- Учителю
- Фәнни- эзләнү эше Милли бизәк
Фәнни- эзләнү эше Милли бизәк
Межрегиональная краеведческая конференция исследовательских, проектных и творческих работ учащихся имени
Замалетдина Бикташи
Национальное народное творчество
Милли бизәкләр
Выполнили Карима Габидуллина, Алия Нигаматуллина,
</ ученицы 1б класса, МБОУ «СОШ с. Яныль»
Руководитель
Тагъзима Шакирзяновна Шагабутдинова,
учитель начальных классов
Мамашир 2016
Проектның темасы: "Милли бизәкләр"
Проектның максаты : милли бизәкләр ,милли киемнәрнең әхләкый кыйммәтен куллану аша балаларда татар халкының сәнгатенә кызыксыну уяту, аларны кулланучыларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү, иҗади эзләү күнекмәләре булдыру.
Проектның бурычлары : 1) татар халкының бизәкләре турындагы белемнәрне арттыру, системага салу;
2) рәсем ясау күнекмәләрен формалаштыру;
3)бизәкләрдә элементларның һәм төсләрнең берләшүе аша зәвык тәрбияләү.
Проектны башкаруда сыйныф җитәкчесенең роле:
балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, танып белү процессында
-укучыларның кызыксыну хисләрен арттыру;
-эзләнү эшчәнлегенә этәргеч бирү.
Укучыларның роле : проектның актив катнашучысы булу, барлыкка килгән проблемаларын чишү, кыенлыеларны җиңеп чыгу юлларын табу.
Проектның төре:танып белү, иҗади.
Үтәлү вакыты: 2 ай
Проектны планлаштыру һәм оештыру.
I этап: әзерлек этабы.
Укучылар белән әңгәмә."Милли бизәкләр - күңел бизәкләре"
IIэтап: проектның төп өлеше.
-
Балалар белән рәсемнәр карау.
Максат: милли бизәкләргә, чигелгән әйберләргә соклану хисе уяту.
-
Милли киемнәрдә татар халык бизәкләре. Максат: милли киемнәр белән танышу.
-
Әниләр көненә кулъяулык чигү.
Максат :балаларны чигәргә өйрәтү.
-
"Тылсымлы бизәкләр" дип аталган рәсем конкурсы оештыру .
Максат: балаларда мөсьтәкыйллек тәрбияләү.
-
Авылыбызның чигү остасы Рәсимә апа Ибраһимованың өенә барып аның кул эшләре белән танышу.
Максат: чигү сәнгатенең матурлыгын күрсәтү,бу сәнгатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
-
Сыйныфыбызда укучы Алия һәм Рәмзил Нигаматуллиннарның бабалары - калайдан тәрәзә йөзлекләре ,башка күп төрле бизәкләр ясаучы Рәкыйп абый Нигаматуллин белән очрашып, аның хезмәтләре белән танышу.
Максат: оста куллы кешеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
-
Милли бизәкләр турында җырлар, шигырьләр өйрәнү.
Максат:Балаларның сөйләмен үстерү, милли рух тәрбияләү.
III этап. Йомгаклау этабы. Әниләр белән бәйрәм "Милләтем бизәкләре"
Укучыларның иҗади эшләре.
Нигаматуллина Алия
Безнең бабай, Нигаматуллин Ракиф 1942 елның 14 мартында туган. Аның яшьлеге сугыш чорына туры килгән. Әтисе сугышка киткәч тормышлары авыр булган. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач ул әнисенең кул арасына керә башлаган. Кечкенә табуреткалар үргән. 7 сыйныфны тәмамлагач чаналар ясый башлый. Биектауда һөнәри училищеда укыган вакытта агачтан тумбочкалар, ясарга керешә. Эш коралларын да үзе ясый.
Соңрак тәрәзә рамнары, йөзлекләр ясауга күчә. Матурлап , төрле милли бизәкләр белән ясалган тәрәзә йөзлекләре бик матур булалар.
Ул колхозда электрик , тракторчы , комбайнчы булып эшли. Буш вакытларында күңеленә якын булган кул эшләреннән бушамый. Ул ясаган өстәл - урындыклар ,агач караватлар , шкафлар авылдагы күп йортларны бизәгән. Пенсиягә чыккач , ул тәрәзә йөзлекләрен заманча итеп , калайдан ясарга керешә. Ул бу эшендә дә милли бизәкләр кулланып эшли. Башта бизәкләрне кәгазьгә төшерә. Аннан соң калайга сызып кисә. Аның янында малайлары да өйрәнү мәктәбе үтә.Алар инде капкаларны да төрле бизәкләр,чәчәкләр белән бизи башлыйлар.Өч улының да әтиләре кебек һәр эшкә куллары ятып тора.Хәзер инде оныкларын да төрле матур татар бизәкләрен ясау серләренә әкренләп төшендерә башлый.
Алга таба да шулай дәвам итсен, халкыбызның милли бизәкләре онытылмасын .
Габидуллина Кәримә
Ибраһимова Рәсимә апа 1947 елның ноябрь аенда Кукмара районы Вахит авылында туган.Кечкенә чагында ук ул чигү, тегү эшләре белән кызыксына башлый.
8 сыйныфны тәмамлагач , язмыш җилләре аны Казахстанның Актүбә шәһәренә алып китә. Анда да ул бу эшен ташламый. Буш вакытларында, авылны сагынган чакларында чигү чигеп күңелен юата, үзенә тынычлык таба.
Лаеклы ялга чыккач, ул үзебезнең авылга кабат әйләнеп кайта. Монда инде Рәсимә апа үзенең яраткан эше белән чынлап торып шөгылләнә башлый. Ул тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары, кульяулыклар һәм сөлгеләр чигә. Аңа авылдашлар да үзләренең заказларын биреп чиктерәләр.
Халкыбызның күңел бизәкләрен киләчәк буыннарга тапшыруда Рәсимә апаның да өлеше зур.
Әниләр белән үткәрелгән "Милләтем бизәкләре" бәйрәменең барышы
Максат: халыкның тормышын, көнкүрешен тагын да ямьлерәк итә торган бәйрәмнәр булуын аңлату, шушы бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар , уеннар өйрәнү теләге тудыру, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Әзерлек эше :әниләргә биремнәр бирү, төрле көнкүреш әйберләре чигеп алып килергә, рәсемнәр ясау, җырлы - биюле уеннар өйрәнү.
Җиһазлау: ноутбук, татар халык киемнәре, рәсемнәр.
Зал бәйрәмчә бизәлгән, залда чигелгән сөлгеләр, мендәр тышлары, түбәтәй, читек, кулъяулык. Залга музыка астында татар халык киемнәреннән балалар керә.Кулларына чигелгән кулъяулыклар тотып ярым түгәрәккә басалар.
1 укучы: Алъяпкычымның бизәге
Нурлар сибә йөземә.
Чәчәк төшкән һәрбер кием
Килешәдер үземә.
2 укучы:Төрле төсле сурәт төшкән
Бу чәмчәле читеккә.
Матур бизәк килешә шул
Батыр, чибәр егеткә.
3 укучы: Оста кызлар сабантуйга
Матур сөлге чигәләр.
Көрәштәге батырларга
Бүләк итеп бирәләр...
4 укучы:Гармун тавышын ишетсә,
Егет биеми калмас.
Уйнап торган читекләрдән
Кызлар күзләрен алмас.
5 укучы:Ал чәчәкле киемебез...
Гөл чәчәкле өебез.
Аллы - гөлле чәчәк кебек
Балкыр безнең илебез,-
Күмәк бию - "Татар халык биюе" башкарыла.
Укытучы:Бәйрәмебезне дәвам итеп "Читекче" уенын уйнап алабыз.
"Читекче" уртада утыра:
Итек, читек, энә, без,
Матур итеп тегәбез,
Читек башы чигәбез,
Кемгә булыр диябез
Кирәкмиме, алмыйсызмы,
Әллә киеп карыйсызмы?
Түгәрәктәгеләр аңа каршы:
И читекче, читекче,
Үзең оста шигырьче,
Син сөйләмә шигырең
Бир кияргә читегең.
(- дип бер якка таба йөгерә башлыйлар.Читекче утырган килеш, йөгерүченең аягына кулы белән кагылырга тиеш.Тия алса, аны үз урнына утыртып түгәрәккә керә.Тидерә алмаса тагы шул сүзләрне кабатлап,уен дәвам итә.
Уеннан соң кызлар "Кәләпүшем - калфагым" җырын җырлыйлар.(Р.Валиева сүзләре, Луиза Батыр - Болгари музыкасы)
Аннан соң халкыбызның җырлы - биюле уены "Зәлидә" уены уйнала.
(Уртага уйнаучылардан бергә кимрәк итеп урындыклар куела.Уйнаучылар түгәрәккә басып , музыка астында бии - бии әйләнәләр.Музыка туктагач, һәр кеше урындыкка утырырга тырыша. Берәү артык кала. Ул кешегә "җәза" бирәләр.Ул я җырларга, я биергә, яки шигырь сөйләргә тиеш була. Шуннан соң уен яңадан дәвам итә.)
Бәйрәм ахырында һәрбер әни үзенең эше белән таныштыра (мендәр тышы, сөлге, кулъяулык, алъяпкыч)
Иң соңыннан укытучы нәтиҗә ясый. Шушындый бәйрәмнәр аша, халкыбызның күңел бизәкләре беркайчан да онытылмасын, буыннардан - буыннарга тапшырылсын иде.
Кулланылган әдәбият:
-
"Сөембикә" журналы, 2001
-
Ф.Харисов, Л. Харисова "Уен- милли тәрбия чарасы", 1994
-
Алия һәм Земфира Нигъмәтҗановалар "Туган ягым", 2006