7


  • Учителю
  • Ачык дәрес 'Болын патшасы' (3 класс) . Әдәби уку.

Ачык дәрес 'Болын патшасы' (3 класс) . Әдәби уку.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Тема: Дөрес тавыш төсмерләре белән уку. Болын патшасы-1 б.

Максат: Нәбирә Гыйматдинованың "Болын патшасы"хикәясе белән таныштыру.

Бурычлар : 1)Н.Гыйматдинованың "Болын патшасы" хикәясе белән таныштыру, автор турында мәгълүмат бирү;

2)Хикәяне диалог формасында укый белүләренү ирешү;

3)Табигатьтәге файдалы үләннәр,аларның терелткеч көче турында белемнәрне тирәнәйтү. Укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларыңа һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышыныч тәрбияләү.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Җиһазлау һәм материаллар: дәреслек,презентация,экран,проектор,

китаплар күргәзмәсе, Н.Гыйматдинова портреты, карточкалар, тест, перфокарталар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.(КУУГ)

-Хәерле көн, кунаклар!

-Хәерле көн укучылар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле-

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес,матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек!.

Укытучы: - Бүгенге көн сездә бары матур уйлар, якты хисләр генә тудырсын. Бу дәрес сезнең өчен кирәкле һәм файдалы булсын.

II.Уку мәсьәләсен кую.(тактада хәрефләр тезелмәсе.Дөрес хәрефләрне сайлап сүзләр укырга кирәк).(ТУУГ)

БJVОGЛUЫRН ПWАZТQШSАFСNЫ (Болын патшасы)

-Болын патшасы кем икән ул,ничек уйлыйсыз?(укучыларның җаваплары тыңлана)

-Дәреснең темасын кем әйтә ала? ("Болын патшасы"хикәясен укырбыз")

III.УКУ мәсьәләсен чишү.

-Әйе,укучылар,бүген без сезнең белән Нәбирә Гыйматдинованың "Болын патшасы"хикәясен укырбыз.Дәреслекне ачу ,114бит.

IV.Яңа материалны аңлату.(ТУУГ)

1.Автор белән танышу.Нәбирә Гыйматдинова.

Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова 1956нчы елның 20нче октябрендә Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында туа. 1976-1981 нче елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Ул проза жанрында

иҗат итә. Беренче хикәяләре "Йолдызлы кичтә", "Таңсылу".1981 нче елларда "Су әкияте"дигән беренче китабы басылып чыга. Бүге нге көндә хикәяләр,повестьлар тупланган егермеләп китап авторы.Китапханәдә аның китаплары бар,алып укый аласыз.

2.Кроссворд чишү.Укучылар,миңа кроссворд чишәргә булышмассыз микән?(КУУГ)

Ук. Нинди сүзләр килеп чыкты. (Айсылу һәм Рәсим). Бу "Болын патшасы" әсәрендә төп геройлар.

3.Сүзлек эше.Кул арбасы-рәсеме күрсәтелә.

кушучлап-ике учны кушып

4.Текст белән танышу.(ШУУГ) Укытучы укый,аннан рольләргә бүлеп уку.


V.Физкультминутка


Гөлчәчәкләр күренде

Һәм кояшка үрелде.

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт.

Җил исте:..

Чәчәкләрне селкетте;…

Уңга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр.

Сулга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр.

Бар син, җил, моннан кит,

Чәчәкләргә тими үт,

Алар зур булып үссен,

Безгә шатлык китерсен.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык.

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык.

Сузылдык, киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам иттек.


VI.Белемнәрне беренчел ныгыту.

1) Сораулар буенча эчтәлекне ачыклау.(РУУГ,КУУГ)

1)Әсәрдә кемнәр турында сүз бара?

2)Рәсим нинди малай?

3)Айсылу нинди кыз?Аңа нинди сыйфатлар хас?

4)Рәсим ни өчен малайлар белән уйный алмый?

5)Рәсим өйдә үзен ничек сизә?

6)Рәсим янына кем килә?

7)Айсылу Рәсимне кая чакыра?

8)Айсылу Рәсимне елга буена ничек алып бара?

19)Рәсим нәрсә турында хыяллана дип уйлыйсыз?

10)Кем ул "Болын патшасы?"

11)Малай күңелендә ышаныч уяныр микән?

12)Авыру кешеләргә яшәргә авырмы?

13)Укучылар,безнең мәктәп авылыбыздагы башка мәктәптән нәрсә белән аерыла?


2.Укытучы.Хәзер күзләрне йомабыз. Җәйге болында дип үзебезне хис итәбез.(ШУУГ)Нәрсәләр күз алдына килә?Болынны нинди итеп күз алдына китерәсез?(Җаваплар тыңлана:чәчәкләр үсеп утыра...)

  1. -Хәзер шул чәчәкләрне сыйныфтан җыеп алабыз.Артында язылган сүзләрне укыйбыз.Кешеләргә хас булган сыйфатларны укыйбыз.

(Укучылар тапкан сүзләрне укыйлар.)

  1. Укытучы: Бу сыйфатларның кайсысы Айсылуга туры килә?(КУУГ) Әйтегез әле.

  • Тырыш, чибәр, акыллы, тәрбияле, сөйкемле, эшчән, әдәпле, тыйнак, ягымлы, батыр,тәвәккәл,эш сөючән, түземле, сер саклый белүчән, көчле характерлы.

  1. Укытучы: Менә Айсылу ни өчендер Рәсимне дус итеп кабул итте.Ни өчен дип уйлыйсыз?

  2. Сез үзегез нинди дус сайлап алыр идегез? (КУУГ)

Укытучы: Укучылар сезнең дусларыгыз бармы? Сөйләгез әле.

Минем дустым бар. Аның исеме ____________ . Аңа ______ яшь. Ул ___ нчы(нче) сыйныфта укый. Ул биергә, җырларга, китаплар укырга ярата. Ул ягымлы, ярдәмчел, акыллы кыз. Ул һәрвакыт авыр вакытта ярдәм итәргә тырыша. _________ чын дус.

VII.Белемнәрне икенчел ныгыту.

1.Мәкальләр төзү.(ТУУГ,РУУГ)Укытучы: Кешегә дуслар һәрвакыт кирәк. Дуслык турында әйтемнәр һәм мәкальләр бик күп. Сезнең алдыгызда конвертлар ята.Конверттан карточкаларны алыгыз:анда мәкальләр бирелгән.Шуларны дөрес итеп төзергә кирәк.

Укучылар, миңа булышыгыз әле, аларны дөрес төзергә.

  • Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - югалтма.

  • Дус авырлыкта беленер.

  • 100 сум акчаң булганчы - 100 дустың булсын.

2.Мәкальләрне ничек аңлата аласыз?

3.Тест.Белемнәрне тикшерү.Үзбәя.(РУУГ)

1.Хикәядәге геройларның исемнәре:

а)Айсылу;

ә)Рәмис;

б) Рәсим;

в)Айгөл.

2.Айсылуга кайсы сыйфатлар туры килә?

а)кайгыртучан;

ә)ялкау;

б)ямьсез;

в)чибәр.

3. Айсылу Рәсимне кая чакыра?

а)болынга;

ә)урманга;

б)урамга;

в)өйгә.

4. Айсылу Рәсимне елга буена ничек алып бара?

а)күтәреп;

ә)кул арбасына утыртып;

б)машина белән.

5.Кем ул болын патшасы?

а)Айсылу;

ә)Рәсим;

б)икесе дә.


VIII.Йомгаклау

1.Дәрескә нәтиҗә.(РУУГ)

-Без дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Әсәр сезгә охшадымы?

-Нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

-Тормышта дуслар кирәкме?

2. УКЫТУЧЫ: Мин бүген дәресне шигырь белән тәмамларга телим.

Дога белмим, дисең, нигә?

Яхшылык - үзе дога.

Бар кеше изгелек кылса,

Яхшырыр үзе дөнья!

Изгелек ул - беркайчан да

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт

Ул үзе бер дога.

-Сез дә бер-берегезгә яхшы иптәш булыгыз, тормышыгызда бары тик яхшы кешеләр генә очрасын.

3.Өй эше: 114-117бит ,текстның эчтәлеген сөйләргә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал