7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе на тему 'Хайваннар дөньсында'

Урок по татарской литературе на тему 'Хайваннар дөньсында'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

« Хайваннар дөньясында»

рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен уку дәресе, 4 нче сыйныф

Рәзинә ИСМӘГЫЙЛОВА,

Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче урта мәктәбенең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

-укучыларга хайваннар исемнәрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

-укучыларның иҗади активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру;

- хайваннарга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Көтелгән предмет нәтиҗәләре:

укучыларга хайваннар исемнәрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү
Предметара нәтиҗәләр :

Регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка нигезләнеп төзи алу;

Коммуникатив: җибәрелгән хаталарны булган белемнәргә нигезләнеп төзәтә алу, башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый алу;

Танып белү : проблемалы биремнәр ярдәмендә телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Шәхси: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә алу, бер- береңә ярдәм итүне аңлату.

Дәреснең төре: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Кулланылган структуралар: ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН, ДЖОТ ТОТС, РЕЛЛИ РОБИН, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, РАУНД ТЭЙБЛ.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.

I. Оештыру өлеше.

а) - Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн, балалар!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн аңа!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн сезгә!

б) Әңгәмә

-Бүген көн нинди?

-Атнаның нинди көне, ничәсе?

- Сыйныфта кем юк?

II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

-Укучылар, хәзер слайдка карыйк. Монда хәрефләр бирелгән. Нечкә сузыкларны сызабыз һәм калган хәрефләрдән сүз ясыйбыз. Дәрес темасын белербез. Бу хәрефләр өстәлләрдә бар. Шунда эшлибез.

Ә х ү а ө й ү в ө а ә н ү н ә а р ү

-Нинди сүз килеп чыкты?

- Бүген дәресебез нинди темага булачак?

-Димәк, бүгенге темабыз: "Хайваннар дөньясында" (йомгаклау дәресе)

III.Актуальләштерү.

1). Фонетик зарядка:

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

- Үткән дәресләрдә без сезнең белән хайваннарны өйрәнгән идек. Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

2). Өй эшен тикшерү. Һәр укучыга хайван исемнәре язылган карточкалар таратыла. МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү. Һәркем үзе, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итә.Карточкалар белән эш:

№1

Куян- _______ Сыер- _________

Песи- _______ Сарык- _________

Тиен- ________ Арыслан-_________

№2

Төлке- ________ Кәҗә-_________

Керпе- ________ Эт-___________

Бүре- __________ Аю-_________

Тикшерү: беренче өстәлдәге №3 укучы беренче карточканы укый,

өченче өстәлдәге №4 укучы икенче карточканы укый.

- Бик яхшы. Хәзер керпе турында сөйләрбез.

- Керпе турында нәрсә беләсез икән тикшереп карыйк әле.

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы

-Керпе мәктәптә яши.

-Керпе урманда яши.

-Керпе кечкенә җәнлек.

-Керпенең энәләре аз. Һ.б.

Үзбәя. Карталарны алып эшләү

IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

1) Кереш әңгәмә

-Хәзер игътибар белән тактага карагыз әле . Сез монда нәрсәләр күрәсез ?

-Аларны ничә төркемгә бүлеп була? Нинди төркемнәргә?

- Кайсылары йорт хайваннары ?

- Кайсылары кыргый хайваннар ?

2) Кайсы артык?

-Ни өчен артык?

3) Ребуслар чишү

4) Хайваннарга характерлы билгеләрне табу

- Беренче номерлы укучы А4 форматындагы битне ала, икегә бүлә, җилкәгә-җилкә укучыга яртысын бирә, алар тагын икегә бүләләр, кара-каршы утыручыга бер кисәген бирәләр, тагын икегә бүләләр.

-ДЖОТ ТОТС структурасын кулланып, шул кисәкләргә хайваннарга характеристика биреп була торган сүзләр языгыз, сүзләр кабатланмасын.

- Хәзер карагыз сезнең өстәлләрегездә хайван рәсемнәре бар, шул рәсемнәр астына сүзләрне багана буенча тезеп чыгыгыз. 1нче № укучы бер хайванга характеристика бирә, 2 нче № укучы икенче хайванга характеристика бирә.

5) Ситуатив күнегүләр. РЕЛЛИ РОБИН структурасы куллану

Спроси у друга

-какие животные живут в лесу;

-видел ли он зайца;

-каких домашних животных он знает?

Скажи что:

-ты любишь зверей;

-у тебя есть кошка;

-в лесу много зверей.

-Тикшерәбез: 3 нче өстәлдәге №4 һәм №3 укучылар , 2 нче өстәлдәге №1 һәм №2 укучылар.

Үзбәя.

V.Физкультминут.

МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы куллану (Буталабыз- туктап калабыз- төркемгә җыелабыз).

- Хайваннарны ничә төркемгә бүлдек? (2 төркемгә, парлашалар)

- Фил сүзендә ничә хәреф бар? (3 хәреф, өчәрләп берләшәләр.)

- Кышын соры, җәен ак. Ул нәрсә? (4 хәреф, дүртәүләп берләшәләр.)

VI.Белем-күнекмәләрне мөстәкыйль куллану.

1) Зоопарк турында

- Кыргый хайваннарны кайда күрергә була?

-Тагын кайда?

Ә хәзер бергәләп карточкалар белән эшләп алыйк. Аннан сөйләшүне дәвам итәрбез.Сингапур структурасы: РАУНД ТЭЙБЛ.

Төшеп калган сүзләрне куярга.

Казанда зоопарк ________. Ул Кабан күле буенда_______. Анда _____ _____ хайван һәм кош бар. Җәнлекләр_________ яшиләр.

Куллану өчен сүзләр: читлекләрдә, бар, меңгә якын, урнашкан.

Тикшерәбез.

-Сезнең зоопаркка барганыгыз бармы?

- Нинди хайваннар күрдегез?

2) Табышмак уку. "Кызыл китап" турында әңгәмә.

-Хәзер син сезгә бер табышмак укыйм.

Ул зур, йонлач, зур башлы, колаклары кечкенә һәм койрыгы кыска. Төсе көрән. Бу нәрсә?

-Дөрес, көрән аю. Ул "Кызыл китап"ка кертелгән.

-Ишеткәнегез бармы? Нинди китап икән ул?

-Ни өчен Кызыл дип атаганнар? Зәңгәр, сары түгел?

-Чөнки кызыл төс күзгә ташлана, кызыл төс - тыю билгесе.

-Димәк, кызыл китап нәрсәгә өйрәтә?

-Ул « Тукта! Табигатьне сакла» ди.

Үзбәя.

V. Рефлексия.

1.Өй эше:

1. "Кызыл китап"ка кертелгән хайваннар турында белергә

2.Корреспондент булырга әзерлән, кызыклы сорау уйлап кил.

2. Рефлексия. -Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

- Хайваннарны турында нәрсәләр белдегез?

3. Үзбәя.

-Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5" легә кемнәр үзләштерде? Шул укучылар кулларына яшел смайлик алып күрсәтәләр. Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, шулар сары смайликны күтәрәләр, кемнәргә иптәшләреннән ярдәм кирәк, шулар кызыл смайлик күтәрәләр.

Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал