7


  • Учителю
  • Тематическое планирование в 4 классе.

Тематическое планирование в 4 классе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Это календарно- тематическое планирование составлено мной. Календарно-тематическое планирование рассчитано для русских школ с обучением родного татарского языка и литературы. планирование составлено по 2 часа в неделю, 1 час родной татарский язык и 1 час на литературное
предварительный просмотр материала

Дәреснең темасы

Сәг.саны


Дәрес тибы

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр




Өй эше

Үткәрү вакыты

план

факт

1.

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. (Звуки и буквы. Гласные и согласные)

1

кабатлау дәресе

Сүздә ничә аваз, хәреф барлыгын билгеләү,төрле характердагы күнегүләр эшләү

өй эшенең үтәлешен тикшерү

Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Транскрипциянең нәрсә икәнен аңлау Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын аңлау.Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аера белү

3 нче күнегү


8.09


2

Г.Хәсәнов "Август",

Ш.Маннур "Сагынып кайттык"

1

Яңа төшенчә

ләр бирү дәресе

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

уку

Үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтергә өйрәнү.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Сәнгатьле укырга 3-6 бит

15.09


3.

Калынлык һәм нечкәлек

билгеләре. Алфавит(Твердый и мягкий знак)

1

кабатлау дәресе

Табышмаклар уку, сүзләр язу, язылышын аңлату, күнегүләр эшләү

Агымдагы тикшерү

ь һәм ъ хәрефләре булган сүзләрне дөрес укый һәм яза белү

17 нче күнегү

22.09


4.

А.Алиш "Алдакчы Наил" И.Надиров "Тырыш Юн Су.

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

А.Алиш турында белемнәрне тулыландыру. Хикәя белән танышу. Сүзлек запасын баету.

Сәнгатьле укырга

Укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирү

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә. 9-10 битләр.

29.09


5

БСҮ. Контроль диктант


1

Белемнәрне тикшерү дәресе



Диктант

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү


6.10


6

Ә.Фәйзи "Тукай" (романнан өзек)

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат алу. Роман белән танышу.

уку

Романның эчтәлеген сөйләп бирә алу

16 биттәге сорауларга җавап бирергә.

13.10


7

Хаталар өстендә эшТамыр һәм кушымчалар. (Корень слова. Окончание.) Кушма һәм парлы сүзләр.( Сложные и парные слова

1

кабатлау

Уку, сүзләрнең тамырларын табу, эзләнү методын куллану

Арадаш контроль

Тамыр - сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк икәнен аңлау. Сүзләрнең тамырын таба белү

28 нче күнегү

20.10


8

Г.Тукай "Ай һәм кояш" , Г.Тукай "Яшь агач"

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку. Сүзлек байлыгын арттыру. Дуслык хисе тәрбияләү.


Сорауларга җавап бирә белү

Сәнгатьле укырга 17-18 бит

27.10


9.

Синонимнар. (Синонимы) Омонимнар. Антонимнар. (Омонимы. Антонимы

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату,

Синонимнарын, омонимнарны һәм антонимнарны табу, ребус чишү.

Агымдагы тикшерү

Синоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм жөмлә төзегәндә дөрес куллана белү Омонимнар турында төшенчә бирү, аларны аера белү һәм сөйләмдә дөрес куллана белү. Антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә дөрес куллана белү

51 нче күнегү.

10.11


10.

М.Галәү "Кырмыскалар", Сөйләм үстерү. "Туган ягым табигате

1

катнаш

Әсәр белән танышу, уку.

БСҮ

Сорауларга җавап бирә белү

Сәнгатьле укырга 19-20 бит, 21 бит мәкальләрне укырга

17.11



Сүз төркемнәре. Исем. Фигыль. (Части речи. Имя существительное.

Глагол). БСҮ "Көзге урман"

1

катнаш

Уку, җөмләдә исемнәрне табу, сораулар кую төрле характердагы күнегүләр эшләү

Сорауларга җавап, арадаш контроль

Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнең берлек һәм күплек сан формаларын аера белү Фигыль эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә һәм нишли? Нишләде? Нишләгән? нишләячәк? нишләр? Сорауларына җавап бирүен аңлау

62 нчы күнегү.

24.11


12

Г. Галиев "Аю агачлар белән сөйләшә", Г.Тукай "Фатыйма белән Сандугач",

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау

уку

Әсәрнең эчтәлеген сөйли алу , сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Рольләргә бүлеп уку.

Сәнгатьле укырга 25-26 бит.

1.12



Сыйфат (Имя прилагательное). Алмашлык (местоимение)

1

катнаш

Предметларның билгеләрен әйтү, татарчага тәрҗемә итү Рәсем бунча хикәя төзү

фронталь сорау, хикәя язу

Сыйфат предметның билгесен белдерә һәм нинди? Кайсы? Сорауларына җавап бирә. Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән таба белү, Сөйләшү оештыру. Монологик сөйләмне үстерү.

66 нчы күнегү.

8.12


14

Р.Хафизова "Күгәрчен һәм малай", Л.Толстой "Арыслан белән эт"

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку. Сүзлек байлыгын арттыру. Дуслык хисе тәрбияләү.

уку

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә

15.12


15.

БСҮ. Контроль диктант


1

Белемнәрне тикшерү дәресе



Диктант

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү


22.12


16

Н.Думави "Сарбай", Р.Төхвәтуллин "Сабый чаклар"

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау. Хөрмәт хисе тәрбияләү.

.уку

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Сорауларга җавап бирү

Сорауларга җавап бирергә 34, 38 битләр

29.12


17

Җөмләнең баш кисәкләре-ия һәм хәбәр. (Главные члены предложения.)

1

кабатлау дәресе

Җөмләләрдән ия белән хәбәрне табу, сүзләрдән җөмләләр төзү, әңгәмәдә катнашу

Агымдагы тикшерү

. Ия, хәбәр - җөмләнең баш кисәкләре икәнен аңлау, җөмләнең баш кисәкләрен таба белү

71 нче күнегү

19.01


18

А.Тимергалин "Угры", Малай белән Елан (Кытай халык әкияте)

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау

уку

Сорауларга җавап бирү.

Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә

26.01


19

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. (Изменение имен существительных по падежам)

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Сүзләрнең кушымчаларын табу, турле биремле күнегүләр эшләү

ү Үзара контроль

". Җөмләләрне дөрес төзи белү Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен аңлау

139 нчы күнегү

2.02


20.

Л.Ихсанова "Ун сумлык маҗара", Ф.Яруллин "Зәңгәр күлдә Ай коена"

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Язучы турында белешмә алу. Әхлак тәрбиясе турында сөйләшү.

Эчтәлеген сөйләү

Сорауларга җавап бирү.

53 биттәге сорауларга җавап бирергә

9.02


21

Сыйфат. (Имя прилагательное. Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе. (Степепи прилагательных)

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Уку, күнегүләр эшләү, җөмләләрдә сыйфатларны табу

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

Сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аера белү

148 нче күнегү

16.02


22

Ә.Еники "Кунакта", М.Кәрим "Икебез дә унөчтә булсак"

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Язучы турында белешмә алу. Әсәре белән танышу.

уку

Сорауларга җавап бирү.

58-58 бит сәнгатьле укырга

23.02


23

БСҮ. Контроль диктант


1

Белемнәрне тикшерү дәресе



Диктант

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү


2.03


24

В.Нуруллин "Бүреләр, үгез һәм без", Сугышмыйча ярамыймы соң?

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

.уку

Сорауларга җавап бирү

Укырга 63-35 бит

9.03


25

Хаталар өстендә эш.Сан турында төшенчә.Мигъдар һәм тәртип саны (Имя числительное)

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Телдән сорашу

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? Ничәнче? Ничәү? Ничәшәр? Ничәләп? Сорауларына җавап булган сүз төркеменең сан дип аталуын белү

174 нче күнегү

16.03


26

П.Ершов "Канатлы ат"

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау. Сүзлек өстендә эшләү

уку

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Сорауларга җавап бирү.

Укып бетерергә

6.04


27

Алмашлык. Тартым һәм күрсәтү алмашлыклары (местоимение. Указателҗные и)

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү, текст буенча эш

Гамматиканы үзләштерүгә контроль

Зат алмашлыклары сөйләшүдә катнашучы затларны - сөйләүчеләрне, тыңлаучыларны, алар турында сүз барган зат, предметларны белдерәләр

189 нчы күнегү

13.04


28

А.Пушкин "Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтанович һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият", М.Твен "Том Сойер маҗаралары" (өзек)

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сорауларга җавап бирү.

уку

Рус әкиятләрен искә төшерү. Пушкинның әсәрләрен искә төшерү.

77 бит сорауларга җавап бирергә

20.04


29

Фигыль (глагол). Җөмләнең баш кисәкләре(Главные члены предложения

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү, текст буенча эш

Гамматиканы үзләштерүгә контроль

Боерык фигыль, хикәя фигыль турында белешмщ биръ.


27.04


30

Г. Тукай "Җәйнең таң хатирәсе", Һ. Такташ "Ак чәчәкләр"

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Һ. Такташның тормыш юлы турында информация бирү.

уку

Сорауларга җавап бирү.

Сәнгатьле укырга 85-87бит,

4.05


31

БСҮ. Контроль диктант


1

Белемнәрне тикшерү дәресе



Диктант

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү


11.05


32.

Х.Туфан "Давылда", "Кемнәр сез?" С.Хәким "Яңа шәһәрдә яшь юкә" М.Хөсәен "Күңелле чак", "Китап"

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү.

уку

Шагырьләр турында белешмә бирү.

Сәнгатьле укырга 88-89 бит

18.05


33

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.Йомгаклау.Обобщающий урок.Распространные и нераспространненые предложения. Однородные члены предложения)

1

катнаш

Җөмләләрдән ия белән хәбәрне табу

Бирелгән сорауларга җавап

Белемнәрне барлау, ныгыту.

Кагыйдә 134 бит, 281-күнегү

25.05


34

Халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр.

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Уку, сөйләү


Халык авыз иҗаты белән таныштыру. Мәкальләр һәм әйтемнәр турында белешмә бирү.

97-99 бит әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.




Аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты".

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" законы.

  • "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы.

  • "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар" (1-11 нче сыйныфлар) - Казан: Тат.кит.нәшр., 2011.

  • "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. - Казан: Тат.кит.нәшр., 2011.

  • Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган региональ базис укыту планы.

  • Әлмәт шәһәре автоном муниципаль белем бирү учреждениясе "16-нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең укыту планы.

  • Мәктәпнең эш программалар нигезләмәсе.


Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, "укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

Әдәби укуның максаты һәм бурычлары:

  • татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;

  • әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

  • текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;

  • әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;

  • мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;

  • татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;

  • укучыларның мантыйклы һәм иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;

  • әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

  • дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү һ.б.


Программада барысы 64 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында әдәби уку атнага 0,5 сәгать, барысы 17 атна. Уку елы барышында бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. "Татар әдәбиятыннан гомуми төп белем бирүнең дәүләт стандарты"на нигезләнеп түбәндәге темалар әдәби уку эчтәлегенә кертелде: Н.Әхмәдиев "Тәрбияле малай", Х.Туфан "Туган тел", Һ.Такташ "Тәүфыйклы песи", "Пи-би-бип", Х.Вахит "Наратлыдан Каенсарга...", Татар халык әкиятләре "Камыр батыр", "Зөһрә кыз", Т.Миңнуллин "Кәрлә - мәктәп баласы".

Программаның эчтәлеге


Эчтәлек

Сәгать саны

Үрнәк

программасы

буенча

Эш программасы буенча

Табигать һәм без

7

12

Озын-озак балачак

5

12

Тәрҗемә әсәрләр

2

9

Шигьрият

2

9

Халык авыз иҗаты

1

9

Класстан тыш уку

-

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

10

Барлыгы

17

68



4 сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр


Уку техникасы

Аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку. Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлегенә тирәнрәк төшенү.


Әдәби текст белән эшләү

4нче сыйныфны тәмамлаганда, укучы:

  • текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белергә;

  • аерым кисәккә исем куя белергә;

  • текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белергә;

  • укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белергә;

  • балалар тормышына якын әсәрләрне мөстәкыйл рәвештә дәвам итә белергә тиеш.


Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

Хикәяләр, андагы вакыйгалар бирелеше. Персонажларның холкына, эш-гамәлләренә бәя бирү. Шигыр, хикәя, әкият, мәзәк һ.б. анрларны аера (таный) белү.

Халык авыз иҗаты. Аның төрләре турында алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне гомумиләштерү, системага салу.

Әдәп-әхлак темасына багышланган әсәрләрдән яхшы сыйфатларны сайлап ала белү, шулар үрнәгендә үзеңне тәрбияләү һәм үзеңә бәя бирә алу.


Сөйләм үстерү

  • һәр зур бүлектән соң сөйләм телен үстерү максатында әңгәмә уздыру өчен якынча темалар бирелә, укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү - диалог оештыру;

  • укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар сайлау;

  • текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;

  • иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү һ.б.;

  • газета-журналларга күзәтү дәресләре үткәрелә, эшлекле уеннар уздырыла;

  • әдәби текстның теле укучылар өчен төп материал ролен үти, әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү.


4 нче сыйныфта барлыгы - 34. Татар теле -17, әдәбият - 17 сәг. Атнага 1 сәг.


Укыту - методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

Укытучы өчен:

1.Дәреслек. Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова. - Казан: Мәгариф, 2009.

2.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. / Д.Ф. Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2000.

3.Газета-журналлар.

Укучы өчен:

1.Дәреслек. Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова. - Казан: Мәгариф, 2014.

2.Электрон китаплар.

3.Газета-


Аңлатма язуы


Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  5. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

  6. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә­сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш­тыруны дәвам итү;

  7. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.


Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1.Дәреслек; Татар теле һәм уку китабы (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек).Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның грамматик минимумы:

1. Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

2. Лексик темаларга караган сыйфатларны артыклык, чагыштыру дәрәҗәләрендә кулланырга өйрәтү.

3. Боерык фигыльнең барлык, юклык формалары.

4. Кушма, парлы исемнәрне, мәгънәләрен аңлап, дөрес кулланырга ирешү.

5. Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллануны ныгыту.

6. Актив үзләштерелгән исемнәрнең тартым белән төрләнешен гамәли белүне ныгыту.

7. Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле формаларны сайлап кулланырга күнектерү.

8. Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту.

9. Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп, дөрес куллануга ирешү.

Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.


4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:

1. Сузык һәм тартык авазлар. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлап тору.

2. Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.

3. Сүзләрнең басымын билгеләү. Басымның гамәли очракларын белү.

4. Сингармонизм законының асылын гамәли белү.

5. Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.

6. Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә - күплек сан, килеш; фигыльләрдә - юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру.

7. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал