7


  • Учителю
  • План-конспект урока татарского языка на тему Сан (3 класс)

План-конспект урока татарского языка на тему Сан (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

3нче сыйныфта татар теленнән "Сан" темасы буенча дәрес

Рәфидә ФӘТХЕТДИНОВА,

Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Дәрес тибы: Яңа белем үзләштерү дәресе

Максатлар: 1. Яңа сүз төркеме "Сан" белән танышу, аның үзенчәлекләрен ачу. Саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү.

2. Укучыларда теманы рус һәм татар телләрен бәйләп өйрәнү ихтыяҗын тудыру. Төркемнәрдә үзара киңәшләшеп эшләү нигезендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен арттыру, үз фикерләрен әйтергә һәм дәлилләргә өйрәтү.

3. Саннарның тормышта мөһимлеген, кулланылышын ачыклау.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, документ-камера, экран, мэнэдж-мэт, карточкалар-билетлар

Дәреслек: Ф.Ф. Харисов, Г.Р.Шакирова, Р.К.Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова. Татар теле (рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек), Казан, "МӘГАРИФ-ВАКЫТ", 2013.

Дәрес барышы.

I.Оештыру-мотивлаштыру этабы. (Укучылар төркемнәрдә утыралар (һәр өстәл артында 4әр укучы). Уңай психологик халәт тудыру;

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, яхшы кәефебезне бер-беребезгә бүләк итик әле! Йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә партнерлар белән "Биш" бирешеп сәламләшеп алыйк!

Ә хәзер экрандагы шигырьне барыбыз бергә укып алыйк. Слайд1.

Хәерле көн, агачлар!

Хәерле көн, кошлар!

Хәерле көн табигать!

Хәерле көн, дуслар!

Шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап бик тырышып эшләрбез дип уйлыйм.

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлектә уңышсызлыкларны ачыклау.

Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар, менә минем кулымда билетлар. Сез нинди билетларны беләсез?

-Кинога, театрга, музейга кергәндә ала торган билет, экзамен билеты, лотерея билеты.

-Әйе, дөрес. Менә мин бүген дәресебезне дә сезгә билетлар биреп башлап җибәрәсем килә. Бу билетлар - гади билетлар түгел, аларның серләре бар.

Беренчедән, сез бу билетлардагы сорауларга төркемнәрегездә иптәшләрегезгә җавап бирерсез. Икенчедән, сез бу билетларның серен ачырсыз. Бу сорауларны нәрсә берләштерә икән? Сез бергәләп шуны ачыкларга тырышырсыз.

(Билетлардагы сораулар: 1. Быел без Бөек Җиңүнең ничә еллыгын бәйрәм иттек? 2. Сезнең сыйныфыгызда ничә укучы укый?

3. Су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда ничәнче елда үтте?

4. Бер елда ничә ай?)

Көтелгән җавап: - Һәр сорауга да саннар ярдәмендә җавап бирдек.

-Яхшы, укучылар. Саннар белән сез күбрәк нинди дәресләрдә кулланасыз?

-Математика дәресендә. (Слайд 2)

-Математика дәрсендә саннарны сез нинди шартлы билге белән күрсәтәсез?

-Цифрлар белән.

-Әйдәгез, уйлап карыйк әле, башка дәресләрдә сез саннар белән кулланасыз микән?

-Рус теле дәресендә көнне язабыз, текстларда кулланабыз, сыйныфта ничә укучы икәнен әйтү, билгеләр алганда кулланабыз. (Слайд 3)

- Әйләнә-тирә дәресендә тарихи вакыйгаларны өйрәнгәндә вакытны күрсәтү өчен, термометр күрсәткечләрен әйтү өчен кулланабыз. (Слайд 4)

- Технология дәресендә сызымнар сызганда, линейка белән үлчәгәндә кулланабыз. (Слайд 5)

-Ә менә татар теле дәресендә без саннар белән кулланабызмы соң?

(балаларның фикерләрен тыңлыйбыз)

Димәк, укучылар, без бүгенге дәресебездә нинди теманы өйрәнербез икән? ("Сан" темасын)

Ә саннарны белдерә торган сүзләр нинди сүз төркеменә керә соң?

Димәк, укучылар, безнең бүгенге дресебезне нинди сүзләрне өйрәнергә багышларбыз? (Сан)

Әйдәгез, максатыбызны ачыклыйк инде. (Саннар кергән сүз төркемен белергә, аларның үзенчәлекләре, язылышы, кулланылышы белән танышырга) (Слайд 6)

III. Уңышсызлыктан чыгу проектын төзү.

-Сез нинди сүз төркемнәрен беләсез? (Җавапны төркемнәрдә киңәшләшеп кәгазь битенә язабыз) Язылган кәгазьләребезне сәгать уңаена күчеп икенче төркемгә, аннан өченчегә һәм яңадан үз төркеменә тапшырабыз.(Шулай итеп һәрбер төркемдә утыручылар да башкаларның җаваплары белән танышып чыгалар, фикерләшеп алалар, дөрес җавапны ачыклыйлар, үзара бәя бирәләр)

-Дөрес җавапны тактага беркетеп куйыйк әле. (Исем, фигыль, сыйфат, алмашлык сүзләре тактага беркетелә)

-Ә хәзер һәр сүз төркеменә мисаллар китерик инде. Шулай ук эшне бүлешеп эшләсәк тизрәк булыр дип уйлыйм.(№1укучы - исемгә, №2-фигыльгә, №3-сыйфатка, №4-алмашлыкка мисаллар язалар) Эшне тикшергәндә КОНТИНИУС РАУНД РОБИН СТРУКТУРАСЫН кулланырбыз.

-Тактага да икешәр мисал яздырыла (алдан эшен бетергән төркем укучылары яза).

- Безнең тагын билетларыбыз бар әле. Әйдәгез, танышыйк.

Бу билетларда сүзләр язылган, аларны сүз төркемнәре буенча аерып язарга кирәк. Булдыра алырбыз микән? (Укучылар сүзләрне сүз төркемнәре буенча аерып язалар, артык сүзләр барлыгын ачыклыйлар.)

Бу сүзләр яңа сүз төркеменә керәләр. Бу сүз төркемен ничек дип атарбыз икән? (Гипотеза)

- Ә калган сүзләрне нинди сүз төркеменә кертербез икән? (Балаларның җавапларын, тәкъдимнәрен тыңлыйбыз)

-Укучылар, димәк без бүген тагын бер сүз төркеме белән танышабыз. Аңа нинди исем бирер идегез? (Сан)

- Бу сүз төркеме нәрсәне белдерә соң? (предметның исәбен, микъдарын)

-Аңа нинди сораулар куеп була? (Ничә? Ничәнче?)



Ә хәзер дәреслекләребезне ачып андагы аңлатма белән танышыйк. (Балалар үзләренең "ачышын" дәреслектәге төшенчә белән чагыштыралар)





IV. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.

Дәфтәрләрдә эш. Көнне язу өчен нинди сүзләр кулланырбыз икән? (сан)

Ә саннарны язу өчен нинди тамгалар кулланырга була соң? (цифрлар, хәрефләр)

-Әйдәгез, бүгеннән башлап көнне белдергән саннарны хәрефләр белән яза башлыйбыз?!

Теманы язу. (Экранда язылган. Слайд 7)

Слайд 4. Безнең сыйныфыбызда (ун ике, унике) укучы укый.

(Бу җөмләне дәфтәрләргә дөрес итеп күчереп язарга). Ничек дөрес язарга?

Бу сүзгә нинди сорау куела? (ничә укучы?)

Ул кайсы сүзне ачыклап килә? (укучы) Бу сүзгә нинди исем бирер идегез? (балаларның җавапларын тыңлыйбыз, аннан соң дәреслектән кагыйдәне табып укырга тәкъдим итәбез)

Дәреслек буенча 178 нче күнегүне эшләү. "Өч аю" әкиятеннән өзекне уку, саннарны һәм саналмышларны табу, сан белән саналмышны язып алу.

176нчы күнегү. Русча бирелгән сүзтезмәләрне уку, аларны татарчага тәрҗемә итү.

177нче күнегү. Татар телендәге сүзтезмәләрне русчага тәрҗемә итү.

Нәтиҗә ясау. Рус телендә саналмышта кушымча була, ә татар телендә булмый. (Слайд 8)

МИКС-ПЭА-ШЭА. Музыка астында барлык укучылар хәрәкәт итәләр. Музыка туктауга укучылар үзләренә якынрак торган укучы белән парлашалар, "биш" биреп сәламлиләр дә кара-каршы басалар. Укытучы бирем бирә.

Кемнең буе озынрак, шул башлап сан кергән җөмлә уйлап әйтә, ә партнеры сан белән саналмышны табып әйтеп бара. Сигнал булгач, биремне алышынып дәвам итәсез. Яңадан музыка астында хәрәкәт итәләр, укытучы икенче биремне бирә. (Хәзер мин сезгә чиратлап бер-берегезгә мактанып сан кергән җөмлә төзеп әйтергә кушам. Кемнең чәче озынрак, шул укучы башлый).

V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Парлы эш. Сезгә табышмаклар язылган битләр бирелә. Сез саннар кергән табышмакларны табарга һәм аларның җавапларын да табарга тиеш буласыз. Саннар һәм саналмышлар астына сызарга.

Ребуслар чишеп алабыз. (Слайд 9)

5ек к3 3 100ә 100ек

Нинди сан исем дә, фигыль дә була ала? (100)

Төркемнәрдә эшләү. Сан турында А-4 битенә плакат(постер) ясарга. Һәр төркемнән бер укучы эшләрен яклый.

Документ-камера ярдәмендә плакатларны экранда карау.

Тормышта безгә саннар ни өчен кирәк соң? (Башта баларның фикерләрен тыңлау, соңыннан презентация буенча әңгәмә кору) (Слайд 10, 11)

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча кыскача күрсәтмә бирү.

Саннар кергән шигырь, җыр, табышмак яки мәкальләр табарга яки үзең уйлап килергә.

VII. Рефлексия

"Уңыш агачы" яки "Болытка яки кояшка стикерыңны беркет!"





















Көн, тәмле, йөгерә, мин, Шүрәле, алма, саргайды, син, киң, куян, мәктәп, уйный, беренче, эссе, мең, ул, кызыклы, без, җиде, өйрәнде, унике, эшли, алтынчы, матур, алар





Көн, тәмле, йөгерә, мин, Шүрәле, алма, саргайды, син, киң, куян, мәктәп, уйный, беренче, эссе, мең, ул, кызыклы, без, җиде, өйрәнде, унике, эшли, алтынчы, матур, алар





Көн, тәмле, йөгерә, мин, Шүрәле, алма, саргайды, син, киң, куян, мәктәп, уйный, беренче, эссе, мең, ул, кызыклы, без, җиде, өйрәнде, унике, эшли, алтынчы, матур, алар





Көн, тәмле, йөгерә, мин, Шүрәле, алма, саргайды, син, киң, куян, мәктәп, уйный, беренче, эссе, мең, ул, кызыклы, без, җиде, өйрәнде, унике, эшли, алтынчы, матур, алар



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал