7


  • Учителю
  • Тематическое планирование уроков татарского языка для учащихся 1 класса. (Русскоязычные дети)

Тематическое планирование уроков татарского языка для учащихся 1 класса. (Русскоязычные дети)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


1 сыйныф өчен татар теленнән


ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Рус төркеме


Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Васильево 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе



Төзүче :Ибраһимова Альмира Хамзаевна

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик совет утырышында гамәлгә керде

1 нче беркетмә " ____" ___________ 2015 ел







2015-2016 ные уку елы



Татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныф (99 сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды," Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы. Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

-1 нче сыйныфта укучының аралашу даирәсен,аралашу ситуаөияләрен исәпкә алып,сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау,сөйләү,уку,язу)буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру.

-укучыларның танып белү мөмкинлекләрен,гомуми уку күнекмәләрен,сөйләм культурасын үстерү;

-татар милләтенә ,аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү;укучыларны мәдәниара диалогка тарту, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;


Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

-татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

-шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

-татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

-әхләкый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;



Татар теленә өйрәтүнең межпредмет (регулятив,коммуникатив,танып-белү)нәтиҗәләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү,алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

-әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

-парларда һәм күмәк эшли белү;

-әңгәмәдәшең белән контактны башлый,дәвам итә,тәмамлый белү;

-үрнәк буенча эшли белү;

-аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

-рәсем буенча җөмләләр,сораулар төзи белү;

-аңлап укый белү;

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Сөйләшү, сөйләү. Яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик-монологик сөйләм оештыру; үзенең һәм яшьтәшләренең эшчәнлеге, әйләнә-тирә мохит турында, үзенең мөнәсәбәтен белдереп, бәйләнешле сөйли белү.

Ишетеп аңлау. Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәт белдерү; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; адаптацияләнмәгән яки адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау.

Уку. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку; аңлап, эчтән уку; укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару, укыганда сүзлекләр куллана белү; таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен сиземләү; укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү.

Язма сөйләм. Лексик-грамматик материалны дөрес яза белү; дөрес күчереп яза белү. Аралашу темаларына бәйле язма сөйләм булдыру. Бәйрәмнәр, туган көн белән котлау яза белү.Укыган текст буенча план төзеп яза белү.










1нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр.

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

  3. Исемнәрнең 1, 2, 3 затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән танышу.

  5. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.

  6. -мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми) сөйләмдә куллану.

  7. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау жөмләләр белән таныштыру.

  8. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).

  9. Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллануны таныштыру.

  11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.

  12. Боерык фигыльнең II зат берлек һәм күплек сан формалары белән таныштыру.

  13. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  14. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  15. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  17. Без зат алмашлыгын сөйләмдә куллану.

Орфографик и орфоэпик минимум.

  1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

  2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

  3. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.

  4. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

  5. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

  6. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

  7. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

  8. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

  9. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

  10. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәтү.




.


Программаның тематик эчтәлеге Укыту планында 1 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә Программада 99 сәгать каралган

1 нче сыйныф (99сәгать)


Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Әйдәгез, танышабыз! (11 сәг.)

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү.


Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү.


Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен сорый, җавап бирә белү. Уенга чакыра, риза була белү.

Исәнме(сез). Син кем? Мин - Оля. Мин малай(кыз). Синең исемең ничек? Мин - Оля. Бу кем? Бу - Оля.

Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы. Бу Азатмы? Син Азатмы? Әйе, мин Азат. Юк, ул Азат түгел. Сау бул(ыгыз)

Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим.


Сиңа ничә яшь? Миңа 7 яшь. Алсуга 7 яшь. Сиңа 7 яшьме? Әйдә бергә уйныйбыз. Ярый.

Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай, укучы, укытучы, хәлләр, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, Рәсәй, ә, уйныйбыз,әйдә, ярый, Шүрәле, бала, күбәләк, эт, песи, Акбай, урман.


1-10 кадәр саннар, ничәнче?


Йорт хайваннары һәм кошлары, урман дусларыбыз ( 9 + 4 сәг.)

Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.

Бу нәрсә? Бу аю. Ул урманда яши (яшәми). Аю зур, усал. Ничә аю бар? 3 аю бар. Бу зур аю түгел, кечкенә аю. Аю Татарстанда яшиме? Балык йөзә, куян йөгерә, кош оча.

Куян дус, кил монда. Булат Акбай белән уйный. Ул беренче килә. Оля ничек йөгерә?

Сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, чеби, каз, үрдәк, куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, кояш, оча, фил, жираф, арыслан, шүрәле, агач, алмагач, сандугач, укый, утыра, монда, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта, нишли? нишлиләр? кил, дус, әле .

Спорт бәйрәме (8 сәг.)

Иптәшеңә команда бирә белү,Куша һәм үтенә белү. Әле кисәкчәсен боерык фигыльнең икенче зат берлек сан формасы белән куллану. Нишли соравына җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру. Фигыльләрнең күплек формасын куллану. Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү. Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру. Ничә соравына җавап бирә белүне,саный белүне камилләштерү. Кем белән уйныйсың соравы,аңа җавап формасы


Надя утыр әле сөйләм үрнәген куллана белү

Акбай нишли? Акбай йөгерә, сикерә.

Булат, урамга чык! Әйдә, бергә уйныйбыз.

Син нишлисең? Мин уйныйм.

Кем белән уйныйсың? Мин Акбай белән уйныйм.

Кем беренче килә? Саша беренче, икенче килә.

Марат тиз, әкрен йөгерә. Мин беренче партада утырам.

Бас әле утыр ,сикер әле ,җырла, кил әле ,йөз уйна, йөгерә, йөзә, сикерә, оча.

Алмагач,сандугач, ярый, урамга чык, Булат укый, утыра, кояш

Беренче,икенче, өченче, тиз, әкрен

Бакчада (8 сәг.)

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

Нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.



Син кая барасың? Мин базарга барам. Нәрсә аласың? Бу - кыяр. Кыяр яшел. Миңа кыяр бир(егез) әле. Бакчада нәрсә үсә? Шалкан, кишер, ... . Син нәрсә яратасың? Мин кыяр яратам. Тәмлеме?

Алма бармы? Алма ничә сум? Миңа алма бирегез әле. Мин кызыл чәчәк яратам. Оля, мә кызыл чәчәк.

Кишер, яшелчә, помидор, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, бир әле, мә, ал ничә сум, бирегез әле, чия, карлыган, әфлисун, җыя, чәчәк.

Мәктәптә (5 сәг.)

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, санын әйтә, үзеңә сорап ала белү.


Предметларның урынын әйтә белү.


Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү.

Бу нәрсә? Бу китап. Ничә китап бар? 2 китап бар. Миңа дәфтәр кирәк. Сиңа китап кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле. Мә дәфтәр. Рәхмәт. Бу китапмы? Юк, бу китап түгел.

Китап кайда? Китап сумкада. Сумкада каләм бармы?

Бу нинди дәрес? Математика. Укучы нишли? дәресе. Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый. Ничек яза? Чиста яза, яхшы укый, каләм белән яза.

Дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар, кирәкме? дөрес,

такта, нинди? ничек? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр.


Кыш (11сәг.)

Кыш билгеләрен әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү.


Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү.

Көн салкын, ... .

Мин чаңгы шуам. Әйдә, чана шуабыз. Син ничек шуасың? Мин яхшы шуам. Әйдә, шугалакка барабыз

Яңа елга кем килә? Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә.Кыш бабай, миңа бүләк бир әле. Мин бәйрәмгә барам.

Кыш, салкын, кар ява, җил, исә, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау, Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, яшел, җитә, уенчык, шар, килә, бәйрәм, котлый.

Безнең гаилә (9сәг.)

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү.

Татар халык ашлары исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү.


Яз билгеләрен әйтә белү. Ни өчен ел фасылының ошаганын әйтә белү.

8 Март бәйрәме белән котлый белү.


Нинди бүләк бирүеңне әйтә белү.

Бу безнең гаилә. Безнең гаилә зур түгел. Бу минем әтием. Аның исеме - Александр Львович.


Әни бәлеш пешерә. Гөбәдия бик тәмле. Мин гөбәдия ашыйм, чәй эчәм

Яз җитә. Тамчы тама, көн җылы, кар эри, кошлар килә.

Әнием, сине 8нче Март белән котлыйм.Сиңа сәламәтлек, уңышлар телим.

Мин әнигә чәчәк бирәм.

Әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, пешерә, ит, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату, кунак, булыша, ю, юа, тәмле, идән.



Яз, тамчы тама, эри, рәхәт, ошый, кошлар килә, көн җылы, яз җитә, ни өчен? Котлыйм, уңышлар, телим, бүләк, 8нче март.

Татар халык ашлары (6сәг.)

Ашарга, чәй эчәргә кыстый белү.

Нәрсә яратуыңны әйтә белү.


Керергә рөхсәт сорый белү.

Туган көн турында сөйли белү.


Туган көн вакытын әйтә белү.

Оля, чәй эч, аш аша.

Син нәрсә яратасың? Мин варенье яратам. Мин варенье белән чәй эчәм.

Керергә ярыймы? Әйдә, уз.

Бүген туган көнем. Без җырлыйбыз, уйныйбыз.

Синең туган көнең кайчан? Минем туган көн 5нче августа.

Кунак, ярый, ярамый, уз, туган көн, кайчан?

Кибеттә ( 9сәг.)

Ашамлык исемнәрен әйтә, кибеттән сатып ала белү.

Савыт-саба исемнәрен әйтә, аларны кибеттән сатып ала белү.

Кием исемнәрен әйтә белү, аларның төсен әйтү, нинди кием яратканыңны әйтә белү.

Сөт бармы? Сөт ничә сум тора? Миңа сөт бирегез әле.

Бу кашык. Кашык бармы? Кашык ничә сум тора? Синең кашыгың бармы?

Күлмәк матур, зәңгәр. Мин зәңгәр күлмәк яратам. Синең кызыл күлмәгең бармы?

Сөт, май, чәй, ипи, сыр, шикәр, конфет, кефир, сок, чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак.



Чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум.


Без шәһәрдә һәм авылда яшибез (6 сәг.)


Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйли белү.


Нинди республикада яшәгәнеңне әйтә белү.

Нинди транспортта барга-ныңны әйтә белү.

Мин шәһәрдә (авылда) яшим. Безнең шәһәр (авыл) бик матур. Шәһәрдә автобуслар йөри.

Мин Татарстанда яшим.



Мин мәктәпкә автобуста барам.

Безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре.


Сәламәт бул! (7 сәг.)

Тән әгъзаларының, шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый, ул предметларны сорап ала белү.

Кай җире авыртуы турында әйтә белү.

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй, тәкъдим итә белү.

Бу баш, күз, ... . Миңа сабын бир әле. Синең сөлгең нинди?

Мин бит юам, теш чистартам. Кулың чистамы?

Башым авырта. Синең башың авыртамы? Әйе, авырта. Юк, авыртмый.

Әби, хәлең ничек? Температура бармы? Мә, дару (чәй) эч.

Баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак, авырта, сабын, тарак, сөлге

теш щеткасы, чистарта, сикерә, сөртә, тарый.

Җәй җитә (6 сәг.)

Җәйге табигать, җәйге ял турында сөйли белү.

Җәй җитә. Көн җылы. Җиләкләр, чәчәкләр үсә. Мин урманда җиләк җыям. Мин авылга (бакчага) барам. Җәй көне сабантуй була.

Җәй, көн, елга. күл, җиләк,гөмбә,

Сабантуй.






Укыту-методик комплекты 1.Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.- Казан:Татар мультфильм нәшрияты 2013.

2.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1нче сыйныф.Укытучылар өчен методик кулланма./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф, 2012.

3. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева. Казан 2011 ел

4. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.-Казан, 2005 ел


Тематик план Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ-лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК-лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ-грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК-грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

МС-монологик сөйләм

ДС-диалогик сөйләм

БСҮ-бәйләнешле сөйләм үстерү



Тематик план 1 класс

Дәрес темасы

Сәг.саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Көтелгән нәтиҗәләр


Контроль төре


Өй эше


Үткәрү вакыты

План

Факт






Әйдәгез, танышабыз! (11сәг.)





1

Әйдәгез танышабыз

1

ЛКФ ЛГКК

Кара-каршы сөйләшү

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү. Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү.

Исәнме(сез)хәерле көн,сау бул, мин,син,сез, малай, кыз

Ситуатив күнегү


3.09



2

Синең исемең ничек? Соравы һәм аңа җавап формасы

1

ГКФ

Сорау- җавап

Кем, исем, ничек,укучы,укытучы

Ситуатив күнегү


4.09


3

Бу нәрсә? Соравы һәм аңа җавап формасы

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Бу нәрсә? соравы аша кирәкле информацияне ала белү.

Акбай, эт, песи, нәрсә, күбәләк, әйдә.

Рәсемнәргә карап җавап бирү


5.09


4

Раслау һәм кире кагу формалары

1

ЛКФ

ДС

Кире кага һәм раслый белү. Ачыклый белү.

Әйе, аның, түгел, юк. Хәлләр. Рәхмәт. яхшы

Диалог төзү


10.09


5

-мы/-ме сорау кисәкчәләре

1

ЛКФ

ДС

Сорау җөмлә төзү. Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

Сорау-җавап бирү


11.09


6

Бу кайсы шәһәр? соравы

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Казан,Чаллы.Түбән Кама,Бөгелмә,Чистай.,

Зәй, Алабуга,Әлмәт,Нурлат. Яши ,шәһәр. кайда

Рәсемгә карап җавап бирү


12.09


7

Татарстан шәһәрләре

1

Д\МС

Рәсем буенча эш

Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белә

Диалог төзү


17.09


8

Син кайда яшисең? Соравы һәм аңа җавап формасы

1

ГКК

Д/С

Син кайда яшисең соравы һәм аңа җавап бирү

Авыл,урман,әйдә, уйныйбыз, бергә

Сорау-җавап бирү


18.09


9

1-10 га кадәрле саннар

1

ЛКФ

Кара -каршы сөйләшү

Бер -береңнең яшен сорый һәм җавап бирә белү 1-10 га кадәр саннарны үзләштерү

Ничә,яшь, бар, 1-10 га кадәрле саннар

Сорау-җавап


19.09


10

Сиңа ничә яшь? Соравы һәм аңа җавап формасы

1

Д/МС

Кара -каршы сөйләшү

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар,уеннар,ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Бер-береңнең яшен,ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү.

Сыйныф,укый, ничәнче, беренче

Диалог төзү


24.09


11

"Әйдәгез, танышабыз" темасын йомгаклау

1

Д/МС

МС

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллана белү .Үзең турында сөйли белү

Монологик сөйләм


25.09







Урман дусларыбыз (4 сәг.)





12

Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы

1

ГКФ

Рәсем буенча эш

Исемнәрнең күплек сан формасы белән таныштыру

Аю.куян.бүре.төлке,тиен. Керпе, кош,дус,

Рәсемгә карап, сорау-җавап бирү


26.09


13

Урман дусларыбыз

1

ЛФК

ГКФ

Рәсем буенча эш

Кайда, кайда яши сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.иптәшеңне уйнарга чакыра белү

Сорау-җавап бирү


1.10


14

Нинди?соравы

1

ЛКФ

Рәсем буенча ДС

Предметның билгесен әйтә белү, хайваннарны сурәтли белү

Сорау-җавап бирү


2.10


15

"Төремкәй" әкияте

1

Д/МС

Диалогик сөйләм, әкият сәхнәләштерү

Төремкәй әкиятен сәхнәләштерү.

Кер,бергә яшибез.

Ситуатив күнегү


3.10







Спорт бәйрәме (8 сәг.)





16

Боерык фигыльнең 2 зат берлек сан формасы

1

ГКФ

Рәсемнәр буенча эш

Иптәшеңә команда бирә белү,Куша һәм үтенә белү.

бас әле утыр ,сикер әле ,җырла, кил әле ,йөз ,уйна

Сорау -җавап


8.10


17

Боерык фигыльнең 2 зат берлек сан формасы

1

ГКК

Рәсемнәр буенча эш

Әле кисәкчәсен боерык фигыльнең икенче зат берлек сан формасы белән куллану

Надя утыр әле сөйләм үрнәген куллана белү

Ситуатив күнегү


9.10


18

Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3 затта берлек сан формасы

1

ГКФ

Рәсемнәр буенча эш

Нишли соравына җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру.

Фигыльләрнең күплек формасы белән таныштыру

Сорау җавап


10.10


19

Дустыңны урамга уйнарга чакыру

1

ЛКФ

Парларда эшләү

Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү.

Алмагач,сандугач, ярый, урамга чык, Булат укый, утыра, кояш

Ситуатив күнегү


16.10


20

Ничә соравы, аңа җавап формасы

1

ГКФ

Рәсем белән эшләү

Ничә соравына җавап бирә белүне,саный белүне камилләштерү

Монологик сөйләм


17.10


21

Уйный фигыленең 1,2 затларда төрләнеше

1

ГКК

ДС

Уйный фигыленең 1, 2 затларда төрләнеше белән таныштыру Үзеңнең хәрәкәтләрең турында хәбәр итә белү.

Диалог төзү


22.10


22

Кем белән уйныйсың? соравы, аңа җавап формасы

1

Д/МС

Сорау - җавап

Кем белән уйныйсың соравы,аңа җавап формасы

Диалог


23.10


23

Тәртип саннары

1

ГКФ

Саннарны кабатлау

Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру. Ничә соравына җавап бирә белү, предметның санын әйтә белү

Беренче,икенче, өченче, тиз, әкрен

Ситуатив күнегү


24.10







Мәктәптә (5 сәг.)





24

Уку-язу әсбапларының саны,төсе,

Барлыгы, юклыгы

Бу нәрсә? соравы

1

Д/МС

ЛКФ

Рәсем буенча эш

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә белү. Уку-язу әсбапларының санын әйтә белү.

Лексика


29.10


25

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү,үзеңә сорап алу белү формасы

1

ГКК

Д/МС

Рәсем буенча диалог төзү

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә,иптәшеңә тәкүдим итә, үзеңә сорап алу белү, кирәкми, мә Бир,мә,әле,кирәк сүзләре

Рәсемнәр ,предметлар кулланып сорау-җавап бирү


30.10


26

Без ничек укыйбыз?

1

Д/МС

Рәсем буенча сорау -җавап

Сорау һәм хикәя җөмләләр төзү. Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү

ала.бишле дүртле өчле икеле яхшы пычрак дөрес

Сорау-җавап бирү


31.10


27

Кайда? Соравы һәм җавап формасы

1

ГКФ

Таблица белән эш

Предметларның урынын, санын әйтә белү

Өстәл, урындык, такта

Сорау-җавап бирү


12.11


28

"Мәктәптә" темасын кабатлау дәресе

1

ЛГКК

ДС

Уку-язу әсбаплары исемнәрен атау,алар белән җөмләләр төзү,сөйләмдә куллана белү.

Ситуатив күнегү


13.11







Йорт хайваннары һәм кошлары (9 сәг.)





29

Яши фигыленең берлек сан 1,2 зат формасы

1

ГКК

Дәреслек белән эш

Яши фигылен 1,2 затта куллану кайда соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

Ат.сыер.сарык.дуңгыз.кәҗә.

Каз.үрдәк.әтәч. тавык. чеби.эт.песи

Ситуатив күнегү


14.11


30

Кая? соравы Һәм аңа җавап формасы

1

ГКФ

Дәреслек белән эш

Хайваннарны сурәтли белү.кая соравын үзләштерү һәм аңа җавап буларак исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру

Рәсем буенча сорау-җавап


19.11


31

Хайваннарны сурәтләү

1

Д/МС

Сорауларга җавап

Йорт һәм кыргый хайваннар исемнәре, аларны сурәтләү өчен өйрәнелгән лексика

Рәсем буенча сорау-җавап


20.11


32

Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү

1

ГКК

Диалог төзү.ситуатив күнегүләр

Кая? Кемгә? сорауларын

үзләштерү һәм аларга җавап буларак исемнәрнең юнәлеш килешендә куллануны камилләштерү

Диалог төзү


21.11


33

Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы

1

ГКК

Диалог төзү.ситуатив күнегүләр

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтә белү. Кайта сүзе белән таныштыру

Мин кайтам,кайта

Диалог төзү


26.11


34-35

Кая? Кайда? Кайдан сораулары һәм аларга җавап формасы

2

ГКК

Диалог төзү

Кая барганыңны,кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү

Чыга, өй

Мин мәктәптән кайтам.Мин өйгә кайтам.Мин урамда уйныйм.

Рәсемнәргә карап, сорауга җавап бирү


27.11


36

Исемнәрнең 1 зат берлек сан тартым белән төрләнеше

1

ГКФ

Текст белән эш сорауларга җавап

Предметның үзеңнеке булуын әйтергә өйрәтү. Исемнәргә 1 зат берлек сан тартым кушымчалары ялгану тәртибе белән таныштыру

Минем куяным.минем этем

Монологик сөйләм


28.11


37

"Без йоклыйбыз" тексты

1

Д/М

Дәреслек белән эш

Йоклый фигылен 1,3 затта сөйләмдә куллану

Йоклый, без йоклыйбыз,тыныч йокы

Ситуатив күнегү


3.12







Бакчада (8 сәг.)





38

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр



1

ЛКФ



Рәсем буенча эш

Ж.ж хәрефе Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен әйтә,аларны сүрәтли белү.нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү.

Кишер, кыяр, кәбестә, бәрәңге, суган, кабак, яшелчә

Рәсемнәргә карап, сорау, җавап бирү


4.12


39

Кирәк, кирәкми сүзләре

1

ДСҮ

Рольле уеннар

Кирәк.кирәкми сүзләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү

Миңа кыяр кирәкме?

Юк,миңа кыяр кирәкми.

Диалог төзү


5.12


40

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы

1

ДСҮ

Рәсем бунча эш

Җҗ авазы , хәрефләре Яшелчә исемнәрен, санын, аларның тәмен, төсен әйтә

сорап ала белү

Тәмле,бар,матур,җыя,җиләк

Ситуатив күнегү


10.12


41

Рус халык әкияте "Шалкан"

1

ЛКФ

Хәрефләрне уку һәм язу

Шш хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану. Шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Әби, бабай,үсә,тарта,булыша

Лексика


11.12


42

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтү,сорау формалары

1

ГКК

Сорау-җавап

Текст уку

Нәрсә яратканыңны,яратмаганыңны әйтә,сорый белү.

Щи текстын сөйли белү


Ситуатив күнегү


12.12


43

Безнең бакчада

1

д/мс

Сорау-җавап

Текст уку

Бакчада нәрсә үскәнен әйтә белү

Бакчада помидор үсәме?

Тест


17.12


44

Кем ? Нәрсә? Нишли? Нинди? сораулары һәм аларга җавап формалары

1

ЛКФ

Сорау-җавап


Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди?сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү.

Су сибә, үсә,эшчән

Диалог төзү


18.12


45

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү

1

Д/МС

Сорау-җавап


Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү

Саша алмагачка су сибә.Таня,син-яхшы,эшчән кыз

Лексика




19.12







Кыш (11 сәг.)





46

Кышкы уенга чакыру

1

ГКФ

Рәсемнәр ,предметлар кулланып сорау-җавап бирү

Чыга фигыленең I зат юклык формасы белән таныштыру

Әйдә урамга чыгабыз.' Көн нинди? Көн салкын (җил исә). Кар явамы1? Юк, яумый.

кыш салкын кыш көне буран кар ява

җил исә ява


Сорау-җавап


24.12


47

Кыш бабайга хат язабыз

1

ГКФ

Рәсем буенча эш

Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабай- га хат яза, Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү


Кыш бабай Кар кызы Хат бүләк шар курчак машина килә

Кыш бабай, кил тизрәк, Миңа буләк кирәк! Миңа буләк бармы?

Язма эш


25.12


48



"Минем чанам" төзелмәсе




1

ЛКФ

Рәсем белән

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү


Ситуатив күнегү


26.12


49

Кышкы уеннар

1

Д/МС

Рәсем белән

Мин чана (чаңгы чаңгы) шуам. Синең тимераягың бармы? Юк, жинем тиме раягым юк. чана тимераяк шуа

Монологик сөйләм




50

51

мы/-ме сорау кисәкчәләрен кул­ланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү.


Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү

1


1

ГКК




Д/МС

Сорау-җавап




Дәреслек белән эш

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү; раслау һәм инкарь итә белү күнекмәләрен үстерү. Кая? кайда? кайдан? сорау­ларына җавап бирә белүне камилләштерү

әйе, юк, түгел.

Коля тауга бара. Коля тауда чаңгы шуа. Коля таудан кай­та. Синең чаңгың бар­мы?

Диалог



Язма эш




52

Яңа ел бәйрәме

1


д/мс

Дәреслек белән эш

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү Алсу, сине Яңа ел белән котлыйм,! Яңа ел чыршы котлыйм

Язма эш




53

Бәйрәмгә барабыз

1

д/мс

Дәреслек белән эш

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. һава торышын тасвирлый белү

Мин туп (клюшка) белән уйныйм. Әйдә тауга бара­быз. Көн нинди? Салкын тугел, җил юк

Диалог




54

Төсләр


1

ГКК


Дәреслек белән эш

Предметларның төсен әйтә белү. Бер-береңнең яшен сорый белү. Оля, сиңа ничә яшь? Сигез яшь. Синең чанаң нинди? Минем чанам зәңгәр.

Төсләрне әйтү







55-




56

Татар алфавитында­гы хәрефләр тәртибе.

Татар теленә хас авазларны кабатлау

2

ГКК


д/мс

Дәреслек белән эш

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән та­ныштыру. Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү Мин Казанга барам. Кем белән барасың? Әни белән. Кайчан? Иртәгә.

Орфоэпик күнегүләр



Язма эш














Сәламәт бул (7 сәг.)





57


58

Кай җирең авыртка­нын сорау, әйтү.


Авырта фигыленең юклык формасы

1


1

ЛКК





ГКФ

сорауларга җавап лексика кабатлау

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү; авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру Кай жирең авырта? Синең башың(кузең) авыртамы.? Минем башым (кузем) авыртмый. Минем кулым, авырта. авыртмый авырта


Ситуатив күнегүләр






59





60


Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү.



Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү

1


1

ЛКК





д/мс

сорауларга җавап лексика кабатлау

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү Дәу әни, хәлец ни­чек? Кай җирең авырта? Миңа чәй бир эле. Бал белән чәй эч! Зарядка яса! Сарымсак аша! Лимон аша! Чиста йөр!

зарядка яса чана шу тимераякта шу йөз йөгер суган



Лексика



Фразалар







61

Шәхси гигиена пред­метлары

1

ЛКФ,

сорауларга җавап лексика кабатлау

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын юклыгын, кирәклеген әйтә аларны сорап ала белү. Исемнәрне I, II зат тар- тым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү Әйе, миңа яшел сөлге ошый. тарак тарый чистарта

Бу синең сөлгеңме? Әйе, минем сөлгем. Нинди матур! теш щеткасы сөлге сабын

Ситуатив күнегүләр




62

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе

1

ГКФ


Мин сабын белән кул юам төзелмәсе белән танышу

лексика




63

"Сәламәт бул" темасын йомгаклау

1

д/мс

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Минем кулым чиста; ми нем кулым- чиста тугел - төзелмәләрен өйрәнү Дима нишли1? Дима бит юа

Нәрсә белән юа? Сабын белән юа.

Олег, синең кулың чистамы?

Әйе, минем кулым чиста. (Юк, минем кулым чиста тугел)


Тест









Безнең гаилә (9 сәг.)





64


65

Гаилә



Минем гаиләм

1



1

ЛКФ



М/С

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү Хәерле иртә, әнием әтием, укытучым дустым)! Синең апаң (абыең, энең, сеңлең) бармы? әби бабай апа абый эне сеңел кеше тату

Диалог төзү







66

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

1

Д/МС

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү

Синең гаиләң зурмы? Гаиләдә ничә кеше? Гаиләдә кемнәр бар? Әни аш пешерәме? Әйе, аш пешерә.

Монолог




67

Яз фасылы

1

ЛКФ

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү Әминә, әйдә урамга чыгабыз. Ә көн нинди? Көн җылы. яз җитә көн җылы кояш көлә кар эри кошлар килә тамчы тама

Монологик сөйләм




68-



69

һава торышы


Фатыйх Кәрим «Яз җитә»

1


1

ГКФ



д/мс

Дәреслек белән эш

һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү Аңлап, сәнгатьле укый белү Көн җылымы? Урамга чыгасыңмы ? Сиңа яз ошыймы?

Ситуатив күнегү


сәнгатьле уку




70


71

8 нче Март - әниләр бәйрәме


Бәйрәм белән котлый белү

1

1

ГКФ



д/мс

Открытка язу

Бәйрәм белән котлый белү Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү кадерле бәйрәм белән уңышлар (сәламәтлек) телим

Сине бәйрәм, белән котлыйм! Уңышлар телим.

Язма эш




72

Сөйләмдә «тәмле сүзләр»не куллану.

1

д/мс

Лексиканы.монологлары кабатлау

Аларны сөйләмдә куллану

Сөйләмдә «тәмле сүзләр»не куллана белү Әнием, хәерле иртә! Әти, хәерле көн! Оля, тыныч йокы сиңа! тыныч йокы хәерле иртә (көн, кич) рәхим итегез сау булыгыз бүләк

Ситуатив күнегүләр









Татар халык ашлары (6сәг.)





73-74

Татар халык ашлары

Ризыкларның тәмле булуын әйтү

2

ЛКФ

д/мс

Лексика өйрәнү

Җөмләләр төзү

Табынга чакыра, татар ха­лык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү Мин гөбәдия (өчпочмак) яратам. Бәлеш тәмлеме1? Бик тәмле. Улым, утыр.

өчпочмак чәк-чәк бәлеш кыстыбый гөбәдия

Тест




75

Кунакта


1

д/мс


Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү Әнием, (әтием, әбием., бабам, абы­ем, энем, сеңлем), ашың тәмле бул­сын! Дустым, чәй эч! Бал белән эч! бал

ДУС

Лексика




76-



77

Кунакны каршы алу


-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулла­нып мәгълүмат алу

1



1

ЛКФ

д/мс

Лексика өйрәнү

Җөмләләр төзү

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү; -мы / -ме сорау кисәкчәләрен кулланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләштерү Керергә ярыймы? Илдар, әйдә, кер! Чәй эчәсеңме? Конфет белән эч!

Ситуатив күнегү




78

Туган көн белән котлау

1


д/мс

Лексиканы кулланып җөмләләр төзү

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү Коля, син җырлыйсыңмы? Юк, мин йөгерәм, сикерәм.. Ә Гали нишли? Гали бии. Туган көн белән котлыйм. туган көн бәхет телим

Ситуатив күнегү









Кибеттә (9 сәг.)





79-




80

Ашамлыклар




Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллану

1

1

ЛКФ





лгкк










сорауларга җавап лексика кабатлау


Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда кулла­на белү. Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү. Кибеттә сатып ала белү Син өчпочмак ашыйсыңмы? Әйе, ашыйм. Сөт эчәсеңме? Әйе, эчәм. Апа, ипи бармы? Ипи бар. ипи сөт май сыр шикәр кәнфит аш

Язма эш


Ситуатив күнегү










81

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

1

д/мс

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Ничә сум.? 10 сум,. чәй баллы

Диалогик сөйләм




82

Савыт-саба

1

ЛКФ


Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү; Мин кашык белән аш ашыйм,. чәйнек чынаяк тәлинкә чәнечке кашык пычак кисә

Лексика




83

Кибеттә савыт-саба сатып алу

1

ГКФ

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Мин кашык белән аш ашыйм Мин пычак белән ипи кисәм,; Миңа кашык

бир эле! Ничә кашык кирәк? төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру

Диалог




84

Савыт-саба кибетендә

1

Диа- логик сөй- ләм


Ничә? Ничә сум? сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү;

мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү - Чәйнек ничә сум? ничә ничә сум Зур чәйнек бармы? Кашык бирегез эле. Чәнечке кирәкме!

Тест




85

Киемнәр

1

ЛКФ


Кием исемнәрен дөрес әйтә белү.Синец башлыгын бармы? Бар. Ул нинди? Зәңгәр.

Тест




86

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тар тым белән төрләнеше

1

ГКК белү

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Исемнәрнең I, II, III зат? берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә кулла нуны камилләштерү итәк бүрек

читек башлык бияләй киемнәр тун

Язма эш




87

Мин нинди кием киям

1

ДМС


Киемнәрнең исемен , төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү

Ситуатив күнегү









Без шәһәрдә һәм авылда яшибез. (6 сәг.)





88

Шәһәрдә

1

ЛКФ ЛГКК

Рәсем буенча эш

Кая? Кайдан? Кайда? cорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү;

Шәһәр турында сөйли белү.Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак

Ситуатив күнегү




89

Кайда? соравы

1

ГКФ

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

Мин машинада барам.Мин автобуста барам.

Ситуатив күнегү




90

Мин транспортта барам

1

ДМС


Нинди транспортта барганыңны әйтә белү күнекмәләрен ныгыту

Монологик сөйләм




91

"Татарстан шәһәрләре" темасын кабатлау

1

ЛКК

Дәреслек белән эш

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү

Мин Казанда яшим.

Диалог




92

Исемнәрнең юнәлеш,чыгыш килеше.

1

ГКК

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш ,урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Сорау-җавап




93

Исемнәрнең урын-вакыт килеше.

1

Д/МС

Рәсем буенча эш сорауларга җавап лексика кабатлау

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш ,урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Тест









Җәй җитә. ( 6 сәг.)





94

Җәй җитә

1

ЛКФ

Дәреслек белән эш

Җәй турында сөйли белү кү- некмәләрен формалаштыру Азат, урманга барасыңмы? Кем белән барасың? Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә. кояш балкый күбәләкләр оча чәчәкләр үсә

Монолог




95-96

Күңелле җәй


Җәйге ял

2

ДМС


д/мс

Дәреслек белән эш

Текст белән эш

Аңлап, сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру Җәйге ял турында белү күнекмәләрен формала- штыру җиләк-җимеш пешә урамда җылы


Диалог төзү




97

Без Сабантуйга ба­рабыз

1

ЛКФ


Рәсем буенча сорау-җавап

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү Дустым, әйдә Са­бантуйга барабыз! Син бәйрәмдә нишлисец? чүлмәк вата капчык белән сугыша Мин йөгерәм. (сикерәм,

Ситуатив күнегү




98-99

Тест "Үткәннәрне кабатлау"

Йомгаклау дәресе

2

ДМС



Белемнәрне тикшерү

Материалны кабатлау

Язма эш

Ситуатив күнегүләр





Укудан эш программасы 1 нче сыйныф ( 33 сәг )

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы. Программа нигезенә Россия,Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды," Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы"на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы. Укудан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан,төп бүлекләрне,белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга уку дәресләрен укытуның төп максаты һәм бурычлары.

1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән"Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды.Мәгариф министры җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә бу өлкәдә нәтиҗәле эш оештырылды:махсус программалар,дәреслекләр,методик әсбаплар,дидактик материаллар әзерләнде,"Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы"төзелде.

Татар исемнәрен,Татарстан җирлеге топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү,аларның семантикасы белән кызыксындыру,балалар фольклоры,татар халык авыз иҗаты,әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру;

укучыларны татарча аралашырга өйрәтү;

лексик-грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

татар теленә хөрмәт тәрбияләү,бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен,түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

татар этикеты тәгъбирләрен кертеп,бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

карап чыгу,танышу,өйрәнү,эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып,төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

халыкларның үзара аңлашып,тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Укыту планында 1 нче сыйныфта укудан атнага 1 сәгать бирелә.Программада 33 сәгать каралган.

1 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче укучыларның ел ахырына үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:

1. Син (ул,бу,сез,алар) кем(нәр)? 10. Укучы нишли?

Мин - Азат. Ул - укучы. Бу - әни. Без - укучылар. Алар - балалар. Укучы яза (әйтә, укый, сөйли).

2. Бу нәрсә? 11. Укучы кайдан кайта?

Бу - китап. Ул мәктәптән кайта.

3. Болар нәрсәләр? 12. Укучы кая бара?

Болар - китаплар. Ул мәктәпкә бара.

Болар кемнәр? 13. Бу ничәнче мәктәп?

Болар - балалар. Бу - беренче мәктәп.

4. Бу дәфтәрме? 14. Сыйныфта ничә укучы бар?

Әйе. Бу - дәфтәр. Юк. Бу - дәфтәр түгел, бу - китап. Сыйныфта 10 укучы бар.

5. Азат бармы? 15. Ул ничек укый?

Әйе, Азат бар. Азат юк. Ул яхшы укый.


6. Китап нинди? 16. Ул кем белән уйный?

Китап матур. Ул Азат белән уйный.

7. Бу нинди китап? 17. Китап кайда?

Бу - матур китап. Китап өстәл өстендә.

8. Китап кемнеке? 18. Дәфтәр кайда?

Китап минеке (Азатныкы,Рәшитнеке). Дәфтәр өстәл астында.

9. Китап кайда? 19. Ул кемне (нәрсәне) ярата?

Китап өстәлдә. Ул әнине (мәктәпне)ярата


Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Нормальтемп белән әйтелгәнне ишетү аша мәгънәне аңлау,аңлаган турында фикер йөртү.Сүзләрне ,сүзтезмәләрне ,җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән аера белү.

Диалогик сөйләм.Темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап ,кара-каршы сөйләм оештыру; дәрестә бирелгән үрнәк монологларны сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү. .

Монологик сөйләм. Темалар буенча бирелгән сүзләрне ,аңлап ,монологик сөйләмдә куллану.

Уку.Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне ,текстларны дөрес интонация белән укый белү

Уку.Татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү.Телдән үзләштерелгән уку материалына нигезләнгән җөмлә һәм текстларны дөрес интонация белән .тиешле урында паузалар ясап ,сәнгатьле итеп укый белү.

Укыту-методик комплекты

1.Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.- Казан:Татар мультфильм нәшрияты 2013.

2.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1нче сыйныф.Укытучылар өчен методик кулланма./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.-Казан:Мәгариф,2012.

3.Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.-Казан,2005

4. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Млафеева. Казан 2011 ел




Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде: БСҮ-бәйләнешле сөйләм үстерү ,

ЛКФ-лексик күнекмәләр формалаштыру,ЛКК-лексик күнекмәләр камилләштерү,ГКФ-грамматик күнекмәләр формалаштыру,ГКК-грамматик күнекмәләр камилләштерү,ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү




1 сыйныф укыту- тематик план уку

Төп темалар

Сәг.саны

Белем һәм күнекмәләр

1.

Әйдәгез, танышабыз !

3

-әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү. Сорау бирә белү; -бу кем? Соравы аша кирәкле информацияне ала белү; - кире кага һәм раслый белү,ачыклый белү,(малаймы?); -предметларның санын әйтә белү,информацияне кире кага белү; -үзең турында сөйли белү

2

Урман дусларыбыз

Йорт хайваннары һәм кошлары

2+3

-кыргый хайван исемнәрен атый белү; -яшәү урыныңны әйтә белү; -яшәү урыныңны әйтә белү.Иорт хайваннары исемнәрен әйтә белү;


3

Спорт бәйрәме


2

-эш -хәрәкәтең турында хәбәр итә белү; -үзеңнең хәрәкәтләрең турында хәбәр итә белү;

4

Мәктәптә

2

-уку-язу әсбапларының исемнәрен ,аларның санын әйтә белү;

5

Бакчада

2

-тәкъдим итә белү. -ярдәм сорый белү. -эш куша белү.Эшне планлаштыру.Эшләгән өчен мактый белү;

6

Кыш җитте

4

-уенга чакыра белү.Бәйрәмгә чакыру кәгазе яза белү; -кышкы көнне тасвирлый белү.Фикереңне кире кага һәм раслый белү; -бергә уйнауны планлаштыра белү;

7

Сәламәт бул!

3

-авыру кешенең хәлен белешергә өйрәнү; -авыруның хәлен сорау ,аңа киңәш бирә белү; -кибеттә кирәк әйбереңне сорый белү;

8

Безнең гаилә

3

Гаилә кешәеләрен атый.гаилә турында сөйли белү

9

Татар халык ашлары

2

-Хат яза белү; -табын әзерләү тәртибе турында сөйли белү -кунак каршы алу һәм аны табынга чакыра белү; ризык исемнәрен атый белү

10

Кибеттә

3

-кием сатып ала белү; -төсләрне кулланып сөйләшә белү; -"Бүре һәм Төлке"әкияте белән танышу,сөйләм үрнәкләрен истә калдыру;

11

Шәһәрдә

2

-кунакка чакырып хат яза белү.Кая да булса чакыра һәм ризалаша белү.Шәһәр турында сөйли белү күнекмәләре-үз гаиләң турында сөйли белү; - -Татарстан шәһәрләрен атый белү.Кая ,кайчан баруыңны әйтә белү; -кибеттә сатып ала белү;

12

Җәй

2

-җәйге табигать; -җәйге ял турында сөйли белү; -сабантуй турында сөйли белү;



Укыту-тематик план 1 класс рус төркеме 33 сәгать

Дәрес темасы

Сәг.саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Көтелгән нәтиҗәләр


Контроль төре


Өй эше


Үткәрү вакыты

План

Факт

Әйдәгез танышабыз 3 сәг

1


Бу кем? Соравы һәм җавап формасы

1

Бәйләнеш

ле сөйләм үстерү


Диалог төзү


.Бу кем?бу нәрсә ? сораулары аша кирәкле информацияне ала белү




2.09


2

Әйдәгез танышабыз

1

Д/МС

Диалоглар ,монологлар төзү

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү, итәгать ле сүзләр куллана белү

Ситуатив күнегү


9.09




3

Әйдә бергә уйныйбыз

1

Д/МС

Рәсем буенча эш

Бергә уйнарга чакыра белү

Диалог төзү


16.09






Урман дусларыбыз 2 с






4


Кыргый хайваннар

1

Лексик-грамматик күне форм

Рәсем буенча диалог төзү

Кыргый хайван исемнәрен атый белү. Аларның санын әйтә белү.

Татарстанда яшәүче кыргый хайванны атый белү


23.09


5


"Төремкәй" әкиятен сәхнәләштерү

1

Лкф

Кара-каршы сөйләү

Бер-береңне чакыра белү. Укучыларның иҗади сәләтләрен, театраль осталыкларын үстерү.Әкият сәхнәләштерә белү

Ситуатив күнегү


30.09








Спорт бәйрәме 2 с






6


Спорт бәйрәме Диалог төзү

1

Лкф

Диалогик-монологик сөйләмне камилләштерү

Үзеңнең хәрәкәтләрең турында хәбәр итә белү.

Диалог төзү


7.10


7

Ризалык белдерү формасы

1

Лгкк

Парлап һәм коллективта эшләү күнекмәләрен ныгыту

Ризалык белдерә белү

Ситуатив күнегүләр


14.10






Мәктәптә 2 с






8

Уку-язу әсбаплары

1

Лкф

Рәсем буенча җөмлә төзү

Уку-язу әсбапларының исемнәрен,барлыгын ,юклыгын әйтә белү.

лексика


21.10




9

Без дәрестә

1

ЛКФ

Ситуация буенча җөмләләр төзү

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү

Укый,яза.рәсем ясый, җырлый саный, ала

Сорау-җавап


28.10






Йорт хайваннары һәм кошлары 3 с






10

Йорт хайваннары

Һәм кошлары

1



Лкф



Рәсем буенча эшләү

Йорт хайваннары һәм кошлары исемнәрен әйтә,саный белү

Ат.сыер,сарык, дуңгыз, кәҗә, каз,үрдәк. Әтәч, тавык. Чеби. Эт,песи

Бу- сыерБиш чеби бар.

Лексика








11.11


11

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау.

1

Д/МС

Мультфильм карау,сорауларга җавап

Иптәшеңнең һәм үзкеңнең нәрсә яратканыңны әйтә һәм сорый белү


Син нәрсә яратасың?

Мин пәрәмәч яратам.

Диалог төзү


18.11


12

Тыныч йокы,хәерле иртә теләү.

1

ЛКФ

Йо.йө иҗегенә башланган сүзләр текст уку

Тыныч йокы,хәерле иртә теләү


Әни.бәби, әти, бала, Әни,тыныч йокы!

Хәерле иртә,әни!

Җөмләләр төзү


25.11






Бакчада 2с






13

Җиләк -җимешләр

1

ЛКФ

Дәреслек белән эш.

Җ,җ авазы һәм хәрефе

Җиләк -җимеш исемнәрен атый һәм нәрсә яратканыңны атый белү

Лексика


2.12


14


"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү

1

Лкф

Рольләргә бүлеп уку һәм сәхнәләштерү

Ярдәм сорый белү. Укучыларның иҗади сәләтләрен, театраль осталыкларын үстерү.

Ситуатив күнегүләр


9.12






Кыш җитте 4 с






15

Кыш билгеләре

1

ЛКФ

Ситутив күнегүләр, монологик сөйләм төзү,

Кыш билгеләрен әйтә. Кышкы уенга чакыра. Көн нинди булуын сорый белү

Кыш, салкын, буран, кар ява,

Монологик сөйләм


16.12


16

Кыш бабай килә

1

ЛКФ


Рәсем буеча ,дәреслек белән эш

Кыш бабай,Кар кызы исемнәрен әйтә,Кыш бабайга хат яза,Кыш бабайданбүләк сорап ала белү

Кыш бабай,Кар кызы Хат

Бүләк

Ситуатив күнегү


23.12


























17

Яңа ел бәйрәме

1

ГКК

Котлау язу

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү

Яңа ел чыршы котлыйм Алсу, сине Яңа ел белән котлыйм,!


лексика




18

Бер-береңне уенга чакыру

1

Д/МС

Диалог төзү.ситуатив күнегүләр

Бер-береңне уенга чакыра белү Оля, сиңа ничә яшь? Сигез яшь. Синең чанаң нинди? Минем чанам зәңгәр.


Ситуатив күнегүләр








Сәламәт бул 3 с






19

Тән әгъзаларының исемнәре

1

ЛКФ

ГКК

Рәсем буенча монолог диалог төзү

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү

баш бит чәч колак борын авыз кул бармак аяк теш

Бу баш. Бу кулмы? Әйе, бу кул. Юк, бу кул тугел.

лексика




20

Сәламәт бул!


1

ЛКФ

Диалогик сөйләм төзү

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү

зарядка яса.,чана шу тимераякта шу йөз йөгер суган

Дәу әни, хәлең ни­чек? Кай җирең авырта? Миңа чәй бир эле. Бал белән чәй эч! Зарядка яса! Сарымсак аша! Лимон аша! Чиста йөр!

Ситуатив күнегү




21

Шәхси гигиена пред­метлары сорап алу

1

ДМС

Сүзләрне кабатлау.монолог.диалог төзү

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын,

Юклыгын,кирәклеген әйтә,аларны сорап ала белү.Исемнәрне 1,2 зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү

Тарак тарый чистарган Әйе,миңа яшел сөлге ошый.

Лексика








Безнең гаилә 3 с






22

Гаиләдә кемнәр бар лыгын әйтү, сорау

1

ЛКФ

Д/МС

Лексика белән танышу.сорау-җавап

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә,сорый белү

Синең гаиләң зурмы?

Гаиләдә ничә кеше?

Гаиләдә кемнәр бар?

Әни аш пешерәме?

Әйе, аш пешерә.

Сорау-җавап




23

Язгы көн

1

Д/МС

Монолог төзү БСҮ

Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү

яз җитә көн җылы кояш көлә кар эри кошлар килә тамчы тама

Әминә, әйдә урамга чыгабыз. Ә көн нинди? Көн җылы.

Текст сөйләү




24

Мин бүләк бирәм


1

ЛКФ

Җөмләләр төзү,уку,дәреслек белән эш

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү. Сөйләмдә «тәмле сүзләр»не куллана белү


Итагатьле сүзләр








Татар халык ашлары 2 с






25

Табын янында

1

Д/МС

Дәреслек белән эш,рольләргә бүлеп уку

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү


Әнием, (әтием, әбием., бабам, абы­ем, энем, сеңлем), ашың тәмле бул­сын! Дустым, чәй эч! Бал белән эч!

лексика




м

Туган көн - зур бәйрәм

1

ЛКФ

Уен ,диалоглар төзү

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү

туган көн бәхет телим

Коля, син җырлыйсыңмы? Юк, мин йөгерәм, сикерәм.. Ә Гали нишли? Гали бии. Туган көн белән котлыйм.

Ситуатив күнегүләр








Кибеттә 3 с






27

Ашамлыклар кибетендә

1

Д/МС

Яңа лексика белән танышу

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү. Кибеттә сатып ала белү

ипи сөт май сыр шикәр кәнфит аш

Син өчпочмак ашыйсыңмы? Әйе, ашыйм. Сөт эчәсеңме? Әйе, эчәм. Апа, ипи бармы? Ипи бар.





28

Барый Рәхмәт"Аш вакыты"

1

ЛГКК

Дәреслек белән эш

Аңлап, сәнгатьле уку

Ничә

Ничә сум

Чәйнек ничә сум?

Зур чәйне бар мы?

Кашык бирегез әле.

Чәнечке кирәк ме?





29

Киемнәр кибетендә

1

ЛКФ

Диалог төзү.уен уйнау

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

КүлмәкЧалбар итек бүрек

читек бияләй башлык

тун киемнәр

Синең башлыгың бар мы?

Бар.

Ул нинди?

Зәнгәр.









Без шәһәрдә яшибез 2с







30

Безнең шәһәр

1

ДМС

Карточкалар белән эш

Дәреслек белән эш

Чиста,матур,кечкенә,зур,пычрак сыйфатларын кулланып,сүрәтли белү күнекмәләрен устерү

Чиста

матур

кечкенә

зур

пычрак

Син кая барасың?

Шәһәргә.

Шәһәр нинди?

Шәһәрдә урамнар зур,чиста.

Сүзлек




31

Шәһәрдә» темасын йомгаклау.

1

Д/МС

Монологик сөйләм

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү

Мин Казанда(Минзәләдә шәһәрендә, авылда) яшим.

Маша, кая барасың?

Кибеткә.

Алсу кайдан кайтасың?

Базардан.









Җәй җитә2 с






32

Габдулла Тукай «Бала белән күбәләк»

1

ЛГКК

Дәреслек белән эш

Аңлап, сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру

кояш балкый

күбәләкләр оча чәчәкләр үсә җиләк-җимеш пешә урамда җылы

Азат, урманга барасыңмы? Кем белән барасың? Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә.

Сорау-җавап




33

Без Сабантуйга ба­рабыз

1

ЛКФ

Монолог.диалог төзү

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү чүлмәк вата капчык белән сугыша

Дустым, әйдә Са­бантуйга барабыз! Син бәйрәмдә нишлисең

Мин йөгерәм

(сикерәм,җырлыйм,,биим)

Фразаларны кукллану








 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал