7


  • Учителю
  • Открытый урок по литературному чтению (тат) на тему Тылсымлы әкиятләр. 'Гөлчәчәк әкиятен уку'

Открытый урок по литературному чтению (тат) на тему Тылсымлы әкиятләр. 'Гөлчәчәк әкиятен уку'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Дәүләтова Зөлфия Фоат кызының ачык дәрес эшкәртмәсе
Дәрес: әдәби уку

Тема: Тылсымлы әкиятләр. "Гөлчәчәк" әкиятен уку.

Класс: 2 нче

Перспектив башлангыч мәктәп программасы буенча


Дәреснең максаты:

Укучыларны тылсымлы әкиятләр, аларның төзелеше белән таныштыру.

Бурычлар:

1) "Тылсымлы әкият" төшенчәсен бирү;

2) Балаларның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, үзләре белгән әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аерып ала белергә өйрәтү;

3) Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү;

4) Авыр ситуацияләрдән дә чыгу юлын табып буласына инандыру.

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Укучыларның эш формалары

-парларда эш;

-күмәк эш;

- сүзлек белән эш;

-диалог;

-дәреслек белән эш;

-проектордан презентация карау;

-рефлексия

Материал. Дәреслек (56-65 нче битләр)

Җиһазлау:

1) Тылсымлы әкиятләрдән китап күргәзмәсе

2) Әкиятләрдәге тылсымлы предметлар яки аларның рәсемнәре (көзге, тарак...һ.б.)

3) Проектор, экран, компьютер;

4) Презентация

5) Тылсымлы предметлар ясалган рәсемнәр

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: дәреслек белән эшләү күнекмәләрен үстерү, биремнәрне башкарганда танып-белү инициативасы күрсәтүне тәэмин итү.


РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алуга, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерүгә юнәлтү


ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре: тылсымлы әкиятләргә хас билгеләрне аерып чыгарырга, хайваннанр турындагы әкиятләрдән аермалы якларын чагыштырып күрсәтергә юнәлеш бирү


КУУГ -коммуникатив универсаль уку гамәлләре: иптәшеңне тыңларгы, бердәм аралашып эшләргә, үзара уңай эшчәнлек төзү күнекмәләрен формалаштыруга этәргеч бирү

Дәрес структурасы һәм барышы


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

2

5

6

I этап.

Дәресне оештыру

Уңай халәт тудыру

Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бик җитез, бик тырыш кызлар, малайлар. Алар дөнья гизәргә, илләр күрергә яратканнар. Күбрәк белергә теләп, һәр көн мәктәпкә йөргәннәр. Ул балалар сез түгелме?

Мин дә сез шундый укучылардыр дип уйлаган идем. Әйдәгез әле, барыбыз да урыннарга утырдык та дәресебезне башлап җибәрәбез.

Бу дөньяда бар серле ил

Ул әкият дөньясы.

Гөлчәчәкләр гел чәчәктә, күкләр аяз,

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Укучылар укытучы сөйләгәнен тыңлыйлар.




Без шул укучылар.




II этап

Актуальләштерү.

1).Әңгәмә.

2) Өй эшен тикшерү

-Без бу уку елында нинди әкиятләр укыдык әле?

-Ул әкиятләр нәрсә турында иде?

-Әкиятләрнең төп геройларын әйтә аласызмы?

-Әкиятләрдә Төлке, Куян, Бүре, Кәҗә, Сарык нинди итеп сурәтләнә?

-Сез өйдә нинди әкиятне укып килдегез?

-Һәрвакытта да көчле герой гына җиңеп чыгамы?

-Керпе Төлкене ничек җиңгән?

-Бу әкият ничек аталган иде?

-Ул кайсы халык әкияте?


-Хайваннар турында.

-Әкиятләрнең төп геройлары: Төлке, Куян, Бүре, Кәҗә, Сарык...

(Укучыларның фикерләре тыңлана)


(Укучыларның фикерләре тыңлана)

-Хәйлә белән җиңгән.

-"Хәйләкәр керпе" дип аталган иде.

-Ул гуцул халык әкияте.

III этап

Дәрес темасын һәм максатын ачыклау

1).Тылс ымлы

предметлар турында сөйләшү


2)Китап күргәзмәсе белән танышу

-Балалар хайваннар турындагы әкиятләрдә сезгә көзге , тарак һәм тагын шундый серле предметлар очрадымы?

-Сезнең ишеткәнегез бармы: әкиятләрдә көзгеләр кешеләргә нинди файда китерә?

-Үзе йөри торган башмаклар, тараклар, бер селтәнүдә аҗдаһаның өч башын да юк итә торган кылычлар турындагы әкиятләрне ишеткәнегез бармы?

-Ничек уйлыйсыз: мондый тылсымлы предметлар нинди әкиятләрдә очрар икән?

-Сезнең алдыгызда тылсымлы әкиятләрдән күргәзмә оештырылган. Кызыксынган укучыларга бу әкиятләрне алып укырга була.

-Юк.

-Дәрьяга әвереләләр, көзгедән карап, кешенең нишләгәнен белеп була һ.б.

-Бар.(Укучыларның фикерләре тыңлана)

-Тылсымлы предметлар тылсымлы әкиятләрдә очрый.

3).Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

-Бүген без әнә шундый әкиятләр турында сөйләшербез, аларның төзелешләре белән танышырбыз.Сезнең алдыгызда әкият исемнәре язылган карточкалар ята. Тактада беркетелгән конверт кесәчекләренә, дөрес итеп, әкиятләрне урнаштырырга.Бәлки, сез тылсымлы әкиятләрне үзегез дә танып күрсәтә алырсыз.

-Дөрес эшләдегезме? Тикшереп карыйк (слайд-1)

Мөстәкыйль эшлиләр

Экраннан карап тикшерәләр.

IV этап

Яңа материалны аңлату

1).Автор текстын уку

2).Кыска гына әңгәмә

-Тылсымлы әкиятләрнең нигезендә нәрсәләр ята?(слайд-2)

-Нинди тылсымлы предметлар очрарга мөмкин?(слайд-3)

-Хәзер, укучылар, мин сезгә дәреслекнең 57-58 нче битендәге автор текстын укырмын.

-Бу өзектә кемнәр турында әйтелә?

-Убырлы карчык турында нәрсә әйтә аласыз?

-Ни өчен Убырлы карчыкның улы дөнья гизәргә чыгып киткән?

-Гөлчәчәк турында нәрсә әйтә аласыз?

(Әңгәмә)


Укучыларның фикерләре тыңлана


-Бу өзектә Убырлы карчык, аның улы һәм Гөлчәчәк турында сөйләнә.

-Ул бик явыз булган.

-Ул әнисенең явызлыгына түзә алмаган.

-Ул үз әнисен бик сагынган, тик аны Убырлы карчык беркая да чыгармаган, бикләп калдыра икән.

3)."Гөлчәчәк" әкияте өстендә эш

а)

кереш сүз

б) сүзлек белән эш


в)әкиятне чылбыр буенча уку

V Белемнәрне ныгыту

а)

парларда эш

б)эчтәлек буенча биремнәр

VI Фронталь -эш

Өйрәнгәннәрне беренчел тикшерү


-Ул кайсы халык әкияте?

-Әкият эчтәлегенә карат бирелгән рәсем буенча нәрсәләр әйтә аласыз?

-Әкияттә кемнәр катнаша дип уйлыйсыз?


-Экранда бирелгән сүзләр әкияттә очрый. Шуның өчен аңлатма биреп китик.


-Әкиятне мин башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.

(укытучы укый башлый)


-Гөлчәчәк ничә тапкыр җырлый?

-Гөлчәчәк булып җырлап карагыз.

-Аның җырында нинди интонацияләр булырга тиеш?

-Соры бүре булып җырлап карагыз?

-Аның тавышында нинди интонация сизелергә мөмкин?

-Әкияттә кайсы сүзләр кабатланып бара?(слайд-4)

-Әкиятнең чылбыр әкияткә охшаган урыннарын табып, бер-берегезгә укып күрсәтегез.

-Әкияттәге кайсы геройларны тылсымлыга санап була? Нинди сыйфатлары өчен?

-Әкиятнең башламы нинди, ахыры ничек бетә?


Сезнең алдыгызда тест сораулары. Белемегезне тикшереп карагыз.


-Татар халык әкияте.

(Фикерләр тыңлана)


(Укучылар "әманәтем", "юргам", , "думбра", "чукмар","карама" сүзләрен экраннан укыйлар

(укучылар тыңлыйлар, карап баралар)

-Гөлчәчәк алты тапкыр җырлый.

(Күмәк эш)

-Моңсу тавыш.


(Күмәк эш)

-Калын тавыш.


-"Көлтә-көлтә койрыгым,

Болгый-болгый улаем.

Күмәчләремне бирмәсәң,

Калҗа-калҗа тураем,

Калҗа-калҗа тураем."

-"Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә, көмеш күл,

Яшерсәнә, көмеш күл.

-Убырлы карчыкны тылсымлыга санап була. Ул гел Соры бүрегә әверелә.

-"Боры-борын заманда..." дип башлана. Ахыры "...Тик авызга эләкми, мыек кына чылана." дип бетә.

-карама, көмеш күл, чәч бөртеге, думбра кылы.


(Тест эшлиләр.)

VII этап

Йомгаклау

1)Үзконтроль һәм үзбәя сораулары

-Дәрес сезгә ошадымы? Нинди өлешләре ошады? --Дәрескә тагын нинди эш төрләре кертер идегез?

- Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

- Әкиятләрнең әһәмияте нәрсәдә?

- Киләчәктә үзегез дә әкиятләр уйлап чыгарырсызмы?

(фикерләр тыңлана)

2).Өй эше бирү

-Өй эше: әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

-Белемнәрегезне бәяләгез. Конэрс.Һәр укучы үзенә туры килгән почмакны сайлый.

-Кемнәр дәрестә бик яхшы эшләдем дип уйлый, алар кояш янына, уртача эшләүчеләр кояш-болыт рәсеме янына, тырышлык җитеп бетмәгән укучылар болыт рәсеме янына барып басалар. Кемнәргә активлык җитеп бетмәде? Ни өчен?


(Көндәлеккә өй эшен язалар)

(Укучылар үз белемнәрен бәялиләр, үзләренә билге куялар, укытучы күзәтчелек итә)








 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал