7


'Юлда йөрсәң өлгер бул!'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Юлда йөрсәң ,бул өлгер! Юл кагыйдәләрен бел!

(Класс сәгате)

Укытучы:

Кадерле балалар, бүгенге әңгәмәбезне Лилия Хәмитова башкаруында "Сак булыгыз буз юлларда" җыры белән башлануы очраклы түгел. Без әледән-әле юл һәлакәтләре турында ишетеп торабыз, юл читләрендә, фаҗигада үгәннәрне хәтергә төшереп, һәйкәлләр тора. Ә инде юл һәлакәтләренең санына килгәндә, статиктик мәгълуматлар түбәндәгечә: 1. 2011 нче елның 4 аенда Татарстанда балалар катнашында 119 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 баланың гомере өзелгән, 124 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2. Балаларның үзләре гаебе белән 29 авария килеп чыккан, 90-ы шоферлар гаебе белән. Әлеге фагигаләрдә балалар пассажир буларак катнашкан, һәр очракта да балалар махсус урындыкларсыз йөртелгән. Статистик мәгълуматларга караганда, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре каникул чорында арта. Балаларны юл фаҗигаләреннән саклау, каникуллар чорында аларның иминлеген ныгыту, шулай ук "2006-2013 елларда юл хәрәкәтендә иминлекне арттыру" Федераль максатчан программасының үтәлешен тәэмин итү максатында Бөтенроссия күләмендә "Игътибар - балалар!" профилактик чара үткәрелә. Әлеге чара 4 этапта үтә:

  • беренче этап - 16 майдан 13 июньгә кадәр, балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерү һәм ял итү урыннарына бару чорында;

  • икенче этап - 15 августтан 11 сентябрьгә кадәр, балаларда һәм яшүсмерләрдә иминлек кагыйдәсен искә төшерү, яңарту чорында;

  • өченче этап - 1-10 ноябрь, көзге каникул чорында;

  • дүртенче этап - 26 декабрьдән 2012 елның 10 январенә кадәр, кышкы каникул чорында.

"Игътибар - балалар" профилактик чарасында ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын бозган, тиешле урында җәяүлене үткәрмәгән, балаларны махсус урындыкларсыз йөрткән шоферларны ачыклаячаклар, шулай ук юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләр, 14 яше тулмаган килеш машина юлында велосипедта йөргән балалар, мотошлемсыз һәм 16 яше тулмаган мопед, скутер белән идарә итүче яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре җәзасыз калмыячак.

Кадерле балалар, сезнең белән мондый күңелсезлек очраклары беркайчан да булмасын иде, балалар гомере өзелмәсен, әти-әниләрегезнең күз яшьләре түгелмәсен иде. Ә инде хәзер, юл билгеләре белән таныштыру, ә кайберләрен искә төшерү өчен сүзне укучыларга бирик.

Юл чатында дуслаштым, мин

Горур светофор белән.

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк-беләм.

Ә бу билге-"зебра "

Ул җәяүлеләр өчен

Юлны аркылы чыгу

Уңайрак булсын өчен

Бу билге - шундый билге:

Сине саклый, җәяүле!

Чыгабыз бергә-бергә

Без юлны шушы җирдә

0Велосипедчылар юлы

Үтәдер менә моннан.

14 яшьсез рөхсәт югын

Чыгарма син башыңнан

Велосипедчыларны тыя ул,

Аңлата ул: ярамый!

Яратсаң да сәпитне,

Булмый аңа карамый

. Ә менә бу билге

Җәяүлегә киңәшче.

"Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдә әле!"

("Җәяүле сукмагы").

Җайлап кына бер-бер артлы

Әйләнәдә барырга

Өйрәтә безне бу билге,

Кирәк күреп калырга.

("Әйләнәдә хәрәкәт")

Бу билгене күргәч тә

Сөенә авырулар

Димәк якында гына -

Ярдәм күрсәтүчеләр.

Бу билгене күрүгә,

Барысы да шатлана.

Димәк,кирәк вакытта

Мөмкин шалтыратырга.

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер?

("Ашханә" -хезмәт күрсәтү билгесе)

Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.

("Ял итү урыны").

Эчәсең килсә әгәр,

Чатнап кипсә авызың.

Су табарга булышырмын,

Билге исеңдә калсын.

("Эчәргә яраклы су")

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Игътибарга алалар.

Көзге кебек ялтырый юл -

Атларга да куркыта.

Бу билгене күргәч, шофер

Рулен ныграк тота.

Син дә саграк бул, зинһар,

Авызың "ачып" йөрмә,

Аяк тая, машина да,

Көпчәк астына кермә.

Кем гаепле? Нигә мондый

Фаҗигаләр күп була?

Чөнки күп кешеләр

Юл кагыйдәсен боза!

Халкыбыз юлда йөрүчеләргә карата бик күп мәкаль- әйтемнәр чыгарган, шуларның кайберләрен генә карап үтик әле.

Юлда булсаң, уяу бул.

Юлдашың үзәңнән яхшы булсын.

Урау булса,да ерак юл яхшы.

Юлга чыксаң, азыгың үзең белән булсын.

Юлда дә акыл кирәк.

Ашыккан ашка пешкән.

Юлда иминлекне булдыру өчен күп кирәкми, бары тик берничә кагыйдәне генә үтәү дә җитә.

1. Юлның уң ягыннан гына йөр.

2. Бары тик тротуардан гына йөр.

3. Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!

4. Тротуар булмаган урыннарда,сул яктан, каршы килүче трансрпортка карап бар.

5. Урамны тиешле урыннарда гына аркылы чык.

6. Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезеңдә тыела!

Укытучы

- Кеше гаебен табудан да җиңел әйбер юк, ди халык мәкале. Әйдәгез әле без дә экраннардагы рәсемнәргә карап, аларның гаепләрен табып карыйк.

1. Геройларның хатасы нидә? (Юл аркылы чыкканда якын баручы транспорт яныннан аркылы чыгагрга ярамый).

Балалар нинди фаҗигага юлыгырга мөмкин? (Әгәр дә балаларның таулары машина юлы янында икән, балаларның имнгәнү ихтималы бар)

Геройлар нинди ярамаган эш башкара? (Трамвай, троллейбус һәм автобусларның атына тагылыпп йөрү тыела).

Милиционер малайны ни өчен ачулана? (Малай юлны светофорның кызыл төсе янганда чыккан. Ә кызыл төскә чыгарга ярамый).

Рәсемдә нинди ярамаган гамәл башкарыла? (Сары машина хуҗасы кызыл машинаны узарга тели, ә бу урында узу тыела дигән тыючы билге тора).

Кызның гаебе нәрсәдә? (Юл аркылы чыкканда уйнарга ярамый).

- Рәсемдәге гаепләрне без бит таптык, җавапларыгыз төгәл һәм дәлилле иде, булдырдыгыз. Ә хәзер инде әйдәгез викторина сорауларына җавап биреп карыйк.

Викторина сораулары


1) Җәяүлелер өчен "зебра" куелмаса, кайдан юл аркылы чыгарга мөмкин?

  1. Борылышта

  2. Юлның ике ягы да әйбәт күренгән урында

  3. Машина актив хәрәкәт иткән урында

2) Тротуарның кайсы ягыннан йөрергә кирәк?

  1. Уң ягыннан

2. Сул ягыннан

3. Кайсы ягыннан да ярый

3) Кайсы урыннарда чана һәм чаңгыда шуарга рөхсәт ителә?

  1. Җәяүлеләр юлындада (пешеходный переход)

  2. Юлның уң ягында

  3. Паркларда, скверларда, стадионнарда

4) Велосипедчы л йөрү кагыйдәләрен бозган очракта ЮХИДИ хезмәткәре нишләргә хаклы?

  1. Кисәтү ясый

  2. Штраф сала

  3. Югарыдагыларның берәрсен эшли

5) Җәяүле юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыга. ЮХИДИ хезмәткәренең нәрсәгә хакы юк:

  1. Туктатырга һәм кисәтү ясарга

  2. Тәртип бозучыга штраф салырга

  3. Тәртип бозучыны сак астына алырга

6) Велосипедчының бу билге астына үтеп керегә хакы бармы?

  1. Юк

  2. Бар

Укытучы

- Афәрин, булдырдыгыз! Инде сезнең белән курыкмыйча авыл, шәһәр урамныры буйлар йөрерогә була. Юлларда йөргәндә барыгызны да игъы булырга өндим,чөнки бәхетсезлекләр күпчелек очракта игътибарсызлык аркасында киреп чыга бит. Юлда йөргәндә үзеңнең генә түгел, янәшәңдәге кешенең дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне булдырырга тырышыгыз. Шуны онытмагыз: машина зур тизлек белән килгән чакта кинәт туктый алмый, шуңа күрә үзегезне дә, башкаларны да кайгыга салмагыз, машина хуҗаларының да төрле халәттә булырга мөмкин икәннәрен исегездән чыгармагыз. Юлларыгыз һәр чак имин, үзегез сау-сәламәт, киләчәгегез тагы да матур булсын дигән теләктә калам.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал