7


Рабочая программа Эдэди уку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" 273нче номерлы Законы 29.12.12, ст.28 п.3 б.6

2.Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" Законы (гамәлдәге редакциядә)

3."Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләртурында" Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

4. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 2015 - 2016 нче елгы Укыту планы.

5. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең башлангыч гомуми белем бирү буенча төп белем бирү программасы

6. Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова "Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку" предметын укыту программасы (татар төркеме өчен) 1-4 нче сыйныфлар , Казан, 2013


Укыту Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова Әдәби уку : рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)- 3 кисәктә, Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты, 2013»дәреслеккә нигезләнеп алып барыла.

Әдәби укуга базис укыту планында атнага 3 сәгать вакыт бирелгән. Программа 102 сәгатькә нигезләнеп төзелгән.


Максат: укучыларда дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты,

язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне

укып,эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Бурычлар :

  • Укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;

  • Текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү;

  • Әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.




Укыту-тематик план


Бүлекнең исеме

Сәг.

саны

Халык авыз иҗаты. Әкиятләр.

Мәкальләр.


14

Автор әсәрләре

12

Мәсәлләр.

10

Әдәби жанрлар. Шигырьләр. Хикәяләр.

66


Библиографик культура

Һәр дәрестә

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

Һәр дәрестә


Барысы

102


Курсның эчтәлеге

Сәг.

саны


1

Халык авыз иҗаты.

Әкиятләр.

Халык авыз иҗатының бер төре буларак, хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау формалаштыру.

Мәкальләр.

Мәкальләр - халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.



14



Автор әсәрләре

Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы. Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

12



Мәсәлләр.

Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү һәм моральдән торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл жанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре: К Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һ.б. язучылар әсәрләрен өйрәнү.

10


2

Әдәби жанрлар.

Хикәя.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру: хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырма характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.

Шигырь.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Чагыштыру, контраст, җанландыруларны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы

( тавышны күтәрү, түбәнәйтү)

66









3

Библиографик культура

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап кирәкле әсәрне китаптан таба белү, өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенчасүзлек, белешмә әдәбият белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.

Дәрес

дәвамында


4

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

Сәнгатле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку).автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

Дәрес

дәвамында



Барысы

102

Арадаш аттестация формасы

Әдәби укудан арадаш аттестация тест формасында үткәрелә.


Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Укучы белергә тиеш:

  • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

  • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

  • кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  • тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

  • әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

  • укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

  • 2-3 татар классигының исемен;

  • 2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

  • үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

  • китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;

  • әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

  • авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

  • яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

  • дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

  • тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзи белү;

  • төрле авторларның 6-8 әсәрен яттан белү;

  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү; аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыруның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

  • үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштырырга, һөнәрләр дөньясы белән танышырга, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерергә;

  • уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштырырга;

  • әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштырырга.

  • белем бирү учреҗдениесенә унай караш, әдәби уку фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңларга;

  • уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (унышсызлылыгы) сәбәпләрен аңларга;

  • аралашканда иптәшеңнең мотивларына һәм хисләренә ориентлашырга, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга һәм этик таләпләргә тотрыклы иярергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

  • максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштырга;

  • ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрергә;

  • проблеманы чишүдә берничә вариант табарга,аларны кулланып карарга;

  • үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә, уңышлылыгына бәя бирергә;

  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга;

  • укытучы белән хезмәттәшлектә итәргә;

  • уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;

  • укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәлне мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга;

  • эш-гамәлләрнең дөрес үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

  • эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга;

  • охшашлык һәм аермалыкларны аерырга, чагыштырырга;

  • аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салырга;

  • нәтиҗә чыгарырга;

  • охшашлыклар урнаштырырга;

  • проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтергә;

  • проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табарга.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

  • укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру - катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләргә;

  • сораулар формалаштырырга, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белергә;

  • проблеманы ачарга, аны тормышка ашырырга, үзара килешүгә ирешергә;

  • эшлекле партнерлы аралашырга, төркемдә үзара ярдәм итешергә;

  • үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.

Предметны өйрәнү нәтиҗәләре:

  • әсәрләрне сәнгатьле һәм хатасыз уку;

  • әсәрдәге өзекләрне сайлап ала, рәсемгә төшерә белү;

  • Рәсемнәр һәм әсәрләр арасындагы бердәмлекне таба белү;

  • әдәби әсәр белән эшли белү;

  • укылган әсәрне хикәяли белү;

  • әсәрләрне сәхнәләштерә белү;

  • текстны рольләргә бүлеп укый белү;

  • әсәр геройларына кыскача характеристика бирә белү;

  • язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарын белү.

Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы:

Дәресләрдә укучы сөйләмә телне куллана. Укучының белемен бәяләүнең тулы бер системасы бар: телдән җавап бирү,тест, мөстәкыйль эш, практик эш, сәнгатьле уку. 3 нче сыйныфта иң кулае булып телдән җавап бирү, сәнгатьле уку тора.

Укучының белемнәре биш баллы система буенча бәяләнә: "5" - бик яхшы; "4" - яхшы; "3" - канәгатьләнерлек; "2" - начар; "1" - бик начар. Бу билгеләр дәрескә, чиреккә, еллыкка куела.


Укуны бәяләү:

"5"- текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, яттан өйрәнелгән шигырьне яхшы белү һәм сәнгатьле сөйләү, укуган текстка исем кую,сорауларга төгәл җавап бирә белү;

"4"- текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, шигырьне яттан белү, сәнгатьле сөйләү, кирәксез кабатлау, сүзләрнең урыннарын алыштыру;

"3"- текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, эзлекле итеп сөйләмәү, текстны кисәкләргә бүлү һәмисем куч алмау,сөйләм хаталарын укытучы ярдәме белән генә төзтү;

"2"- текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, укыганның эчтәлеген үзгәртеп сөйләү, өстәмә сораулар булса да, тестны кисәкләргә бүлә алмау.

Диалогик сөйләмне бәяләү:

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, "5"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, "4"ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, "3"ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, "2"ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен "5"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен "4"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен "3"ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, "2"ле куела.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:

Төп әдәбият:

1.Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен.

1 кисәк Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013нче ел

2 кисәк Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013нче ел

3 кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013нче ел

Өстәмә әдәбият:

2.Әдәби уку .Методик ярдәмлек.3 сыйныф "Мәгариф-вакыт" нәшрияты 2013 ел Авторлар Г.М Сафиуллина,

Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова

Дидактик материал:

1.Әдәби уку.Мөстәкыйль эш дәфтәре,3 сыйныф, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013нче ел.

Мәгълүмати-электрон ресурслар:

1.. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com

2. tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm

3. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm

Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше

1.Ноутбук.

2.Тавыш көчәйткеч колонкалар.

КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ



Теманың эчтәлеге

УУГ

Үткәрү вакыты


План

Факт


  1. 1.


Китапханәләрдән файдалана белү. Б.Рәхмәт "Иң күңелле чак"

ШУУГ: мәктәпкә уңай караш булдыру.

ТБУУГ: сөйләмнең кеше тормышында әһәмиятен әйтә белү.

КУУГ: парлап эшли белү.


  1. 2.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. М.Галиев "Җиләктән кайтканда"

ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

ТБУУГ: проблемалы эзләнү һәм иҗади характерда чишү.

РУУГ: дәреснең максатын һәм проблемасын формалаштыру.

КУУГ: фикер алышу, укытучыңны, иптәшеңне тыңлый белү.


  1. 4

Шигырьләрдә чагыштыруны таба белү. Б.Рәхимова "Шук болытлар,батыр җил,якты кояш", Р.Корбан "Көз нигә моңая?"


ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү



    Күк йөзендә болыт-рәсемнәр Н.Дәүли "Бала болыт"

    ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

    РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

    КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү


    1. 6

    Шигырьләрдә сынландыруны таба белү. Л.Лерон "Яңгырның ял көне"

    ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

    ТБУУГ: кирәкле информацияләрне төрле чыганаклардан эзләп таба белү.

    РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

    КУУГ: коллектив белән фикер алышуда катнашу.


    1. 7

    Шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнү. Р.Мингалим "Август каеннары"З. Туфай-лова "Яфрак ява"

    ШУУГ: төрле вакыйгалардан уртаклыкны табу

    ТБУУГ: укылган әсәрдән иң кирәкле фикерне таба белү.

    РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

    КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


    1. 8

    Үзеңнең күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.Ф.Хөсни "Яфраклар коелганда"

    ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

    ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

    РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

    КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


    1. 10

    Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. М.Мазунов" Карап торам",Г.Хәсәнов "Кыр казы"

    ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

    ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

    РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

    КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      Хикәя геройларының характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Г.Бәширов "Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе"

      ШУУГ: төрле вакыйгалардан чыгу юлын табу

      ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү, "Татар теленең а РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану

      аңлатмалы сүзлеге" белән эшли белү


      10

      Йорт казлары гаҗәп кызык кошлар.

      ШУУГ: төрле вакыйгалардан чыгу юлын табу

      ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" белән эшли белү

      РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      11

      Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте.Г.Остер "Серне ачты"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      12.

      Кеше һәм табигать бергәлеге. Н.Сладков "Күзалдавычлар",Р.Әхмәт "Сыкы"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      13.

      Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү Н.Сладков "Кем остарак?",Р.Корбан "Мәктәпкә озату бәйрәме"

      ШУУГ: әсәрләрдәге геройларга гомум-кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

      ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

      РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәт-мәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

      КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү.


      14.

      Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасын-дагы охшаш һәм аер-малы якларны билге-ләү . Г.Паушкин "Кыш", Г.Рәхим "Безнең тауда"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      15.

      Шигырьдән әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу. Н.Әхмәдиев "Чишмәгә суга барам"


      ШУУГ: әсәрләрдәге геройларга гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

      ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

      РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

      КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү.


      16

      Серле чишмә, моңлы чишмә. К.Кәримов "Кышкы мәтрүшкәләр"

      ШУУГ: әсәрләрдәге геройларга гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

      ТБУУГ: укылган тексттан иң кирәкле фикерне таба белү.

      РУУГ: үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү.

      КУУГ: үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү.


      17.

      Хикәя геройларының портретлары, характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Н.Гыйматдинова "Сарбай"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: практик биремнәрне кабул итү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      18.

      Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш. Иң яхшы дару(Әфган халык әкияте) Тылсымлы китмән(Уйгур халык әкияте)

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      19


      Эш кешене тәрбияли, ялкаулык боза.


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      20.

      Хайваннар турында әкиятләр . Көрән төстәге пингвин баласы(Инглиз халык әкияте)


      ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.

      21

      Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү."Әтәч таңда ник кычкыра?"(Монгол халык әкияте)


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      22.

      Хайваннар турында әкиятләр . "Куянның ирене нигә ярык?"(Эстон халык әкияте)

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу

      КУУГ: күршең белән


      23.

      Манси халык әкияте "Куянның колагы нигә озын?"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      24.

      Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү. "Юмарт дөя"(Казакъ халык әкияте)

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      25

      Үткәннәрне кабатлау Тест

      26

      Хаталар өстендә эш

      Венгр халык әкияте "Комсызлык бәласе"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      27.

      Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү. "Табышны ничек бүләргә".(Әфган халык әкияте)

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      28.

      Хыял һәм фантазия арасындагы аерма

      Л.Лерон "Хыял", Йолдыз "Антенналы бәрәңге."

      ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      29

      Л.Лерон. "Хыялый Акбай", Ә. Габиди. "Тере антенналар"

      Тест


      ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      30.

      "Хыял һәм чынбарлык" турында төшенчә.

      Л.Лерон "Мәче малае Шукбай."


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      31

      Мәче малае Шукбай. З. Гомәрова "Хыялларым"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      32

      Үз күзәтүләреңнән, уй-кичерешләреңнән чыгып хикәяләү. Л.Лерон "Мәче малае Шукбай" Шукбай балык тота "Хат"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      33

      Б.Рәхмәт "Ничек өйрәнергә"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      34.

      "Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: практик биремнәрне кабул итү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      35

      Ф.Садриев "Юкка көттеләр"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      36.

      Укылган әсәрне анализлый белү. А.Гыйләҗев"Суык"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү

      КУУГ: парларда


      37.

      Рифманы сиземли, таба белү. А.Алланазаров"Дустымны эзлим"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш

      булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      38.

      Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Р.Гыйззәтуллин "Батырлык"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      39

      Г.Рәхим "Иске самавыр торбасы"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      40.

      Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Р.Вәлиев "Барсын да яратам." Ш.Маннур "Яратам", Р.Вәлиев "Чыпчык."

      ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

      ТБУУГ: проблемалы эзләнү һәм иҗади характерда чишү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү


      41

      Геройларның характерына чагыштырма анализ. А.Гыймадиев "Шәмси маҗаралары"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      42.

      Н.Кәримова "Авылым җыры",Музей йорты.


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      43

      Әсәрдән әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанлан-дыру) эзләп табу В.Ну-риев " Кем катырак суга?" Р.Вәлиева "Яңгыр белән кояш"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: төркемнәрдә эшли белү.


      44

      Җәйге кояш астында. "Музей йортына сәяхәт"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: төркемнәрдә эшли белү.


      45.

      Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Г.Сабитов "Тәүге шатлык"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: сораулар бирү, аңлашылмаганны ачыклау.

      КУУГ: төркемнәрдә эшли белү.


      46.

      Дөрес тавыш төсмерләре белән уку өстендә эшләү. Н.Гыйматдинова "Болын патшасы"

      ШУУГ: сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру

      ТБУУГ: кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: практик биремнәрне кабул итү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      47

      Н.Гыйматдинова "Болын патшасы"Музей йортына сәяхәт"


      ШУУГ: сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру

      ТБУУГ: кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: практик биремнәрне кабул итү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      48


      Геройларның характерына чагыштырма анализ. А.Әхмәтгалиева "Безнең чишмә"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      49.

      Тиз һәм йөгерек уку күнекмәсен үстерү. Г.Бәширов "Беренче кар"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      50.

      Тавыш төсмерләре бирү күнекмәләрен булдыру. М.Мазуров "Яңа карлар ява" И.Солтан "Кар ник шыгырдый?"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: сораулар бирү, аңлашылмаганны ачыклау.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      51.

      Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Р.Миңнуллин "Кар бәйрәме". "Музей йортына сәяхәт" "Тылсымлы кыш" "Серле ачкыч мәктәп клубы утырышы"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

      52


      Контроль дәрес

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.


      53

      Хаталар өстендә эш.

      Мәсәлләр турында гомуми төшенчә бирү.Эзоп "Давыл һәм кояш", Г.Тукай "Җил илә кояш"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән һәм вакытлы матбуттан таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      54

      Мәсәлләрнең ике өлештән - сюжеттан һәм моральдән торуы.Н.Исәнбәт "Ябалак белән Чыпчык", "Чыпчык белән ябалак" (Татар халык әкияте)

      ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

      ТБУУГ: күчмә кошлар, бигрәк тә сыерчыклар турында яңа мәгълүматлар алу

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      55

      Г. Тукай "Көзге белән маймыл"


      ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

      ТБУУГ: күчмә кошлар, бигрәк тә сыер-чыклар турында яңа мәгълүматлар алу

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      56

      Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгуы. Т. Яхин"Карга белән төлке." Ф.Яхин "Сыр бәласе"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән һәм вакытлы матбуттан таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      57

      М.Гафури "Ике каз белән бака" музей йорты

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән һәм вакытлы матбуттан таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      58

      Мәсәлләрнең төп асылын, эчтәлеген аңлау. В.Радлов "Карга хәйләсе." Л.Толстой "Зирәк чәүкә." К.Насыйри "Комсыз эт"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: әсәрдәге уртак һәм аермалы якларны билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      59

      Татар язучыларының мәсәлләре. М.Гафури "Ике чебен" Ә.Исхак " Карт имән белән яшь егет".


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: "фронтовик - шагыйрь"төшенчәсен булдыру.

      РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      60

      Г.Тукай "Яшь агач"Музей йортына сәяхәт.

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: "фронтовик - шагыйрь"төшенчәсен булдыру.

      РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      61.

      Татар язучыларының мәсәлләре. Г.Тукай " Төлке һәм йөзем җимеше" Ә.Исхак "Төлке һәм виноград"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: сугыш ветераннарының тиңдәшсез батырлыгы турында белемнәр туплау

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      62

      Эшең барып чыкмаса ,гаепне үзеңнән эзлә. Г.Вәлиева "Заман әкияте"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: сугыш ветераннарының тиңдәшсез батырлыгы турында белемнәр туплау

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      63

      Мәсәлләрнең тәрбияви роле. Г.Тукай "Аккош, чуртан һәм кыскыч." И.Крылов "Аккош, чуртан һәм кысла"


      ШУУГ: төрле вакыйгалардан чыгу юлын табу.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: биремнәрне үтәү планын билгеләү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      64

      .Бердәмлектә көч

      М. Гафури "Кәҗә белән төлке

      ШУУГ: төрле вакыйгалардан чыгу юлын табу.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: биремнәрне үтәү планын билгеләү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      65.

      Авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Ш.Галиев "Иншаның файдасы." Ш.Галиев "Сүзләре һәм үзләре"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: практик биремнәрне кабул итү

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      66.

      Шигырьне сәнгатьле итеп уку. К.Тәңрекулиев "Эшчән"гельды"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияләрне төрле чыганаклардан эзләп таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      67

      Юмористик характердагы әсәрләрне кычкырып укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. И.Юзеев " Хатасыз ничек язарга?"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: төркемнәрдә эшли белү


      68

      Бүләк зур булмас,укыган кеше хур булмас. Г.Морат "Үскәч кем булырга?"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: төркемнәрдә эшли белү


      69

      Чагыштыру, контраст кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Йолдыз "Ике җаваплы табышмак."

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: телдән нәтиҗә чыгара белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      70

      Шигырь һәм мәсәлләрнең охшашлыгы һәм аермасы .З.Туфайлова "Трай." Р.Вәлиев "Минеке"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГсораулар бирү, аңлашылмаганны ачыклау.

      КУУГ: төркемнәрдә эшли белү.


      71

      А.Алиш "Утлы йомырка"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГсораулар бирү, аңлашылмаганны ачыклау.

      КУУГ: төркемнәрдә эшли белү.


      72

      Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы. Ф.Яруллин "Тылсымлы ачкыч." Р.Мингалим "Уйларга кирәк"

      ШУУГ: сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру

      ТБУУГ: кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: практик биремнәрне кабул итү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      73

      Автор әкиятләрендә, халык әкиятләрендә-гечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе. Ф.Яруллинның "Тыл-сымлы ачкыч" әкияте Р.Харис "Берсе калсын иде"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү


      74

      Әкиятләрнең жанр үзенчәлеген ачыклау. Ф.Яруллинның "Тылсымлы ачкыч" әкияте. Р.Вәлиева "Кышкы ямь"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      75

      Әкиятләрне сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.Ф.Яруллинның "Тылсымлы ачкыч" әкияте. Йолдыз "Белмәгәнен белми"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү.

      КУУГ: парлап эшли белү.


      76

      Шигырьне сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.М.Мирза "Язның тәүге көннәре". "Музей йортына сәяхәт"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      77

      Шыбырдашып тама тамчылар. "Г.Хәсәнов "Гөблә"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      78

      Төрле ел фасылларын чагыш-тырып оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Г.Хәсәнов " Май"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      79

      Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Ә.Рәшит " Яшенле яңгыр"

      ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү


      80


      Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. Г. Хәсәнов " Май"

      ШУУГ: сөйләм культурасын үстерүгә омтылу.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү


      81

      Арадаш аттестация

      82

      Үз фикереңне әйтә белү. Дәрес-сәяхәт Г.Хәсәнов " Май"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән һәм вакытлы матбуттан таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      83

      Шифалы яңгырлар . Х.Халиков "Витаминлы аш"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслек-тән һәм вакытлы матбуттан таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      84

      Канатлы дуслар. Г.Хәсәнов "май"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән һәм вакытлы матбуттан таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

      КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


      85

      Шигырьне сәнгатьле итеп уку . Р.Фәйзуллин " Онытма син!"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: әсәрдәге уртак һәм аермалы якларны билгеләү.

      РУУГ: эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү,үз фикерен дәлилләү.

      КУУГ: парлап эшли белү.


      86

      "Туган якны өйрәнү музеена дәрес-экскурсия"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: әсәрдәге уртак һәм аермалы якларны билгеләү.

      РУУГ: эшләнәчәк практик эшкә мөстә-кыйль максат куя белү,үз фикерен дәлилләү.

      КУУГ: парлап эшли белү.


      87

      Рифма төшенчәсен аңлау. Л.Шагыйрьҗан "Сөембикә манарасы" "Музей йортына сәяхәт"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: әсәрдәге уртак һәм аермалы якларны билгеләү.

      РУУГ: эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү,үз фикерен дәлилләү.

      КУУГ: парлап эшли белү.


      88

      Рифма төшенчәсен аңлау. Х.Туфан "Казан"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: әсәрдәге уртак һәм аермалы якларны билгеләү.

      РУУГ: эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү,үз фикерен дәлилләү.

      КУУГ: парлап эшли белү.


      89

      Лирик геройның эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү М.Мирза " Без бабайсыз үстек" "Музей йортына сәяхәт"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: "фронтовик - шагыйрь" төшенчәсен булдыру.

      РУУГ: эш алымы һәм нәтиҗәне аера белү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      90

      Музей йортына сәяхәт. Нәсел агачы

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: фикер алышуда катнашу.


      91

      Шигырьне аңлап һәм сәнгатьле итеп уку Ф.Кәрим "Ант"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: сугыш ветераннарының тиңдәшсез батырлыгы турында белемнәр туплау

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.


      92

      Авторның иҗат алымнары, тормышы турында күзаллау. М.Җәлил " Кичер,илем!"

      ШУУГ: төрле вакыйгалардан чыгу юлын табу.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: биремнәрне үтәү планын билгеләү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      93

      Укылган әсәргә анализ ясау. В.Нуруллин "Бүреләр,үгез һәм без" "Музей йортына сәяхәт"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: фикер алышуда катнашу.


      94

      Геройның эчке дөнь-ясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү Г.Ахунов "Канатлар кая илтә?" Мәкальләр. "Музей йортына сәяхәт"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: фикер алышуда катнашу


      95

      Канатлар кая илтә? Г.Моратов "Корыч шулай чыныкты"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: практик биремнәрне кабул итү

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен кулла


      96

      Шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. И.Юзеев "Матурлыкны гына алып кит!"


      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү.

      РУУГ: практик биремнәрне кабул итү

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      97

      Матурлыкка бай ул безнең заман. М.Рафиков "Җир куены"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияләрне төрле чыганаклардан эзләп таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      98

      Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. Г.Бәширов "Безнең Татарстан"

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияләрне төрле чыганаклардан эзләп таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану

      99


      Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Йолдыз "Спортчы шүрәле".


      ШУУГ: укуга кызыксыну формалаштыру.

      ТБУУГ: телдән нәтиҗә чыгара белү.

      РУУГ укытучы һәм укучылар белән бергә класс эшчәнлегенә эмоциональ бәя бирү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану


      100

      Ел буе үткәннәрне кабатлау.

      ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

      ТБУУГ: кирәкле информацияләрне төрле чыганаклардан эзләп таба белү.

      РУУГ: үз эшеңә тиешле өстәмәләр, төзәтүләр кертү.

      КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану

      101

      Контроль дәрес, контроль тест эшләү

      102

      Хаталар өстендә эш

      Кушымта

      3 сыйныфта әдәби укудан арадаш аттестация өчен (белемнәрне тикшерү) биремнәрнең үрнәк варианты.

      1. Әдәбияттә җанландыру алымы:

      1) тере булмаган, жансыз предметларны жанлы итеп чагылдыру, кешеләндерү алымы

      2) күзәтү ,табигать һәм сәнгать теленең матурлыгын өйрәнү


      2. Г.Бәшировның «Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе» хикәясендә малайны каз ничек акылга утырткан?

      1) ояга утырта

      2) беләген тешләп ала

      3 .Әкиятләрдә вакыйгалар тылсым дөньясында бара,шуңа күрә аларны:

      1)фәнни дип була

      2)фәнни дип булмый

      4. "Аккош, Чуртан һәм Кысла"

      1) әкият исеме

      2) мәсәл исеме

      5. Әгәр әкияттә вакыйгалар чылбыр рәвешендә бирелсә:

      1) хәзерге заман әкияте

      2) иң борынгы әкият була

      6. Тыңлаучыларны дөньяда булмаган уйлап чыгарылган хәлләр белән шаккаттыру

      1)әкият

      2)уйдырма

      7. "Музей йорты"ндагы "Сабантуй" картинасын кем иҗат иткән?

      1) Искәндәр Рәфыйков

      2) Лотфулла Фәттахов

      8. Тыңлаучыларга табигать көчләренеӊ серләрен ачу,тере һәм сихри дөнья белән аралашырга өйрәтү

      1)хикәя

      2)әкият

      9. Тормышта булган яки уйлап чыгарылган вакыйгаларны сөйләп,билгеле бер кешеләрнеӊ характерын ачу

      1)уйдырма

      2)хикәя

      10.«Музей йорты» ндагы күзәткән картиналарның И.Э. Грабарь язганнарын таны:

      1)«Казлар», «Ботинкалар»

      2)«Сентябрь», «Февраль зәӊгәрлеге»

      11. "Иншаның файдасы"шигыренең авторы кем?

      1) Шәүкәт Галиев

      2) Роберт Миңнуллин

      Бәяләү нормалары һәм критерийлары

      "5" ле билгесе куела:

      Биремнәрне хатасыз башкарса.

      Биремнәрне хатасыз башкарып, бер төзәтү булса.

      "4" ле билгесе куела:

      Эштә 2 хата җибәрелсә.

      "3" ле билгесе куела:

      Ярты эш дөрес булса.

      "2" ле билгесе куела:

      Яртыдан күбрәк эш дөрес башкарылмаса.

      27




       
       
      X

      Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

      После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

      Кнопки рекомендации:

      загрузить материал