7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку в 4 классе

Рабочая программа по татарскому языку в 4 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


1. Аңлатма язуы

4 нче сыйныф өчен "Татар теле" фәненнән эш программасы түбәндәге документлар нигезендә төзелде:

1. №273 -ФЗ РФнең "РФ дә Мәгариф турындагы Закон" ына 29.12.2012 ел.

2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартына гамәлгә кертү" турындагы боерыгына (Приказ №373).

3. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар. китап. нәшрияты 2011 ел.

4. Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МББУ "Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе"нең 2015-2016 уку елының укыту планына (2015 елның 3 августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1беркетмә №53 боерыгы нигезендә расланган).

5. 2015-2016 уку елына Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МББУ "Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе"нең укыту программасына (2014 елның 09.12. үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №5 беркетмә №96 боерыгы нигезендә расланган).

6. Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МББУ "Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе"нең локаль актларына..

7. 2015-2016 уку елының еллык календар графигына.

8."Перспективалы башлангыч мәктәп" УМКсы Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова К.Х. авторлыгындагы "Татар теле "дәреслеге: 4 класс, 1-2 кисәкләр: Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2014нче ел;

9 . Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында

2014 - 2015 нче уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге.

10. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар (СанПиН 2.4.2. 21-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и

организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (зарегистрированный в Минюсте России 3 марта 2011 года,

регистрационный №19993).

11. №68 -ЗРТ ТРның "Мәгариф турындагы Закон" ына 22.07.2013 ел.

Эш программасы структурасы. Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максаты: белемнәрне системага салу, тирәнәйтү, яңа мәгълүмат бирү, укучыларда әйтмә һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Сөйләм культурасын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.

2.Укыту предметыныӊ гомуми характеристикасы

Программа түбәндәге үрнәк программага нигезләнеп язылды:

Харисова Ч.М., Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш. "Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа" 1-4нче сыйныфлар - Казан, 2011.

Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган "Перспектива" концепциясенә нигезләнеп эшләнде. Ул, татар мәктәпләрендә укытыла торган "Татар теле"программасының төп өлеше буларак, алга таба белем алуга нигез булып тора.

Эш программасының төп идеясе - татар теленнән белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен шартлар булдыру.

Актуальлелек:

"Перспектива" системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Татар теле укытуның төп максатлары:

  • Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу;

  • татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү;

  • сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү.

"Татар теле" фәнен өйрәнүнең нигезенә түбәндәге төп принциплар салынды:

1. Үстерелешле укыту.

2. Планлаштыру һәм контроль.

3. Укытуның индивидуаль һәм дифференциаль формалары.

4. Күрсәтмәлелек, индивидуальлек, системалылык, эзлеклелек, фәннилек методларын куллану.

Татар теленә өйрәтүнең максат һәм бурычлары түбәндәгеләр:

-укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

  • аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

  • балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

  • аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү

  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

  • Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

  • Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләү.

  • Балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.

  • Укучыларда коммуникатив компетенция булдыру. Аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

  • Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

  • Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.


Укыту процессының төп характеристикасы

Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль.

Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.

3.Предметның укыту планындагы урыны

Программа атнага 3 сәгатьтән исәпләнгән. Уку елына барысы 102 сәгать. Шулардан контроль диктантлар - 4,сочинение- 4, изложение - 4 сәгать. Татар теленнән тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән дәреслек "Перспективалы башлангыч мәктәбе" И.Х.Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова нигезендә төзелде .

4. Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре

Татар теле курсын өйрәнү нәтиҗәсендә укучылар телнең аралашуның төп чарасы һәм милли культураның төп күренеше икәненә төшенә; укучыларда туган телгә карата позитив эмоциональ кыйммәтләр формалаша; туган тел укучылар өчен уку процессының нигезе, фикерләү, күзаллау, интелектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүдә зур таяныч булып тора. Туган телне өйрәнү барышында укучылар үзләренеңиҗади сәләтләрен язма һәм сөйләм теле аша тормышка ашыра, телне мөһим мәгълүматны эзләү һәм табу өчен куллана. Укучылар ел дәвамында хатасыз язуның культуралылык билгесе икәнен аңлый, орфография кагыйдәләрен куллана, күчереп язуны, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләрен камилләштерә.

5. 4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.

Танып белү универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

• мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;

• күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;

• тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;

• материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;

• бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;

• фикерләүдә логик чылбыр төзергә;

• уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

• интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;

• мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;

• сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

• партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

• нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;

• килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

• сораулар формалаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

• сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;

• монолог төзергә.


Регулятив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

• таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;

• гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;

• кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

• максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;

• сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

• партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;

• уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

• ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

• яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Укучыларда формалашачак:

• татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;

• дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;

• үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

• нормалардан тайпылышны күрү;


ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләр

4 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр

-сүзләрдәге орфограммаларны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату;

-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз, каллиграфик күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау;

-сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү: тамырын һәм кушымчасын табу, кушымчаларның төрен билгеләү, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү;

-сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш формасын күрсәтү; сыйфатның асыл, нисби төрен, чагыштыру дәрәҗәсен билгеләү; фигыльнең зат-сан, заманын аера белү; һәр сүз төркеменең җөмләдәге функциясен билгеләү;

-тиңдәшле кисәкле гади җөмләгә, составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләгә анализ ясау;

-җөмләләрнең әйтелү максаты, интонациясе буенча төрен аеру;

-текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую;

-хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

-әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;

-тасвирлау, фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле текстны изложение итеп язу;

-хикәяләү тибындагы сочинение язу;

-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: авыру, аз-маз,ата-ана,ашханә, аңлый,әби-бабай, әверелә, әүвәл,балачак, бәла, берничә, борынгы, вакыйга, ватык, гадәт, гомер, дәвам, җәяү, җепшек, җиләк-җимеш, зинһар,иелә, ихтирам, йомры, кадәр, кием-салым, кулъязма, көнбатыш, көнчыгыш, көрәшче, кыйммәтле, мал-туар, мәйдан, мәкалә, могҗиза, мөстәкыйль, нәкъ,охшаш, очсыз, өем, өчпочмак, пәрәвез, рәссам, савыт-саба, сәнгать, сөңге, сурәт, табиб, табигый, таләп, тәкъдим, тәмам, тирә-як, төер, туп-туры, тынгылык, чүп-чар, шагыйрь, шәфәкъ, шыңшый, эшчән, юеш, юньле, юучы, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь

6.Укыту курсы темалары эчтәлеге:

1.1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. 8 сәг

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.Сингармонизм законы турында беренче күзаллау.

2. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.Сүзнең лексик мәгънәсе . 8 сәг.

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним антоним,фрозеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эш. Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр

3. Сүз төзелеше. 11 сәг.

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.Кушымчаларның ясагыч һәм төрләндергеч буенча ясалышы(кушма, парлы сүзләр)

4. Сүз төркемнәре . Исем-8 сәг.

Исем. Мәгънәсе, сораулары.Җөмләдәге ролеЯлгызлык һәм уртаклык исемнәрЯлгызлык исемнәрдә баш хәреф

Берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.

5. Фигыль -13 сәг.

Мәгънәсе. Сораулары. Барлык, юклык формалары Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар. Фигыльләрнең күпмәгънәлеге.

Боерык фигыль.Фигыльнең нигезе дифтонгка тәмамлануы. (сау-савыйм, савыйк, савыгыз)

6. Сыйфат - 7сәг.

Мәгънәсе,сораулары.Җөмләдә роле.Сөйләмдә әһәмияте. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге роле. (аергыч, хәбәр)

7. Алмашлык -6 сәг.Зат алмашлыклары. Җөмләдәге һәм текстагы роле. Сорау алмашлыклары.Килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.

8. Сан -6 сәг.

Санның билгеләмәсе, сорауларымикдар саны, тәртип саны.

9. Рәвеш -5 сәгЛексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен белдерүе.Аның төрләнмәве.Төп синтаксик функциясе - хәл.

10. Кисәкчәләр. 2сәгДа. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле. Аларның җөмләгә төрле төсмер өстәве.

11. Бәйлекләр 2 сәг.Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру.

12. Җөмлә. Сүзтезмә -2 сәг

Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү

13. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. 2 сәг

Җөмләнең баш кисәкләре.

14. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. 1 сәгҖыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру.

15. Җөмләнең иярчен кисәкләре Аергыч 1 сәг.Аергычка билгеләмәне һәм аның белдерүен аңлату.

16. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. 1 сәг.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

17 .Эндәш сүзләр. 1 сәг.Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

18. Гади һәм кушма җөмлә. 2 сәг.

Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.

7.Татар теленнән календарь - тематик план 4 класс "Перспективалы башлангыч мәктәп"


Дәреснең темасы

Сәг

Дәрес тибы

Эчтәлек элементлары.

Тикшерү

төре

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Үтәлү вакыты


план

факт






1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

1

Кереш

1-3 сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү, матур сөйләм күнегүләре, дәреслек күнегүләре.

Кагыйдәләр, күнегүләр

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм

3 .09

2

Җәйге истәлекләр буенча сочинение язу.

1

Катнаш

Җәйне искә төшерү, табышмаклар, үрнәк сочинениеләр, текст төзү этаплары.

Сочинение

язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү"Аңлатмалы сүзлек", "Дөрес яз" "Дөрес әйт"сүзлеге белән эш

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

5.09

3

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Катнаш

сүзләрдәге орфограммалар

ны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату

Табл буенча эш, тест

7 .09

4

Грамматик биремле диктант Сентябрь

1

Катнаш

Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.


Диктант

10.09

5

Тамыр һәм кушымча

1

Катнаш

Тамырдаш сүзләрне табу

Телдән җавап, күнегүләр

12.09

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү


6

Сүз төркемнәре


Катнаш

Сүз төркемнәрен искә төшерү


Мөст.эш(тест)

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү


ТБУУГ: фәнни әдәбият белән эшли , үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү

14.09

РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү


7

Үткәннәрне ныгыту. Тест биреме №1

1


Белем күнекмәләрне тикшерү

Җөмләнең баш кисәкләрен табу, тест биремнәрен башкару

Телдән җаваплар,тест

17.09

8

Аңлатмалы диктант.

Томан.

1

Җөмләләрне, сүзләрне дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү

Диктант

Дәрестә алган белемнәрне куллана белү.

19.09

9

Сүзнең лексик мәгънәсе

1

Катнаш

Лексик төшенчәсен аңлату,аңлатмалы сүзлекләр белән эш,хезмәтләрне бәяләү, төзәтү; татар теленең сүз байлыгы, сүзнең лексик мәгънәсе; лексик мәгънәгә туры килгән сүзләр табу

Телдән җавап, сүзлек сүзләре

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү


КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү


ТБУУГ: фәнни әдәбият белән эшли , үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү

21.09

10

Алынма сүзләр.

1

Катнаш

әйтелеш һәм язылыш, сүзлек запасын тулыландыру.


Карточкада эш.


26.09

11

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

белем һәм күнекне практикада куллану

Сүзләрнең төрле мәгънә белдерүе


Сүзлек белән эш


ТБУУГ: Аңлатмалы сүзлек белән эш

27.09

12



Тотрыклы сүзтезмәләр.

1

Катнаш

Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллану

Карточкаларда эш

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: Сүзлекләрне белешмә чыганагы итеп куллана белү

01 .09

13

Омонимнар

1

Катнаш

Парларда эш,омонимнарны табу

Сайланма дик.

ТБУУГ:сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели

3.10

14

Синонимнар, антонимнар.

1

практикада куллану


Иҗади эш

5.10

15

Изложение язу.Күгәрчен һәм малай.

1

Катнаш, сөйләм үстерү

Текст эчтәлеге буенча изл.язу


Изложение

ШУУГ:алган белемнәрне кулланып, эзлекле рәвештә эчтәлекне бирә, изложение язу

8.10

16

Үткәннәрне ныгыту.Текст өстендә эш .Тест биреме №2

1

белем һәм күнекмәләрне прак-тикада кул-

лану

Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту

тест

ТБУУГ: рәсем һәм план буенча биремнәр үтәү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

10.10

17

Тамыр һәм кушымча.


1



кереш


Мөст.эш


КУУГ: сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр табу

12.10

18

Сүз ясагыч кушымчалар.


1

яңа белем


Парларда эш,сүз байлыгы; төрле телләрдән кергән сүзләр, кулланылу өлкәсе

Иҗади эш

РУУГ: кагыйдә, алгоритм ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

15.10

19

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

Модель буенча эш

Мөст.эш

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә

сүз ясагыч кушымчаларны аера

17.10

20

Сюжетлы рәсем буенча сочинение.

"Көз"

1

кабатлау һәм ныгыту.

Рәсем һәм план буенча эш

Сочинение

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

19.10

21

Төрләндергеч кушымчалар.

1


яңа белемнәр формалаш

тыру

Тартым, күплек һәм килеш кушымчалары

Карт. эш

РУУГ: кагыйдә, алгоритм ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

20.10

22

Кушма сүзләр.

1

яңа белемнәр формалаштыру

ясалма сүзләр: кушма сүзләр, аларның ясалышы

Иҗади эш


ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза

төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру


24.10

23

Кушма сүзләрне ныгыту.

1

Ныгыту

Парларда эш,сүзләрнең мәгънәләре,


Телдән җавап

26.10

24

Контроль диктант(1 чирек нәтиҗәләре буенча)


белем һәм күнекмәләрне практикада куллану

Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү

Диктант

УУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

29.10

25

Парлы сүзләр.

1

ныгыту һәм гому-миләштерү

Парларда эш, парлы сүзләр, аларның ясалышы һәм дөрес язылышы

Иҗади эш

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау


31 .10

26

Тезмә сүзләр.

1


катнаш


Тезмә сүзләрне аеру, дөрес язу

Телдән җавап

УУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү


10.11

27

.Үткәннәрне ныгыту.Тест №3

1

Катнаш

Матур һәм дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

Тест, КИМ бирем


РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

14.11

28

Сүз төркемнәре. Исем.

1

Ныгыту

исем төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары

Тест, карт.эш

РУУГ: кагыйдә, таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү


КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу


ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру


ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау


15.11

29





Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Катнаш

Иҗади эш, ялгызлык төшенчәсе, төркемнәре, язылышы

уртаклык төшенчәсе, язылышы, алган белемнәрне практикада куллану

Табл. буенча эш, телдән җавап,КИМ бирем

17.11

30




Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Сайланма диктант.


Катнаш

21.11

31


Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

Ныгыту

берлек һәм күплек сан формалары, берлектән-күплек, күплектән-берлек ясау

Иҗади эш

22.11

32

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Ныгыту

Тберлек һәм күплек тартым кушымчалары


Мөст.эш, телдән җавап

Тест,КИМ

24.11

33

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше

1

яңа белем


27.11

34

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.Тест

1

практикада куллану

28.11

35

Изложение язу

Хәйдәр коткарды.

1

Сөйләм үстерү


Текст эчтәлеген тулысы белән бирү


Изложение

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен кую

1.12

36

Фигыль турында үткәннәрне искә төшерү.

1

Ныгыту

фигыль төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр; җөмләдәге роле

Телдән җавап

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү


4.12

37

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

кабатлау

хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр кушымчалары, сөйләмдә аларны аера белү

Мөст.эш

КИМ

5.12

38

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

Катнаш

8.12

39

Үткән заман хикәя

фигыль.

1

яңа белемнәр формалаштыру

үткән заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, сөйләмдә аларны аера белү

Телдән җавап, карт.эш

11.12

40

Үткән заман хикәя

фигыль.

1

Катнаш

билгеле һәм билгесез үткән заман, аның кушымчалары, язылышы

Мөст эш

12.12

41

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

Катнаш

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең белдерелеше, сораулары, кушымчалары; сөйләмдә аларны аера белү


Телдән җавап

15 .12

42

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

яңа белемнәр формалаштыру

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш; тамырда авазлар чиратлашуы

Телдән

18.12

43

Контроль диктант №2 "Төлке"


Белемнәрне тикшерү,бәяләү

орфограммаларны кулланып, диктант язу, фигыль темасы буенча биремнәрне үтәү


Диктант

орфограммаларны кулланып, диктант язу, фигыль темасы буенча биремнәрне үтәү

44

Боерык фигыль.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

Боерык фиг. турында төшенчә. 2, 3 затлары берлек һәм күплек формасы

Телдән җавап, күнегүләр


ТБУУГ: Үтенеч, киңәш бирү, тыю, рөхсәт сорау, кисәтү формаларын итагатле итеп белдерү чараларын дөрес куллану

таблицалар кулланып биремнәрне үтәү


РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

19.12

45

Боерык фигыльнең төрләнеше.

1

яңа белемнәр формалаштыру

22.12

46

Боерык фигыль.

1

яңа белем.


Телдән җаваплар, күнегүләр


25.12

47

Антоним һәм синоним фигыльләр.

1

яңа белем

Дәреслек буенча күнегүләр эшләү

Иҗади эш


ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

26.12

48

Хаталар өстендә эш. Тест биремнәрен башкару.


Ныгыту

Дәреслектәге тест биремнәре эшләнелә.

Тест

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

29.12

49

Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау. (2 кисәк)

1

Ныгыту

Парларда эш, иҗади эш, сыйфат төзелеше, анализлау

Телдән җавап, тест


ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

12.01

50

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Ныгыту

Сыйфат дәрәҗәләре төп (гади) , чагыштыру, артыклыккимлек, сыйфат дәрәҗәләренең

тест


КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек


16.01

51

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

белем һәм күнекмәләрне контрольдә тоту

ясалышы, аларның дөрес язылышы

Тест

Сыйфат турында белемнәрне куллана белү


17.01

52

Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе.

1

Яңа белем

Сыйфатның хәбәр булып килүенә нык игътибар итү

Телдән җавап,


19.01

53

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

1

Катнаш


Иҗади эш


23.01

54

Сочинение язу "Кыш"

1

Ныгыту

Картина буенча сочинение язу

Сочинение

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя

24.01

55

Үткәннәрне ныгыту.Тест биреме.

1

Ныгыту


Тест

26.01

56

Зат алмашлыклары.

1

яңа белемнәр формалаштыру

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

Телдән җаваплар, күнегүләр

ТБУУГ: Зат алмашлыкларының җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге ролен, 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемли,1 нче зат -сөйләүче үзе,2 нче зат -әңгәмәдәш, 3 зат - әңгәмәдә катнашмаучы икәнен. Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, аларның килеш һәм тартым белән төрләнәшен

30.01

57

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

яңа белемнәр формалаш

тыру

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

Мөст.эш

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру


КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

31.01

58

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

Тест


2.02

59

Сорау алмашлыклары.

1

Яңа тема

Сорау алмашлыклары турында аңлату


Карт.эш


6.02

60


Сорау алмашлыклары.Тест биремнәре.

1

яңа белем


Тест


7.02

61

Аңлатмалы диктант "Аны һәркем ярата"

1

Ныгыту


Диктант


РУУГ:үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

9.02

62

Сан турында төшенчә.

1

Яңа белем

Сан түрында беренчел күзаллау тудыру

Телдән җаваплар


ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;


ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү

13.02

63

Микъдар саны.

1

Яңа белем

Парларда эш, кагыйдә белән дәлилләү

Күнегүләр


14.02

64

Микъдар саны.

1

Катнаш

Саннарның телебездә сүз белән дә, цифр белән дә белдерүе


Тест

16.02

65

Тәртип саннары.



Яңа тема

20.02

66

Тәртип саннары.Тест биремнәре.

1

Ныгыту

21.02

67

Искәртмәле диктант." Чәүкә"

1

Катнаш

орфограммаларны кулланып диктант язу, саннарны табу

Диктант

27.02

68

Рәвеш турында төшенчә.

1

Яңа тема


Телдән җавап, күнегүләр


ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ТБУУГ:рәвешнең-мөстәкыйль сүз төркеме икәнен, лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен, ничек үтәлүен белдерүен, морфологик яктан төрләнмәгәнен, синтаксик яктан җөмләдә фигыльне, сыйфатны һәм рәвешне дә ачыклап килгәнен белү


ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү


РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

28.02

69


Телдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы.

1


яңа белем

төрле сүзләр янында килүе; текстта рәвешне таба белү, куллану


Телдән җавап, күнегүләр

2.03

70

Те лдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы.

1

Ныгыту

6.03

71

Изложение язу "Ябалак, тавык, аучы"

1

Катнаш


Изл.

9.03

72

Рәвеш темасын ныгыту.Тест биреме.

1

Катнаш

хезмәтләрне коррекцияләү; рәвешнең сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү, кулланылышын карау

Тест

13.03

73

Кисәкчәләр.

1

Катнаш

Кисәкчәләр аларның мәгънәләре

кисәкчәләрнең кулланы-лышы, язылышы, аерым сүз булуы; калын һәм нечкә әйтелешле кисәкчәләр

Телдән җавап


ТБУУГ: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

14.03

74

Кисәкчәләрнең сөйләмдә роле.Тест биреме.

1

Ныгыту

16.03

75

Бәйлекләр.

1

Яңа тема

хезмәтләрне анализлау, ярдәмче сүз төркеме буларак бәйлек; җөмләдәге роле

Күнегүләр


ТБУУГ:бәйлекне таный, сөйләмдә куллана һәм дөрес яза

20.03

76

Бәйлекләрне ныгыту.

1

ныгыту.

Бәйлекнең җөмләдәге роле

Телдән җавап

21.03

77

Контроль диктант №3 "Сугыш һәм яз"

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану

орфограммаларны кулланып диктант язу; грамматик биремне башкару

диктант

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау


23.03

78

Хаталар өстендә эш.Бәйлек темасын ныгыту.

1

ныгыту

Бәйлекләрнең роле, аларны билгели алу

Телдән җавап, күнегү

27.03

ТБУУГ: сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя


79

Сүзтезмә.

1

Яңа тема

сүзләр бәйләнешен табу

Телдән җавап, күнегү

28.03

80

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.Аңлатмалы диктант.

1

белем һәм күнекмәләрне практикада куллану.

сүзтезмә төшенчәсе, аларны аера белү, сораулар кую

диктант

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

10.04

81

Җөмлә.Җөмләнең баш кисәкләре.

1

ныгыту һәм гому-миләштерү


җөмлә төшенчәсе; укылыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү; тасвирлау, фикер йөртү элементлары кертү

Телдән җавап, күнегү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру


ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

-тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба

-эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя

-гади һәм кушма җөмләләрне аера


КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану

11.04


82

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр.

1

Яңа белемнәр

13.04

83

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.


Яңа белем

17.04

84

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

1

Яңа белемнәр

хезмәтләргә бергәләп бәя бирү, хаталарны төзәтү; гади һәм кушма җөмлә төшенчәсен аңлату; тиңдәш кисәкләрне табу, чагыштыру, аеру, куллану

Телдән җавап, күнегү

тест

18.04

85

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

1

Яңа белем

20.04

86

Эндәш сүзләр.Тест биреме.

1

Яңа белем

.04

87

Гади һәм кушма җөмлә.

1

Яңа белем

04

88

Гади һәм кушма җөмлә.

1

ныгыту

04

89

Изложение язу. Гади һәм кушма җөмлә.

1

белем һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул-

лану.

орфограммаларны кулланып изложение язу, сүз төркемнәрен билгеләү


Изл.

РУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, изложение итеп итеп яза

.05

90

Үткәннәрне ныгыту.Тест биремнәре.

1

ныгыту

тест


ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

.05


91

Текст.Тема.Текст өлешләре.

1


текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую

Телдән җавап, күнегү

ТБУУГ: текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

.05

92

Текст.Тема.Текст өлешләре.

1

Яңа белем

05

93

Сөйләм этикасы.


1

катнаш

әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;

Телдән җавап, күнегү

.05

94

Сөйләм этикасы.

1

катнаш

язма сөйләм нормаларын, язылыш кагыйдәләрен искә төшерү

Телдән җавап, күнегү

ТБУУГ: фикерне төгәл, ахырынача, эзлекле итеп җиткерә, дәлилли, дөрес яза,тылсымлы сүзләр телдән, язмача чакыру, тәбрикли


.05

95


Хикәяләү, тасвирлау текстлары.

1

ныгыту һәм гому-миләштерү

Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

Телдән җавап, күнегү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

.05

96

Хикәяләү, фикерләү текстлары.

1

ныгыту

хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

Телдән җавап, күнегү

текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

.05

97

Арадаш аттестация(гармматик биремле контроль диктант)эше.

1

контроль

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

К.эш

ТБУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза


.05

98

Хаталар өстендә эш. Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары


1

ныгыту

Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

Телдән җавап, күнегү

ТБУУГ: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана

текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

.05

99

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.


ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Телдән җавап, күнегү

РУУГ:Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, тест һәм күнегүләр эшләү

.05

100

Үткәнне ныгыту

1

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Телдән җавап, күнегү


05

101

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту .Тест биремнәре

1

ныгыту

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

тест


ТБУУГ: алган белемнәрне практикада куллана; эзлеклелекне саклый; тест эшләрен тикшерә, бәяләү


.05

102

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.Йомгак.

1

ныгыту һәм систе-малаштыру


Телдән җавап, күнегү

8.Материаль-техник җиһазлар: 1.Татар теле 1 кисәк, 2 кисәк дәреслек 4 сыйныф И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова " Мәгариф- вакыт" нәшрияты 2014 ел

2. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре " Мәгариф- вакыт" нәшрияты 2014 ел

3. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Методик әсбаб. " Мәгариф- вакыт" нәшрияты 2014 ел

4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар. китап. нәшрияты 2011 ел

5. Диктантлар җыентыгы

6. 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр Казан 2009

Шәхси компьютер. Мультипроектор

1.Ученические двухместные столы с комплектом стульев

2.Стол учительский с тумбой

3.Шкафы для хранения учебников

4.Магнитная доска


ЦОР:


1.Единая коллекция Цифровых Образовательных Ресурсов.-

2.Педагогическое сообщество.- 3.


ЯМЬЛЕ АГЫЙДЕЛ БУЙЛАРЫ

Ямьле лә Агыйдел буйлары!

Күк йөзе эреле-ваклы йолдызлар белән тулы. Йолдызларның шәүләләре Агыйдел төбенә алтын багана булып сузылган. Йол­дызлар уртасында - тулган ай. Ай үзенең алтын нурларын җиңел генә тирбәлеп торган Агыйдел өстенә сибә. Мондый кичләрдә Агыйдел буйлап юлга чыксаң да күңелле. Син атлыйсың, ә ай синең белән бергә бара.

Менә айны вак кына юка болытлар томалап ала. Мондый чакта Агыйдел өстендәге ай нурлары югала, су өсте моңсулана.

Тирә-якта нинди тынлык! Шундый тыныч - теләсәң, үз йөрә­геңнең типкәнен дә ишетә аласың. (79сүз.)(ГарифГобәйдән)


Бирем

1.Кисәкчәләрнең астына сыз:

I вариант - бишенче җөмләдә;

II вариант - алтынчы җөмләдә.

2.Җөмләнең баш кисәкләрен билгелә:

I вариант - өченче җөмләдә;

II вариант - бишенче җөмләдә.

3.Тексттан алмашлыкларны тап, килешен билгелә. Шул ук килешләрдә
I зат, берлек сандагы алмашлыкны яз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал