7


  • Учителю
  • Урок математики по теме 'Число и цифра 7' (1 класс)

Урок математики по теме 'Число и цифра 7' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: При определении цели и задач урока были учтены программные требования, содержание учебного материала, уровень знаний и умений учащихся. Цель урока ученикам была представлена в форме проблемного вопроса. Учащиеся были включены в процесс целеполагания и планирования уче
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч класс укытучысы

Дәүләтова Зөлфия Фоат кызының

математикадан дәрес эшкәртмәсе.

Тема: 7 саны һәм цифры.




















2012 ел


Класс: 1

Тема: 7 саны һәм цифры.

Максат: 7 санының микъдар һәм тәртип мәгънәсен үзләштерү һәм 7 цифрын яза белүгә шартлар тудыру.

Бурычлар:

тәрбияви: шәхси әхлаклылык, белем алуга уңай караш, эстетик зәвык нормаларын

формалаштыру.


ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: дәреслек белән эшләү күнекмәләрен үстерү, биремнәрне башкарганда танып-белү инициативасы күрсәтүне тәэмин итү.


РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алуга, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерүгә юнәлтү


ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре: 7 санын танырга, башка саннар арасында аерырга, 7 шәрне санап алырга, ике санның суммасыннан 7 санын китереп чыгарырга юнәлеш бирү.


КУУГ -коммуникатив универсаль уку гамәлләре: иптәшеңне тыңларгы, бердәм аралашып эшләргә, үзара уңай эшчәнлек төзү күнекмәләрен формалаштыруга этәргеч бирү


Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья


Дәрес тибы: яңа белемне үзләштерү һәм беренчел ныгыту.


Материал: А.Л.Чекин "Математика" дәреслеге, 2нче бүлек, 1 класс.Эш дәфтәре, № 2


Җиһазлау: күрсәтмә материаллар, интерактив такта, веерлар, карточкалар, санлы таблицалар.


Методлар: аңлатмалы- күрсәтмәле, өлешчә эзләнү.


Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы: индивидуаль.


Контроль төре: укытучы контроле

Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру:

Исәнләшү:

Укучылар: Елмаям мин кояшка, укытучы апама,

Елмаямын дусларга, килгән кунакларга,

Елмаям бар дөньяга!

  • Укучылар, бүгенге дәресебез нинди булсын? (кызыклы, мавыктыргыч)

  • Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?(тырышырга)

  • Дәресебезнең девизы: "Күмәк эшләгән- күбрәк белгән".


  1. Максат кую һәм теманы ачыклау.

  1. Дәрес темасын ачарга әзерлек.Проблемалы сораулар кую.

  • Табышмакның җавабын тап: Мин үзем чалгы кебек,

Тоткычым бар, күзем юк.

Мине белмәгән кеше юк.

  • Ә ,сез, беләсезме? Табышмакның җавабын кем әйтә? (2 слайд: чалгы рәсеме)

  • Укучылар, ә сезнең кичке күкне күзәткәнегез бармы? Анда нәрсәләр күреп була? Йолдызлар үзләре йолдызлыкларга берләшә? Йолдызлыклар турында ишеткәнегез бармы? Экрандагы рәсемгә карыйбыз. ( 3 слайд)

Күк йөзендә йолдызлар күп,

Ничәү икән санагыз.

Чүмечкә охшаганын,

Сез белмичә калмассыз.

  • Кем белә бу нинди йолдызлык? Йолдызларны санап карагыз.(җидегән)

  • Бу сүзнең эченә нинди сан яшеренгән? Җиде йолдыз булган өчен Җидегән дип атала.

  • Сез инде барыгыз да әкиятләр яратасыз. Ә менә рус халык әкиятен беләсезме ? Әкияттән өзек бирелгән. Бу әкиятнең исеме ничек? Нинди сан кергән? (4 слайд)

  • Хәзер без санап алырбыз. Рәсемдә ничә болыт? Ничә шаян йөз? Димәк, 6 дан соң нинди сан килә?(5,6 слайд)

III. Яңа материалны беренчел кабул итү:

1.7 санының урнашу тәртибе:

  • Димәк, эшләгән биремнәрдән күргәнчә, дәресебезнең кунагы нинди сан? 7 саны кайларда кулланылды? 7 санының урыны кайда?

  • 7 санының нинди саннардан соң килү тәртибен ачыклау өчен буталган саннарны билгеле бер эзлеклелектә тезәргә кирәк. ( саннарны тәртип буенча тезәләр).

  1. 7 санының күплек мәгънәсе.(дәреслек белән эш)

  • Дәреслекләрне ачтык. 1 нче биремдә нәрсә ясалган? Календарьда нәрсәләр күрсәтелә? Бер атнада ничә кара төс белән бирелгән көн, ничә кызыл төс белән бирелгән көн? Ни өчен карабелән,ә ни өчен кызыл белән бирелгән? Саныйбыз. Ике санның суммасы ничәгә тигез?

Нәтиҗә: Димәк, 7 санын ничек табып була? (5+2=7)

- Тагын нинди саннарның суммасы 7 гә тигез?

физкультминутка-(7 саны кергән мәкаль- әйтемнәрдә кул

чабалар, калган башка саннар кергәндә чүгәләп алалар, бер сан

да булмаса, тик торалар)


  • Сезнең алдыгызда линейка бирелгән .Линейка ничә см. лы? Хәзер без без бу линейканы тагын 1 см.га озынайтырбыз һәм күпме булганын түбәндәге мисалларны эшләп табарбыз. (7 слайд)

  • Мисалларның җавабын вейрлар белән күрсәтегез. Линейканы озынайтканнан соң ничә см. килеп чыкканын кайсы мисалда күреп була? (6+1=7) 6 см. дан соң ничә см. килә? Линейкада 7 см. күрсәтегез. Без әлегә 7 санын яза беләбезме?

( 7 санының язылышын белмибез) Алга таба без 7 цифрасын язарга өйрәнербез.


  1. 7 цифрасы белән танышу:

  • Сезнең алдыгызда яткан карточкаларда 7 санының язылышы бирелгән. Кайсысын дөрес дип саныйсыз, шуны карандаш белән әйләндереп аласыз.Миңа күрсәтәсез.

  • 7 саны нинди элементлардан тора? (үрнәк белән танышу, язылышын анализлау)- укытучы тактада язып күрсәтә.

  • һавада язып карыйбыз.


4. 7 цифрасын язу:

  • Мин сезгә квадрат формасындагы битләр таратам. 7 цифрасын шунда язып тактага беркетеп куясыз. Кем бик дөрес һәм матур язган? (үзбәя)

- бармакларга күнегү: 7 санын күрсәтү( бармакларны бөкләп бару, ача бару).

- Эш дәфтәрләрен ачабыз, үрнәк буенча 7 цифрын язабыз.( дәфтәрләрдә эш)

6. 7 санының тәртип һәм микъдар мәгънәсе ягыннан бәйләнешен ачыклау.

- Рәсемнәргә карап 7 санын җыярга: (8 ,9, 10 слайд)

IV. Белемнәрне беренчел ныгыту:

1. Күмәк эш:

  • Бирелгән кушу таблицасын истә калдырабыз(12 слайд)

  • Истә калганны тикшерәбез: (11,12,13 слайд)

2. Фронталь эш:

- Сезгә карточкалар таратылган : 2, 4, 7 ен буярга . Дөрес буягансызмы, тикшерәбез - интерактив такта

V. Йомгаклау:

  1. Үзбәя. Үзанализ: дәрес сезгә ошадымы? Кем үзен бик актив катнаштым, яхшы эшләдем дип уйлый, кул күтәрегез.Үзегезне мактый аласызмы?

Дәресебезнең алдында куйган максатларга ирештекме? Дәресне менә

шундый итеп күрәсегез килгән идеме?

2. Укытучы бәясе: бу дәрестә актив катнашкан укучыларны ачыклау, мактау, рәхмәт сүзләре.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал