7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку 'Безнең ял'

Разработка урока по татарскому языку 'Безнең ял'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: «Безнең ял» темасын йомгаклау.


Максат: "Ял вакыты" темасына бәйле сөйләмне ныгыту;

укучыларның тел байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру;

буш вакытны файдалы үткәрүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.


Җиһазлау: Компьютер, интерактив такта, презентация, биремле карточкалар, мультфильм.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше:

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучының рапорты.

3)укытучы сүзе.

- Исәнмесез! Хәерле көн! Сезне күрүемә мин бик шат. Дәресебезне башлыйбыз. Безнең бүгенге дәрестә кунаклар да бар, әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик әле. Утырыгыз!

- Ягез әле, бүген кем дежур? Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне?

Дәрестә кем юк? Урамда нинди көн? Һава торышы нинди?


- Афәрин, рәхмәт! Дәресебезне башлыйбыз. Бүген без сезнең белән "Ял вакыты" темасын йомгаклыйбыз. Тема буенча алган белемнәрне, лексиканы сөйләмдә активлаштырырбыз. Сез алдан ук 2 төркемгә бүленеп утырдыгыз. Димәк һәр команда үзе өчен тырышачак, дөрес җавапка баллар җыячак. Дәресне уен формасында үткәрербез. 1нче команда "Җитезләр", 2 нче команда "Уңганнар" булыр. ,

Уенны башлаганчы, дөрес әйтелеш өстендә эшләп үтик әле.


  1. Актуальләштерү.

1) Артикуляцион күнегү:

И - ы - э - ә - а - о - ө - у - ү

Ү - у - ө - о - а - ә - э - ы - и (слайд1)


2)Тизәйткеч әйтү.

"Тиз әйт! Тиз әйт!

Тизрәк! Тизрәк! Тиз!Тиз!Тиз!"-ди Тизәйткеч.

Тизәйткеч ул,

Тиз әйттереп, телебезне төзәйткеч. (слайд 2)


3.Төп өлеш.

-Афәрин, булдырдыгыз. Уенны башлаганчы, берничә сорауга җавап бирегез әле.

1) - Әйтегез, әле. Хәзер нинди ел фасылы? (Кыш) (слайд 3)

- Бик дөрес. Кыш айларын санап үтегез әле? (дек,янв,фев)

-Көннәр нинди хәзер?

- Кошлар кая китә?

-Ә кыш көне урамда нинди эшләр эшләп була?(слайд 4)

-Ничек ял итеп була? (слайд 5)


4 Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Дәрес-уенны башлыйбыз. (Биремле битләр таратыла)


1) "Тәрҗемәче" уены. Бирелгән сүзләрне кем тизрәк тәрҗемә итә.

Буш вакыт, файдалы, файдасыз, арыдым, шөгыль, рәхәт, ял итү, тик яту, үзем теләгәнчә, кызыклы. (слайд6)


2)"Кара- каршы" уены. Ялны ничек уздырып була? Кем күбрәк мисал китерә. (слайд 7)

3) "Кем җитезрәк?" Тыңлагыз һәм табышмакның җавабын әйтегез. (слайд 8)

1.Нәрсә ашамыйча йөри?(сәгать)

2.Юк аягы, юк күзе, өйрәтә үзе. (китап)

3. 2 күзле багана, көн узмый, -дип зарлана. (ялкау)

4. Кәҗәдә 2, сарыкта юк. (ә хәрефе)

5. 2 аяклы үгез. маңгаенда мөгез. (велосипед)

6. Цилиндр кигән клоун, и кылана көлдерә. Рәхәтләнеп бар да көлә. (цирк)

7. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

8. Үзе укый белмәсә дә, гомер буе язына. (Каләм)

9. Әбидә бер, бабайда ике. ("Б" хәрефе)

10. Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда сатылмый.(акыл)


4)Мәкаль һәм әйтемнәр аукционы. Мин башлыйм, сез дәвам итәсез (слайд 9)

1. Агач җимеше белән, кеше эше белән.

2.Аз сөйлә, күп эшлә.

3. Эш бүре түгел, качмас.

4. Уйнавын уйна, эшең турында да уйла.

5. Көн эшләргә, төн йокларга.

6. Кем эшләми, шул ашамый

7. Матурлык туйда кирәк. эшчәнлек көн дә кирәк

8. Ялкауга көн дә бәйрәм.


5) Хәрефләр эстафетасы ( слайд 10)

1 мәкальнең һәр хәрефе аерым карточкаларга язылган. Магнитлар әзерләп куелган. Тактаның урта бер җирендә өтер билгесе ясалган. Мәкальнең беренче яртысын беренче команда, икенче яртысын икенче команда хәрефләрдән җыеп тактага беркетә. Кайсы команда тизрәк җыя шул җиңүче була.

(эш беткәч, уйнарга ярый)


6) ЯЛ МИНУТЫ. ( слайд 11)
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз
Һәм керләр дә уабыз,
Тузан сөртә беләбез,
Ашарга пешерәбез.
Тиздән үсеп җитәрбез,
Шунда эшкә китәрбез


7) "Хис- тойгылар кирәк" уены. (слайд 12)

Бер җөмлә алына. Кем шуны иң күп төрле интонацияләрдә әйтә алыр? (хикәяләп, сорап, өндәп, шаяртып, шатланып, битараф, нәфрәтләнеп, уфтанып). (Ял көне)


8) "Ял вакыты" темасына иң кызыклы диалог. (слайд 13)


9) Кар өеме уены. (слайд 14)

Билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмләне әйтәм, сез шул җөмләне чиратлап кабатлыйсыз һәм үзегезнекен өстисез. Кем туктала, шул җиңелә.

-Ял итәм. ................

10) «Ә сез шигырь яза беләсезме?" слайд 15)

Ял ………………………………………………………………..

………………………………………………………….булды.

Күңелле.........................................................

Ә ялкау.........................................................


10) Һәм дәреснең йомгагы итеп сезгә мультфильм тәкъдим итәм. (слайд 16)

Г.Тукайның "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигыре буенча мультфильм карау.


5. Йомгаклау өлеше

- Актив катнаштыгыз. Бүгенге дәрес ошадымы? Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк?

- Хәзер җиңүче команданы билгелибез.

6. Өй эше "Буш вакытым" темасына хикәя язып килергә.

"Җитезләр"


"Уңганнар"

Буш вакыт-

файдалы-

Файдасыз-

арыдым-

шөгыль-

рәхәт-

ял итү-

тик яту-

үзем теләгәнчә-

кызыклы-

Буш вакыт-

файдалы-

Файдасыз-

арыдым-

шөгыль-

рәхәт-

ял итү-

тик яту-

үзем теләгәнчә-

кызыклы-

Ял көне (выходной)


Хикәяләп- .


сорап -?


өндәп -!


Шаяртып(шутя)


Шатланып(радостно)


Битараф(безразлично)


Нәфрәтләнеп


уфтанып


Ял көне (выходной)


Хикәяләп- .


сорап -?


өндәп -!


Шаяртып(шутя)


Шатланып(радостно)


Битараф(безразлично)


Нәфрәтләнеп


уфтанып


Тере картина.

Карточкага сүзләр язылган, ( он иләү, камыр басу, таба майлау ) . Укучылар шушы хәрәкәтләрне башкарып, иптәшләре нәрсәне аңлатуын ачыкларга тиешләр.












Тема: «Белем һәм хезмәт» темасын кабатлау

Максат: - тема буенча укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен гомумиләштерү;

-"Белем һәм хезмәт" темасын йомгаклау;

- лексик темага бәйле сөйләмне ныгыту;

- табигатькә карата мәхәбәт хисе, сәламәт яшәү рәвешенә .....

Җиһазлау: Компьютер, аудио язма, лексик- фонетик битләр, крассворд, яфраклар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше:

  • Исәнмесез! Хәерле көн!Сезнең белән кабат очрашуыма мин бик шат. Дәресебезне башлыйбыз.безнең бүгенге дәрестә кунаклар да бар, әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик әле. Утырыгыз. Дәресебезнең темасы "Белем һәм хезмәт" темасын кабатлау.

Максаты: "Белем һәм хезмәт" темасын йомгаклау;

Укучыларның алган белемһәм күнекмәләрен гомумиләштерү;

Лексик темага бәйле сөйләмне ныгыту.

  • Ягез әле, бүген кем дежур?

  • Бүген ничәсе?

  • Атнаның кайсы көне?

  • Дәрестә кем юк?

  • Бүген сезнең ничә дәрес?

  • Нинди дәресләр?

  • Урамда нинди көн? Һава торышы нинди?

  1. 1) Артикуляцион күнегү:

И - ы - э - ә - а - о - ө - у - ү

Ү - у - ө - о - а - ә - э - ы - и

Тизәйткеч өйрәнү

Чыпчык, чыпчык,

Чык, чыпчык.

Чыкчы, кошчык,

Чык, кошчык.

2) Пантомима уены.

Укый,

Яза,

Саный,

Сөйли,

Сөйләшә

Карый

Йоклый

Пешерә

Тегә

Бәйли

Ашый

Ашата

Сикерә

Йөгерә

Җырлый

Бии

Рәсем ясый

Зарядка ясый

Тыңлый

3) Ишетеп аңлау күнегүләре:

(Ө) авзы кергән иҗекләрдә кул чабыгыз:

- он, ун, өн, ун, үн, ын, ин, эн.

(Ө) авзы кергән сүзләрдә кул чабыгыз:

- Сөт, ипи, бал, гөл, сан, тал, бөре, көн, төн.

Кайсы җөмләләрдә (Ө) авазы бар?

  • Минем әбием матур гөлләр үстерә.

  • Мин салкын сөт яратам.

  • Кызыл алма бик тәмле.

(Ө) авазы кергән тагын нинди сүзләр беләсез? (ЛФБ белән эш)

Диктор артыннан кабатлау

3.Төп өлеш

  • Әйтегез әле, елның кайсы вакыты? Нинди ел фасылы?

  • Бик дөрес. Көз айларын әйтегез әле?

  • Көннәр җылымы, салкынмы?

  • Җил исәме?

  • Көз көне агачлар нишлиләр?

  • Яфраклар нинди төстә?

  • Кошлар нишлиләр?

  • Кешеләр көзен нишлиләр?

  • Тыңлагыз һәм бу кайсы ай? Дигән сорауга җавап бирегез.

Кошлар оча төркемләп,

Яңгыр ява иркенләп.

Кояш чыгып алгалый,

Моңсу караш салгалый.

Агач сары төстәдер.

Кайсы ай бу?(Сентябрь)

Иртәләрен туң төшә.

Күңелләргә моң төшә.

Көн яктысы карала.

Яңгыр тоташ кар ява.

Кояш кайсы яктадыр?

Кайсы ай бу?(Октябрь)

Время - листьям золотиться,

В небе - птичьи вереницы.

Дети начали учиться.

Этот месяц мы зовем ...

Ну конечно, ....(Сентябрем)

Дни грустнее и короче.

Холоднее стали ночи.

Дождь со снегом очень - очень

Удивил бы в сентябре,

Но не редкость в ....(Октябре)

  • Әйдәгез әле, кайсыгыз гомумиләштереп "Көз" турында сөйләп китәр?

"Көз"

Менәт алтыен көз җитте. Агачларда яфраклар саргайды. Алар җиргә коелалар. Яңгырлар да ява башлады. Төньяктан салкын җил исә. Сентябрь, октябрь, ноябрь - көз айлары. Сентябрьдә мәктәптә укулар башлана. Көз көне көннәр кыскара, төннәр озая.кошлар җылы якка китәләр. Кешеләр уңыш җыя.

  • Кешеләр уңыш җыялар дидек, безнең бакчаларыбызда нинди җиләк - җимеш, яшелчәләр өлгерде? Нәрсәләр җыйдык инде без? Әйдзгез "Кем күбрәк" уенын уйнап алыйк. Кем күбрәк яшелчә һәм җиләк - җимеш исемнәрен язар? (Укыла, нәтиҗәләр ясала)

  • Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.Физминутка

Бик күп яздым,

Бераз ардым,

Бармак һәм кулым талды.

Бармакларны селкетәм,

Иңбашларны сикертәм.

Уңга, сулга карадым,

Аска, өскә карадым.

Тагын яза башладым.

  • Сау - сәламәт булыр өчен спорт белән шөгыльләнергә, зарядка ясарга кирәк. Ләкин әле болар гына да аз. Дөрес тукланырга, көндәлек режимны төгәл үтәргә кирәк.

  • Сәгать ничәдә торасың?

  • Торгач нишлисең?

  • Аннан соң нишлисең?

  • Ашагач нишлисең?

  • Мәктәптә нишлисең?

  • Дәресләрдән соң нишлисең?

  • Аннан соң нишлисең?

  • Ял иткәч нишлисең?

  • Уйнагач нишлисең?

  • Аннан соң нишлисең?

  • Кичке аштан соң нишлисең?

  • Дәресләрне әзерләгәч нишлисең?

  • Сәгатьничәдә йокларга ятасың?

  • Кайсыгыз гомумиләштереп "Көндәлек режим" турында сөйли?

Көндәлек режим.

Иртән торгач, мин юынам. Юынгач, иртәнге ашны ашыйм. Ашагач, мин мәктәпкә китәм. Дәресләр беткәч, мин өйгә кайтам. Кайткач, көндезге ашны ашыйм. Ашагач, мин бераз ял итәм. Ял иткәч, мин урамга чыгам. Анда саф һавада йөрим, дусларым белән уйныйм.

Уйнагач, мин кичке ашны ашыйм. Аннара мин дәресләремне әзерлим. Дәресләрне әзерләгәч мин әниемә булышам. Сәгать 10 тулгач, мин йокларга ятам.

  • Төркемнәр белән эшләү: Мәктәп темасына диалоглар төзегез.

  • Татар телен кем укыта?

  • Рус телен һәм әдәбиятын кем укыта?

  • Тарихны кем укыта?

  • Инглиз телен кем укыта?

  • Рәсемне кем укыта?

  • Физкультураны кем укыта?


Укучылар диалогларын сөйлиләр.

Мәктәп темасына кагылган сүзләрне кабатлау. Кроссворд чишү.

Укучы

Дәрес

Каләм

Китап

Акбур

Такта

Сыйныф

Дәфтәр

Укытучы

Көндәлек

  • Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп укыгыз:

Безнең бакчада кишер, ... , ... , ... үсә.

Дәрестә укучылар язалар, ... , ... .

Бәйрәмгә балалар залны кызыл, ... , ... , ... шарлар белән бизәделәр.

Бәйрәмгә залны шарлар, ... , ... белән бизәделәр.

Концертта балалар шигырь сөйләделәр, ... , ... .

  1. Йомгаклау өлеше

- Дәрестә нәрсәләр эшләдек инде без?........

- Актив катнаштыгыз, билгеләр түбәндәгеләр:

Өй эше көз турында сынамышлар - приметы язып килегез.

  • Мәкаль һәм әйтемнәр аукционы.


Кем хезмәт һәм һөнәр ияләре турында мәкальләр һәм әйтемнәрне күбрәк белә? (ярыш үткәрү)


ЯЛ МИНУТЫ.
Без әле бераз ардык, Уңга, сулга борабыз,
Ял итәргә уйладык. Аннан карап торабыз.
Башны иябез алга, Иң өсләрен сикертәбез,
Ә хәзер инде артка. Кулларны биетәбез.
Башны алга яшереп,
Азрак кына "йоклыйбыз".
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

Тере картина.

Карточкага сүзләр язылган, ( он иләү, камыр басу, таба майлау ) . Укучылар шушы хәрәкәтләрне башкарып, иптәшләре нәрсәне аңлатуын ачыкларга тиешләр.


Хәрефләр эстафетасы

Нинди дә булса мәкальнең һәр хәрефе аерым карточкаларга языла, һәм өстәлгә таратыла. Магнитлар әзерләп куела. Тактаның урта бер җиренә өтер билгесе ясалган карточка беркетелә. Мәкальнең беренче яртысын беренче команда, икенче яртысын икенче команда хәефләрдән җыеп тактага беркетә. Кайсы команда тизрәк җыя шул җиңүче була.

Өченчесе артык

Балаларда сүзләрнең уртак билгеләрен табып, гомумиләштерү сәләтен үстерү

көз, кыш, дүшәмбе

кызыл, яшел, зур

зур, кечкенә, ак

түгәрәк, өчпочмак, аю

тавык, каз, саескан

кабак, кыяр, алма

шимбә, якшәмбе, төн

иртә, кич, кыш һ.б.

Кар өеме уены

Билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмләне бер укучы әйтә, икенчесе шул җөмләне кабатлый һәм үзенекен өсти, өченче укучы алдагы ике җөмләне кабатлап, үзенекен өсти.

Рифмалаштыру

Бирелгән җөмләне рифмалап дәвам итү. ( Җылы, ямьле җәй җитте,болында үлән кипте).

Хис- тойгылар кирәк

Бер җөмлә алына. Кем шуны иң күп төрле интонаөияләрдә әйтә алыр? (хикәяләп, сорап, өндәп, шаяртып, шатланып, битараф, нәфрәтләнеп, уфтанып).


Хәрефләр эстафетасы

Нинди дә булса мәкальнең һәр хәрефе аерым карточкаларга языла, һәм өстәлгә таратыла. Магнитлар әзерләп куела. Тактаның урта бер җиренә өтер билгесе ясалган карточка беркетелә. Мәкальнең беренче яртысын беренче команда, икенче яртысын икенче команда хәефләрдән җыеп тактага беркетә. Кайсы команда тизрәк җыя шул җиңүче була.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал