7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку (3 класс)

Рабочая программа по татарскому языку (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

  1. 2012 нче елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәгариф турында" 273-ФЗ нче номерлы Федераль Закон.

  2. Гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт стандарты (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы № 373, 6нчы октябрь,2009 ел);

  3. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль)

  4. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа. 1-4 нче сыйныфлар./Харисова Ч. М., Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш. - Казан, 2011.

  5. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елы өчен укыту планы..

  6. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар (СанПиН 2.4.2.2821-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях», зарегистрированный в Минюсте России 3 марта 2011 года, регистрационный №19993).


Максат:

- Укучыларга тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана , татар телендә аралаша белү күнекмәләрен булдыру.


Бурычлар:

  • укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү;

  • ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләү;

  • укучыларда коммуникатив компетенция булдыру;

  • татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.


Укыту предметының гомуми характеристикасы

Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү -балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.Татар теле дәресләрендә телнең системасы тирәнтен өйрәнелә,сөйләм культурасы үзләштерелә. Кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм җанрының төрләре (записка,хат,котлау, чакыру язу) үзләштерелә.Орфография һәм пунктуацион кагыйдәләре фонетика,морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә.Ана теленең орфография принциплары белән танышу да кертелә.

Дәреслекне төзүче авторлар (И.Мияссарова, К.Фәйзрахманова) тәкъдим итә торган УМК (программа, ике кисәктән торган дәреслек, методик кулланма, мөстәкыйль эш дәфтәре), ана телен укытуның традицион формаларын читкә какмыйча, укучыларда тел берәмлекләренә, заман таләпләреннән чыгып, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә.Дәреслекне төзүче авторлар 3 сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә нигезләнеп эшләгәннәр.Дәреслекләрдә "яшәүче" геройлар Әминә белән Әмир укучыларга программа материалын үзләштерергә ярдәм итәләр. Татар теле дәресләрендә укучыларның сүз байлыгын арттыру, даими рәвештә орфоэпик һәм орфографик нормаларны төгәл үтәү максатыннан,"Дөрес әйт", "Дөрес яз" сүзлекләре һәм "Аңлатмалы сүзлек" белән эшләүгә нык игътибар ителә.Дәреслекнең беренче кисәгендә укучылар яңа сүзләр белән танышалар,ә икенчесендә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла."Аңлатмалы сүзлек"тән яңа өйрәнгән сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар.Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк.


Предметның укыту планындагы урыны

Татар теле "Татар теле" белем бирү өлкәсенә карый, гуманитар фәннәр циклына керә.

Программа 2015 - 2016 нчы уку елына 136 сәгатькә исәпләнеп төзелгән; атнага 4 сәгать вакыт бирелә.


Курсның эчтәлеге


Фонетика.Графика. Орфоэпия. Орфография.13 сәг.

Икенче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү. Орфограмма турында төшенчә . Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгырау тартыклар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре. Ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Алфавит. Алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән кирәкле сүзләрне табу.

Лексикология.11 сәг. Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе. Мәгънәсе төгәллек таләп итә торган сүзләрне ачыклау. Сүзнең мәгънәсен текст буенча яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачып бирү. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, антоним һәм омоним сүзләр. Сөйләмдә синоним һәм антонимнарның кулланылышына игътибар итү. Тотрыклы сүзләр.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. 11 сәг.

Тамырдаш сүзләр турында төшенчә. Сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымчалар. Сүз ясагыч, төрләндергеч кушымчалар турында төшенчә бирү.Кушымчаларның ялгану тәртибе. Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы.Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Кушма һәм парлы сүзләр.

Морфология

Сүз төркемнәре турында төшенчә.

Исем.17 сәг. Исемнең мәгънәсе, сөйләмдә кулланылышы. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Исемнәрнең сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше, аларның килешләрен билгеләү. Килеш сораулары.

Фигыль. 24 сәг.Фигыльнең мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.

Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заман формалары. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану.

Сыйфат.9 сәг. Сыйфатның мәгънәсе һәм сораулары. Сыйфатның төс, тәм форма, күләм, холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү.Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе.Сыйфат дәрәҗәләре,аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы.

Алмашлык.5 сәг. Аның мәгънә үзенчәлегенә - зат һәм предметны атамыйча, аларның исемен алмаштырып килүенә күзәтүләр.

Зат алмашлыклары. Аларның килеш белән төрләнеше. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле.

Кисәкчәләр. 5 сәг. Кисәкчәләрнең мәгънәләре, сөйләмдә кулланылышы.

Бәйлекләр.2 сәг. Бәйлекләрнең дөрес язылышы. Бәйлекләрне сөйләмдә дөрес куллану.

Синтаксис (Җөмлә төрләре, җөмлә кисәкләре) 12 сәг.

Җөмлә. Җөмләләрнең әйтелеш максаты буенча төрләре (Хикәя, сорау, өндәү) Җөмләләрнең интонация буенча төрләре (тойгылы һәм тойгысыз). Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке гади җөмләләр. Җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аеру, аларның охшаш һәм аермалы якларын аңлау.

Сүзтезмә. 3 сәг.Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

Бәйләнешле сөйләм.10 сәг.

Текстның темасы һәм төп фикере. Текстны кисәкләргә бүлү. Текст Текстның темасын һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Төп фикерне темадан аера белү һәм аларны төгәл билгеләү. Текстның типлары: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре.

Әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсенә, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга сочинениеләр язу. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.

Сөйләм этикасы. Телдән һәм язмача чакыру, тәбрикләү.

Ел буена үткәннәрне кабатлау (14сәг.)

"Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе" темасы. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы. Сүз төркеме. Исем. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Сүз төркеме.

Фигыль. Фигыльнең заман белән төрләнеше. Сүз төркеме.Сыйфат. Бәйләнешле сөйләм. "Җәй". Сүз төркеме.Алмашлык. Кисәкчәләр. Бәйлекләр. Җөмлә. Сүзтезмә. Бәйләнешле сөйләм.


Универсаль уку гамәлләре формалаштыруның көтелгән нәтиҗәләре


Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

-үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштырырга, һөнәрләр дөньясы белән танышырга, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерергә;

- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштырырга;

- әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштырырга.

--белем бирү учреҗдениесенә унай караш, татар теле фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңларга;

-уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (унышсызлылыгы) сәбәпләрен аңларга

-аралашканда иптәшеңнең мотивларына һәм хисләренә ориентлашырга, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга һәм этик таләпләргә тотрыклы иярергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

-максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштырга;

-ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрергә;

-проблеманы чишүдә берничә вариант табарга,аларны кулланып карарга;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә, уңышлылыгына бәя бирергә;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга;

-укытучы белән хезмәттәшлектә итәргә;

- уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;

- укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәлне мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга;

-эш-гамәлләрнең дөрес үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

-эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга;

-охшашлык һәм аермалыкларны аерырга, чагыштырырга;

- аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салырга;

-нәтиҗә чыгарырга;

-охшашлыклар урнаштырырга;

-проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтергә;

-проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табарга.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре

-укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру - катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләргә;

-сораулар формалаштырырга, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белергә;

-проблеманы ачарга, аны тормышка ашырырга, үзара килешүгә ирешергә;

-эшлекле партнерлы аралашырга, төркемдә үзара ярдәм итешергә;

-үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.

3 нче сыйныфта язма эшләрнең күләме һәм бәяләү нормалары

Контроль диктант - 4

Изложение - 4

Сочинение - 3


Сүзлек диктантын бәяләү

1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

2. Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

3. 3 орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

4. 5 орфографик хаталы эшкә "2" ле куела.

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

"5"- укучы программа материалын аңлап һәм логик эзлеклелекә үзенеңкүзәтүләрен һәм гамәли эш нәтиҗәләрен файдаланып бәя итсә, табигатьтәге күренешләр, бәйләнешләр ураштырса, дәреслектәге тексттан дөрес җавапны таба белсә, куелган сорауларга тулы җаваплар бисә;

"4"- "5" ле таләбенә туры килсә, ләкин материалны бәян иткәндә, аерым теминнарны кулланганда кайбер төгәлсезлекләр җибәрсә;

"3"- уку материалының төп эчтәлеген үзләштерсә, ләкин фактик хаталар җибәрсә, табигатьне күзәтү,гамәли эш нәтиҗәләрен файдалана белмәсә, табигатьтәгекүренешләр, объектлар, табигать һәм кеше арасында бәйләнеш булдырырга кыенсынса, ләкин күрсәтелгән җитешсезлекләрне, дәреслектән файдаланып укытучы ярдәмендә төзәтсә;

"2"- программа материалының шактый өлешен белмәсә, гамәли эшләрне укытучы ярдәмендә дә үти алмаса;

"1"- программа материалын бөтенләй белмәсә, куелган сорауларның берсенә дә җавап бирә алмаса яки дөрес җавап бирмәсә.


Контроль диктант өчен нормалар

Сүзлек диктанты өчен

Сыйныф

I - яртыеллык

II - яртыеллык

I

-

15 - 17 сүз

-

II

25 - 30 сүз

35 - 40 сүз

8 - 10

III

45 - 50 сүз

55 - 60 сүз

10 - 12

IV

65 - 70 сүз

75 - 80 сүз

12 - 15


Изложение өчен текстларның күләме һәр сыйныфта 15 - 20 сүзгә артыграк була


Әдәбият исемлеге

  1. Ахиярова М. Җ., Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1- 4 сыйныф Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2009

  2. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013

  3. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Методик кулланма Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013

  4. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Мөстәкыйль эш дәфтәре. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен. Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013ел

Кушымта

3 сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация өчен (диктант)

биремнәрнең үрнәк варианты.


Урманда.

Мин Казан шәһәрендә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.

Беркөнне дәү әтием мине нарат урманына алып барды. Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләр дә бар иде. Аннары дәү әти нарат җиләге урынын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр. Бөрлегән дә җыйдык. Күлдә су коендык.

Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.

Грамматик биремнәр.

I вариант.

  1. Беренче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә.

  2. Тиешле хәрефләрне куеп яз.

Ят…мә, вәг…дә, дәр…я, шигыр…, ал…япкыч, дөн…я, көн…як.

I I вариант.

1. Беренче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә.

2.Тиешле хәрефләрне куеп яз.

Төн…як, табигат…, Ях…я, юн…ле, кул…яулык, сәгат.., шагыйр….

Бәяләү нормалары һәм критерийлар

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал