7


  • Учителю
  • Рабочая программа по литературному чтению

Рабочая программа по литературному чтению

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



</ 02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

"2 нче урта гомуми белем мәктәбе"

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе





Татар теле һәм

әдәбияты метод.

берләшмәсе җитәкчесе

_____________________

Әхмәтшина А.Ф.

1 нче номерлы беркетмә

25 нче август, 2016 нчы ел



«РАСЛАНДЫ» ТР АМР "2 нче урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

________________

Немтырев С.М.

131 нче номерлы боерык

29 нчы август, 2016 нчы ел.









Әдәби укудан эш программасына кушымта, 1 нче А сыйныфы

Төзүче: Хадиуллина Әнисә Рашит кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



«КИЛЕШЕНДЕ» ТР АМР "2 нче

урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

___________________

Хадиуллина Ә.Р.

1 нче номерлы беркетмә

26 нчы август, 2016 нчы ел























Алабуга

2016



1 НЧЕ А СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.«Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы (татар төркемнәре өчен). 1-4 нче сыйныфлар. Казан, 2011.

2.Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы "2нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2015-2016 нчы елга укыту планы.

Дәреслекләр: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. "Әлифба". Казан, " Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел.

Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, "Әдәби уку". Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2011нче ел.

Мәктәпнең укыту планында 1 сыйныфта әдәби укуга атнага 1 сәгать бирелгән. ( 1x 33=33) Елга барлыгы: 33 сәг.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:

  • Сузык һәм тартык авазлар һәм аларның хәрефләре белән, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык аваз хәрефләре белән танышу. Сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү.

  • Кисмә хәрефләрдән һәм кисмә кушылмалардан сүзләр төзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.

  • Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку.

Әлифбадан соңгы чор максатлары:

  • нәниләр өчен басылган китаплар белән таныштыру, мөстәкыйль укуга омтылыш булдыру;

  • рәсемнәргә карап хикәянең эчтәлеген сөйләү;

  • дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү.

Грамотага өйрәтү дәресе түбәндәге бурычларны хәл итә:

  • укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

  • аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

  • балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

  • коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында иҗади бәйләнеш булдыру;

  • укучыларның образлы, логик фикерләүләрен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.





Әлифба чорының ахырына белергә тиеш:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә - калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

- элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

Уку елын бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп укый белергә;

уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәргә;

китапларны эчтәлегенә карап аера белергә, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтергә;

текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләргә;

картина буенча бәйләнешле сөйләм төзергә;

укылган җөмләләргә яки текстларга карата сорауларга телдән җавап бирергә;

укыган текстның эчтәлеген сөйләргә;

тыңланган текстка исем куша белергә.

"Эчтәлек" битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

Бу "1 енче сыйныф укучыларын билгеләрсез бәяләү" ТР АМР "2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе ГБМБУ №109 ынчы боерыкка 12.10.2010 нигезләнеп төзелде.





















УКЫТУ-МЕТОДИК ӘСБАПЛАР ИСЕМЛЕГЕ:

1. Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. "Әлифба". Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010нчы ел.

2. И.Х.Мияссарова , Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова. "Әлифба" .Казан, " Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел.

3. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, "Әдәби уку". Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2011нче ел.

4. И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. Методик кулланма. Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

"Татар балалар әдәбияты . Шигырьләр һәм пьесалар. "С.Г.Сәмитова "Хәтер" нәшр.2010

"Хәзерге балалар шигърияте." Ә.Хуҗиәхмәтов, Р. Фәтхерахманов "Хәтер", 2012

"Татар теле өйрәнә нәниләр". Р. А. Борханова, Ф. М. Хисамова "Мәгариф" 2010

"Балалар фольклоры "Р.Ф.Ягъфәров "Мәгариф" Казан-2012

"Татар халык табышмаклары." "Идел-йорт" Яр Чаллы-2012.

"Татар халык мәкальләре." "Идел-йорт" Яр Чаллы-2013.

"Алтын кашык. Такмаклар, санамышлар, такмазалар." Р.Ягъфәров. Казан: Татар китап нәшрияты., 2013.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал