- Учителю
- Конспект урока для 1 класса «Әйтелгән сүздән аерым сызык яки авазны ишетеп аерып алу. [ м] авазы, М, м хәрефләре»
Конспект урока для 1 класса «Әйтелгән сүздән аерым сызык яки авазны ишетеп аерып алу. [ м] авазы, М, м хәрефләре»
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ
[ м] авазы, М, м хәрефләре.
Арча районы Г.Тукай исемендәге
Ашытбаш гомуми белем мәктәбенең
башлангыч класслар укытучысы
С.Д.Фатихованың 1нче класста
әдәби укудан әниләр каршында
үткәргән ачык дәрес эшкәртмәсе
Тема: Әйтелгән сүздән аерым сызык яки авазны ишетеп аерып алу. [ м] авазы, М, м хәрефләре.
Тема максаты: Аваздарны дөрес итеп әйтергә өйрәтү.
[ м] авазы, М, м хәрефләрен сөйләмдә тану,уку күнекмәләрен үстерү.
Логик фикерләүне ,игътибарны үстерү,сөйләм кимчелекләрен бетерү өстендә
эшләү.
Укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Төп төшенчәләр: аваз, хәреф, дәреслек.
Предметара: татар теле,рус теле.
Эш формасы: индивидуаль, күмәк, төркемләп.
Материал: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Грифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова Әлифба дәреслеге.Казан, "Мәгариф-вакыт" нәшрияты,2011ел.
Җиһазлау:Рәсемле әлифба, хәреф кассасы, проектор, диск ("Әлифба " дәреслегенә кушымта), смайликлар. предмет рәсемнәре, презентация,төрле төстәге фишкалар.
I этап Эшкә кызыксыну тудыру
Укытучы эшчәнлеге:
1.Сәламләү.
-Елмаеп карагыз дөньяга
Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!
Елмаеп яшәсәң көн саен,
Укырга,уйларга бик җайлы.
2. Укучылар бер-брегезгә карап елмаегыз да матур итеп утырыгыз.
3.-Укучылар кәефләрегез ничек?
4.Сөйләмдәге кимчелекләрне бетерүгә күнегүләр.(Тел чарлау.)
-Җил ничек исә?
-Елан ничек ысылдый?
-Карга нәрсә дип кычкыра?
-Бака ничек кычкыра?
-Үрдәк ничек бакылдый?
-Каз ничек каңгылдый?
Укучы эшчәнлеге:
-Елмаерга өйрәнергә кирәк,
Ачулыга бездә урын юк.
Матур сүзләр әйтеп елмаегыз,
Андый сүзләр бездә бик тә күп.
-Укучылар кәефләре нинди булуга карап смайликларын күтәрәләр.
Укучыларның җаваплары тыңлана.
II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру
Сингапур структурасы .Конэрс.
Укытучы эшчәнлеге:
1.Өйрәнгән сузык авазларны искә төшерү.
Укучыларга предмет карточкалары алалар.(Алма,әтәч,эт,утын,очучы,өй,ылыс,
имән).
Нечкә сузыктан башланган предмет карточкасын алган укучылар бер почмакка ,
калын сузыктан башланган предмет карточкасын алган укучылар икенче почмакка басыгыз
-Укучылар предмет исеме башланган авазга анализ ясыйлар.
2.Парларда карточка буенча эш.
Өйрәнелгән авазлар язылган тасма өләшенә.
-Укучылар нечкә сузык аваз хәрефләренә кызыл төстәге фишкалар куегыз.
-Хәзер калын сузык аваз хәрефләренә зәңгәр
төстәге фишкалар куегыз.
-Игътибар белән карагыз әле ,тагын нинди хәрефләр калды?
-Әйе тартык аваз хәрефләре калды.
3.Узган дәрестә без нинди авазның хәрефен өйрәндек?
Алдагы дәрес материалы презентация ярдәмендә ныгытыла.
Экранга л хәрефе кергән сүзләр чыга.
3.- Мин сезгә табышмаклар әйтәм , игътибарлы булыгыз.
1)Чылт чылт күзле,
Адәм йөзле,
Үчекләшер үзе,
Ходайның боерыгы
Бардыр койрыгы.
2)Күтәреп була
Ыргытып булмый.
3) Җаны юк,каны юк,
Үзе тимерне тарта.
4)Урманда кызыл читлек эленгән.
-Димәк без бүген сезнең белән [ м] авазы ,
М,м хәрефләре белән танышырбыз.
Укытучы укучыларны М,М хәрефләре белән таныштыра.
-[м ] авазын колакларыгызны каплап әйтеп карагыз әле яңгыраумы, саңгыраумы?
Укучы эшчәнлеге:
Укучылар почмак сайлыйлар.
Һәр укучы ни өчен шул почмакка басканын исбатлый.
Укучыларны тыңлау.
-Алма
[ а]-калын сузык аваз;
-Әтәч
[ ә]-нечкә сузык аваз;
-Эт
[ э]-нечкә сузык аваз;
-Утын
[ у]-калын сузык аваз;
Укучылар биремнәрне үтиләр.
Эш парларда алып барыла.
Укучыларның җаваплары тыңлана.
-Тартык аваз хәрефләре калды.
-[ л] авазының хәрефен өйрәндек.
Укучылар экрандагы сүзләрне укыйлар.
Биремнәрне үтиләр.
Укучылар җавабы тыңлана.
Укучылар басма хәреф элементлары белән М,м хәрефләре төзиләр.
-Яңгырау тартык аваз.
III этап Физкультминутка ( музыка астында хәрәкәтлә ясала)
IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Укытучы эшчәнлеге:
1.
-Ә хәзер дәреслектәге предмет рәсемнәре астында бирелгән сүзләрне иҗекләп укыйбыз.
-Дәреслектә бирелгән йомык һәм ачык иңекләрне уку.
_Укучылар, ал тасмада нинди сүзләр язылган. Алар нәрсә белән аерыла?
- Укучылар, зәңгәр тасмада нинди сүзләр язылган. Алар нәрсә белән аерыла?
Укучы эшчәнлеге:
Укучылар кычкырып бергәләп укыйлар.
Сорауларга җавап бирәләр.
Бирелгән сүзләрне чылбырлап укыйлар.
VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү . Физминутка
Укытучы эшчәнлеге:
1.Сингапур структурасы.
Музыка уйный.
-Хәзер [м] авазы кергән сүзләр уйлагыз.
Беренче булып һәр пардагы озынрак буйлы укучы җавап бирә.
2.Экранга сүзләр чыгарыла.
3.Парларда эш
-Ә хәзер кисмә хәрефләрдән хәрефәрдән сүзәр төзегез.
Укучы эшчәнлеге:
Музыкага укучылар хәрәкәтләр ясыйлар.
Музыка туктагач катып калалар.
[м ] авазы кергән сүзләр уйлыйлар.
Укучылар чылбырлап бирелгән сүзләрне укыйлар.
.Укучылар парларда эшлиләр.
Кисмә хәрефләрдән сүзләр төзиләр.
VII этап Рефлексия
Укытучы эшчәнлеге
_Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык? Бу аваз турында нәрсәсә әйтә аласыз?
-Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек икән?
-Сез бик тырыш булдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә.Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.
Укучы эшчәнлеге:
Җаваплар тыңлана.
Смайликлар белән кәефләрен күрсәтәләр.