- Учителю
- Nатар теленнән 'Сузык һәм тартыкларны аера белү. Баш П хәрефен язу' темасына дәрес эшкәртмәсе
Nатар теленнән 'Сузык һәм тартыкларны аера белү. Баш П хәрефен язу' темасына дәрес эшкәртмәсе
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе
Татар теле
Тема: Сузык һәм тартыкларны аера белү.
Баш П хәрефен язу.
Арча районы Г.Тукай исемендәге
Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе-
нең башлангыч класслар укытучысы
Ибраһимова Люция Фәрид кызының
1 нче класста татар теленнән ачык
дәрес эшкәртмәсе.
1 класс. Татар теле
Тема: Сузык һәм тартыкларны аера белү. Баш П хәрефен язу.
Тема максаты: Парлы һәм парсыз авазларны билгеләү. Баш Б хәрефен язуны аңлату
Планлаштырылган нәтиҗә:
сузык һәм тартыкларны аера белү
Предмет буенча белемнәр:
П,п хәрефләрен график дөрес язуны, в хәрефе булган сүзләрне укый һәм яза белү
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү.
Язганда тиешле гигиена таләпләрен белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, сузык авазны аеру
Танып белү: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету
Төп төшенчәләр: аваз, хәреф, сүз, иҗек терминнары
Пространство оештыру
Предметара: әйләнә-тирә дөнья, музыка, әдәби уку
Эш формасы: индивидуаль, парлап, фронталь
Ресурслар: язарга өйрәнү дәфтәре, кисмә хәрефләр, таблица, схемалар, перфокарта, фишкалар, карандаш, ручка
I этап Эшкә кызыксыну тудыру
Укытучы эшчәнлеге:
-
Уңай халәт тудыру
-
Җавабы п хәрефеннән башланган табышмаклар әйтү
-
[п] авазыннан башланган сүзләр уйларга
-
Язганда дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү
-
Кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт иттерү
Укучы эшчәнлеге:
-
Бер-берсенә елмаю бүләк итү
-
Табышмакларга җавап табу. Бу сүзләрнең нинди хәрефтән башланганлыгын әйтү
-
Песи, парта, поши, пәрәмәч, пилмән....
-
Дөрес утыру
-
Бармаклар өчен күнегүләр
II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру
Укытучы эшчәнлеге:
-
Басма һәм язма хәрефләрне укыту, аларга характеристика бирү
-
П хәрефе нәрсәгә охшаган
-
Баш П хәрефен язарга өйрәтү (презентация)
-
Баш П хәрефендә нинди хәреф элементлары бар?
-
Дәфтәрдәге үрнәкләрне карау, уку
Укучы эшчәнлеге:
-
Басма һәм язма хәрефләрне чагыштыру, охшаш һәм аермалы якларын әйтү
-
Капка, өстәл...
-
Һавада язып карау
-
Т, Б, Л, М, Г
-
П хәрефен модульләштерү - парларда эш
-
Дәфтәрдәге үрнәкләр буенча язу
-
П
-
Пе, Пу, Пи
-
Пенза
-
Г, П, Т, Б - охшаш элементны табу
-
Арба-арпа
III этап Физкультминутка
IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Укытучы эшчәнлеге:
-
Җөмләләр язу
-
Конэрс
-
Мик-физ-груп
Укучы эшчәнлеге:
-
Дәфтәрдәге үрнәк буенча җөмләләр язу
-
Басуда арпа үсә.
-
Песи акыллы.
-
Сузыкларга һәм тартыкларга бүленү
-
Яңгырау һәм саңгырау тартыклар; калын һәм нечкә сузыклар
-
Гөл, парта, укучы, укытучы сүзләрендә ничә иҗек, шул санда парлашалар
VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү . Физминутка
Укытучы эшчәнлеге:
-
"Әлифба" мультимедия презентациясен күрсәтү
-
Апа, пар, песи, бал, арпа, арба сүзләрен әйтеп яздыру
Укучы эшчәнлеге:
-
П хәрефе кергән сүзләр уку
-
Апа, пар, песи, бал, арпа, арба сүзләрен ишетеп язу
VII этап Рефлексия
Укытучы эшчәнлеге
Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?
Укучы эшчәнлеге:
-
Сорауга җавап бирү
-
Үзбәя