7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарскому языку для 4 класса

Открытый урок по татарскому языку для 4 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4 класста татар теле дәресе

Тема: "Сүз ясагыч кушымчалар, ясалма сүзләр" темасын ныгыту.

Максатлар: ясалма сүзләр һәм сүз ясагыч кушымчалар турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм ныгыту; балаларның тел байлыгын үстерү өстендә эшне дәвам итү; авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә карата хөрмәт, аларның һөнәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: төп дәреслек (Мияссарова, 40 бит), өстәмә дәреслек (Ягъфәрова, 26 бит), экран, проектор, презентация, татар теленең аңлатмалы сүзлеге ( 2 том, 262 бит), орфографик сүзлекләр (7-8 данә), "Маяк"газеталары, индивидуаль карточкалар, башак көлтәсе, тактадагы язмалар.

Укытучы: Гарифуллина Лениза Харисовна (1 кв. кат.)





































































Дәрес барышы:

Мотивлаштыру.

1.-Исәнмесез, укучылар! (-Исәнмесез, саумы сез!)

-Хәерле иртә, балалар! (-Имин үтсен көнегез!)

-Кәефләрегез ничек соң?

(-Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.)

2. Дежур укучы рапорты. (Өй эше: ясагыч кушымчалар турында сөйләргә).

3. Өй эшен тикшерү.





Уку мәсьәләсен кую.

Матур язу күнегүе:

Басулар, игенчелек , терлекче, кырчылык, бакча, бодай.

1. Күчереп язу.

1.-Бу сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатыйк әле.

2.-Бу сүзләр кайда кулланыла? Ишеткәнегез бармы? (авыл хуҗалыгында)

-Димәк, без бүгенге дәресебезне нәкъ шуңа багышларбыз да. Алай гына да түгел, сүзләр дә тикшерербез, күзәтербез, нәтиҗәләр ясарбыз (1 слайд). Бу безнең девизыбыз булыр.

3 .-2, 4 сүз турында нәрсә әйтә аласыз? (мәгънәләре бертөрле, язылышлары төрлечә-синонимнар).

Нәтиҗә : сүзгә бер яки берничә ясагыч кушымча ялгана ала, ясалма сүзләр телебезне баеталар, матурлыйлар.

















Дәреслек буенча эш.

  1. 58 күнегү, 40 бит (бирелгән кушымчаларны ялгап, сүзләр уйлап язарга)





а) -Без бу күнегүне бергәләп чылбыр буенча тактада эшләрбез. Кушымчаларын билгеләп барырбыз. Нинди сүз төркеменә ялганганын тикшерербез.

Матурлык-яшьлек (сыйфат )

Чалма-бүлмә (фигыль)

юлдаш- бүлмәдәш (исем) + Юлдаш

классташ-яшьтәш

тозла-эшлә

зурлап-күпләп-берәрләп

дуслаш-серләш-саубуллаш-берләш

тозлы-ямьле

тозсыз-сүзсез

оялчан-уйчан-эшчән

б) -тозлы-тозсыз (антоним),

-Юлдаш сүзен өстәү (омоним)

Нәтиҗә: ясагыч кушымча исемгә дә, сыйфатка да , фигыльгә дә, рәвешкә дә, санга да ялгана ала.

  1. 46 күнегү, 26 бит. (текст буенча эш)

Текстны телдән укып чыгу.

1 укучы кычкырып укый.

-нәрсә укыдыгыз? (текст, хикәя өзеге)

-нәрсә турында сүз бара? (ипи, ипи валчыгы)

- ясагыч кушымчалы сүзләрне табып әйтү (тереклек, игенченең, көзге, назлады, дулкынланды, ачлык, ипи валчыгы, уйланам, ипекәй, карашымны)

-төп эчтәлек кайсы юлларга сыеп беткән?





Физминутка









Слайдлар буенча эш.

2 слайд "Икмәк- табын кояшы"

-Кояш нәрсә ул?

-Ул монда нәрсәне кояш белән чагыштырыла?

-Кояшка тагын нәрсәләрне тиңлиләр? (әнине)

3 слайд " Икмәк пешерүдә катнашучылар"

-Игътибар итегез әле , -чы-че кушымчаларына , нәрсә әйтә аласыз? (профессия, һәнәр ияләрен ясаучы кушымча)

4 слайд " Кешеләр генә түгел, ә табигать тә икмәк үстерүгә ярдәм итә"

5 слайд " Башта он ясыйлар, аннан камыр басалар, ул күпереп кабара"

6-7-8 слайдлар " Камырны төрле формаларга китерәләр, тәмләткечләр кушалар, бизиләр..."

9 слайд "Маяк" газетасындагы мәкаләдән яңалыклар белән танышу.

-Бу слайдка карап алыйк әле, болар нәрсәләр, нинди формада язылганнар (яңалык), ничек атала икән? (мәкалә). Мактап язганнар.

10 слайд " Игенчеләрне һәм терлекчеләрне хөкүмәтебез дә зурлый...

Игенчелектән башка терлекчелек була алмый..."





-Минзилә апагыз турындагы җөмләне дәфтәрләргә язып куйыйк әле.

Ясагыч кушымчаларны табып карагыз, яныңдагы иптәшең белән бергә киңәшеп эшләгез. (мөстәкыйль эш)

Тактадагы язмалар буенча эш.

Көл, көлсу, көлчә, көләч, көлке, көллек, көлтә.

-Бу сүзләргә игътибар итегез әле, барысын да аңлыйсызмы?

-Көлчә, көлтә сүзләренең мәгънәләрен аңлатмалы сүзлектән ачыклау.

-Тагын нинди эш эшләрбез икән? (тикшерербез)

-Ничек итеп? (тамыр һәм кушымчасын табарбыз)

-Тикшердек, ә хәзер күзәтегез әле, бу сүзләр барысы да бер тамырданмы? (әйе)

-Тамырдаш сүзләр дип әйтеп буламы? (юк)

-Ничә группага бүләрбез? Ни өчен? (өч группага)

Нәтиҗә ясау: берүк тамырдан булган бөтен сүзләр дә тамырдаш булмыйлар.





Индивидуаль карточкалар буенча эш.

- Карточка сезнеке, эшне шунда гына башкарыгыз.

- Бу эш бүгенге безнең темага туры киләме? (юк, чөнки ул урман турында)

- Икенче дәрестә урманнар турында сөйләшербез.

- Эшегезнең дөреслеген слайдтан карап тикшерегез, төзәтегез, миңа бирерсез.

- Өй эше: астагы бирем (телдән). Урманчы бабай балаларга нинди киңәшләр бирде икән? Уйлап килерсез әле.

Рефлексия.

  • Бүген нишләдек?

  • Нәрсәләр тикшердек?

  • Нәрсәләр күзәттек?

  • Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

Йомгаклау ( Мостай Кәрим шигыре буенча). Өй эше: орф. сүзлектән

Ясагыч кушымчалы 10 сүз язарга.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал