7


  • Учителю
  • 'Телебез - татлы, йөзебез якты булсын' класстан тыш чара

'Телебез - татлы, йөзебез якты булсын' класстан тыш чара

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Телебез - татлы, йөзебез якты булсын

Максат:

Дидактик: кызыксындыру чараларын кулланып, укучыларда кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү кебек сыйфатлар тәрбияләү; укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү.

Үстерешле: укучыларның танып - белү активлыгын үстерү.

Тәрбияви: укучыларда коллективлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тудыру.

Җиһаз.

  1. Мәкальләр язылган плакатлар

  2. Ризаэддин Фәхреддин "Нәсыйхәт" китабы

  3. Мультимедиа проекторы.


Дәрес барышы


Ишегебез ачык, Кемнәр килсә дә,

Түрдән үтегез. Йөзебез ачык.

Кайчан булмасын, Дус ишләр килү-

Рәхим итегез. Үзе бер шатлык.

Без бүген тәрбия сәгатендә Ризаэддин Фәхреддиннең "Әхлак гыйлеме" нәсыйхәтләренә таянып татар халкының күркәм сыйфатлары: кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү турында сөйләшербез.

Кунакчыллык сыйфаты ул кешенең киң күңеллелеге, юмартлыгы турында сөйли.

Бу хакта озак еллар Казанда яшәп, татар халкының ничек яшәвен, бәйрәмнәр үткәрүләрен өйрәнгән галим Карл Фукс үзенең язмаларында менә болай дип яза: "Татарларның иң яхшы сыйфаты - кунакчыллык. Үз гаиләм белән мин күрше татарларда берничә мәртәбә кунак булдым. Мондый чакта аларның кунакчыллык сыйфатлары соң дәрәҗәгә җитеп ачыла: авыл халкы бәйрәмчә киенгән була. Кунакны каршы алучы ирләр юлга ук чыгып торалар. Безне көткән өйләр чиста юылган, киң эскәмияләргә юрганнар, юрган өстенә мендәрләр куелган. Өстәлгә матур чәчәкле җәймәләр җәелгән. Алар мәҗлескә ярлыны да, байны да чакыра. Сый-хөрмәттән аерып карамый."

Димәк, татар халкы элек-электән үк кунакчыл булган, кунак чакырган, кунакка йөрешкән, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән.

-Укучылар, кунак чакыру, аңа хөрмәт күрсәтү турында нинди мәкальләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

1. Каршы алу, озатып калу - кунакка бер хөрмәт.

2. Коры табынга кунак утыртмыйлар.

3. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач.

4. Кунаклы йорт - хөрмәтле йорт.

5. Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын.

6. Кунак килмәгән йортка игелек тә күз салмый.

7. Кунак сөйгән өйдә бәрәкәт бар.

8. Ашның бәрәкәте кунак белән.

9. Мәҗлес яме кунак белән, табын яме коймак белән.

10. Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи - тоз.

Бу мәкальләрдән чыгып әйтегез әле.

-Кунакны ничек итеп карша алырга кирәк?

-Кунакны ничек итеп озатырга кирәк?....

-Әйе укучылар, бу мәкальләрдә хуҗаның мөләем, эчкерсез, игътибарлы һәм һәрвакыт кунакчыл булырга тиешлеге әйтелә.

-Укучылар, ә сезнең кунакта булганыгыз бармы?....

-Кунакта үзеңне ничек тотарга кирәк?...

Бик дөрес. Кунакта үзеңне тәртипле тотарга, табын әдәбен үтәргә кирәк. Әйдәгез әле шул турыда Ризаэддин Фәхреддиннең киңәш-нәсыйхәтләрен тыңлап китик.


"Мәҗлес әдәпләре"

  • Халык алдында әдәп белән үзегезгә лаек булган урыннарга утырыгыз.

  • Урындыкларга утырганда ятмагыз, бер якка авышмагыз! Аякларыгыздан берсен икенчесе өстенә куймагыз, җиргә типмәгез, уйнамагыз!

  • Сөйләүче булганда, яхшы тыңлагыз! Кеше тавышыннан өстен тавыш күтәрмәгез, сөйләүченең сүзен өзмәгез.

  • Халык каршында иң мәхәббәтсез кеше - мәҗлестә үз-үзен олы күрүчедер.


"Ашау әдәпләре"

  • Ашарга утырган вакытыгызда иң элек кулларыгызны юыгыз вә яхшы сөртегез!

  • Үзегездән олы кешеләр булганда, алардан элек утырмагыз!

  • Зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, табактан үзегез өчен бернәрсә дә сайламагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, комсыз булмагыз.

  • Никадәр олы ялгышы булса да, аш янында һәркемне шелтәләмәгез вә хичкемнең гайбәтен сөйләмәгез!


"Кунак итү әдәпләре"

  • Кунак чакырасы булсагыз, гореф вә гадәт буенча беркадәр вакытлар иртәрәк хәбәр итегез!

  • Кунакларны ачык йөз вә хөрмәт белән каршы алыгыз вә хәркемне тиешле урынына утыртыгыз!

  • Кунакка чакырылган вакытыгызда, билгеләнгән вакыттан бераз минутлар элегрәк барыгыз, йорт иясе белән шатлык белән күрешегез.

  • Үзегез чакырылмаган кешеләрнең мәҗлесләренә бармагыз!


-Укучылар, бу киңәшләрдән нәрсәләр исегездә калды? Кунак чакыру, кунак булу турында нәрсәләр әйтә аласыз?


Ә хәзер без "Төлке белән торна" әкиятен карап китәрбез.

("Төлке белән торна" әкияте сәхнәләштерелә.)


-Укучылар, бу әкият турында сез нәрсә әйтә аласыз?....

-Аларга ничек эшләргә кирәк иде?....

-Әлбәттә, укучылар. Без табынны, сыебызны кемне чакырубызга карап тиешенчә әзерләргә тиешбез. Син ничек кенә ягымлы булсаң да, әгәр сыеңны дөрес итеп, кунагыңа туры китереп әзерләмәсәң, аны үпкәләтергә, читен хәлдә калдырырга мөмкинсең.


-Без кунак каршылаганда ягымлы итеп сөйләшүдән тыш, төрле хәрәкәтләр дә кулланабыз. Әйдәгез, матур итеп басып шул хәрәкәтләрне күрсәтеп карыйк.

-Укучылар, табын янында, кунакта үз-үзеңне тотуның аерым кагыйдәләре, акыллы гыйбәрәләре бар. Хәзер без шуларны компьютер аша экраннан укып китәрбез.


СЫНЫГЫҢНЫ КАЛДЫРСАҢ, БӘХЕТЕҢ КАЛЫР.

-Бу җөмләне сез ничек аңлыйсыз?


ПЫЧАК АША АШАСАҢ, ЭЧЕҢ АВЫРТЫР.

-Ни өчен болай дип әйткәннәр?


ӘТИ-ӘНИДӘН АЛДАН ТАБЫНГА УТЫРМА.

-Ни өчен әти-әнидән алдан табынга утырырга ярамый?


ВАКЫТЫНДА ТУЯ БЕЛ, КАШЫГЫҢНЫ КУЯ БЕЛ.

-Бу җөмләне сез ничек аңлыйсыз?

-Табын артында утырганда тагын нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?....

-Бик дөрес, акыллы, тәрбияле балалар өстәл артында тыныч кына утыралар, сөйләшмиләр, сыныкларын калдырып китмиләр.


-Безнең татар халкы, элек-электән үк кунак чакырырга яраткан.Иң кадерле кунагын чәй белән сыйлаган. Бу чәй шулай ук бик зур иллаһи көчкә дә ия. Фатыйх Хөснинең "Кабак" хикәясендә бу бик ачык чагыла.

Маһи әбинең утырткан кабаклары бик зур булып үсә. Көннәрдән бер-көнне ул иң зур кабагының күршесе Мәлихә әби бакчасына чыгып үскәнен күрә. Менә шул кабак аларның икесенең дә күңел тынычлыкларын боза, төн йокыларын качыра. Ә бер кичне...

("Кабак" хикәясеннән өзек сәхнәләштерелә.)

Ниса (кулындагы бәлешен өстәлгә куеп, табын рәтли-рәтли).

Әйдәгез, утырышыгыз, кабак үстерү алдынгылары, сыйланыйк әле бер барыбыз бергәләп.

Маһи (тыныч кына). Нәрсә сөйли ул, ахирәт? Әйдә әле, утырышыйк.

Мәлихә. Ни дигәнен мин дә аңлап бетерә алмадым, ахирәт.

Ниса. Сезнең җәй буе йокыгызны качырган хикмәтле кабак менә шул бәлеш эчендә. Тик ул бүген барыбызныкы да. Шулай булгач, тавышка урын юк.

Мәлихә. Безнең тавышланып йөргәнебез юк бит, Маһи ахирәт!

Маһи. Әйдәле, ахирәт, чәеннән, бәлешеннән җитеш.

Мәлихә. Бик тәмле булган бәлеш, ахирәт.

Маһи. И, күршем, гел шулай бергә-бергә матур яшәргә язсын.

Мәлихә. Амин, күршем, шулай гына була күрсен. Йөрешергә язсын.


-Бу хикәя сезгә ошадымы?....

-Бер самовар чәйнең илаһи көче нидә икәнен кайсыгыз аңлады?....

-Әйе, укучылар, бер өстәл артында бергәләп чәй эчү, кешеләрне бер-берсенә якынайта, серләрен уртаклашырга тел ачкычы бирә.


-Без бүген кунакка чакыру, кунакка бару, дөрес кунак итү турында сөйләшәбез. Экраннарга карагыз әле.

(Кунакта үз-үзеңне тоту турында рәсемнәр күрсәтелә.)


-Бу рәсемдә сез кемнәрне күрәсез һәм алар турында нәрсә әйтә аласыз?...

-Сезгә беренче тапкыр гына килгән таннышыгызны әти-әниләрегез,

дусларыгыз белән ничек итеп таныштырыр идегез?...


-Беренче рәсемдә кемнәрне күрәсез? Алар хакында сөйләгез?...

-Икенче рәсем турында ниләр әйтә аласыз?...

-Ике рәсемне чагыштырыгыз. Бу кызларның кайсысы сезгә ошады? Ни өчен?...


-Сез ничек уйлыйсыз, бу малай кайда барырга җыенган?... Кунакка баручының өс-башы нинди булырга тиеш?


-Укучылар, без бүген тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?....

-Әйе, укучылар, өйгә кунак чакыру, аны ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алу, матур итеп озату- хуҗа кешенең әдәпле, тәрбияле, кешелекле икәнен күрсәтә. Килгән кунаклар да хзләрен тәрбияле, тәртипле, әдәпле тотарга тиешләр.

Укучыларым, татар халкының кунакчыллык, бер-беренә ихтирам, кирәк чакта ярдәм итү кебек күркәм гадәтләре һәрвакыт сезгә юлдаш булсын. Йөзләрегез һәрчак якты, телләрегез татлы, табыннарыгыз мул булсын, кунакларыгыз килеп торсын.

Ә бит дөнья шундый матур үзе,

Каш җыермый гына карасаң.

Һәрберебез өчен кояш чыга,

Һәрберебез өчен таң ата.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

Без үзебез дә кунак чакырырга, кунакка барырга яратабыз. Бүген безнең үзебездә дә кунаклар бик күп. Без сезнең килүегезгә бик шат. Гел шулай йөрешеп, дуслыкта- татулыкта яшик. Ә хәзер, укучылар сезнең хөрмәткә җыр җырлыйлар, рәхим итеп кабул итегез.

Тәрбия сәгате "Гөрләшеп яшик" (В.Чурагулов сүзләре, У. Рәшитов көе) җырын бергәләп башкару белән тәмамлана.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал