- Учителю
- Чәчәкле шар ясау буенча адымлы ниструкция
Чәчәкле шар ясау буенча адымлы ниструкция
Камалова Алсу Рафилевна учитель начальных классов
1. Иң беренче, кирәкле әйберләрне әзерлибез.
2. Аннан соң шарны уртача зурлыкта кабартабыз.
3. Шар әзер булгач , аны җеп белән бәйлибез дә читкә куеп торабыз. Ә хәзер гәҗит кисәкләре әзерлибез. Иске гәҗитләрне алып вак кисәкләргә ерткалыйбыз.
4. Кабартылган шарга гәҗит кисәкләрен су белән ябыштырабыз.
5. Иң ахыргы катламны ак кәгазләрдән сыласаң матуррак булачак. Аның өчен вак итеп ак кәгазьне кискәлибез.
6. Ә аннары кәгазьләргә клей сөртеп, шарга тигез катлам итеп сылыйбыз.
7. Хәзер чәчәкләрне ясарга керешәбез. Иң элек чәчәк ясарга дип әзерләп куйган салфеткаларны 4кә бөклибез.
8. Аннан салфетканы түгәрәкләп кисеп алабыз, уртасыннан степлер белән беркетеп куябыз.
9. Аннан чәчәкнең һәр таҗын әкрен генә уртага җыябыз. Шулай итеп чәчәкләрне күпләп ясап куябыз.
10. Ясаган чәчәкләрне матур итеп шарга сылыйбыз.
11. Һәм матур "Шар чәчәгебез" әзер!
Аны өйнең түренә элсәң һәркемне сөендереп торыр.
Ә бәйрәмнәрдә бүләк итсәң, күз явын алырлык бүләк булыр.