7


  • Учителю
  • Презентация урока математики во 2 классе на тему 3ы ”5 саны, 5 цифры”

Презентация урока математики во 2 классе на тему 3ы ”5 саны, 5 цифры”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Математикадан технологик карта

1 сыйныф

Тема. "5 саны, 5 цифры"

Тема

5 саны, 5 цифры

Максат

Укучыларны 5 санының барлыкка килүе , 5 санын язарга өйрәтү.

Предметларны төркемләп чагыштыру, тигезләү күнекмәләрен, танып белү, логик фикер йөртү эшчәнлекләрен, активлыкларын үстерү.

Игьтибарлылык, тырышлык, математика фәнен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Уку эшчәнлегенең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү.

Коммуникатив УУГ:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;

Танып-белү УУГ:

Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предметлы:

5 санын әйтә һәм яза белү.

Саннар рәтендә 5 санын таба белү.

5 санының составын аңлый һәм сөйли белү.


Шәхескә кагылышлы:

Иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы, үз-үзеңне бәяли белү.

Метапредметлы:

Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү;( Регулятив УУ):

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү. (Коммуникатив УУГ)

Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. (Танып-белү УУГ)

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр

Сан

Цифр

Дәрес тибы

Дәрес тибы

Кулланмалар

- төп

- өстәмә

" Перспектива" УУК, Дәреслек.Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова «Математика», 1сыйныф., 1 яртыеллык. 1 кисәк 68 бит, өстәмә эш дәфтәре.

Проектор, слайдлар, ноутбук, презентация, дөрес утыру кагыйдәләре (плакат), цифрлар җилпәзәсе, төсле түгәрәкләр, конверт белән геометрик фигуралар җыелмасы, үзбәя алгоритмы.

Эш төре.

Фронталь, индивидуаль, парларда эш.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Укучыларда уку хезмәтенә кереп китү өчен уңай эмоцональ халәт тудыру.

-Исәнмесез укучылар!

-Экрандагы кояш кебек бер-беребезгә карап елмаябыз. Бер-беребезгә уңышлы матур көн телибез. Слайд 2


-Кайсыгызның математика серләренә төшенәсе,тагын да күбрәк беләсе килә?

-Бүген дәрестә без яңа белемнәр алырбыз. Бер - беребезгә булышырбыз.

-Игътибарны дәрескә юнәлтик.. Әйдәгез, дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерик.

Укытучының киңәшенә җавап итеп уку эшчәнлегенә эмоциональ яктан әзерләнәләр.

Плакат ярдәмендә дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү

2.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.


3.Уку проблемасын кую.

Укучылар белемнәрне актуальләштерүгә биремнәр эшлиләр.укытучы проблемалы сорау биреп өйрәнелмәгән төшенчәне балалардан аңлаттыра.


4. Яңа материалны беренчел кабул итү.


5.Алган белемнәрне гамәли биремнәр башкарганда куллану этабы.


Физкультминутка.


6.Яңа тема буенча эшне дәвам итү.


7.Үзтикшерүгә нигезләнгән мөстәкыйль эш

8. Яңа үзләштерелгән белемне ныгыту.

9.Рефлексия


1. Үткән дәрес материалын ныгыту.

Әйдәгез бер уен уйнап алыйк ул " Акыл штурмы" дип атала. Ә сез сорауларда очраган саннарны истә калдырырга тырышыгыз.


1.Бер кулда ничә бармак?


2.Парлы предмет икәү була. Сез килешәсезме?


3.Өчпочмакның ничә ягы бар?


4. 2 һәм 4 арасындагы санны әйт.


5.1 дән соң 3 саны килә дип әйтү дөресме?


6.4 саны 3тән зуррак. Минем белән килешәсезме?


2.Телдән исәпләү

- телдән мәсьәлә чишү (слайд3)

-мисаллар чишү (слайд 4)


1+1=2 3+1=4 2+1=3

2+2=4 1+2=3


3.Практик бирем.


Геометрик фигуралардан машина рәсемен җыялар.

-Машина рәсемен сез нинди геометрик фигуралардан җыйдыгыз?


-Барысы ничә фигура?

4.Физминутка.

Бу бармак- әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак -әби,

Бу бармак -бабай,

Бу бармак- нәни бәби

Исеме аның чәнти.

-физминутка нәрсә турында булды?


-бармакларыбыз кайда урнашкан соң?


- Кайсыгызның исендә калды бер кулда ничә бармак бар?


-Ничек уйлыйсыз бүген без нәрсә турында сөйләшербез?

-Дөрес 5 ле цифрасы турында сөйләшербез. 5ле турында нәрсә беләбез? Нәрсәләрне белмибез? 5 ле цифрасын дәфтәргә ничек дөрес итеп язабыз?

Дәреслек (68 нчы бит) буенча эшләү.


-Тавыкның башта ничә чебие булган?


-Хәзер ничә чеби булды?


-5 нче чебине кайдан китереп чыгардык?

Слайд 5-6


-Дәфтәргә язып кую өчен безгә нинди яңа цифр кирәк булачак?

Слайд 6

-Бирелгән цифрлар арасыннан 5 цифрасын табыгыз. Слайд 7


-Саннар җилпәзәсеннән 5 санын күрсәтегез


Дәфтәр буенча эшлиләр, 57 бит, № 4

Нинди сан югалган?


-5 саны саннар рәтендә ничәнче булып тора?


-5санының күршеләрен әйтегез?


-5санын ничек табып була?


-5 санын тагын кайларда очратырга мөмкин?

Слайд 8


-5санын нинди цифр белән язарбыз?


Физкультминутка(Слаид)

Баш бармак бау ишә

Имән бармак имән кисә

Урта бармак утын яра

Атсыз бармак ат җигә

Чәнти бармак чәй эчә.

-Ничә бармак санадык?


5 санын язу. Слайд 8

-5 цифрасы ничә элементтан тора?


5 цифрасы өч элементтан тора.


-өске ,туры горизонталь сызыктан


-астан өскә таба туры сызык


- ярым түгәрәк сызык


5 санын һавада язу.


Дәреслек 69 бит, дәфтәрдә язу 57 бит.

Үрнәк буенча 5 санын язу.


Үзегез язган иң матур ,иң дөрес язылган цифраны табыгыз һәм астына сызыгыз.


Дәфтәрдә эш

57 бит, №7

"Урыныңны тап" уены.

1дән 5 кә кдәрле цифрлар язылган карточкалар балаларга буташтырып өләшенә. Сигнал буенча алар дөрес итеп урыннарына килеп басалар.


Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.


-укучылар нәрсә бишәү булган?


- сез бүген нинди цифр белән таныштыгыз?

-Дәрестә кемгә күңелле булды? Кәефләрегез ничек?

-Дәрестә үзегезнең эшчәнлекне бәяләгез.


-Бүгенге дәрестә классның эшчәнлеген бәяләгез.


-Синең өчен бүген нәрсә ачыш булды?

Дәрестә сине нәрсә гаҗәпләндерде?

Нәрсә шатландырды?

Үзеңне (иптәшеңне) бүген ни өчен мактый аласың?

Мин-------------беләм


------------ истә калдырдым


------------ булдыра алдым


Оста, җитез, эшчән, тапкыр балалар икәнсез. Әнә, Кояш та сездән канәгать. ("Елмайган" кояш рәсеменә игътибар иттерү). Слайд 9



Укытучының соравына җавап биреп уку эшчәнлегенә фикерләү сәләтләрен әзерлиләр.


5


әйе


3


3


Юк


Әйе


Телдән исәплиләр.Һәр укучы үз җавабын әйтә.


Конверттагы геометрик фигуралардан машина рәсемен төзиләр.

Иҗади-практик эш эшләнә.

Һәр укучы үз җавабын,фикерен әйтә.


Квадрат, турыпочмаклык һәм түгәрәк.


5


Бармаклар


кулларда


5


5ле саны турында


4


5


4+1=5

5


Балалар ның җаваплары тыңланыла

5


Дәреслек белән эшлиләр.68 бит


Саннар җилпәзәсеннән 5 санын күрсәтәләр


Көндәлеккә куела, бармакларыбыз бишәү, сәгатьтә күрәбез, биш сумлык акча, китапта бишенче бит,йолдызчыкта биш почмак

Карточка ярдәмендә 5 цифрын күрсәтәләр


5 санын һавада язып күрсәтәләр

Дөрес утыруга игътибар итү.


Укучыларның җаваплары тыңланыла


5

Түгәрәкләр ярдәмендә кәефне күрсәтәләр

Укучыларның җавапларын тыңлау.

Һәр укучының фикерен тыңлау

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Схема буенча дәрестә нәрсәләр өйрәнүләре , нәрсәләр белүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр.

Үзләрен бәялиләр.


5 цифрының укылышын.


5 ле санының ничек язылуын.

5санын матур итеп язарга.

5 санының укылышын белергә;

5 санының язылышын белергә;

Саннар рәтендә 5 санын таба белү;

Кушымта.

Слайд 2. -Экрандагы кояш кебек бер-беребезгә карап елмаябыз. Бер-беребезгә уңышлы матур көн телибез.

Слайд 3. - телдән мәсьәлә чишү

.

Слайд 4.телдән мисаллар чишү

Мисалларны чиш.

1+1=

1+2=

2+1=

2+2=

Слайд 5. -5 нче чебине кайдан китереп чыгардык?

4+1=?

Слайд 6. -Бирелгән цифрлар арасыннан 5 цифрасын табыгыз.

Слайд 8. -5 санын тагын кайларда очратырга мөмкин?

Слайд 9. Кояш та сездән канәгать.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал