7


Әдәби уку дәресе.1 сыйныф.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

1 д сыйныфы.

Тема: [а] авазы, А, а хәрефе.

Дәрес тибы: яңа тема белән танышу.

Максат: Сөйләмнән җөмлә, җөмләдән кирәкле сүзне аеру; сузыклар санына карап сүзне иҗеккә бүлү, калын яки нечкә иҗекне билгеләү; авазны сүздә дөрес әйтү, сүз эчендә ишетеп таныту; басмача хәрефләр белән танышу; дәреслектән уку; рәсем буенча җөмләләр төзү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Шәхескә кагылышлы- аваз һәм хәрефләрне анализлый, алар арасындагы аермалы якларны таба белү; телнең аралашу чарасы буларак әһәмиятен тирәнтен аңлау.

Предмет- тел буенча биремнәрне аңлы башкару күнекмәсе булдыру,

Метапредмет- дәрестә чагылган белемне тормышта куллануга омтылыш тудыру.

Җиһазлар һәм материаллар: туп, картинкалар, музыка, презентация, аерым чиста битләр,

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше:

  • Балалар, хәлләрегез ничек?

  • Күктәге кояш кебек.

Туган телем-Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.





  1. Актуальләштерү: -Сез кая килдегез соң?

"-Без мәктәпкә килдек."

-Әйдәгез әле шушы җөмләгә схема төзик. (тактада бер бала эшли)

-Схемаларны партадашың белән алмашып тикшер.

- Кем хаталар тапты икән?

-Әйдәгез, тактада ... төзегән схема белән чагыштырып карыйк.

- Димәк без булдырабыз һәм алга!

- Мин сезне бүген сәяхәткә чакырам. Сез әзерме, балалар?





  1. Мотивлаштыру: СИ ФИНК УАНДЕ(картина)

  1. нче алан- "АВАЗЛАР" аланы Слайд №

-Нәрсә күрдегез? (алан, ат, алмагач,алма, аю, абага, агач, арба)

- Нәрсә уйладыгыз?

-Нәрсә сезне уйланырга мәҗбүр итте?





Без Аланлыкта күргән предметлар буенча сез нәрсә әйтә алырсыз?

"-А хәрефенә башланган сүзләр."

-Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәнербез икән соң, балалар?

- А хәрефен

IV. Дәрес темасы буенча эш:





1. -Без аланда нинди предметлар күрдек инде, балалар?

-Боларны нәрсә берләштерде соң?

- Бик дөрес, без ... нең "А" дип әйткәнен ишеттек.

- Әгәр без табибка барсак, тамакны күрсәткән вакытта ни дибез? (Аааааа)

- Балалар, без нәрсә әйттек? Нәрсә ишеттек?

Әгәр ишетәбез, я булмаса әйтәбез икән без [а] авазын әйтәбез.

- Мин сезгә музыка куям, сузләре бер генә аваз - аааааааа

- Җырлый алдыкемы без бу авазны?

- А нинди аваз икән, балалар?

НӘТИҖӘ: - Балалар, әйдәгез әле нәтиҗә ясыйк, без нәрсәләрне ишетәбез һәм әйтәбез? (АВАЗЛАРНЫ)





2 нче алан: "Хәрефләр" аланы





-Ә хәзер әйдәгез Әлифба китабын ачыйк. (15 нче бит)

- Без а ны ишеттекме, әллә күрдекме?

- Ә китапта без А хәрефен күрәбез. Дәфтәрләрдә А хәрефен язабыз.

- Авазлар безгә күренми, ә менә а авазы матур күлмәкләрен кисә без аларны күрәбез.

НӘТИҖӘ:- Нәрсәләрне күрәбез һәм язабыз? (ХӘРЕФЛӘРНЕ)





2. Китап белән эш: ай, ат [а]-авазы калын сузык аваз

Алма, алка сүзләрен схема буенча уку

3. Бирелгән рәсемдә [ а ] авазының тоткан урынын билгеләү. (сүз башында, уртасында, ахырында) ПАРЛАРДА ЭШ





V. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

  1. нче алан- "ЯЛ" аланы

[а] авазы кергән нинди предмет исемнәре атый алырсыз икән, балалар? (малай, алан, ромашка)





  1. Тема буенча эшне дәвам итү:

1. 4 нче алан "Табышмаклар " аланы





  1. - Балалар, әйдәгез без сезнең белән безне кызыктырып торган шушы аланны эзләп кайтыйк әле.

  • Әлеге аланда безгә табышмакларның җавапларын табарга кирәк:

1.Кызарып пеште, җиргә төште. (АЛМА)

2.Армый-талмый, ат артыннан калмый. (АРБА)

3.Җәен урманга патша, кышын кардан да аста.(АЮ)

4.Татарстанда кайсы шәһәр балык исемен йөртә? (АЛАБУГА)

5.Охшаган ул ракетага, ул басуда, баганада.

Аны белә һәрбер бала, ул алфавитның башына. (А ХӘРЕФЕ)

6.Сарайда икәү, чоланда берәү, өйдә бер дә юк. (А ХӘРЕФЕ)





  1. 5 нче алан- "ИНТЕРНЕТ ДӨНЬЯСЫ" аланыБу аланга туктамыйча һич мөмкин түгел. Чөнки бүген- нәкъ менә 30 сентябрь ИНТЕРНЕТ КӨНЕ

Монда без биремнәрне ныгытырбыз (ЭО образование "Әлифба" бите).





  1. 6 нчы алан- "Тылсымлы чылбыр" аланы.

Тылсымлы чылбыр безнең юыбызда бик кирәк булыр.

-Беренче сүз а авазына башлана, шул авазга бетә, калган сүзләрне алдагы сүзнең ахыргы авазыннан башларга һәм һәр сүздә а авазы булырга тиеш.





  1. Рефлексия: - Балалар, алдагы 7 нче алан - "СЫНАУ" аланы безнең белемнәрне сынап карарга катлаулы биремнәрен әзерләп тә куйган инде.

КОНЕРС - 1 нче иҗектә а авазы булган сүзләр

2 нче иҗектә а авазы булган сүзләр

Һәр иҗектә а авазы булган сүзләр









  1. Дәресне йомгаклау:

1. Белемнәрне бәяләү:

 - (елмаю) дәрестә белемнәрне үзләштедем дип уйласаң;

 - (уйлану) дәрестә белемнәрне үзләштереп бетермәдем:

 - (борчылу) тиешенчә үзләштермәдем

2.Бу дәрестә үткәннәрне кабатлау.





















[а]









[а]











[а]

[а]

[а]







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал