- Учителю
- 1Нче сыйныфта уку дәресе 'Б б хәрефләре'
1Нче сыйныфта уку дәресе 'Б б хәрефләре'
Тема. Тартык б авазы, Б, б хәрефләре.
Максат. 1.Б, б хәрефләре, б авазы белән танышу.
2. Дөрес әйтә белүләренә ирешү.
3.Уку, фикерләү сәләтен үстерү.
5. Сәламәтлекне үстерү өчен нәрсәләр эшләргә икәнен искәртү.
Җиhазлау.
1. 2 йорт макеты
2. Иҗекләр
3. Белмәмеш рәсеме
4. Сюжетлы рәсемнәр
5. Хәрефләр кассасы
Дәрес барышы
-
Актуальләштерү.
-
Карагыз әле, балалар, безнең бүлмәдә нинди матур кояш! Ничек матур елмая ул! Әйдәгез, без дә елмайыйк. Безнең елмаюыбыз килгән кунакларга бүләк булсын!
Без үткән дәрестә нинди хәреф белән таныштык?
-
Д, д хәрефләре белән.
-
д авазы-яңгырау тартык аваз.
Ә хәзер кушылмаларны укыйбыз:
ба ра да та лә
ла Са ма ка Ди
Шул иҗекләрдән сүзләр төзибез.
Уен "Сүз төзе!"
-
Безнең хәрефләребез кояшлы көндә уйнарга чыктылар. Кинәт җил исте, яңгыр ява башлады. Хәрефләр өйләренә йөгерделәр.
Уен "Өеңне тап!"(Сузык һәм тартык авазларны дөрес итеп ике төркемгә бүлү)
-
Яңа тема өстендә эш.
Йокысыннан тора кояш
Елмаеп-көлеп кенә
Безнең рәсемебезгә ул
Елмаеп килеп крә.
Уятканда да уята
Нурларын сибеп китә.
Һәр нәрсәгә елмая ул
Иркәләп, сөеп кенә.
Укучылар, карагыз әле, кояш нурлары нәрсәгә төшкән?
-
Бакча -кәбестә -бала -бабай -әби
-
Бозау - болыт -балык -күбәләк
-
Сүзләрне иҗекләргә бүлү
-
Тизәйткеч әйтү:
Бура бурый бурачы
Бурасы да бура соң!
-
Нинди аваз гел кабатлана? /б авазы/
3 Яңа аваз белән таныштыру.
Б, б хәрефләре , б - яңгырау тартык аваз
4. Физкультминутка "Бакалар"
5. Рәсем буенча җөмләләр төзү:
- Елның кайсы вакыты?
- Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
- Балалар нишли?
6. Кушылма уку
Ба бу бо бы би
Бә бү бө бе
7. Сүзләр уку. (57 нче бит)
8. Касса белән эш:
Бал баш бака
9. Табышмак әйтү:
Ишегалдында таш була
өйгә керсәң - су була.
Җир астында җиз бүкән
Ул ни икән?
Акыра да бакыра,
Бөтен җирне тутыра.
Суда туа, җирдә үлә.
Сорыдыр үзе,
Үткендер теше
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.
10. Фонетик күнегү
Ба - ба - балык
Бә - бә - бәти
Бу - бу - буран
Бү - бү - бүләк
Бы - бы - былтыр
Би - би - бит
Бе - бе - бер
11. Дәреслектән уку (57-58 нче бит). Җөмләләр санын билгеләү.
12.Матур язу дәфтәрендә эшләү : б хәрефен язу
13.Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.
Тәрбияви момент:
Кояш, Су, Һава - безнең якын дусларыбыз
13. Нәтиҗә ясау: Белмәмеш биремен үтәү.