7


  • Учителю
  • Конспект урока по математике на тему Кимүче. Киметүче.Аерма

Конспект урока по математике на тему Кимүче. Киметүче.Аерма

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мамадыш районы МБГБУ "Усали урта гомумбелем бирү мәктәбе" нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шарифуллина Диләрә Мирзаяновнаның 1 сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе.

Тема: "Кимүче. Киметүче. Аерма."

Дәрес максаты: Алу гамәлендәге компонент исемнәрен белүне ныгыту һәм сөйләмдә куллану;

исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү;

танып-белү активлыгын, табигатькә һәм тарихи мираска карата сакчыл караш тәрбияләү

Шәхси УУЭ.



  • Үзбәя кую сәләте булдыру

  • Исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү

  • Хата ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерергә әзерлек күрсәтү



Регулятив УУЭ.

  • Укытучы белән берлектә уку максатлары кую



Танып-белү УУЭ.





  • Чагыштыру, төркемнәргә бүлү куллану





  • Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне тәрбияләү





  • Казан шәһәрендәге тарихи мирас белән танышу



Коммуникатив УУЭ.



  • үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәнү

  • аралаша белү

  • хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәмлекне булдыру



Җиһазлау: компьютер,интерактив такта,проектор.

Материаллар: 2 билет, автобус төзү өчен геометрик фигуралар:4 түгәрәк,10 квадрат, 2 өчпочмак, 2 дүртпочмак, кәгазь чәчәкләр һәм ваза, китап, дәфтәр.



Предметара бәйләнеш: Әйләнә- тирә дөнья.

Эш формалары: Фронталь, индивидуаль.

Ресурслар: "Математика" 1 класс, Дорофеев Г.В.,Миракова Т.Н.,"Мәгариф нәшрияты,Москва- "Просвещение",2010.



Дәрес барышы

УУЭ

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру өлеше, психологик уңай халәт булдыру

Коммуникатив УУЭ

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә сезгә! Кояшлы иртә теләп, әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик.

-Балалар, бүген безнең дәрес гадәти генә түгел, ә уен-сәяхәт дәрес булыр.









-Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!





Актуальләштерү

Шәхси УУЭ



















Танып-белү УУЭ































Коммуникатив УУЭ

























Шәхси УУЭ

1. Телдән исәпләү

а) Фронталь эш.

Ә сәяхәткә кая барачагыбызны белер өчен мисалларны дөрес эшләргә кирәк. (Слайд 1)

8-3= (Слайд 2)

4-1= (Слайд 3)



5-4= (Слайд 4)

7-3= (Слайд 5)

6-4= (Слайд 5)

1=К, 3=З, 4=А, 5=Н,2=А

Килеп чыккан җавапларны үсә бару тәртибендә тезәргә.

-Үсә бару тәртибендә булгач иң беренче нинди сан булырга тиеш?(Слайд 7)

-Нинди шәһәргә сәяхәт итәчәкбез? (Слайд8)

Әлбәттә, яраткан шәһәребез Казанга сәяхәт итәчәкбез. Ә ни өчен Казан шәһәренә? Казан -Татарстанның башкаласы. Бүгенге көндә үзенең тарихы белән дә, заманчалыгы белән дә һәркемне үзенә җәлеп итә.





-Әйдәгез, балалар, сәяхәткә әзерләник. Яхшылап утырыйк.

-Ә шәһәргә бару өчен нәрсәгә утырырга кирәк соң? Нәрсә белән барып була?(Слайд9)

-Автобуска утырып бару өчен нәрсә кирәк?

2)Индивидуаль эш

- Автобуска билет алыр өчен безгә 35 биттәге 6 нчы эшне эшләргә кирәк.

-Һәр баскычны укып җавабын әйтә барабыз.Айгөл, өске баскычка күтәрелә.

-Баскычның иң өске баскычында нинди сан булды?

(7)Бу сан турында нәрсә әйтә аласың?

Өстән аска Айнур төшә.

Баскычның икенче ягында аскы баскычта нинди сан булды?(4)

Бу сан турында нәрсә әйтә аласың?





2.Матур язу. (Слайд 10)

4 цифрын язу өчен шакмакның өске сызыгының уртасыннан аз гына уңнан туры авыш сызык белән аска төшәбез, сызыкка җиткәнче туктыйбыз ,өстән аскы сызыкка туры авыш сызык белән төшәбез.

Дәфтәрләрне ачтык һәм бер юл 4 цифрын язабыз.



Белемнәрне актуальләштерү





Һәр мисалны укып,җавапларын әйтеп бару

















-Беренче иң кечкенә сан булыр.1,2,3,4,5.

-Казан шәһәренә

Фикерләрне әйтү

Без Татарстанда яшибез. Татарстанның башкаласы -Казан. Казан шәһәре-көннән-көн яңаручы шәһәр.

Анда истәлекле урыннар күп.

Казанда төрле һәйкәлләр, борынгы әйберләр бар. Шәһәр матур гына түгел, чиста да. Ә быел Татарстанда "Экология " елы



-Автобус





-Билет

35 бит 6 нчы эш

9-1=8

8+2=10

10-5=5

5+4=9



9-2=7

7- берурынлы сан, 7 цифры ярдәмендә языла, алдагы күршесе-6, арттагы күршесе-8

7-1=6

6-4=2

2+8=10

10-6=4

4-берурынлы сан, 4 цифры

ярдәмендә языла.,алдагы күршесе-3, арттагы күршесе-5.















Проблема кую

Регулятив УУЭ

- Автобуска билетлар алдык. ("Билетлар" таратыла) Ләкин тиешле урынга утырыр өчен билеттагы мисалларны чишәргә кирәк

1 билет 2 билет

7-4= 8-4=

Ничәнче урыннарга утырабыз?(3, 4)

Бу саннар турында нәрсә әйтә алабыз?

Балалар, мисалларның җавапларын без ничек таптык?

Әйе, алып. Димәк без нәрсә таптык?

Ә аерма тапканда башка саннарны ничек атыйбыз?

Сез ничек уйлыйсыз бүгенге дәреснең темасы нинди?



Мөстәкыйль эш

















Алар янәшә киләләр.3 4кә караганда 1 гә кечерәк.,ә 4 3кә караганда 1 зуррак

-Алып



-Аерма.



Дәрес темасын билгеләү





















Шәхси УУЭ



























Бүгенге дәреснең темасы "Кимүче.Киметүче. Аерма" дип атала. Без инде алар белән таныш. Димәк без белемнәребезне ныгытачакбыз. Урыннарыбыз билгеле, юлга чыгабыз.Ә юлда күңелсез булмасын өчен эшебезне дәвам итәбез.

-Ничәнче урыннарга утырдык?

Әйдәгез,шушы саннарны кулланып аерма табуга мисал төзик? (Слайд 11)

Мисалны укып карыйк әле.

-Саннарны исемнәре белән атыйк әле.(Слайд 12)

(Слайд 13)

Без Шәле авылына барып җиттек. Инде туктап ял итсәк тә була. Автобуста бик арыдык. Әйдәгез ял итеп алыйк.









-Аерма

-Кимүче, киметүче

Укытучы белән берлектә дәрес темасын табу, максатлар кую.















4-3=1

4тән алабыз 3не = була 1

4минус 3 =1

4не 3 кә киметкәч 1 була

4 һәм 3 саннарының аермасы 1

4-кимүче,ул мисалда зур сан

3-киметүче, ул 4не киметә

1-аерма.

Физкультминутка

Коммуникатив УУЭ

Кайда безнең кулларыбыз?

Югалды кулларыбыз.

Менә, менә бит алар,

Күңелле бии куллар.

Тәпиләребез күренми,

Кая киттеләр икән?

Менә, менә тәпиләр

Матур итеп бииләр.

Кайда минем балалар,

Кая юкка чыктылар?

Менә, менә ич алар,

Минем нәни балалар!







Танып-белү УУЭ

Юлыбызны дәвам итик. (Слайд 14) Әйе.Дөрес , матур итеп утырдык һәм юлга чыктык.







Белемнәрне ныгыту

Танып-белү УУЭ





Шәхси УУЭ

































Танып-белү УУЭ

























































Шәхси УУЭ

















Танып-белү УУЭ





















Коммуникатив УУЭ





















Мисаллар бирелгән. Бу мисалларны нинди ике төркемгә бүлеп була?8-4 4+1 6+2 9-7

-Аерма табу мисалларын гына дәфтәргә күчереп язабыз һәм кыйммәтләрен табабыз.

Башта дәфтәрләрдә эшлибез, аннан соң бергәләп тикшерербез.

Тактада эшләргә тиешле мисаллар җаваплары белән бирелгән. (Слайд 15) Үзегезнең мисалларны тикшерегез, сез дөрес мисалларны сайлагансызмы?

Инде Казанга күп калмады.Күзләрне ял иттереп алыйк әле. (Слайд 16) Автобус тәрәзәсеннән урман күренә, бер чыпчык безне куып тотарга теләгәндәй оча.Аның артыннан башларны бормыйча гына күзләр белән генә күзәтәбез. (Слайд 17-25)

Менә без инде Казанда. Бүген без сезне монда цирк карарга алып килдек.

1967 елның декабрендә бөтен Казанны шаулатып, бер вакыйга була. Казанның нәкъ уртасында оча торган тәлинкә төшеп утыра Кичләрен җем-җем утларга күмелә ул. Әкият бу диярсез, ләкин чын хәл. Монда тамашалар күрсәтәләр. Безнең беренче тукталышыбыз ул- ЦИРК. (Слайд 27, 28)

Циркта кемнәрне очратырга була?

Ничек инде цирк клоунсыз булсын ди. (Слайд 29) Шушы рәсем буенча мәсьәлә төзибез.

- Искә төшерик, мәсьәлә нинди өлешләрдән тора?

-Рәсем буеча мәсьәләнең шартын төзик.

-Нинди сорау куя алабыз?

-Мәсьәләне чиштек, хәзер нишлибез?



-Клоун шаяртырга ярата, шарларның санын арттырып куйган.Хәзер клоунның ничә шар икән, санап карагыз.(Слайд 30)

-Бу сан турында без нәрсә әйтә алабыз?





-15 саны бүгенге көнгә ничек бәйле?

Бу көн турында нәрсә әйтә алабыз?

3 тукталышыбыз кайда булыр икән?

Герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында



(Слайд 31)



-Муса Җәлил кем ул? Аның турында ниләр беләсез? Халык аны ни өчен хөрмәт итә?

Ни өчен киләләр икән алар һәйкәл янына?

-Без дә сезнең белән аның һәйкәленә чәчәк куйыйк. Ләкин аларны куяр өчен чәчәкләрдәге мисалларны эшләргә кирәк.

8-2=

7+3=

6-3=

( )-4=5

3+4=

Менә кайтыр вакыт җитте. Кайтканда да автобус белән кайтачакбыз.(Слайд 32)

Автобуска билет алыр өчен безгә автобус рәсемен геометрик фигуралардан төзергә кирәк.

-Автобусны нинди фигуралардан төзедек?



-Фигуралар нинди төстә?(Слайд 33)

Билетларны алып автобуска утырып кайтып киттек.Кайтканда ял итәргә туктадык. (Слайд 34) Күрәсезме, агач төбендә ап-ак куян утыра.Әйдәгез куян белән бергә ял җырлап ял итеп алыйк.

Белемнәрне актуальләштерү



-Кушу, алу

























































Тактада бергә эшләү









- Мәсьәләнең шарты,соравы була.Аннан соң чишелеше, һәм җавабы була.

-Клоунның 9 шары булган, икесе төшеп киткән.

Клоунның ничә шары калган?

-Җавап язабыз.

Җавап:клоунның 7 шары калган.

-Клоунның 15 шары бар.



-15-икеурынлы сан,1 һәм 5цифрлары ярдәмендә языла,алдагы күршесе-14, арттагы күршесе-16.

Атнаның 3нче көне.

15 февраль- Муса Җәлилнең туган көне





Балалар күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең кем булуы, аның 1942 нче елда дошман кулына эләгүе,1944нче елда башы киселүе турында белгәннәрен сөйлиләр. Мисалларны эшлиләр, җавапларын әйтеп чәчәкне вазага куялар

-Билгесез санны 4 киметкәч 5 килеп чыга. Билгесез сан ул кимүче.Кимүчене табыр өчен, аермага киметүчене кушарга кирәк.







Геометрик фигуралардан автобус җыю



-5 квадрат, 2 түгәрәк, 1 дүртпочмак.







Физминутка

Коммуникатив УУЭ

















-Ап-ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәли ул шуңа.



Үткәннәрне кабатлау

Шәхси УУЭ, коммуникатив УУЭ

-Юлыбызны дәвам итик. Ә юлыбыз тизрәк үтсен өчен куянның рәсемен буйыйк. (Слайд 35)9-9=

Мисалларны дөрес эшләсәк куянны буярбыз.



2+2=(Слайд 36)



10-5=(Слайд 37)



2+0=(Слайд 38)

4-3=(Слайд39)

7+2=(Слайд 40)

-Куяныбыз нинди матур булды.Үткәннәрне кабатлап китик әле.(Слайд 41) Мисалны төрлечә укыйбыз.( Слайд 42)

Китаптан эш, 34 бит,

(Слайд 43)

Интерактив тактада укучылар эшли



-Күзләремне буя

9-9=0

Борынымны буя. 2+2=4, сумма табуга мисал

Минем авызымны буя. 10-5=5

10-кимүче,5-киметүче,5-аерма.

-Колакларымны буя. 2+0=2

-Тунымны буя. 4-3=1

-Күкне буя. 7+2=9

5-3=

5-3=2

Рефлексия

Коммуникатив УУЭ, шәхси УУЭ

- Кайтып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.Менә без инде мәктәптә.

Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Үз хисләребезне белдерик.

-Ни өчен шундый йөз сайладың?



-Мин дә дәрескә нәтиҗә ясап елмайган йөзне сайлыйм, чөнки миңа сезнең дәрестә эшләвегез бик ошады, дәрестә бер-берегезгә ярдәм итеп, кызыксынып эшләдегез.

Дәрес тәмам.Чыгарга була.



Балалар үз белемнәренә нәтиҗә ясыйлар

Смайл сайлыйлар.

-Мин елмаеп тора торган йөз сайладым, чөнки мин бар әйбернә дә аңладым, кимүче, киметүче, аерма турында беләм.Һәм миңа дәрес бик ошады.Без дәрестә тарихи мирасыбыз булган истәлекле урыннарда булдык.







11





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал