7


  • Учителю
  • Конспект урока по литературному чтению в 1 классе по теме: Татарская народная сказка Шурале

Конспект урока по литературному чтению в 1 классе по теме: Татарская народная сказка Шурале

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Шүрәле»

Тема: «Шүрәле» татар халык әкиятен уку.

</<span>Гөлнара Ахманова, Казандагы 54 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияте укытучысы

Фән : Әдәби уку. 1 сыйныф.

Дәреслек һәм методик кулланма авторлары: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова.

Максат:

  1. Укучыларны "Шүрәле" татар халык авыз әкияте белән таныштыру.

  2. Укучыларны аңлап, дөрес, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру;

укучыларны үз фикереңне эзлекле дөрес итеп әйтергә күнектерү;

укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

  1. Тормыш ситуацияләрен дөрес итеп бәяләү һәм үз фикереңне булдыру;

китап уку культурасын тәрбияләү.





Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.





Материал: Әдәби уку дәреслеге, 1 сыйныф, Г.Тукайның "Шүрәле" китабы.





Җиһазлау: Г.Тукай китапларыннан торган күргәзмә, дәреснең компьютерлы презентациясе.





  1. Оештыру моменты.

  • Исәнмесез, укучылар! Бер-берегезгә яхшы кәеф теләп, елмаеп алыйк.





  1. Алган белем күнекмәләрен актуальләштерү.

  1. Укытучы сәнгатьле итеп шигырь укый.





Әкият сөйләгәннең зиһене арта,

Сүз сүзне тарта.

Тыңласыннар кызлар, малайлар,

Борыннарын тарта-тарта,

Я, тыңлагыз, башладым

Бер, ике, өч...

Әкият монда күч!





  1. - Балалар, безгә кайсы әкият күчте икән, тыңлап алыйк.

(Укытучы "Өч кыз" әкиятеннән өзек укый.)









Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

  • Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, - дигән.





  • Бу өзек кайсы әкияттән? (Өч кыз)





  • Аның авторы кем?





(Тактада "Өч кыз" әкиятенә иллюстрация)

  • Бу әкиятнең геройларын атагыз. (Хатын, өч кыз, тиен)





  1. 2 нче әкият өстендә эш.

  • Бу әкиятнең исеме ничек? (М/ф өзек карау)

1нче слайд (Шүрәле рәсеме)





  1. Яңа белем күнекмәләрен булдыру өстендә эш.





Укытучы .

- Әкиятләр бик күптән, борынгы заманда ук барлыкка килгән. Аларны халык үзе иҗат иткән. Кешеләр бер-берсенә сөйләгәндә алар бераз гына үзгәргән дә, ә чын авторы акрынлап онытылган. Шулай итеп халык әкиятләре барлыкка килгән.





  • Кайсыгыз әйтә ала, без нинди әкиятне укырбыз? ("Шүрәле" әкияте)

  • Әкиятнең авторы бармы? (Татар халык әкияте)

  • Дәреслекнең 18 нче битендә кем сүрәтләнгән?

  • Кем соң ул шүрәле?

  • Шүрәлене нинди итеп күз алдына китерәсез? (Урманда)

  • Ә кем инде әкиятнең эчтәлеген белә?





1 нче слайд (Шүрәле рәсеме)





  • Ничек һәм каян белдегез? (Әби сөйләде, укыдым, м/ф карадым һ.б.)

  • Әкиятнең беренче җөмләсен укыгыз!

  • Әкияткә охшаганмы? (Әйе)

  • Димәк, без сезнең белән Шүрәле әкиятен укырбыз.





  1. Әкиятне 1 нче кат уку.

  • Хәзер мин сезгә бу әкиятне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм аңлашылмаган сүзләр астына сызыгыз.













  1. Сүзлек эше.





Борын-борын заманда - очень давно

Ни атлы - исемең ничек

Былтыр - прошлый год (Былтыр - здесь: имя парня)

Кети-кети уйныйк - поиграем в щекотку

Ярыйк - давай расколем

Балта белән чапкан - ударил топором

Кыстырып торсана - засунь пока

Ярык - щель

Кысылып калган - остался зажатым

Шыр-шыр - здесь: очень громко

Тумран - зур юан агач кисәге









ФИЗКУЛЬТМИНУТКА





Былтыр урманга килде.

Балтасын алды.

Тумранны ярды.

Каршысына шүрәле килеп чыкты.

Ул курыкты.

Шүрәле ярыкка бармагын кысты.

Бармаклары авыртты.

Ой-ой-ой.





  1. Укып чыкканнан соң сорауларга җавап бирү.





  • Бу әкияттә нинди геройлар катнашалар? Кемнәр турында? (Шүрәле, Былтыр исемле егет һәм шүрәлеләр)

  • Бу хәл елның кайсы вакытында була? (Җәй). Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

  • Былтыр урманга нәрсә алып килгән? (Балта)

2 нче слайд (Шүрәле һәм Былтыр рәсеме)

  • Шүрәленең нинди уен уйныйсы килгән? (Кети-кети уенын)

  • Бармаклары нишләгән?

  • Шүрәле ничек кычкырган?





  1. Алган белемнәрне камилләштерү.





  1. 2 нче кат уку. Бергәләп уку һәм әсәр өстендә эш.





  • Хәзер без әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлеп, "чылбыр" буенча укырбыз. 1 нче кисәкне укыганнан соң сорауларга җавап бирү.

  • Бу кисәкне укып нәрсә белдек? Шүрәле белән Былтыр кайда очрашканнар?

  • Шүрәле нәрсә дип әйткән?





2 нче кисәкне уку һәм сорауларга җавап бирү.

  • Шүрәленең бармаклары нишләгән?

  • Шүрәле ничек кычкырган? (Шыр-шыр итеп кычкырган)





  • Балалар, уйлап карагыз әле, әгәр дә Былтыр шүрәленең бармакларын тумранга кыстырмаса, аңа нинди куркыныч янаган булыр иде? (Шүрәле Былтырны кытыклап үтерер иде)





3 нче кисәкне уку һәм сорауларга җавап бирү.

  • Шүрәленең иптәшләре аңардан ничек көлгәннәр?

  • Быел кысса, табар идек, былтыр кыскач, каян табасың? - дип көлгәннәр. Бу җөмләдәге былтыр сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?





4 нче кисәкне уку һәм сорауларга җавап бирү.

  • Шүрәле әле һаман да нишләп йөри ди?





  1. "Шүрәле" әкиятен рольләргә бүлеп уку.

(Әкияттәге геройларны атау автор сүзләрен укытучы үзе укый)





  • Хәзер без сезнең белән бу әкиятне уйнап карарбыз.

  • Әкиятне укып чыкканнан соң сездә нинди хисләр туды?

  • Кемне дә булса кызгандыгызмы?

  • Әкият нәрсә белән тәмамлана, шул өлешне укып күрсәтегез.

  • Әкиятнең ахырын әйбәт тәмамланды диеп әйтеп буламы? (Юк, чөнки шүрәленең бармаклары кысылгач, алар авырталар, ул үкерә, ул елый)





  1. Дәреслекнең 19 нчы биттәге 5 нче сорауны укыгыз.





(Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятен укыганың яки ишеткәнең бармы? Бу ике әкият арасында нинди уртаклык бар?)





- Аларның эчтәлекләре охшаш, ә язылу формалары буенча аерыла. Татар халык әкияте һәм шигырь юлларына салган әкият.





Слайд Г.Тукай портреты





  • Безнең бөек татар халык язучысы Г.Тукай кечкенәдән халык әкиятләрен яратып тыңлаган һәм укыган. Ул шушы татар халкының "Шүрәле" әкиятен күздә тотып шигырь формасында үз әкиятен язган.





  1. КИТАПЛАР КҮРГӘЗМӘСЕ:





  • Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятен без алдагы дәресләрдә укырбыз.





  1. Рефлекция.

  • Без бүгенге дәрестә нәрсә укыдык?

  • Әкият кемнәр , нэрсэлэр турында?





VI. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау .

  • Дәресебез ошадымы?

  • Бүгенге дәресебез тәмамланды, барыгызга да рәхмәт.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал