7


  • Учителю
  • Класс сәгате:Буш вакыт- алтын вакыт(башлангыч класс )

Класс сәгате:Буш вакыт- алтын вакыт(башлангыч класс )

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Буш вакыт- алтын вакыт.

Вакытны ничек бүләргә?

Мәктәптә уку- бала гомерендә иң кирәкле һәм җаваплы чор. Бала мәктәпкә кергәч үк, аның бөтен тормышы үзгәрә. Бала йөри башлагач, ул укырга, язарга, санарга һәм мәсьәлә чишәргә генә түгел, ә бәлки класста үз-үзен әдәпле тотарга, дәрестә тыныч утырырга, дәрестә сөйләгәнне игътибар белән тыңларга, сорауларны дөрес һәм тулы итеп җавап бирергә, шулай ук мөстәкыйль эшләргә дә өйрәнә. Барлык әти-әниләр баласының яхшы укуын телиләрдер. Ләкин кайбер әти-әниләр, баланы мәктәпкә бирдем диеп җиңел сулап куялар. Мәктәп баланы укыта, тәрбияли диеп уйлый.Сүз дә юк, мәктәптә бала укый, тәрбияләнә. Ә инде укучының өйдә дәрес хәзерләвен, аның вакытын дөрес бүлә алуын әти-әни оештырырга тиеш.

Кызганычка каршы, кайбер әти-әни бу мөһим эшкә җитәрлек игътибар итмиләр, бөтен йөкне мәктәпкә аударырга тырышалар. Ә 45 минутка гына бала яхшы укысын өчен барысын да эшләп бетереп булмый. Ул дәрестә алган белемнәрне өйдә дәвам итсә, яхшы булыр иде. Икенче бер әти-әниләр, киресенчә, укулары артта кала башласа, яки яңа теманы авыррак үзләштерсә, моның сәбәпләрен ныклап тикшермичә торып, аларны ялкаулыкта гаепләп, битәрләргә тотыналар. Бәлки бала дәрескә мөстәкыйль әзерләнә белмидер? Кат-кат укып та материалны аңлый алмыйдыр. Аның дәрестә үк үзләштереп бетермәве, укытучыдан кабат сорарга килмәве яки онытуы ихтимал. Әгәр чыннан да шулай икән, балагызны гаепләп, орышып, аның күңелен төшерәсез һәм ул никадәр тырышса да барыбер файдасы юк диеп өметсезлеккә бирелергә мөмкин. Балага беркайчанда кычкырып, акырып түгел, ә җай белән генә әйтергә кирәк.Кечкенә генә уңышы өчен дә баланы мактарга, бергә сөенергә кирәк. Ә кайбер әти-әниләр баласының укуы белән гел кызыксынып торалар.Укытучыны күргән саен аның укуын сорыйлар, өйдә һәрвакыт өстәмә эшләр эшлиләр.Төрле өстәмә материаллардан, тест китапларыннан файдаланалар. Андый әти-әниләргә бик зур рәхмәт.

Укытучы кушкан эшләрне балаларына үзләре үк эшләп бирүче әти-әниләр дә юк түгел. Әлбәттә, алар кызлары яки улларына ярдәм итү нияте белән эшлиләр, ләкин бик нык ялгышалар. Чөнки мондый очракта бала күзәтүче хәлендә кала һәм тора бара аңа бөтенләй күнеп китә. Әгәр башын ватасы килмәсә, әнисен генә чакыра, һәм дәрес хәзерләү өчен әнисен генә көтәчәк.

Өй эше хәзерләгәндә башта кагыйдәне ныклап өйрәнү урынга, бала өй эшенә тотына. Ә кайберәүләр кабатлап та тормый. Моңа юл куярга ярамый. Башта дәрестә бирелгән материалны кабатласын, кагыйдәне ныклап үзләштерсен, менә шуннан соң гына бала өй эшен тиз һәм җиңел эшләр.

Белем алу - авыр хезмәт. Ул зур тырышлык,түземлелек һәм киеренке эш таләп итә. Шуңа күрә балада бу эшне дөрес оештыру күнекмәсе булдыру, аңарда нык ихтыяр тәрбияләү бик әһәмиятле. Ә андый тәрбия үз алдыңа ачык максат куярга һәм шуңа ирешү өчен бөтен көчеңне, сәләтеңне һәм игътибарыңны тупларга өйрәнүдән башлана. Әгәр шундый сыйфатларга ия булмаса, иң сәләтле бала да укуда уңышка ирешә алмый. Шуның өстенә аның дәрес хәзерләү өчен махсус урыны да булырга тиеш.Телевизор эшләп торган җирдә укучы дәрес хәзерләргә тиеш түгел.

Кайчан хәзерләсә дә, барыбер түгелмени диеп кул селтәргә ярамый. Кайбер балалар өй эшен кич сәгать7,8 җиткәч кенә әзерли башлыйлар, 1сәгатьтән соң инде аларның йокы вакытлары җитә.Тиз ара һәм йоклап киткәнен сизми дә.Ул эшен җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмый.

Кече яшьтәге мәктәп баласы дәрес әзерләргә тиз генә керешеп китә алмый. Эшкә тотынгач та, еш кына игътибарын читкә юнәлдерә. Я берәр уенчыгы күзенә чалына. Шуңа күрә аның эш өстәлендә, уку -язу әсбапларыннан тыш, берни булмаска тиеш. Дәрес хәзерләү өчен кирәкле ручка, карандаш, линейка кебек әйберләрне бала алдан ук хәзерләп куярга гадәтләнсен. Югыйсә, эш барышында аларны эзләп, игътибарын читкә юнәлдерәчәк һәм шактый вакыты әрәм булачак. Дәрес хәзерләп бетергәч, иртәгә мәктәпкә алып барасы әйберләрен әзерләп сумкасына салып куярга өйрәнсен.

Баланы мәктәпкә йөри башлаган көннән үк тырышып, бөтен көчен куеп укырга, язарга, өйгә бирелгән эшләрне мөмкин кадәр тизрәк, әмма чиста һәм пөхтә итеп эшләргә өйрәтү бик әһәмиятле. Чөнки, класстан класска күчкән саен, өй эшләренең күләме арта. Җай гына эшләргә күнеккән бала,аларны эшләп бетерү өчен бик күп вакыт сарыф итәчәк. Шунлыктан аның саф һавада булу, әдәби китаплар уку, спорт белән шөгыльләнү, өй тирәсендә әти-әнисенә булышу өчен бер минуты да калмаячак. Нәтиҗәдә бала тиз авырый, тиз ара. Авырлыклар алдында каушап калуы, укучының укуга кул селтәвенә китерергә мөмкин.

Укучы баланың киләчәге шактый дәрәҗәдә бүген ял сәгатьләрендә алган белемнәргә, күнекмәләргә, осталыкларга да бәйле. Буш вакыт... Кем генә аның күбрәк булуын теләми икән? Ләкин ата - аналар ял вакытлары җитеп бетмәвенә зарлана. Алар фикеренчә, укыту программасы авыр, киеренке булганлыктан, балаларның баш күтәрерлек вакытлары да калмый диләр. Вакытны дөрес бүлсә, ул барысына да ирешәчәк.

Иң мөһиме балалар шуны аңласыннар: үз вакытыңа зур байлык итеп һәм хөрмәт белән карау- һәр кеше ия булырга тиешле мәҗбүри сыйфат ул. Әйдәгез, бергәләп балага тәрбия һәм белем бирик. Шул вакытта гына без зур уңышларга ирешәчәкбез.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал