7


Тема: 'Җыю саны' (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Җыю саны

Максатлар:

«Минем дусларым» темасына бәйле сөйләм үрнәкләрен кабатлау; сан төркемчәләрен искә төшерү;саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү;

- диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне дәвам итү

Дәреснең тибы: грамматик күнекмәләр формалаштыру.

Максатлар:

- «Минем дусларым» темасына бәйле сөйләм үрнәкләрен кабатлау; сан төркемчәләрен искә төшерү;саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү;

- диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне дәвам итү.


Җиһазлау. Электрон дәреслек "Татар телле заман" (башлангыч сыйныф өчен), проектор, компьютер, һ.б.


Дөрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Исәнләшү.

Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?"Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, әйбәт.

Һава торышы турында дежур укучы белән сөйләшү.

1. Кереш әңгәмә.

- Бүген сез мәктәпкә сәгать ничәдә килдегез?

- Ничәдә өйгә кайтасыз?

- Бүген ничә дәрес укыйсыз?

- Бу ничәнче дәрес? (Укучылар җавап бирә.)


2. Теманы һәм максатны билгеләү.

- Без нинди тема өйрәнәбез?

- "Минем дусларым " темасын.

- Без бу лексик теманы өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәресебезнең темасы - "Җыю саннары". Бүген сан турында белгәннәрне искә төшерербез һәм җыю саннары белән танышырбыз.


3. Сүзлек эше (сөйләм оештыруда кирәк булачак сүзләрнең мәгънәсен аңлату яки тәрҗемә итү.)

Сүзләр. Микъдар саны, җыю саны, тәртип саны, дистә; ярдәмчел, юмарт, тырыш, хәрәкәтчән;күнелле, рәхәт.

- Әйтегез әле, сез кемнәр белән уйнарга яратасыз? (җаваплар тыңлана.)

- Берүзеңә генә уйнау рәхәтме, әллә дуслар беләнме?

- Дуслар белән уйнау күңеллерәк.

- Сез, IV сыйныф укучылары,үзара дусмы?

- Әйе.Без дус.

- Алайса, безгә бергә уйнау һәм эшләү күңелле булыр. Ә тагын да кызыграк булсын өчен, сез ике командага бүленерсез. Беренче команда - ".....", икенче команда - "....". Һәр дөрес үтәлгән бирем өчен йолдызлар җыярсыз, һәм соңгы этапта киләчәк дәреснең уен формасын сайлый алырсыз.


III.Белемнәрне актуальләштерү.

1. Бердән унга кадәр саннарны кабатлау.

- Ә хәзер уйнап алыйк, "Кем тизрәк? - Кто быстрее".

(Командаларның берәр укучысы вакытка саннарны әйтеп чыга. 8-10секунд=5балл).

- Саннарны кечкенәдән зурга таба әйтеп барыгыз: 5, 7, 1, 8, 2, 6, 3, 9, 4, 10.

(Балалар йолдызлар алалар.)


Әңгәмә.

- Балалар, бу - микъдар саннары. Алар русча ничек атала?

- Микъдар саннары нинди сорауларга җавап бирә?

- Алар нәрсәне белдерә?

Белмәмешкә булыш" уены.

- Икенче уенны безгә Белмәмеш белән уйнарга кирәк.

Без Белмәмешнең язма эшен тикшерәбез. Хаталары булса, төзәтегез. Кем хатасыз эшли - 5балл. Хаталы - 2балл.

(Укучылар бердән унга кадәр саннарны дөрес итеп язып чыгалар. Тикшерү.Йолдызлар алу)

- Балалар, без Белмәмешкә булыштыкмы? Димәк, дуслар нинди булырга тиеш?

- Дуслар ярдәмчел булырга тиеш. (Җөмләне кабатлыйлар.)


2. Уннан егермегә кадәр саннарны искә төшерү.

"Нокталарны тоташтыр" уены.

- Безгә бер кызыклы бирем әзерләдем. Нәрсә икәнен белер өчен, без саннарны әйтеп барыйк һәм карандаш белән тоташтырыйк.

(Укучылар, уннан егермегә кадәр саннарны әйтә-әйтә карточкаларда ясалган нокталарны тоташтырганнан соң, торт рәсеме барлыкка килә.)

- Нинди рәсем барлыкка килеп чыкты?

- Торт.

- Без аны кемнәр белән ашыйбыз?

- Дуслар белән.

- Димәк, дуслар нинди булырга тиеш?

- Дуслар юмарт булырга тиеш. (Бергәләп әйтәләр.)


3. Дистәләрне кабатлау.

"Парын тап" уены.

Укучылар алдында карточкалар. Ике баганада саннар, беренче баганада - саннар цифра белән язылган, икенче баганада саннар бутап сүзләр белән язылган. Укучылар карандаш белән тоташтыралар.

Тикшерү. Дөрес үтәлгән эш - 5балл, хаталы - 2балл.


4. Тәртип саннарын кабатлау.

Әңгәмә.

- Балалар, басыгыз. (Командалар капма-каршы басалар).

- Кем беренче баскан? Кем икенче баскан?

- Беренче, икенче, өченче, дүртенче - тәртип саннары.

- Тәртип, саны русча ничек атала?

- Тәртип саны нинди сорауга җавап бирә?

(Микъдар санына сузык авыздан соң- - нчы/-нче; тартык авыздан соң- -ынчы/-енче кушымчалары ялганып.)

- Сезнең төркемдә ничә укучы бар? Әйдәгез, төркемдәге укучыларны тәртип буенча саныйбыз. Моның өчен нинди саннарны файдаланабыз?

- Тәртип саннарын.

- "Тиз, тиз, тизрәк" уены.

(Балалар командадагы укучыларны тәртип буенча язып чыгалар.) 1 - 5балл, 2-2балл.


III. Яңа грамматик материалны үзләштерү.

1. Укытучы. Ә хәзер санның тагын бер төре, җыю саннары белән танышабыз.

Җыю саны- собирательное числительное.

- Скажите, что обозначают собирательные числительные в русском языке?

- Собирательные числительные обозначают число предметов в совокупности, количество группы предметов. Например, семеро мальчиков, двое мужчин.

- С существительными какого рода сочетаются собирательные числительные в русском языке?

- С существительными мужского рода.

- В татарском языке также употребляются с существительными и личными местоимениями, но всегда стоят после них, поэтому нужно говорить малайлар бишәү.

Укытучы. Җыю саны микъдар санына -ау/-әү кушымчалары ялганып ясала. Ничәү? соравына җавап бирә.

Сан сузык авазга тәмамланса, җыю саны ясалганда, ул аваз төшеп кала. Мәсәлән: җид(е)+әү,алт(ы)+ау.

Кагыйдәне схема белән ничек күрсәтеп була?

- Микъдар саны + -ау/-әү=җыю саны

- Саннарны татарча әйтегез: двое, трое, четверо, пятеро.(2шәр сүз)

2. - Төркемдә эшләп алыйк:

- Слайдта күрсәтелгән предметлар төркемен җыю саны белән әйтегез

3.Физкультминутка.

Балалар, ял итеп алыйк. Басыгыз. Мин саннар әйтәм.

Микъдар саны булса, кул чабыгыз.

Тәртип саны булса, сикерегез.

Җыю саны булса, урыныгызга утырыгыз.

4. Язмача күнегү.

- Дәфтәрләрдә бирелгән сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен языгыз:

Нас шестеро, друзей двое, идём вдвоём, играем шестером.


III. Яңа материалны ныгыту.

1. Төркемнәрдә ситуатив күнегүләр эшләү:

Как скажешь о том, что

- вас в семье пятеро

- завтра вы идёте в парк втроём;

- на каникулах вы вдвоем поедете в Бугульму.

2. Бирелгән диалогка төшеп калган репликалаларны өстәп языгыз:

- Синең дустың ничәү?

- ... .

- Аларның исемнәре ничек?

- ... ,

- Аларга ничә яшь?

- ... .

- Алар ничәнче сыйныфта укыйлар?

- ... .

3. Ишетеп аңлау күнегүе.

- Балалар, мин сезгә җөмләләр укыйм. Сез бу җөмләләрдән җыю саннарын гына язып алыгыз.

(Җөмләләр: Икенче дәрестә мөстакыйль эш булачак. Алия сәгать сигездә тора. Без апам белән икәү зоопаркка бардык. Без дәрестә өчәү"дүртле" алдык. )


IV. Йомгаклау.

1. - Балалар, бүген нинди теманы өйрәндек?

Җыю саннары ничек ясала?

Нинди саннар җыю саны була алмый?

2. Белемнәрне тикшерү өчен тест .

Дөрес тәрҗемәне табыгыз:

Двое -

а) ике; б)икенче; в)икәү; г)икедә.

Хаталы сүзне табыгыз:

а)өчәү; б) дүртеәү; в)алтау; г) җидәү.

Калын сүзне табыгыз:

а)берәү; б) икәү; в) өчәү; г) алтау.

Сүзгә дөрес кушымча ялгагыз:

Биш -

а)-нчы; б) - нче; в) -ынчы; г) - енче.

Җөмләгә тиешле сүз өстәгез.

Безнең сыйныфта кызлар ... .

а)бишәү; б) беренче; в) җиде; г) алтынчы.


3.Өй эше. Җыю саннары кулланып диалог төзергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал