- Учителю
- Технологическая карта по татарской литературе
Технологическая карта по татарской литературе
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы 5 нче гимназиясе
Гасыйм Лотфиның "Эш үткәч, үкенүдә файда юк" әсәренә технологик карта
</
Зәйнетдинова Гүзәлия Гыйлметдин кызы,
1 категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
2015 ел
Максат
- 
    Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. 
- 
    Вакыйгалар арасындагы бәйләнешне табып, әсәрнең эчтәлеген аңлауларына ирешү. 
- 
    Кошлар тормышы белән кызыксындыру. 
Көтеләчәк нәтиҗә
Шәхси эшчәнлек: кошларның әһәмиятен аңлату, аларны саклау.
Регулятив эшчәнлек: әсәрне укып өлешләргә бүлү, алар арасындагы бәйләнешне табу һәм анализлау юлы белән нәтиҗә ясау.
Танып - белү эшчәнлеге:тиешле информацияне аерып ала белү.
Коммуникатив эшчәнлек: төркемнәрдә эшләү.
Төп төшенчәләр
Төшенчәләр:
- 
    текст 
- 
    план 
- 
    ысул 
- 
    нәтиҗә 
Предметара бәйләнеш
Әйләнә - тирә дөнья белән танышу, татар теле, сынлы сәнгать, музыка
Ресурслар:
- төп
- өстәмә
С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Валитова " Туган тел" , 1 сыйныф.
Кошлар рәсеме, ысул үрнәге.
Эшне оештыру төре
фронталь, индивидуаль, парлап һәм төркемнәрдә эш
Уку дәресенә технологик карта.
Үткәрү технологиясе
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
I . Оештыру өлеше.
Укучыларда эшкә уңай мотивация тудыру.
Эшчәнлеккә хәзерлек.
II . Уку мәсьәләсе кую.
.
Дәреслек белән эш:
- 
    68 биттәге әсәрне табыгыз. 
- 
    Төркемнәрдә киңәшегез, дәрестә нәрсә эшләрбез? 
- 
    Г. Лотфиның " Эш үткәч, үкенүдә файда юк " әсәрен укырбыз; 
- 
    әсәрне вакыйгаларга бүлербез; 
- 
    нәтиҗә ясарбыз. (регулятив һәм коммуникатив эшчәнлек) 
III. Ысулны искә төшерү.
.
- 
    Моның өчен нәрсә кулланырбыз? 
- 
    Моның өчен ысул кулланырбыз.(ысулны искә төшерү) 
- 
    әсәрне укыйбыз; 
- 
    ни турында икәнен ачыклыйбыз; 
- 
    вакыйгаларга бүләбез; 
- 
    әсәрне ике өлешкә бүләбез; 
- 
    ике өлеш арасында бәйләнеш табабыз; 
- 
    нәтиҗә ясыйбыз. (регулятив эшчәнлек) 
IV . Сүзлек өстендә эш.
- 
    Тактадагы сүзләрне укыгыз. 
- 
    Мәгънәләрен аңлатыгыз. 
- 
    Балаларның аңлатуы: 
Сүзләр:
Эче поша - борчыла, уйлана мәгънәсендә.
Урман чикләвеге зурлыгындагы башы - кечкенә мәгънәсендә.(танып - белү эшчәнлеге)
V . Хикәя өстендә эш.
.
- 
    Укытучы укуы. 
- 
    Сораулар ярдәмендә эчтәлекне ачу: 
- 
    Катнашучыларны табыгыз; 
- 
    Маратның кошларга мөнәсәбәте нинди? 
- 
    Ул ничек күңел ачкан? 
- 
    Бу уен аркасында нинди хәл килеп чыкты? 
- 
    Кошлар сөйләшә алсалар, Маратка ни дип әйтерләр иде?Әсәрдән шул өзекне табып укыгыз. 
- 
    Марат нигә үкенә? 
- 
    Үкенүдән файда бармы? 
- 
    Безгә кошлар ни өчен кирәк? 
- 
    Гөжләп уку; 
- 
    Кычкырып уку. 
- 
    Җаваплар: 
- 
    Әсәрдә катнашучылар: Марат, кошлар. 
- 
    Ул кошларны яратмый, аларга таш ата. 
- 
    Күлмәк итәгенә вак ташлар җыйнап, аларны кошларга ата. 
- 
    Бу уен аркасында ул бер кошны үтерә. 
- 
    Табып уку. 
- 
    Кош үлгәнгә Марат нык үкенә. 
- 
    Үкенүдән файда юк, үлгән кошны кире терелтеп булмый. (танып - белү эшчәнлеге) 
- 
    Кошлар матур итеп сайрыйлар(кошлар сайравын магнитофон язмасында тыңлау), зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар һ.б.(шәхси эшчәнлек) 
V I. Төркемдә эш.
- 
    Төркемнәрдә вакыйгаларны барлагыз; 
- 
    Әсәрне өлешләргә бүлегез. 
- 
    Төркемнәрдә киңәшеп ике төп вакыйганы аерыгыз; 
- 
    Моның өчен нишлибез? 
- 
    Төркемдә фикер алышу.(коммуникатив эшчәнлек) 
- 
    Әсәрне өлешләргә бүлү (төркемнәрнең тәкъдим иткән вариантлары) 
- 
    Марат бакчада уйнап йөри. 
- 
    Ул кошларга таш ата. 
- 
    Кошка таш тиде. 
- 
    Кош үлде. 
- 
    Бер кошның Маратка әйтергә теләгән сүзләре. 
- 
    Марат үкенде. 
- 
    Үкенүдә файда юк. 
- 
    Эчтәлек ягыннан ошаган вакыйгаларны кушып, ике өлешкә бүләбез. 
- 
    Төркемнәр тәкъдим иткән вариантлар: 
- 
    1) Маратның күңел ачуы. 
2) Маратның үкенүе.
- 
    1) Маратның начар эше. 
2) Маратның яхшы эше.
- 
    1) Марат тәртипсез малай. 
2) Марат тәртипле малай.
(регулятив эшчәнлек)
V I I. Нәтиҗә ясау.
- 
    Нәтиҗә ясар өчен нишлибез? 
- 
    Төркемнәрдә нинди бәйләнешләр барлыгын искә төшерегез. 
- 
    Бу очракта нинди бәйләнеш? 
- 
    Әсәр ни әйтергә тели? 
- 
    Маратның кошларга мөнәсәбәте аша нинди үрнәк аласыз? 
- 
    Нинди уку мәсьәләсе куйган идек? 
- 
    Нәтиҗә ясадыкмы? 
- 
    Моның өчен нәрсә эшләдек? 
- 
    Нәтиҗә ясар өчен бәйләнешне табабыз. 
- 
    Төркемнәрнең җаваплар: 
- 
    каршылык; 
- 
    охшашлык; 
- 
    кушылу; 
- 
    сәбәп - нәтиҗә. 
- 
    Бу очракта бәйләнеш - каршылык.(коммуникатив эшчәнлек) 
- 
    Әсәр безне кошларга тимәскә өйрәтә.Аларның файдасы турында сөйли.(шәхси эшчәнлек) 
- 
    Эшеңне эшләгәнче башта уйла.Марат кебек үкенерлек булмасын. 
- 
    Әсәрне укып,өлешләргә бүлү һәм нәтиҗә ясау. 
- 
    Нәтиҗә ясадык. 
- 
    Моның өчен ысул кулландык. 
VIII.Йомгаклау.
- 
    Бу әсәрне уку безгә кирәкме? 
- 
    Тормышта мондый хәлне очратырга буламы? 
- 
    Дәрестә актив катнашуыгызга рәхмәт.Дәрес тәмам. 
- 
    Бу әсәрне уку безгә кирәк, чөнки Марат кебек кошларны кыерсытучы балалар еш очрый. Андый булырга ярамый.(танып-белү эшчәнлеге).