7


  • Учителю
  • Юл «с» хәрефе Татар тле 1 класс

Юл «с» хәрефе Татар тле 1 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Елмайган кояшкебек?(күтәренке кәефлеләр кул чаба)Бераз болыт капладымы? (төшенкерәк кәефлеләр булса,кул чабалар)Киттеме яңгырсибеп?(начар кәефлеләр өчен)-Күрәм,кәефегезбик яхшы,болай булгач, без дәрестә күп нәрсәләр өйрәнербез.Хәзер бер- беребезгәка
предварительный просмотр материала

Переспектив башлангыч мәктәп" укыту- методик комплекты буенча 1 нче сыйныфта татар теленнән үткәрелгән дәрес конспекты

Тема: Юл « с » хәрефе

Максат:

өйрәтү:Укучыларның хәтерендә юл « с » хәрефенең күрмә - хәрәкәт об-разын формалаштырып аны алгоритм буенча язарга һәм хәрефләрне астан, өстән, уртадан дөрес тоташтырырга өйрәтү.

үстерешле:Укучыларда аналитик - синтетик фикерләү эшчәнлеген, фо-нематик ишетү, сүздәге өйрәнелә торган авазны аны чагырдыручы хәрефкә һәм хәрефне авазга күчерү күнекмәләрен үстерү.

тәрбияви: Сөйләм эшчәнлегенең төре буларак язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып белү мотивы тәрбияләү.

Җиһазлау: " Перспектив башлангыч мәктәп" укыту- методик комплекты «Әлифба»-2 нче язу дәфтәре. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова, Казан "Мәгариф-Вакыт" 2012.;тема буенча презентация, фишкалар, хәреф өлгеләре

Материал: «Әлифба»-2 нче язу дәфтәре. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова, Казан "Мәгариф-Вакыт" 2012. "Әлифба"-Методик кулланма И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова, Казан "Мәгариф-Вакыт" 2012

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Дәрес төре: катнаш.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.(слайд 2)

-Укучылар, кәефләрегез ничек?

Елмайган кояш кебек?(күтәренке кәефлеләр кул чаба)

Бераз болыт капладымы? (төшенкерәк кәефлеләр булса ,кул чабалар)

Киттеме яңгыр сибеп?(начар кәефлеләр өчен)

  • Күрәм,кәефегез бик яхшы,болай булгач, без дәрестә күп нәрсәләр өйрәнербез.Хәзер бер- беребезгә карап елмаеп алыйк та ,дәресне башлыйк

  1. Уку мәсьәләсен кую һәм актуальләштерү

-Балалар, безгә бу дәрестә бик тә игътибарлы булырга кирәк, чөнки без та-гын бер сыйныфташыгызның исемен язарга өйрәнербез һәм сез үзегезнең « Сыйныфташым »блокнотына дөрес итеп язма хәрефләр белән аның исемен язып куя алачаксыз. Әйдәгез, хәзер игътибарлылыгыгызны ачыклап алыйк.

1. « Уйлап кара » уены ( слайд 3 )

З с н а м

  • Балалар, монда кайсы хәреф артык һәм ни өчен? Берничә вариантын табыгыз.( « З » хәрефе артык, чөнки ул баш хәреф, калганнары юл хәреф-ләр; а хәрефе артык, чөнки ул сузык аваз хәрефе , башкалары тартык аваз хәрефләре; « с » хәрефе , чөнки без аны яза белмибез, ә калган хәрефләрне язарга өйрәндек.)

  • -Балалар, димәк, без бүгенге дәрестә кайсы хәрефне язарга өйрәнергә тиеш булабыз инде?

-Юл « с » хәрефен

2. « С » хәрефе һәм [с] авазы турында кабатлау

-Әйдәгез әдәби уку дәресен искә төшерик . « С » хәрефе турында кем сөйләп китәр икән? Ә калганнар игътибар белән тыңлый ,кирәк булса төзәтмәләр кертергә әзерләнә.

- « С » хәрефе [с] авазын белдерә, парлы саңгырау тартык аваз хәрефе , пары -з ( слайд 4 )

3.Кулны язарга әзерләү күнегүләре

- Әйдәгез, кулларыбызга перчатка киик тә кар атышлы уйнап алыйк (слайд5)

4IV. Яңа белем ачу

1.Укучылар хәтерендә хәрефнең күрмә образын формалаштыру.

-Балалар, дәфтәрнең 26 нче битен ачып рамкага алынган хәрефләрне табыгыз .Басма юл « с » хәрефе астына сары, язма « с » астына зәңгәр фишка куегыз

-Чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын табыгыз.

-Зәңгәр рамкага алынган язма хәрефне яхшылап өйрәнегез.

- Бу элементны без кайсы хәрефләрдә очраттык?

-Дәфтәрнең өске уң як почмагыннан бу элементны табып билгеләгез.

-Күршегезнең эшен карагыз.Ул дөрес эшләгән дип уйлыйсызмы?

(хаталар булса, төзәтү)

-Ә хәзер кирәкле өлгеләрне табып « с » хәрефен төзеп карагыз.

-Дөреслеген ачкыч ярдәмендә тикшереп чыгыйк.

(Бу хәрефне төзү өчен 20 нче өлге кирәк, зурлыгын дифференциаль төзү өчен 42, 40 ( 41), 21, 24 нче өлгеләрдән дә файдаланырга була, дөреслеге дәфтәрнең 32 нче бите буенча тикшерелә)

-Бер таякчык өстәп бу хәрефне нинди хәрефкә үзгәртеп була? Кем төзеп бетергән, иптәшенә булыша ала . (с - э) (слайд 6)

2. Укучылар хәтерендә хәрефнең күрмә-хәрәкәтле образын формалаштыру.

-Булдырдыгыз, балалар.Игътибарны экранга юнәлтик һәм юл « с » хәре-фенең кайдан башлап язылганын ачыклыйк.(слайд 7)

-Әйдәгез, бергәләп юл « с » хәрефен язу эзлеклелеген төзеп карыйк. (1 укучы язу алгоритмын сөйли, укытучы һәм калган укучылар булыша, укытучы тактага хәрефне яза)

Өске сызыктан бераз астарак яза башлыйбыз. Уңнан сулга таба, өске сызыкка тидереп, ярымовал язабыз.(1). Аны аска төшерәбез (2), аскы сызыкка тиде-реп, уң якка түгәрәклибез.(3)

Уңнан сулга (1), аска (2), уңга (3)

- Ә хәзер мин сезгә хәрефне тактлап язу алгоритмын күрсәтәм. Игътибар белән тыңлагыз. (Тактада эшләү)

  1. Физкультминут -юл с хәрефен имитацияләү күнегүләре .(слайд 8 ) ( слайдтагы ручкага ук белән басып хәрәкәтләндерү)

-Балалар, әйдәгез, парта кырыйларына чыгып басып бу хәрефне һавада язып карыйк:

-баш белән язабыз;

-гәүдә белән;

-уң (сул) терсәк белән;

- имән бармак белән;

-ике кулның да имән бармаклары белән берьюлы

- хәрефләрне күз белән йөртеп чыгабыз;

-ручканы дөрес итеп тотып хәрефне йөртеп чыгабыз;

V. Беренчел ныгыту.

1. Дөрес утырып язу кагыйдәләрен искә төшерү

-Балалар, Алсу язу дәресендә нинди кагыйдәгә таянып эшли?Әйдәгез, без дә бу кагыйдәне искә төшерик һәм аны үтик. (кушымта-№1)

-Дәфтәрнең 26 нче битендәге зәңгәр рамкада эшли башлыйбыз.(« с » хәрефен язу алгоритмын бергәләшеп кабатлап языла)

2.Дәфтәрдә эш

-Дөрес торышны бер юлны язып бетергәнче саклап , дөрес итеп язарга өйрәнү кагыйдәсен үтәп(кушымта- №2 )« с » хәрефен бер юл язабыз һәм үзегез иң дөрес язылган дип уйлаган хәреф астына сызыгыз (индивидуаль ярдәм күрсәтелә)

VI. . Яңа белемнәрне куллану, үрнәк буенча мөстәкыйль эшләү, үзана-лиз һәм үзтикшерү

1. Хәрефләрне тоташтырып язу күнегүләре.

-Икенче һәм өченче эш юлына язылган сүзләрне рәттән берәм-берәм укыйбыз, хәрефләрне тоташтыру төрен әйтеп барабыз (2 нче юл -өстән, 3 нче юл астан тоташтыру), дөрес утыру торышын саклап , сүзне хатасыз язу кагыйдәсен искә төшереп язабыз (кушымта- №3)

2.Икедәрәҗәле сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртеп язу.

-Балалар, дәфтәрдәге рәсемнәрне карагыз әле.Нәрсә күрәсез? (сыр, сөт). Аларның икесен дә сыер бирә дип әйтү дөресме, юкмы? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

- Сүзләрне иҗеккә бүлегез, аваз-хәреф схемасын карагыз, авазларга характеристика бирегез.(2 укучы тактада схемаларын төзиләр)

    • ооооооо.......

    [с] [ы] [р] [с] [ө] [т]


-Бишенче эш юлындагы сүзләрне укыгыз, сүзләрнең язылышына игътибар итегез. Бу сүзләр турында нинди фикерләрегез бар? ( Азат- кеше исеме, шуңа баш хәрефтән языла)

3.Сүзләрне дөрес тоташтырып язу.(дөрес утыруга игътибар бирелә, индивидуаль ярдәм )

-Ә хәзер шушы сүзләрне хатасыз язу кагыйдәсенә нигезләнеп язып карагыз.

4. Җөмләне уку һәм язу,схемасын төзетү

-Балалар, җөмләне укыгыз , хатасыз язу кагыйдәсен саклап күчереп языгыз.

-Тәмамлаган кешеләр җөмләнең схемасын төзи. Экранга карап тикшерәбез. (слайд 9)

Кемнең эше хатасыз, кул күтәрәбез.

- Әле генә дәфтәргә язган сүзләрне кулланып схема буенча җөмләләр төзегез.

5.Бизәк-бордюр ясау

-Балалар, бизәктә нәрсә күрәсез?(гөмбә ,әкәм-төкәм)

- Игътибар белән карасагыз, яшеренгән хәреф элементларын күрергә була.

Гөмбә һәм әкәм-төкәм нинди хәреф элементларын яшерделәр икән?

VIII. Эшчәнлеккә рефлексия.

-Дәрес башында без бүген тагын бер сыйныфташыбызның исемен яза белә башлаячакбыз дигән идек.Кем булыр икән ул?

-Дөрес әйтәсез, ул Илүсә.

-Дәфтәрнең 3нче эш юлына бу исемне язып карыйк (укытучы иҗекләп әйтә,балалар язалар)

-Балалар, бүгенге дәрес безгә нәрсә бирде,шуны ачыклыйк ( схема буенча балаларның җаваплары тыңлана)

(слайд 10)

өйрәндем

исемдә калдырдым

Мин белдем

гаҗәпләндем

аңлап бетермәдем

-Укучылар, кәефләрегез ничек?


Елмайган кояш кебек?(күтәренке кәефлеләр кул чаба)

Бераз болыт капладымы? (төшенкерәк кәефлеләр булса ,кул чабалар)

Киттеме яңгыр сибеп?(начар кәефлеләр өчен)

  • Күрәм,кәефегез бик яхшы , сез дәрестә күп нәрсәләр өйрәнгәнсез.Хәзер бер- беребезгә карап елмаеп алыйк та , дәресне тәмамлыйк.


Кушымта.

Һәр язу дәресендә кулланыла торган элементар кагыйдәләрне без үзебезчә атыйбыз:

1.Алсу өйрәткән кагыйдә - дөрес утыру кагыйдәсе

2. Дөрес язарга өйрәнү кагыйдәсе : эчтән хәрефне язу алгоритмын кабатлап бер хәрефне язам һәм үрнәк белән чагыштырам, хатасы булса табам, икенче хәрефне язганда дөресләп язарга тырышам.

3. Хатасыз язу кагыйдәсе: сүзне иҗекләп укыйм, авыз эченнән үз-үземә әйтеп язам,үрнәктәге сүзгә карап тикшерәм.


План -конспектны язу һәм презентация төзү өчен кулланылган әдәбият һәм материал:

1. «Әлифба»-2 нче язу дәфтәре. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова, Казан "Мәгариф-Вакыт" 2012.

2."Әлифба"-Методик кулланма И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова, Казан "Мәгариф-Вакыт" 2012

3.Чулихина А.Е. Анимированный плакат "Письменные буквы русского алфавита"

4.Интернет-сайт ресурслары:





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал