7


  • Учителю
  • Сценарий новогоднего утренника для 1-4 классов «Чыршы янында зур тамаша»

Сценарий новогоднего утренника для 1-4 классов «Чыршы янында зур тамаша»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Представленный сценарий на татарском языке. Данный материалпредназначен для использования при подготовке и проведении новогоднихутренников для учащихся начальных классов. "Включённые в сценарий песни итанцы должны быть разучены заранее во время с
предварительный просмотр материала

Чыршы янында зур тамаша.

Катнашалар: Кар кызы, Кыш бабай,Төлке, Бүре, Куян, Тиен,Аждаһа, 2 Күсе, Елан,Аю.

Залга балалар керә. Кар кызы, куян,төлке каршы ала.

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым.

Мин Кар кызы буламын.

Өстем җылы, туңмадым.

Уйныйм, сикерәм, көләм,

Куян, төлкеләр белән

Уйнап, җырлап йөрибез.

Кунак булыгыз сез дә.

Әйдә, биибез бергә!

Бүген яңа ел бездә.


" Кечкенә үрдәкләр биюе"


Кар кызы. Балалар, безнең Кыш бабай никтер куренми бит әле. Гимназияне таба алмыйча адашып йөрми микән. Куян дустым, вахтага төшеп шалтырытып алыйк әле бабакайга.

Төлке. Зур бәйрәм! Нинди бәхет!

Уен, көлке, тамаша.

Ул күлмәгем, ул читегем!

Хәтта күзләр камаша.

Туктагыз, кемдер килә бугай. Ә-ә-ә, бүре дускай килә.

Әй син, бүре, туганкай,

Соңгарак калдың бугай

Кызык итәм мин сине

Ә сез сатмагыз мине. (Чыршы артына кача)

Бүре керә . Ахырысы, мин соңга калдым

Итегемне көчкә таптым.

Ничек минем камзулым?

Дөресме галстугым?

(Чыршы артыннан әтәч тавышы ишетелә, әтәч булып төлке кычкыра.)

Бүре. Бу нинди җыр? Кем көйли?

Мине сыйларга тели?

Әтәч ашыйсым килә

Үзе авызга керә.

(Чыршының бер ягыннан барып карый, икенче яктан бәрән тавышы ишетелә)

Бүре. Бәрән итен яратам

Хәзер сикереп тотам. (Сикерә)

Төлке. Ачуланма, туганкай,

Шаяртып алдым шулай.

Без хәзер тиз дуслашабыз,

Уен уйнап алабыз.

" Кулларны өскә күтәрдек" уены. (Төлке уйната)


Бүре. Минем дә бик яратып уйный торган уеным бар. Әйдәгез, балалар, бергәләп уйнап алыйк әле.


"Кар йомары кемдә" уены. (Бүре уйната)


Бүре. Ай-ай! Бигрәк тә җитезләр инде! Ярар, менә хәзер инде җырлап күрсәтегез! Җырлый беләсезме соң сез, ә? Менә миңа бу җыр бик охшый.


(Җырлый)

Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы

Аның янында гел булган куркак куян җырчы...

Төлке. Тукта эле, тукта әле Бүре. Син бит бу җырны дөрес җырламыйсың.

Бүре. Әй, балалар, мин җырлый белмим шул. Сезне ярый Римма апаегыз белән Чулпан апаегыз өйрәтә, мине өйрәтүче булмады шул. "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкиятендә телемне дә шомартып караган идем, берни дә барып чыкмады. Әйдәгез, бергәләп җыр җырлап күрсәтегез әле миңа.


" В лесу родилась ёлочка" җыры.


Елан керә. Беләсезме, быел яңа ел килмәячәк. Әйе, әйе, чынлап әйтәм, килмәячәк. Бернинди яңа ел да, Кыш бабай да, Кар кызы да булмаячак. Нигә дисезме? Хәзер аңлатам...

Аждаһа җырлап керә.

Кыш бабай, Кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел бүләген тарата.

Елан. Син нәрсә, олы башың белән җырлап йөрисең?

Аждаһа. Ә, син мени әле бу Елан. Сәлам. Ничек инде җырламаска? Яңа ел килә бит.

Елан. Уф, үләм. Монысы да яңа ел ди. Быел яңа ел булмаячак.

Аждаһа. Ничек инде булмый. Син нәрсә, юләрләндеңме әллә?

Елан. Тукта. Тукта. Кызма әле. Син әйт әле миңа, синең картаясың киләме?

Аждаһа. Юк, кемнең картаясы килсен инде!

Елан. Шул-шул менә. Ә сине кем картайта соң, беләсеңме? Кыш бабай эше бит инде ул!

Аждаһа. Кыш бабай?! Мин аңламыйм сине.

Елан. Ач әле авызыңны, катырак ач, нәрсә куркасың. Менә синең бу 2 тешең былтыр бар идеме?

Аждаһа. Бар иде.

Елан. Ә быел юк! Кыш бабай яңа ел алып килә дә безне 1 яшькә картайтып китә. Син картайгач, тешең дә төшә инде.

Аждаһа. Кара әле. Син дөрес сөйлисең. Тик менә Кыш бабайның бүләкләре (корсагын уа) бик тәмле бит. Нишләргә инде?

Елан. Әйдә балалар белән бер уен уйнап алыйк. Берәр фикер килмичә калмас.


" Минем арттан кабатлый аласыңмы?" уены . (Елан уйната)


Аждаһа. Ә мин сезнең үткәнегезне, хәзергене һәм булачакны әйтеп бирә алам. Ышанмыйсызмы? Менә мин күрсәткәннәрне үтәсәгез, үзегез дә күрерсез. ( Мыраулый, ике аякта сикерә, кул чаба, төрле күнегүләр ясый)


Ә менә хәзер тыңлагыз инде. Сезнең үткәнегез: мырауладыгыз, сикердегез... Сезнең хәзергегез: басып мине тыңлыйсыз. Сезнең киләчәк: бәйрәм беткәч өйгә кайтасыз. Ә алда каникуллар.

Елан. ( Аждаһаны чакырып ала). Әйдә без Кыш бабайның күчтәнәчләр салынган капчыгын урлыйк. Күчтәнәч булмаса - Яңа ел да булмый. Без тук та булабыз, яшь тә, матур да калабыз.

(Икесе бергә :"Килештек", - дияләр дә, чыгып китәләр.)


Музыка уйный. Кар кызы белән Тиен керә.

Кар кызы. Бабакай хаман да килеп җитми әле. Әллә берәр бәләгә юлыкты микән. Әнә, чыршыбыз да моңаеп утыра. Әйдәгез, балалар, чыршыкайга "Маленькой ёлочке" җырын башкарыйк әле.


"Маленькой ёлочке" җыры.


Кар кызы. Дусларым, чыршыбыз Кыш бабай килгәндә балкып торсын. Әйдәгез аның утларын яндырыйк !

Тиен

" Ян, ян чыршыкай. Бул син кояш, бул син ай."- дип әйтегез.


(Ут яна, хайваннар "Ур-ра!" кычкыралар)

Тиен. Кара әле, кар кызы. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде. Син бит мине гимназиягә бәйрәмгә дип алып килдең. Әйдә, бер күңелле итеп биеп алыйк әле.


(Татар биюе)


Күселәр керә. (" А нам всё равно" көенә)

Безгә барыбер

Без бит күселәр

Без бит бик шуклар,

Без бит бик шуклар,

Курыкмыйбыз без песи, керпедән

Яшибез тыныч, тату һәм бердәм.

Һай!


Тукта, без кая килеп эләктек соң? Сез кемнәр? Монда нишлисез? Ә безне бәйрәмгә кертәсезме соң? Ә без сезгә күчтәнәч тә алып килдек. Күчтәнәчкә уеннар.

(2 күсе уеннар уйната) "Ты смотри , не шали" биюе

Кар кызы. Уйнадык та, җырладык та, биедек тә. Ә Кыш бабай юк та юк. Әйдәгез балалар, аны чакырып карыйк әле.

Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә кунакка кил бабай. (бергә әйтәләр)

Кар кызы. Белдем, белдем. Кыш бабайга шаян җил юл күрсәтми торган бүрек кидергәндер һәм ул шуңа килә алмыйча тора.

Тиен.Ә без нишлик? Аңа ярдәм итеп буламы?

Кар кызы. Була. Балалар бик каты өрсә, көчле җил чыгар, ул бүрекне алып ташлар.

Тиен. Әйдәгез, балалар, Кыш бабайга булышабыз. Нык итеп өрәбез.1, 2, 3...

(Музыка уйный.)Кыш бабай керә.

Исәнмесез, кунаклар.

Исәнмесез, балалар.

Зур улларым, зур кызларым,

Иң кадерле күз нурларым.

Яңа ел белән сезне!

Танышыйм әле башта

Һәрберегез белән мин.

Бер, ике, өч диюгә

Һәркем әйтсен үз исемен.

Бер, ике, өч...

Кыш бабай. Менә рәхмәт. Кара, нинди матур исемнәр.

1 Күсе. Сыйланырга исәп бар,

Тик барыбыз аптырашта

Ник, Кыш бабай, бу юлы

Капчыгың юк аркаңда?

2 Күсе. Я, күрсәт инде, тизрәк,

Бабакай, без көтәбез.

Тәмле-тәмле күчтәнәчләр

Ашыйсы бик килә бит.

Кыш бабай . Ай хәтерем, хәтерем,

Әллә нәрсә эшләдем.

Ял итеп алган арада

Онытып калдырганмын.


(Әлсерәп бетеп, арып-алҗып, капчык өстерәп, аю керә.)


Аю. Кыш бабай, бу синең капчыгыңдыр, мөгаен. Бик авыр. Көчкә өстерәп килеп җиттем. Бүләкләре бик күп бугай.

(Кыш бабай чишә. Анда куян.)

Кыш бабай. Тукта әле. Син каян монда килеп эләктең?

Куян. Т-с-с-с! Мин качтым.

Кыш бабай. Кемнән?

Куян. Кемнән булсын, бүредән.

Бүре. Ну , кылый, погоди! (Куян артыннан куа башлый)

Кыш бабай. Туктагыз әле. Бәйрәм көнне болай ачуланышып йөрмәгез. Әйдәгез әле, балалар, аларны дуслаштырып бер биеп алыйк әле.


" Поппури" биюе.


Кыш бабай. Бигрәк күңелле булды. Ай-ай, шәп өйрәтәләр дә соң икән үзегезне биергә. Ну бу гимназия укытучылары, чыннан да үз эшләрен белеп башкаралар.

(Аждаһа белән елан керә. Кыш бабайның капчыгын Аждаһа артына качырып керә дә яшереп куя )

Аждаһа. Кара әле, бездән башка гына бәйрәм ясап яталар.

Елан. Нигә безне чакырмыйсыз? Карагыз, мин нинди чибәр! Матур. Сөйкемле. Соңгы мода белән күлмәк тектердем.

Аждаһа. Күчтәнәчләрне дә үзебез ашап бетерербез әле, берегезгә дә бирмәбез.

Кыш бабай. Тукта әле. Сез генә ашагач, нинди бәйрәм була инде ул?

Аждаһа. Ә нигә миңа бәйрәм? Иң мөһиме - минем тамагым тук булсын. Башкаларда эшем юк.

Кыш бабай. Эх, сез! Балалар шундый матур бәйрәм үткәреп яталар, әллә минем балаларга дигән күчтәнәч салынган капчыкны да сез алдыгызмы?

Елан. Син бит аны төшереп калдыргансың. Барысы да безнеке инде хәзер.

Кыш бабай. Бүген Яңа ел. Бүген бөтен нәрсә киресенчә булачак. Кая әле тылсымлы таягым белән үзегезне бүкәкгә әйләндереп, чыршы төбенә утыртып куям хәзер. (Таягы белән сугып куя идәнгә)

Елан белән Аждаһа. (Бик курккан кыяфәттә) Кыш бабай, Кыш бабай, ярар инде, гафу ит безне.

Кыш бабай. Ярар, күчтәнәчләрне үзегез теләп бирсәгез, гафу итәрмен.

Елан белән Аждаһа. Ярар,без риза, тик балаларны сынап карыйсыбыз килә.

Елан. Менә сезгә өч табышмак

Чишә алсагыз, бүләк - сезгә

Инде чишә алмасагыз-

Үпкәләгез үзегезгә.

Аждаһа. Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмеш ак сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

Балалар. Бу - кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Елан. Чаңгы - чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган?

Кем икәнен табыгыз.

Балалар. Бу - кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Аждаһа. Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килгән?

Матур - матур пакетларга

Күчтәнәч салып килгән?

Балалар. Бу - кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Кар кызы. Балалар, безнең Кыш бабай турында бик матур җырыбыз да бар бит әле. Әйдәгез, ул җырны кыш бабайга бүләк итик.


( "Кыш бабай " җыры)

Кыш бабай. Бигрәк матур җыр икән.

Түгәрәктә калыгыз,

Бер-бер артлы басыгыз,

Кыланыгыз минемчә,

Тырышыгыз ничек тә.

(Чаңгыда йөрү, кар ату, кар көрәү һ.б)

Балалар кабатлый һәм нишләгәнен әйтеп бирә.

Кар кызы. Кыш бабай, син күрдеңме әле, безнең бәйрәмгә балалар бигрәк матур итеп киенеп килгәннәр. Ә хәзер иң матур костюмнарның ияләрен бүләкләү өчен сүзне Раушания Ильдусовнага, Равилә Равилевнага бирәбез.

Кыш бабай. Һай, кызым, оныта язганмын бит үземнең капчыктагы күчтәнәчләрне балаларга өләшергә. Әйдәгез әле , урманнан килгән дусларым, сез дэ булышыгыз.

(Сәхнәгә чираттан 1а,1б, 1в, 2а, 2б сыйныфы укучылары чакырыла)

(Сәхнәгә чираттан3а,3б, 4а, 4б сыйныфы укучылары чакырыла)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал