7


  • Учителю
  • Разработка урока татарского языка ,русскоязычной группы, 3 класс на тему Клар тулган бакчага

Разработка урока татарского языка ,русскоязычной группы, 3 класс на тему Клар тулган бакчага

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы, 10нчы урта мәктәпнең беренче квалификаөион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: Р.Миңнуллинның "К"лар тулган бакчага" шигыре.

(3нче сыйныф, рус төркемендә уку дәресе)

Максат: Сөйләм телен баету өстендә эшне дәвам итү,

өйрәнелгән лексик - грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана

белүне камилләштерү,

Р.Миңнуллинның "К"лар тулган бакчага" шигыре белән танышу,

укучыларда хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.

Дәреснең тибы. ЛГКК.(лексик - грамматик күнегүлэрне камилләштерү).

Җиһазлау. Компьютер, рәсемнәр, терәк сүзләр, дәреслек (Р.З.Хәйдәрова),

Презентация, интерактив такта, яшелчә һәм җиләк - җимеш

рәсемнәре,муляжлар,кәҗиндә чын яшелчәләр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн!

_Хәерле көн ,миңа,

- Хәерле көн, сиңа,

_ Хәерле көн,Сезгә,

- Хәерле көн,барыбызга!

-Яхшы, бүгенге дәресебезне башлыйбыз.

Мотив:

Ишек шакыйлар, бер апа керә:

--- Ходила на рынок, продавать овощи, ничего не продала, правда одна

бабушка хотела купить, но она по русский не знает, а я по - татарский не

понимаю. Можно, у вас на уроке посижу, я тоже хочу научиться

разговаривать на татарском языке.

-- Можно, проходите.(Апа керә, кәрҗинен укытучыга бирә, укытучы рәхмәт

әйтеп ала.)

-- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,татар телен белү ни өчен кирәк?

( җаваплар)

Димэк, татар телен өйрәнүне дәвам итәбез,апага да ярдәм итәбез.

II.Актуальләштерү

(слайд №1)Портретка күрсәтеп:

--Укучылар, бу кем?

( Р.Миңнуллин )

- Әйдәгез әле Р.Миңнуллин турында белгәннәрне искә төшерик.

- Р.Миңнуллин - кем ул?(шагыйрь)

- Ул кайда яши? (Казанда)

- Аның шигырләрен кемнәр яраталар? (Балалар һәм зурлар)

- Композиторлар аның шигырләренә нәрсәләр язалар? (җырлар)

- Ул нинди премияләр лауреаты?(Г. Х..Андрсен, Г.Тукай)

-- Кем Р.Миңнуллин турында сөйли?

Бер укучы слайд буенча Р.Миңнуллин турында сөйли.

--Рэхмәт, утыр.Әйе, Р. Миңнуллин бик күп шигырьләр язган.Аның





"К"лар тулган бакчага шигырен бүген укырбыз.

IV.Яңа материалны үзләштерүгә үзерлек.

1. Авазларның әйтелеше өстендә эш. (слайд № 2)

Әйдәгез әле авазларны дөрес итеп әйтик

карлыган карбыз

кәбестә [К] кабак

кишер [КЪ] крыжовник

кыяр кукуруз

кавын кузгалак

  1. Сүзлек өстендә эш.

(слайдтагы рәсемнәргә күрсәтеп)

-Карагыз әле, бу -нәрсә?

(Таын янына килеп),

  • Әйдә , рәхим итегез- добро пожалавать

--Авыз итеп китегез-отведайте, попробуйте





V. Яңа шигырь белән танышу.

- Мин "К"лар тулган бакчага" шигырен укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз. (дәреслек 83б. 2нче күнегү)

Шигырьне укытучы укый ..

"К"лар тулган бакчага"

Бу бакчага ни булган?

Бакча "К" белән тулган.

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник һәм кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак...

Әйдә рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

Дәреслектән 2 укучы укый.

Слайдттан рәсемнәр буенча 2 укучы укый.

VII. Белемнәрне ныгыту.

1. Сорауларга җавап бир. (слайд №5)

- Бакчада нинди яшелчәләр үсә?

- Шагыйрь ни өчен бакча "к" белән тулган ди?

- Табынга ничек чакыралар?

VI. Ял минуты.

Балалар әйдәгез әле күңелле итеп, җырлап алыйк.(слайд) җырлыйлар:

Кыяр, кишер, кәбестә

Бар да "К"дан башлана.

Тәмле салат ясап куйсаң,

Эх, дигәнче ашала.

Язын орлыклар чәчәсең,

Көзгә яшелчә үсә.

Кәбестә, суган кишердән

Витаминлы аш пешә.

_ Ә хәзер, 3 төркемгә бүленәбез, " сүз , сүзтезмә, җөмлә" схемасы буенча эшлибез.

(Балалар урыннарыннан торып , "ясалма " бакчага баралар,

яшелчә муляжларын җыялар, яшелчәнең исемен әйтеп, бер-берсе

беләналышалар.Укытучы өстәле янында торган кәрҗингә салыр алдыннан ,

сүз- сүзтезмә- җөмлә схемасы буенча әйтәләр.Кунак апа янына килеп:

--- Бу - кыяр, бу -яшел кыяр, мин яшел кыяр ашыйм.

3. Как ты спросишь у друга:

- есть ли у них дача;

- далеко ли она;

- большая ли она;

4. Как ты скажешь, что :(слайд №6)

- У вас на даче растут арбузы, огурцы?

--У вас на даче не растут арбузы, огурцы?

5.--Ә хәзер диалог төзибез.

6. -Укучылар,ә сезнең бакчада "К" лар бармы?Кем сөйли? (1-2 укучы сөйли)

II.Өй эшен тикшерү.

- Ә хәзер өй эшен тикшерәбез. ("к" хәрефенә башланган яшелчә, җиләк-

җимеш яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәрен карау)

1.Укучылар тактага беркетелгән яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәренең

исемнәрен әйтәләр, эшләрне бәялиләр.

2. Табышмаклар әйтү.

-Укучылар, яшелчәләр турында нинди табышмаклар беләсез?

3.

VIII. Дәрескә йомгак ясау.

- Бүген без сезнең белән нәрсә укыдык? (шигырь)

--Аны кем язган? (Р. Миңнуллин).

- Шигырьнең исеме ничек? ( «К»лар тулган бакчага).

- Шигырьдә нәрсәләр турында сүз бара?Яшелчәләр, җиләкләр).

- Укучылар сезнең бакчагызда әлеге яшелчә һәм җиләкләрнең кайсылары үсә?

</ - Сез күбрәк кайсыларын яратасыз?

IX. Өйгә эше бирү. (слайд №8)

- Шигырьне сәнгатьле итеп укырга, ошаса ятларга.

XI.Белемнәрне бәяләү.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал