7


  • Учителю
  • Сценарий 'Эзтабарлар сафына кабул итү'

Сценарий 'Эзтабарлар сафына кабул итү'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Вожатый: Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Без бүген шушы залга 2 сыйныф укучыларын эзтабар сафларына кабул итү тантанасына җыелдык. Мәктәп бусагасын бер ел элек атлап кергән бу балалар инде матур итеп укырга, чиста итеп язарга, мәктәптә үз-үзләрен дөрес итеп тотарга өйрәнделәр. Алар үзләренең укучы икәнлекләрен тырышып укулары белән дәлилли алалар. Ә менә бүгеннән башлап без аларга укучылар дип кенә түгел, ә Эзтабарлар дип тә дәшә башлаячакбыз.

Укучылар Эзтабар исеме алгач, сез тагы да көчлерәк, белемлерәк, мөстәкыйльрәк булырсыз. Шулай ук әйләнә-тирәдәге табигатьнең серләрен, туган ягыбызның тарихын өйрәнүгә дә зур өлеш кертерсез дип ышанып

калам.

Шулай итеп, мин бүгенге эзтабарлар сафына кабул итү тантанасын ачык дип белдерәм.

(Почтальон Печкин керә)

Печкин: Карагыз әле, бирегә никадәр кеше җыелган. Барыгыз да минем почта таратуымны көтеп утырмыйдыр бит?


Вожатый: Юк, Печкин абый без монда Сәрдекбаш мәктәбенең 2 сыйныф укучыларын эзтабар сафына кабул итү тантанасына җыелдык. Ә син үзең биредә ни йомыш белән йөрисең?


Печкин: Менә бит туры килүен әйт әле син аның. Мин кайчаннан бирле Сәрдекбаш мәктәбен эзлим. Мәктәпнең 2 сыфныф укучыларына посылка бар бит. Менә хаты да шушында.

(посылка, хатны тапшыра)

Мин сезгә посылканы бирдем, хатны тапшырдым.Калганы сезнең эш. Ә хәзергә сау булыгыз!

(чыгып китә)

Вожатый: Балалар бу нинди хикмәт инде тагын? Хатны укып карыйкмы соң?

(хатны укый)

" Бу тартманы ачып, анда нәрсә ятуын белү өчен минем тылсымнарымны бетерергә кирәк. Мин бу тартманы сихерләдем.

Убырлы карчык"


Вожатый: Димәк бу тартманы ачу өчен безгә Убырлы карчык үзе кирәк.Ә аны каян табарга? Бәйрәмне калдырып эзләргә китмичә булмас. Мин хәзер киләм озак тормам, ә сез тыныч кына утырып торыгыз яме.

(вожатый чыгып китә башлый, Убырлы керә)


Убырлы: Исәнмесез, саумысез балалар! Ә сез кая җыенасыз? Кая качып китмәкче буласыз? Мин сихерләгән тартманы кая алып бармакчы буласыз?


Вожатый: Исәнме, Убырлы карчык, Мин беркая да китмим, качмыйм да. Безгә менә шушы тартманы ачарга кирәк иде. Ярдәм итмәссез микән?


Убырлы: Тартманы ачасыгыз киләме? Бу эшне бик җиңел булыр дип уйлыйсызмы? Ай-яй акыл көчегез җитәр микән?


Вожатый: Ә син Убырлы безнең балаларны сынап кара. Алар бик акыллылар һәм тырышлар.


Убырлы: Үзем әкияттән булгач соравым да әкияттән булыр. Ә сез балалар әкият укырга яратасызмы?

-сез нинди татар халык әкиятләрен беләсез?

-Былтыр нинди әкияттән, ул кемне алдаган, бармакларын ярыкка кыстырган?

-сез тыйнак сыерчык турында әкиятне беләсезме, ә аның күршесе кем булган?

-әкиятләрдә ничек атыйлар:

-бака (бакылдык)

-тычкан (чыелдык)

-куян (куркаккай)

-аю (камыт аю)

-төлке (хәйләбай)

Бик дөрес җаваплар бирдегез бит әле сез. Зирәк, акыллы, белемле балалар икәнсез. Сезгә булышмыйча булмас инде. Ләкин балалар минем бик явыз апам да бар бит. Ул да бу тартманы сихерләде. Ул үзенең сихерен алмаса, сез бу тартманы ача алмаячаксыз. Мин бирегә апамны да алып килергә тырышырмын.

(чыгып китә)

Вожатый: Ярар балалар Убырлыны көтеп вакытны бушка уздырмыйк, бер уен уйнап алыйк.

(уен уйнау)

Убырлы крчык(2): Кая этәсең син мине? Чәчем дә таралмаган, өстем дә алыштырмаган. Монда бәйрәм түгелме соң?


Вожатый: Әйе, Убырлы карчык, бүген бездә зур бәйрәм. Без 2 сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итәргә җыелдык.


Убырлы: Алай икән. Минем үземә генә бик күңелсез иде, сезнең белән бераз күңел ачармын әле.


Вожатый: Әбекәй, безгә менә шушы тартманы ачарга булыша алмассыз микән?


Убырлы: Алай икән. Әгәр минем күңелемне күтәрсәгез, бәлки булышырмын. Ә сез җырлый һәм шигырь сөйли беләсезме соң?

(аерым чыгышлар)

Убырлы: Рәхмәт балалар, рәхмәт оланнар! Ләкин тагын бер зур сынау калды бит әле. Сез эзтабарга керәбез дисез, з сез аларның кагыйдәләрен беләсезме соң?


Балалар хор белән: ( кулларын Э З Т А Б А Р дигән язу тоталар)

Эзтабар- кыю кеше.

Эзтабар - намуслы кеше.

Эзтабар- кешелекле кеше.

Эзтабар- тагы да яхшырак булырга омтыла.


Убырлы: Бу кадәр акыллы балаларны минем әле әкияттә дә очратканым булмады. Бигрәк белемле, тырыш балалар икәнсез.

Әфсен- төфсен, сихерем бетсен, убырлы үзе чыгып китсен.


(Убырлы чыгып китә. Вожатый тартманы ача, анда эзтабарлар китапчыгы. Китапчык турында сөйли, аңлата).


Галстуклар тагыла.


Вожатый: Яшь эзтабарлар! Сезгә республикабыз флагының бер почмагы булган галстуклар тагылды. Аны саклагыз! Аның белән горурланыгыз! Нинди генә эшкә тотынсагыз да , кая гына барсагыз да эзтабар булуыгызны онытмагыз!


(укучылар алга чыгып баса)


Хор: Мин__________ яхшы эзтабар булырга, эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирәм!


Вожатый: Яшь эзтабар! Көн саен яхшылык кылырга әзер бул!


Хор: Без һәрвакыт әзер! ( 3 тапкыр)


1 ук. Яңгыр яуса ява бирсен,

Чал аяз күк миңа бүген.

Минем кебек көләч йөзле

Гүя бөтен дөнья бүген.


2 ук. Мәктәптән мин канатланып

Очып кына кайттым мин.

Эзтабарга кердем диеп

Өйгә кадәр чаптым мин.


3 ук. Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

Әнием дим, беләсеңме

Иң шатлыклы көнем бүген.


4ук. Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып.

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.


5 ук. Очкыннарны сүндермичә

Ялкын итеп үрләтәбез.

Шул ялкынны учак итеп

Өр-яңадан дөрләтәбез.


6 ук. Икелелә я өчлеләр

Алмабыз без ялгыш та.

Без зурлардан калыәмабыз

Бер адым да, карыш та.


7 ук. Ярдәмгә мохтаҗ булсагыз,

Ялгыз икән әгәр сез

Шунда ук килеп җитәрбез

Калдырмабыз ярдәмсез.


8 ук. Һәммәбез изге күңелле,

Һәммәбез Тимур кебек.

Кирәктә нечкә күңелле,

Кирәктә тимер кебек.


9 ук. Кешеләр елмаюында

Бар безнең өлеш.

Кешеләргә без бит шатлык

Һәм бәхет өләшәбез.


10 ук. Бөтен мәктәп каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек.

Өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз дидек.


11 ук. Бар эшкә дә, көрәшкә.дә

Әзер торырбыз дидек.

Чын эзтабар булыр өчен

Тырышып укырбыз дидек.


12 ук. Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик әле тиз(е)рәк.


13 ук. Эшкә ашты теләгебез

Без эзтабар сафында.

Тантаналы вәгъдә бирдек

Мәктәбебез каршында.


14 ук. Җиңеп була кыенлыкны

Булсаң гына тапкыр, зирәк.

Тапкыр, зирәк булу өчен

Белем кирәк, белем кирәк!


15 ук. Хәзер хезмәт сөеп үссәк,

Үскәч җиңел булачак.

Шул чакта авырлыкның

Барысын җиңеп булачак.


16 ук. Без тырышлар токымы.

Йөрәктә зур көрәш очкыны.

Күп юллар бар безгә узасы,

Без илнең киләчәк хуҗасы.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал