- Учителю
- Конспект по технологии для 4 класса «Чәйнек асты тегү»
Конспект по технологии для 4 класса «Чәйнек асты тегү»
4 класс. Технология.
Тема.
Тукыма белән эш .Чәйнек асты тегү.
Максат. Тукымалар классификациясе белән таныштыру;тукыманың сул һәм уң ягын билгеләү; тукыманы эш өчен әзерләү эзлеклелеген өйрәтү; чәйнек асты тегү өчен размер һәм сыйфатын исәпкә алып тукыма сайлау; укучыларда сакчыллык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү; группада эшләү сәләтен формалаштыру,үзара яхшы мөгамәлә булдыру.
Бурычлар. Размер һәм сыйфатын исәпкә алып тукыма сайлау.Тукыманың сул һәм уң ягын билгеләү; гамәли эш башкару.
Материаллар һәм җиһаз: 4 класс өчен дәреслек ,эш дәфтәре, технологик карталар, тукыма кисәкләре, презентация, эш киемнәре, тест биремнәре.
Дәрес барышында үтәлергә тиешле максат һәм бурычлар.
1.Оештыру.
1.Төп максат һәм бурычлар белән таныштыру.
2.Укучыларны барлау, журналда тамгалау.
3.Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.
2. Өй эшен тикшерү.
1.Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен сорау-җавап
формасында тикшерү, анализлау, ныгыту.
3.Яңа тема аңлату, төшенчәләр формалаштыру.
1. Тукымалар классификациясе белән таныштыру;
тукыманың сул һәм уң ягын билгеләү искә төшерү.
2. Презентация күрсәтеп белемнәрен
системалаштыру.
3.Кулдан тегү алымнарын өйрәтү.
4. Белемнәрне ныгыту. Гамәли эш. ф\м
1.Технологик карта кулланып чәйнек асты тегү.
2.Төркемләп эшләү алымын куллану.
3.Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен
үтәүләрен күзәтү.
4.Үз өстендә туктаусыз эш алып бару, мөстәкыйльлек
сыйфатларын булдыру.
5.Үзара анализлау юлы белән әңгәмә
аша кабатлау.
6.Белемнәрне ныгыту максатыннан тест биремнәренә
җаваплар алу.
5.Өй эше бирү.
1. Хезмәт эшчәнлеген планлаштыра һәм оештыра белү.
2.Төрле чыганаклардан файдаланып үзлегеннән белем
арттыруларына юнәлеш бирү.
6. Рефлексия.
- Матурлыкка омтылып кына матурлык тудырырга
мөмкинме?
-
Кул эше буларак кулдан тегү алымнары безгә чәйнек астын бизәгәндә ярдәм иттеме?
-
Нинди яңа сүзләрне истә калдырдыгыз?
Технологик карта .Чәйнек асты тегү .
1.Өлге ярдәмендә тукымага 2 квадрат яки 2 түгәрәк сызабыз.
2.Сызган квадрат, түгәрәкләрне кисеп чыгабыз.
3. Квадрат,түгәрәкне алып тукыманың уң яклары эчтә калырлык итеп башлы энәләр белән беркетәбез.
4. Уң ягын тышта калдырырлык итеп әйләндерер өчен 2-3 см тегеп бетермичә , артка атлатып тегеп чыгабыз .
5.Эченә мамык яки синтепон тутырып тигезлибез.
6.Калган өлешне яшерен җөй белән тегеп куябыз.
7. Эчендәге мамык тигез торсын өчен берничә урыннан күкләү җөе
белән бизәкле үрнәк ясыйбыз
Тест . Тукымалар турында.
1.Тукыманың уң ягын ничек белеп була?
А. Рәсемнәрнең ачык, яхшы күренүеннән
Б. Тукыманың калынлыгыннан
В. Җепләрнең юан яки нечкә булуыннан
Г. Тукыманың ялтырап торуыннан
2. Кул эшләре вакытында нәрсәләр эшләргә ярамый?
А. Кайчының сабы белән алга каратып тапшырырга
Б. Энә һәм булавкаларны өстәлгә куярга
В. Уймак кулланырга
Г. Йомшак урында тегәргә (диванда, креслода)
3. Тукыманы дымлы җылылык белән эшкәрткәндә үтүкне кая куярга?
А. Идәнгә
Б. Аскуймага
В. Үтүкләү өстәленә
Г. Урындыкка
Тест сорауларына җаваплар.
1.А Г
2.Б Г
3.Б
Дәрес 4 нче сыйныфта үткәрелде. Предмет - технология.
Сыйныфта 6 укучы, катнашты 6 укучы.
Тема.
Тукыма белән эш .Чәйнек асты тегү.
Максат. Тукымалар классификациясе белән таныштыру;тукыманың сул һәм уң ягын билгеләү; тукыманы эш өчен әзерләү эзлеклелеген өйрәтү; чәйнек асты тегү өчен размер һәм сыйфатын исәпкә алып тукыма сайлау; укучыларда сакчыллык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү; группада эшләү сәләтен формалаштыру,үзара яхшы мөгамәлә булдыру.
Бурычлар. Размер һәм сыйфатын исәпкә алып тукыма сайлау.Тукыманың сул һәм уң ягын билгеләү; гамәли эш башкару.
Дәреснең тибы. Катнаш .
-
Белемнәрне активлаштыру.
Белемнәрне активлаштыруны фронталь эш аркылы уздырдым. Каршылык этабында өйрәнелә торган темга кызыксыну уяттым.
-
Төрле дәрәҗәдә дифференциаль якын килү.
Һәр балага төрле авырлыктагы эшләр тәкъдим иттем.
Фикерләрләү күнекмәләрен үстерү өчен максатчан сораулар әзерләдем.
-
Белемнәрне системалаштыруны тәэмин итү.
Дәрес үткән дәресләрдә бирелгән белемнәргә һәм өй эшләренә таянып алып барылды. Дәрес буенча укучыларның фикерләрен, эшләрен стимуллаштыра торган сораулар белән әңгәмә алып барылды, нәтиҗәләр чыгарылды.
-
Махсус белем һәм күнекмәләр бирү.
Дәреснең һәр этабында чагыштыру алымнары кулландым, биремнәрне үтәгәндә теманы ачу өчен укучыларның фикерләрен. җавапларын тыңладым һәм тулылыандырып һәр этапка нәтиҗә чыгарып бардым.
-
Дәреснең нәтиҗәлелеге.
Дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның эшләренннән күренде. Укучылар дәрестә актив катнаштылар, бирелгән биремне төгәл үтәделәр. Үз фикерләре белән уртаклаштылар, бер-берсенә киңәшләрен бирделәр.
-
Укучыларның белем һәм күнекмәләренә дөрес бәя бирү.
Дәрестә укучыларның эшләрен күзәтеп аларга хуплау сүзләре кулландым. Мисал өчен "Бик яхшы ", "Фантастика" "Искиткеч" "Килешәм" сүзләрен ешрак кабатларга тырыштым. Укучыларның белем һәм күнекмәләренә дөрес бәя бирү таләпләре үтәлде.
-
Биремнәрне үтәгәндә укучыларның мөстәкыйль эшләү дәрәҗәсе.
Укучылар чыршы уенчыкларын мөстәкыйль эшләргә омтылдылар, иҗади эш үрнәкләре күрсәттеләр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәделәр.
-
Программа материалының эчтәлеген үзләштерү.
Дәрестә үрнәк эшләр кулландым.
-
Эзләнүле биремнәр куллану.
Дәреснең эффектлылыгын тәэмин итү өчен, дәрескә әзерләнү этабында ук өлешчә эзләнү технологиясен куллландым.Укучылар технологик карта буенча эш эзлеклелеген формалаштырдылар, тормыш тәҗрибәсен куллланып күршесе белән хезмәттәшлек итттеләр.
-
Дәреснең бербөтенлеге
Дәреснеь структур элементлары бер-берсе белән бәйләнеп барылды, дәрестә этаптан этапка күчү дөрес оештырылды.Тема ячык яктыртылды. Укытучы һәм укучы эшчәнлеге бердәм , үзара хезмәттәшлек сыйфатында барды. Дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның иҗади эшләүләрендә күренде.
-
Методик модуль.
Дәрестә төп эшчәнлек белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып эш башкару өчен кирәкле мәгълүматны табарга өйрәнделәр.Шулай ук дәрескә үрнәк эшләр, күрсәтмә материал, рәсемнәр әзерләдем. Дәрестә информацион техник чаралар кулландым. Дәреснең темпы оптималь. Дәрес атмосферасы уңай булды. Минем уйлавымча, мин укучылар белән аралашу стилен дөрес сайладым. Укытуда сайланган эш методлары һәм формалары максатка ирешү өчен дөрес сайланды.
-
Өй эше бирү.
Укучының дәрес темасын ни дәрәҗәдә үзләштергәнен белү һәм күнекмәләр булдыру , мөстәкыйль рәвештә өй эшен үтәү өчен укучыга нинди эшләр башкарырга кирәклеген аңлаттым.
-
Рефлексия.
-
Технологик карта белән эш кирәкме?
-
Үзара хезмәттәшлек нинди нәтиҗә бирде?
-
Без бүген куелган максатка ирештекме?
-
Дәрестә син бүген кемнең эш алымнарын
аерып күрсәтер идең?
-
Сиңа дәрес ошадымы?
Дәреснең максатына ирештем дип уйлыйм, чөнки дәрестә укучылар эш процессы белән кызыксындылар һәм иҗади яктан якын килеп ,дөрес башкардылар. Куелган бурычлар үтәлде. Сыйфатлы һәм нәтиҗәле эш башкарылды.