7


  • Учителю
  • 1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы( рус группасы)

1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы( рус группасы)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Казан шәҺәре Яңа Савин районының



"Чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган 132 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе''

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе





Каралды Килешенде Расланды

Методберләшмә җитәкчесе Милли тәрбия Һәм белем бирү буенча 132нче урта гомуми белем

_____Губеева Р.Н. директор урынбасары бирү мәктәбе директоры

Беркетмә № ______ Минашаева Г.Ф.______ Осипова О.А.______

_26_08__2016ел _ 29__08___2016 ел 29__08__2016 ел









Укытучы Шәрәфиева Алия Наил кызының

1нче В сыйныфы рус телендә сөйләшүче балалар өчен

2016-2017 нче уку елына укудан

эш программасы.































Педсовет утырышында каралды:

Беркетмә № 1

26 август, 2016 нчы ел





2016











Аңлатма язуы

Эш программасының статусы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" )

2. "РФның халык телләре турында" 126-ФЗ нчы номерлы федераль законы" ( 24.07.1998).

3. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август 2013 нче ел, №1015("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования").

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 31 нче март, 2014 нче ел №253(«Об утверждении федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего и среднего общего образования).

5. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасының Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

6. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 №1560-XII (ред. От 03.03.2012 г.) «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан»)

7. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында " Дәүләт программасы.

8. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

9. «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы.

10. СанПиН 2.4.2.2821-10 «Гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту өчен шартлар һәм укытуны оештыруга санитар-эпидеомиологик таләпләр» (РФның баш дәүләт санитар табибының 189нчы номерлы карары (29.12.2010)





11. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы, 09.07.2012 №4154/12(«Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования)

12.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты, 03.07.2012г. № 8852/13 («О перечне профессий»)

13. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты, №11005/14 от 8.07.2014 (« Об учебных планах в 2014-2015 учебном году»)

14. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе "169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе" нең 2014-2015 нче елга укыту планы.

15. Татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты 2008ел.

16. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (татар балалары өчен). 1-11нче сыйныфлар Казан"Мәгариф" нәшрияты 2011

17. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г..Галиева. "Күңелле татар теле".Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге. (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2012ел) нигезендә төзелде



Эш программасы структурасы.

Укудан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан,төп бүлекләрне,белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.



Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга уку дәресләрен укытуның төп максаты һәм бурычлары.

1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән"Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды.Мәгариф министры җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә бу өлкәдә нәтиҗәле эш оештырылды:махсус программалар,дәреслекләр,методик әсбаплар,дидактик материаллар әзерләнде,"Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы"төзелде.

Татар исемнәрен,Татарстан җирлеге топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү,аларның семантикасы белән кызыксындыру,балалар фольклоры,татар халык авыз иҗаты,әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру;

укучыларны татарча аралашырга өйрәтү;

лексик-грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

татар теленә хөрмәт тәрбияләү,бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен,түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

татар этикеты тәгъбирләрен кертеп,бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

карап чыгу,танышу,өйрәнү,эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып,төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

халыкларның үзара аңлашып,тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Укудан эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде.Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле һәм татар әдәбияты программасына нигезләнеп төзелде:

Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы:1-4 сыйныфлар.Казан:Мәгариф,2009; Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1 нче сыйныф:Укытучылар өчен методик кулланма.Казан:Мәгариф,2003; Ф.С.Сафиуллина)

Күңелле татар теле.4еллык ашлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге.Казан:Татармультфильм,2012; Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.

Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

  • кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;

  • әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

  • үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;

  • үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре:

  • беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

  • - гомуми уку кунекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтләрен формалаштыру;

  • - үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;

  • - укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • - өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу; - мөстәкыйль рәвештә уку эшчәнлеге белә

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

- татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Метапредмет нәтиҗәләр дигәндә реаль тормышта туган про­блемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (регулятив, коммуникатив, танып-белү) күз алдында тотабыз. Бу гамәлләр уку эшчәнлеген оештыруның һәм компетенцияләр формалаштыруның нигезе булып тора. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә

Предметара төшенчәләрне формалаштыру да метапредмет нәтиҗәләр яссылыгына куела.

Метапредмет (танып-белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр:

танып-белү:

-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

-классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

-үрнәк буенча эшли белү;

-аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

-рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

-аңлап укый белү;

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив:

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-уку хезмәтенә бәя бирә белү;

-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре) һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.













Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Грамматик минимум

1.Исемнәрнең берлек hәм күплек саннары.

2. Исемнәргә кем? нәрсә? сораулары куя белү.

3.Исемнәрнең 1, 2, 3 затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

4.Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән таныштыру.

5. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.

6. -мы/-ме түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми) сөйләмдә куллану.

7. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру.

8. Микъдар hәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).

9. Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.

10. Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану.

11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2, 3 зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.

12. Боерык фигыльнең 2 зат берлек hәм күплек сан формалары белән таныштыру.

13. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

14.Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

15. hәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

17. Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланылышы белән танышу







Орфографик hәм орфоэпик минимум

  1. Сузык hәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын hәм нечкә сузыклар. Яңгырау hәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

  2. Татар hәм рус телләрендәге сузык hәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

  3. Озын hәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

  4. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

  5. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

  6. 6. Хикәя hәм сорау җөмләләрне интанацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куеп язарга күнектерү.

  7. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

  8. Матур hәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

  9. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрнк аңларга өйрәтү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Сөйләшү, сөйләү. Яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик-монологик сөйләм оештыру; үзенең һәм яшьтәшләренең эшчәнлеге, әйләнә-тирә мохит турында, үзенең мөнәсәбәтен белдереп, бәйләнешле сөйли белү. Ишетеп аңлау. Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәт белдерү; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; адаптацияләнмәгән яки адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау.

Уку. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку; аңлап, эчтән уку; укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару, укыганда сүзлекләр куллана белү; таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен сиземләү; укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү.

Язма сөйләм. Лексик-грамматик материалны дөрес яза белү; дөрес күчереп яза белү. Аралашу темаларына бәйле язма сөйләм булдыру. Бәйрәмнәр, туган көн белән котлау яза белү.Укыган текст буенча план төзеп яза белү.

















































Программаның тематик эчтәлеге

Тема

Лексика

Грамматика

1.















6.















Әйдәгез танышабыз!







Исәнмесез,хәерле көн,син,кем?Мин,

кыз,малай,исем,ничек?Сау булыгыз,

балалар,укытучы,әйе,юк,түгел,ул,

хәлләр,рәхмәт,яхшы,Казан,Чаллы,

Алабуга,Чистай,Зәй,Әлмәт,шәһәр,

авыл,сыйныф,ничә?ничәнче?яшь,

1-10га кадәрге саннар,саный,гөмбә,

агач,чәчәк.

Зат алмашлыкларының берлектә тартым белән төрләнеше(минем,синең,аның)

Ничек? соравы белән сорау җөмлә төзү.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

Яши фигыленең берлек санда зат белән төрләнеше.

Кайда? соравы белән сорау җөмлә төзү.

Ничә? соравы белән сорау җөмлә төзү.



2.

5.









Урман дусларыбыз.





Поши,куян,аю,бүре,төлке,тиен, керпе,

дус,фил,жираф,арыслан,бака, нинди?

Су,балык,җир,куркак,хәйләкәр, усал,

зур,кечкенә,соры,җырлый.

-лар/-ләр күплек кушым-чаларын сөйләмдә куллану.

Әле кисәкчәсен сөйләмдә куллану.

Сыйфат+исем конструк-циясен сөйләмдә куллану.

Нинди? соравы белән сорау җөмлә төзү.

Яши фигыленең юклык формасы белән таныштыру.

3

1

Спорт

Йөгерә, йөзә, сикерә,тиз, беренче, урын.

Бер-береңнән мәгълүмат, интервью алу. Сорауларга тулы җавап бирү.

3.

2.

Мәктәптә.

Нәрсә?Дәфтәр,китап,бетергеч,каләм,

карандаш,бир,әле,мә,кирәк(кирәкми).

Уку-язу әсбапларының исемнәре белән җөмләләр төзү.

Сан+исем конструкциясен сөйләмдә куллану.

Миңа дәфтәр кирәк; миңа дәфтәр бир әле төзелмәләрен куллану.

4.

2

Йорт хайваннары һәм кошлары.

Сыер,сарык,ат,кәҗә,дуңгыз,песи,эт, әтәч,тавык,каз, үрдәк, чеби,бәбкә,

кая?кемгә?кайдан?кайчан?күл,кайта.

Исемнең урын-вакыт килеше.

Кая? соравы кулланып,җөмлә төзү.

Исемнәрне чыгыш килешендә сөйләмдә куллану

5.

3

Бакчада. Без хезмәт яратабыз.

Кишер,шалкан,кыяр,бәрәңге,суган,кәбестә,кабак,алма,җиләк,җир,ялкау,эшчән,сибә,җыя,бакча,ярата,үсә,чәчә,казый,уңыш.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче зат барлык формасын сөйләмдә куллану,юклык формасы белән таныштыру.

6.

2

Кыш.

Шар,туп,машина,уенчык,курчак,шакмак, Кар кызы,чыршы, бәйрәм, Яңа ел,Кыш бабай,чана,янына,11дән 20 гә кадәрге саннар,тота,котлыйм

Хәзерге заман хикәя фигыль-нең 1нче затта күплектә куллану. 11дән 20гә кадәрге саннар белән таныштыру.

Бүген көн матур,җил юк, салкын түгел,урамда рәхәт конструкцияләрен сөйләмдә куллану.

7.

2

Сәламәт бул!

Тән әгъзаларын атаучы лексика; дару,авырта,сабын,тарак, сөлге, теш щёткасы,юына,чистарта,юа.

Исемнең күплек санда 1нче, 2нче затта тартым белән төрләнеше (грамматик тө-зелмә формасында). -мы/-ме кисәкчәсен кулланып,сорау бирү.Исем+боерык фигыль төзелмәсе.

8.

2

Безнең гаилә.

Гаилә,әби,бабай,апа,эне,сеңел,кеше,тату,кеше,яши.

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү,сорый белү,гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү белү. Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый,үз гаиләң турында сөйли белү,иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү.

9.

3

Кибеттә.

Тун,күлмәк,чалбар,итәк,бүрек,бияләй,итек,башлык,яулык,кыйбат,арзан, кулъяулык,киемнәр кибете,иске,сала,кия, сум, сатучы, сата.

Кибеттә сатып ала белү.Киемнәрнең исемнәрен сөйләмдә дөрес куллану.

10.

1

Шәһәрдә.

Хат,сала,көтәм,күңелле,иртәгә,һәм,бик,киң,урам,йөри,гаилә,әби,бабай,әни,әти,апа,абый,сеңел,эне,безнең,тату.

Автобус белән барам конструкциясен сөйләмдә куллану.

11.

4

Җәй.

Балык тота,су коена,саф һава,гөмбә.

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.































Тематик планҮткәрү

вакыты

план

фактик

Әйдәгез танышабыз! - 6 сәгать



1



Әйдәгез танышабыз!

1

сент.

сент.

2

Тылсымлы сүзләр.

1

сент.

сент.

3



Татарстан шәһәрләре

1

сент.

сент.

4

Татарстан шәһәрләре

1

сент.

сент.

5



Диалоглар төзү

1

окт.

окт.

6

Сиңа ничә яшь?

1

окт.

окт.



Урман дусларыбыз- 5 сәгать

7

Кем?Нәрсә?

1

окт.

окт.

8



Кыргый хайваннар.

1

окт.

окт.

9

Нинди?соравы.

1

нояб.

нояб.

10



"Теремкәй" әкияте

1

нояб.

нояб.

11

"Теремкәй" әкияте

1

нояб.

нояб.

Спорт бәйрәме- 1 сәгать

12



Нишли? Соравы.Хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.

1

дек.

дек.

Мәктәптә- 2 сәгать

13



Уку-язу әсбаплары.Китап кемнеке?

1

дек.

дек.

14

Без дәрестә.Диалоглар төзү.

1

дек.

дек.



Йорт хайваннары

һәм кошлары- 2 сәгать

15

Йорт хайваннары

1

дек.

дек.

16

Йорт кошлары

1

дек.

дек.

Бакчада.

Без хезмәт яратабыз- 3 сәгать

17

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр.

1

гыйн.

гыйн.

18



"Шалкан" әкияте.

1

гыйн.

гыйн.

19

"Шалкан" әкияте.

1

гыйн.

гыйн.





Кыш- 2 сәгать



20

"Кыш бабай,Кыш бабай.." шигыре(45 бит)

1

февр.

февр.

21

Бүген яңа ел бәйрәме.(48 бит)

1

февр.

февр.

Сәламәт бул!- 2 сәгать

22

Тән әгъзалары.

1

февр.

февр.

23

Шәхси гигиена предметлары.Нәрсә белән?

1

февр.

февр.

Безнең гаилә - 2 сәгать

24

Г.Тукай "Безнең гаилә".Гаиләдә кемнәр бар?

1

март

март

25

Ф.Кәрим "Яз җитә" шигыре

1

март

март

Кибеттә - 3 сәгать

26

Ашамлыклар.

1

март

март

27

Савыт-саба.

1

апр.

апр.

28

Киемнәр.

1

апр.

апр.

Шәһәрдә - 1 сәгать

29

Безнең шәһәр.Татарстан шәһәрләре.

1

апр.

апр.

Җәй- 4 сәгать

30

Җәй.Диалоглар уку.

1

апр.

апр.

31

Г.Тукай "Бала белән күбәләк" шигыре

1

май

май

32

Сабантуй-күңелле бәйрәм.

1

май

май

33

Йомгаклау дәресе.

1

май

май











































































































Укыту-методик комплекты

1. Күңелле татар теле.Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге(рус телендә сөйләшүче балалар өчен).Казан:Татармультфильм,2012; Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.

2. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы(рус телендә сөйләшүче балалар өчен):1-4 сыйныфлар./Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.-Казан:Мәгариф, 2009.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал