7


  • Учителю
  • Әдәби- музыкаль кичә 'Без Тукайлы халык'.

Әдәби- музыкаль кичә 'Без Тукайлы халык'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Без Тукайлы халык.

Әдәби кичә Г.Тукайны искә алу, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда милли үзаң,милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә . Башлангыч сыйныфлар өчен.


Зал бизәү. Алгы планда Г.Тукай портреты, балалар өчен язылган әсәрләре. Икенче якта Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр. Табигый материаллардан яки пластилиннан ясалган әкият персонажлары. Түбәндәге сүзләр язылган плакатлар эленә:

Тукай - һәрчак безнең белән бергә.


И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.(Г.Тукай) Һ.б.


Кичә барышы.

Әдәби- музыкаль кичәне милли киемле ике укучы алып бара.


1нче алып баручы.

Хак тәгәлә әмере белән җиргә раушан көзге иңде.

Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде.

Ятимлек һәм фәкыйрьлекнең яшьләй белде Тукай тәмен,

Михнәтен күп биреп, тормыш аз күрсәтте ямен.

Кайнар сөйде ул милләтен, аның өчен янды,көйде.

Моңсуларны моңландырып, сукырларның ачты күзен,

Телсезләрне телле итте, сихри шигыре, тугры сүзе.

Тукай безнең арабызда, алгы сафларда көрәшә.

Тел яшәгән милләт яшәр, халкым яшәр, дип эндәшә.

("Туган тел"көе яңгырый.)

2нче алып баручы.

Балалар, тыңлагыз әле,нинди көй яңгырый, нинди көй соң әле бу? Кемнең әсәренә язылган бу җыр?

Балалар. "Туган тел" җыры.Г.Тукай сүзләренә язылган.

Бер укучы "Туган тел"шигырен сөйли.

1нче алып баручы.

Тел турында сөекле шагыйребез әнә шулай әйткән. Чыннан да туган тел ул әти-әниең кебек иң газиз нәрсә! Аны юкка гына ана теле дип әйтмиләр шул.Безнең туган телебез - татар теле. Татар теле- зур тарихлы, бай телләрнең берсе. Бу телдә шигырьләр, җырлар языла. Туган тел ул- Тукай теле дә. Чын кеше булу өчен башта үз телеңдә сөйләшергә, аны яхшы белергә тиешбез.

2нче алып баручы.

Туган җир дә, туган тел дә бик кадерле

Юкка гына мактамаган аны Тукай.

Онытма син туган телең һичкайчан да

Туган телеңне хөрмәтлә, ярат дускай!


"Туган авыл" җыры башкарыла.

1нче алып баручы.

Кадерле, балалар, кунаклар! Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап- гөрләп яз ае апрель килгәндә, моннан 122 ел элек, 1886 елның 26 нчы апрелендә нәни- Апуш- Габдулла- мәшһүр Тукай дөньяга килә. Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла-Апушны бөек Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг Шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.

2нче алып баручы.

Менә без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны, сезне яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә,ә киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан.Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...

1 нче укучы.

Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр,- дибез.

2 нче укучы.

Тукай, синең моңлы исем белән

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең

Халык җырларына әйләнгән.

3 нче укучы.

Синең шигырьләрең укыганда,

Күз алдыма килә үткәнең.

Кышкы бураннарда тышка чыгып,

Кералмыйча туңып беткәнсең.

4 нче укучы.

Аямаган язмыш бер дә сине,

Йөрткән сине төрле җирләрдә,

Кулдан- кулга күчкән үксез бала

Артык булган һәрбер өйдә дә.

5 нче укучы.

Елагансың кайчак, ялгыз калгач,

Искә алып газиз әнкәңне.

Теләгәнсең ничек әниеңнең

"Тыныч йокла"- диеп әйткәнен.

6 нчы укучы.

Табигатьтә үскәнсең син, күреп

Матурлыкның җанга якынын.

Иркен су буйлары ак каеннар

Кабызгандыр шигъри ялкының.

7 нче укучы.

Уйнагансың "Шүрәлеләр" белән,

Кети-кети урман эчендә.

Төшергәнсең Казан күленә син,

Сынагансың дию көчен дә.

8 нче укучы.

Татар теле- Бөек Тукай теле,

"Туган телем"-минем җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

Яңгыратып йөрәк моңнарын, тибрәндереп күңел кылларын.

2нче алып баручы.

Даны барның җирдә җыры булыр Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без- бәхетле, без шагыйрьле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.

Бергә.

Без Тукайлы халык мәңгегә.


Җыр."Бәйрәм бүген."

1нче алып баручы.

Габдулла Тукайны искә алу кичәсен дәвам итәбез.

Ә хәзер Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен, җырларын тыңлап үтәрсез.


  1. "Җир йокысы."

  2. "Гали белән кәҗә."

  3. "Бала белән күбәләк."

  4. "Сабыйга."

  5. "Эшкә өндәү."


2нче алып баручы.

Искә алулар ирешсә иде дога булып

Шат булса иде аның рухы һәрвакытта.

Безгә маяк булып калсын аның эше

Шулвакытта үтмәс безгә дошман сүзе.


1нче алып баручы.

Хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар! Менә шулай итеп безнең Г.Тукайны искә алу кичәсе ахырына якынлашты. Мәңге яшь шагыйребезнең шигырьләрен, матур җырларын онытмавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укыгыз һәм үзегездән кечкенәләргә дә сөйләгез!

Кичәбезне Г.Тукайның "Туган тел."җыры белән тәмамлыйбыз.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал