7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе для 3 класса Гариф Ахуновның “Чал тарихка сәяхәт” хикәясе

Урок по татарской литературе для 3 класса Гариф Ахуновның “Чал тарихка сәяхәт” хикәясе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Әлеге дәрес эшкәртмәсе махсус (коррекцияләү) мәктәбенең җиденче сыйныф укучыларына юнәлдерелә. Дәреснең төп максаты әсәр белән эш ысулын актуальләштерү, дөрес аңлап,йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү эшен дәвам итү, сынландырутурында төшенчә бирү, шулай
предварительный просмотр материала

III сыйныф

Тема: Гариф Ахуновның "Чал тарихка сәяхәт" хикәясе

Максат:

1. Әсәр белән эш ысулын актуальләштерү, дөрес аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү эшен дәвам итү, сынландыру турында төшенчә бирү;

2. Мөһим өлешне аерып ала белү өчен күнекмәләр, игътибарлылык формалаштыру, үз фикерен төгәл әйтеп бирү өчен шартлар тудыру;

3. Бер-берсен ихтирам итәргә, игътибар белән тыңлауга шартлар тудыру.

Җиһазлау: компьютер, Г. Ахунов портреты, географик карта, сүзлек, Идел турында җыр, язучының китаплары, елга күренеше картинасы, дулкын шавы язмасы.


Дәрес барышы

I. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Бик тырышып сезгә һәркөн

Дәрес бирергә киләм.

Сезнең дә миңа булышып

Торасыгызны беләм.

Мин бирермен - сез алырсыз,

Бергә йомгак ясарбыз.

Һәркемгә уңышлар теләп

Бергә. Бу дәресне башларбыз!

II. Актуальләштерү.

Аудиоязмада дулкын тавышы.

- Нәрсә тавышы бу?

- Дулкын тавышын кайда ишетергә була?

- Елга сүзенең нинди синонимнарын беләсез?

- Татарстандагы нинди елгаларны беләсез?

(Географик картадан күрсәтәләр).

- Елгалар турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

Көтелгән җавап: Ш. Галиев. Атлап чыктым Иделне

Сызгандым да балакны,

Таяндым да таякны,

Атлап чыктым Иделне.

"Булмас, булмас", - дисеңме?

Кем ялган сөйли, минме?

Чын-чынлап чыктым инде,

Нәни иде Иделе -

Башланган җире иде!

- Елганың башланган урыны ничек дип атала?

III. Уку мәсьәләсен кую.

- Иделгә багышлап шагыйрьләр шигырьләр иҗат иткәннәр. Композиторлар көйләр язганнар. Халык ул көйләрне яратып башкарган. Тыңлагыз әле ("Идел бит ул ..." җыры).

-Укучылар, әйтегез инде, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

Көтелгән җавап: Идел елгасы турында.

- Әйе, дөрес әйттегез, Идел елгасы турында.

- Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле хәзер: әдәби уку дәресләрендә нәрсә белән шөгыльләнәбез?

Көтелгән җавап. Әсәрләр укыйбыз. Авторы белән танышабыз.

- Димәк, без бүген нәрсә турында язылган әсәр укырбыз?

Көтелгән җавап. Идел елгасы турында язылган әсәр укырбыз.

- Бүген без кайсы автор белән танышырбыз икән? Ребусны чишкәч белербез.


,,, ИФ АХ 10 ОВ


- Дөрес, Гариф Ахунов. Игътибар белән аның портретына карагыз әле. Нәрсә белән үзенчәлекле бу портрет? Кайсы тышкы яклары белән үк Гариф Ахунов безнең күз алдыбыздан китмәс дәрәҗәдә күңелебезне биләп кала?

Көтелгән җавап. Җанлы илһамлы тынычлык бөркеп торган якты йөз. Күзләре бераз моңлы, чак кына елмаюлы.

- Гариф Ахунҗан улы Ахунов 18 сентябрьдә Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туа. Өчиле авылы исеме сезгә танышмы? Кем яшәгән анда? Сезнең кебек башта мәктәптә укыган. Мәктәпне тәмамлагач төрле эшләрдә эшләгән. Аннан соң Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Казан дәүләт университетында укуын дәвам итә. Шул елларда әдәби әсәрлә иҗат итә башлый. (Китаплар күрсәтү).

Әсәрләрендә Татарстаныбызга, аның табигатенә, эшчән халкына дан җырлаган.

Без бүген Гариф ага Ахуновның "Чал тарихка сәяхәт" әсәреннән Иделгә багышлап язылган өзек укырбыз. Эшне ничек оештырырбыз икән? Төркемнәрдә киңәшләшегез.

Көтелгән җавап: Әсәрне өйрәнү ысулы искә төшерелә.

IV. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

Өзекне укуга әзерлек.

1. Сүзлек эше оештырыла.

Чал тарих

үз нәүбәтендә

пристань

мачта

гидрометстанция

саллар кәрваны.(Төркемнәрдә сүзлекләр белән эш оештырыла).

Өзек өстендә эш.

1. Әсәрне аудиоязмада тыңлау.

-Игътибар белән тыңлагыз, әсәрне ничә өлешкә бүләргә була?

- Төркемнәрдә киңәшегез.

Көтелгән җавап: өч өлешкә бүлергә була.

- Укучының укуы ошадымы? Нәрсәсе белән?

2. Пышылдап укыгыз, I өлешнең кайда беткәнен төркемнәрдә киңәшләшеп билгеләгез.

I өлешне кычкырып уку.

а) сайлап укыту

- Идел, Кама, Нократ, Агыйдел елгаларын сурәтләгән юлларны табып укып күрсәтегез.

- Иделнең зурлыгы турында язылган юлларны табып укыгыз.

б) Бу өлешкә нинди исем кушарга була? Төркемнәрдә киңәшләшегез.

Көтелгән җавап. Елгалар дуслыгы.

3) II өлешен әкрен тавыш белән укыгыз, кайда беткәнен билгеләгез.

а) -Бу өлештә нинди җөмләләр күп?

Көтелгән җавап. Өндәү җөмләләр

- Әдәби әсәрләрдә мондый җөмләләрне нинди җөмлә дип атыйлар?

Көтелгән җавап. Тойгылы.

- Тойгылы җөмләләрне ничек укырга кирәк?

- Кайсы урыннарын нинди интонация белән укырсыз? (Төркемнәрдә киңәшләшәләр)

б) Сәнгатьле уку күнегүләре.

в) - Г. Ахунов Идел елгасын ничек сурәтли? Кемгә охшата?

Көтелгән җавап. Усал холыклы кешегә.

- Усал холыклы кеше нинди була ул?

- Ни өчен Г. Ахунов Иделне усал итеп сурәтли?

- Ә кояшлы, аяз көннәрдә ул нинди?

(Шул ююларны сайлап укыту).

Г. Ахунов Иделне җанлы итеп, кешегә охшатып сурәтли. Бу сурәтләү чарасы ничек дип атала микән?

Көтелгән җавап. Сынландыру.

-Бу өлештә без өйрәнгән тагын нинди сурәтләү чарасы бар, төркемнәрдә киңәшләшегез?

Көтелгән җавап. Чагыштыру.

Язучы төрле сурәтләү чараларыннан файдаланып Идел образын тудырган.

-Иделнең сыйфатларын, аның матурлыгын Г. Ахунов нәрсәләр ярдәмендә сурәтли? Көтелгән җавап. Сүзләр.

Хәзер бу сәнгать әсәренә карагыз.

- Монда нәрсә сурәтләнгән?

- Рәссам елганың пейзажын нәрсәләр ярдәмендә күрсәткән?

Көтелгән җавап. Буяулар.

- Бу сынлы сәнгатьнең кайсы төренә керә?

Көтелгән җавап. Рәсем сәнгате.

- Сез Идел турында җыр тыңладыгыз. Бу нинди сәнгать?

Көтелгән җавап. Җыр сәнгате.

- Ә сүзләр ярдәмендә сурәтләү нинди сәнгать була?

Көтелгән җавап. Сүз сәнгате.

- Г. Ахунов сүзләр ярдәмендә Иделнең матурлыгын да, төсен дә, характерын да шундый оста итеп тасвирлаган, безнең күзалдыбызга рәсемдәге кебек елга пейзажы килеп баса.

1 минутка гына күзләрегезне йомыгыз да Иделне күзалдыгызга китерегез. Әйдәгез хәзер үзебез дә шундый сүзле картина ясап карыйк.

- Бу өлешкә кайсы төркем нинди исем сайлады? ( Усал да холыклы елга ул Идел).

3) III өлешне кычкырып уку.

- Нинди дәүләт җиренә аяк басабыз, ди язучы?

- Болгар дәүләте турында сез нәрсәләр беләсез?

- Бу өлешкә кайсы төркем нинди исем сайлады?(Борынгы Болгар дәүләте - бу безнең тарихыбыз).

- Әсәрнең исеменә игътибар итегез әле.

- Сәяхәтне башлап җибәрер өчен өйдә Болгар дәүләте турында 2 нче сыйныфта укыганнарыгызны искә төшерергә кушкан идем. (Төркемнәрнең чыгышы тыңлана)

Болгар дәүләте турында рәсемнәр күрсәтү.

Ташны оста эшкәрткәннәр.

V. Рефлексия.

- Нәрсә эшләргә тиеш идек?

- Ничек эшләдек?

- Идел турында сез нәрсәләр белдегез?

- Г. Ахунов Идел образын ачканда нинди сурәтләү чараларын файдаланган?

VI. Өй эшен бирү. Укырга.

1. Татарстандагы елгалар турында сөйләргә

2. Идел турында китап сүзләренә якын итеп сөйләргә.

Булдырдыгыз! Сезнең белән

Җиңеп булыр һәр эшне!

Чиксез рәхмәтемне юллап,

Тәмамлыймын дәресне!

Сәламәтлекләре чикләнгән укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен дәүләт бюджетындагы белем бирү учреждениесе «Түбән Кама шәһәренең VIII төрдәге 18 нче махсус (коррекцияләү) гомуми белем бирү мәктәбе»


III сыйныфта Гариф Ахуновның "Чал тарихка сәяхәт" хикәясен өйрәнү дәресе








Төзеде: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Таҗиева Г.З.

2014 ел



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал