испеку я хлеб домашний

Из просеянной муки,

Чтобы было в доме счастье,

И спокойно дни текли.

На здоровье люди ешьте,

Получайте, толь добра!

В этом хлебе столько счастья,

Я не зря его пекла. Абдульманова Э.

3 укучы

Икмәк - игенченең җан җылысы,

Җир анарга кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Закиров В.


Кулына сөлге белән күпереп пешкән түгәрәк икмәк тотып.

(Остаются стоять)

Н.Ильнара:

  • Әйе, игенче хезмәте - бик кирәкле, мактаулы, җаваплы хезмәт. Без хәзер мул яшибез. Шулай да ипине кадерләргә кирәк, аны ташларга ярамый.

Укучылар, эш сөйсәгез, тырыш булсагыз, табыныгыз һәрчак мул булыр. Шушы түгәрәк ипидән дә килеп торыр бал тәме, килеп торыр май тәме.

М.Айдар:

  • Труд хлебороба- почётный нужный труд. Сейчас мы живём хорошо! Но нельзя к хлебу относится плохо, хлеб надо беречь! Если вы любите трудиться, стол у вас будет полон еды. И каравай хлеба будет вкусным.


Кызлар:

- Әй кызыгам әтиемдәй

Комбайнчы булырга. Б.Альбина

Гөрләп үскән игеннәрне

Урырга да урырга. Г.Алсу

Әтиемнең эшләгәнен

Чыгам карап торырга. Я.Дарья

Ә хәзергә кирәк миңа

Укырга да укырга . Ш.Камила

- Укытучы булыйммы әллә? -

Диям апага карап. А. Эльвира

- Матур прическа ясыйммы

Чәчләрегезне тарап? В.Алсу


1 укучы

Һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр Галимов А.

"Алтын куллы", - дисеннәр.

2 укучы

Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофёр булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем. Мифтахов Р


Песня «Шофёр»

1 укучы:

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне-

Бик күп кешеләр кия. Исраилжанова М.

Н.Ильнара:

Тегүче булыр өчен үлчи, кисә, тегә, тукымаларны төрләргә аера, аларның үзлекләрен белергә, төрле эш кораллары белән эш итә белергә өйрәнергә кирәк. Алар төрле һөнәр ияләренә дә костюмнар әзерлиләр.

М.Айдар:

Чтобы быть хорошим портным надо уметь шить на швейной машине,знать свойства разных тканей, придумывать разные модели и фасоны одежды, работать с ножницами.


2 укучы:

Малайлар, юкка сез

Доктордан куркасыз.

Бик әйбәт ул, димен:

Әнием бит ул минем! Мифтахов Р

Н.Ильнара:

- Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Без авырган чакта гел табиб янына барабыз. Табиблар төрле була: күз табибы, теш табибы, колак-тамак-борын табибы, эчке авырулар табибы. Балалар өчен дә аерым табиб бар. Ул - "педиатр" дип атала. Табиб кеше авырган кешегә һәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш.

М.Айдар:

Одна из важных профессий на земле -это профессия врача. При болезни мы обращаемся к доктору. Доктора бывают разные: терапевт, хирург,окулист, отоларинголог, стоматолог.


3укучы:

- Ә менә минем апа

Конфет-прәнник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә. Абдыкааров Н.


Н.Ильнара:

Бу һөнәр иясе булырга теләгән кешегә математика фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Ул акча белән эш итә. Сатучы тиз һәм дөрес итеп исәпләп , сатып алучыларга тиешле акча һәм продуктны тапшыра. Сатучы булып эшләгән кеше дөрес итеп аралаша да белергә тиеш.

М.Айдар:

Продавец хорошо должен знать математику. Уметь общаться с покупателями.

Җыр "Без килдек мәктәпкә"

1 укучы

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Укытучы апам көткәнен. Гиниятуллина А.


2 укучы

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Камышлыда - алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Самарда - төзүче. Шайхутдинова К.


Н.Ильнара:


Һөнәрләр безнең бик күп. - Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да .... белемне УКЫТУЧЫ бирә.


М.Айдар:


На свете много профессий, но чтобы стать кем то, надо хорошо учиться в школе. Знания детям даёт учитель.


Н.Ильнара:

- Әйдәгез, һөнәрләр турында табышмаклар чишик.


М.Айдар:

- А теперь- загадки о профессиях.


1 укучы:

Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу,

Илдә һөнәрле булу -

Ак бәхетләр түгелме? Гараев А.

2 укучы:

Пыяла күзен көйли дә

Бер генә йомып ала - Фотограф

Сезне истә калдыра.

Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара? Козлов Р.

3 укучы:

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, винегретлар

Әзерләп, безне сыйлый? Повар (пешекче). Ягрушкина Д.

4 укучы:

Без ут белән көрәшергә тиеш, -

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр -

Әйтегезче, без кемнәр? Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар). Юсупов Р.

5 укучы:

Хат , газета - журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Аны өлкәннәр ярата. Почтальон. Вяткина А.

6 укучы:

У.: Батыр һөнәр бар җирдә -

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине - һәркемне

Дошманнардан яклаучы Солдат. Валеев Р.

7 укучы:

Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе. Архитектор. Кочикаев У. 8 укучы:

Кто пишет нам

Сказки, рассказы, басни?

Кто мир читателя

Делает прекрасней? Писатель. А. Ксения


Н.Ильнара:

- Балалар, сез үзегез дә кечкенәдән үк, үскәч кем булу турында уйлыйсыздыр, әйеме? Әйдәгез, Роберт Миңнуллинның «Малайлар сөйләшә» шигырендәге малайларны тыңлап карыйк әле.


М.Айдар:

- Ребята, а вы когда вырастите, кем хотели бы быть? Давайте послушаем разговор мальчиков.


1 малай: Мин үскәч абый булам,

Аннары бабай булам. Абдрахимов А.

2 малай: Ә мин бабай булгач та,

Гел әйбәт малай булам! Кочикаев У.

3 малай: Үскәч кем буласымны,

Мин әле әйтми торам! Галимов А

4 малай - Мин батыр солдат булам! Валеев Р.

5малай: - Ә мин космонавт булам! Арсланов Л.

6 малай: - Ә мин Гата Камский кебек

Шахматта җиңеп чыгам! БапышовМ.

7 малай: - Мин Рудольф Нуриев кебек

Булам оста биюче! Козлов Р.

8 малай: - Ә мин Третьяк булам да,

капкада сакта торам. Г. Артур


9 малай: - Ә мин кибетче булам,

яисә эшче булам. Абдыкааров Н.

10малай: - Ә мин аучы булам да,

Көн дә йөрим ауларга! Мингалиев Ш.

11 малай: - Ә мин начальник булам да,

йөрим иномаркада. Хакимов Б.

12 малай: - Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга Закиров В.


Ведущие спускаются вниз.


1 укучы:

Показали нам ребята,
Кем мы можем стать когда-то,
Но и это не предел,
На Земле так много дел. Хакимов Б.

2укучы:

Надо лучше нам учиться,
В жизни всё нам пригодится.
Все работы хороши,
Лишь работай от души! Харисов Э.


Н.Ильнара:

- Әйе, балалар, нинди генә һөнәр сайласагыз да, яхшы кеше булып калыгыз!


М.Айдар:

- Ребята, какую бы профессию вы не выбрали, вы должны оставаться хорошими людьми.


Н.Ильнара:

  • Сез эш, һөнәр турында нинди мәкалләр беләсез икән? Мин мәкальнең башын әйтәм, сез тәмамлагыз.


М.Айдар:

  • Какие же вы пословицы знаете о труде?

Н.Ильнара

Егет кешегә (җитмеш төрле һөнәр дә аз.)
Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс.)
Һөнәр утта янмый,( суда батмый торган хәзинә.)

Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата)
Һөнәрле үргә (йөзәр).
Оста кулда (һөнәр бар.)

Һөнәр - кулдагы (алтын беләзек).

1укучы:

Ал кояш күгебездә,

Нур балкый йөзебездә.

Сәлам бирик- күпме кунак килгән

Бүген мәктәбебезгә Богданова А.

2 укучы

Әти - әниләр гел эштә,

Без укыйбыз мәктәптә.

Уку зур хезмәт икәнен

Һәркем белә, әлбәттә! Файзутдинов С.


Н.Ильнара:


Бүген бездә кунакта -журналист "Бердәмлек" газетасының әдәби хезмәткәре Алия Арсланова.

М.Айдар:


  • Сегодня у нас в гостях журналист газеты "Бердәмлек" Алия Арсланова.


Выступление журналиста газеты "Бердәмлек" Алии Арслановой....

(Алия Арсланова -үзенең һөнәре турында. )

Алия Арсланова : Сезнең әти-әниләрегез дә, балалары өчен, тормышны яхшы итү өчен тырышып эшлиләр. Ә сез аларның һөнәрләре турында беләсезме?

Журалист Алия Арсланова берёт интервью у родителей....

Выступление родителей: 1)Юсупова Ряшита Рафаиловича.

2) Гараевой Риммы Сагитовны.

Музыкальный подарок от Гараевой Риммы Сагитовны.

1укучы:

Рәхмәт сезгә, әти - әниләр,

Матур чыгышыгыз өчен!

Һәрчак тоеп торабыз без,

Тырыш кулыгыз көчен Г.Элина.


М.Айдар:

- Директором нашей с вами любимой школы "Яктылык"является Радик Рафгатович.

(Рассказывает о своей профессии, пожелания детям. Вручает родителям благодарственные письма)

Н.Ильнара:

Озакламый сез дә зур үсәрсез. Зур үскәч белемле яхшы табиб, укытучы, шофёр, сатучы, тегүче булырсыз. Ә әлегә аның өчен мәктәптә тырышып укырга кирәк, тәртипле эш сөючән булырга.Ә бит бәхет була- хезмәттә.

М.Айдар:

Ребята! Вы тоже когда-то станете взрослыми; будете врачами учителями,продавцами, швеями, водителями,но вы должны сейчас ещё в школе учиться хорошо, быть прилежными и трудолюбивыми.Ведь где труд -там и счастье.


Бәйрәмнең йомгаклау өлеше укучылар, укытучы һәм әниләр көче белән әзерләнгән чәй табыны артында үтә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал