7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


"Каралды"

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________

Беркетмә №1,

«27» август 2015 ел.

"Килешенде"

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: _______М.И.Нигманова


"27" август 2015 ел.

"Расланды"

Мәктәп директоры:

________Р.А.Алиуллова

Боерык №131

« 1» сентябрь, 2015 ел.


Яңа Ишле башлангыч мәктәбенең

4 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: беренче категорияле башлангыч сыйныфы укытучысы

Нигманова Халидә Ирфан кызы



Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, 28 август 2015 ел.




Татар теленнән календарь - тематик план

Класс - 4

Сәгатьләр саны:

Барлыгы 102 сәгать, атнага -3 сәгать

1 чирек-27 сәгать

2чирек-21 сәгать

3чирек-30 сәгать

4 чирек-24 сәгать

План буенча контроль эшләр - 6

Администрация буенча контроль эшләр - 2

Контроль диктант ( 75-80 сүз) - 6, Сүзлек диктанты - 12-15 сүз . Контроль күчереп язу (75-80 сүз)-2

Изложение (75-80 сүз) - 1 , Сочинение (фикер йөртү элементларын кертеп, әзер план буенча , 75-80 сүз) -4, Бәйләнешле сөйләм үстерү - -Диалогик (монологик) сөйләм үстерү - 9, -Хаталар өстендә эш -9


Эш төре

1 нче яртыеллык

2 нче яртыеллык

Контроль диктант

3

3

Контроль күчереп язу

1

1

Контроль имла

-

1


Дәреслек: "Татар теле" 4 сыйныф. Авторы: З.И. Җамалетдинова .

Казан.. Татарстан китап нәшрияты, 2 кисәктә, 2014 ел.














Аңлатма язуы

4 енче сыйныфның татар теленнән календар - тематик планы "Башлангыч гомуми белем бирү программалары", 2010 дигән Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программага нигезләнеп төзелде. Дәүләт белем стандартына туры килә.

Дәреслек: З.И. Җамалетдинова . Казан.. Татарстан китап нәшрияты, 2 кисәктә, 2014 ел.

Яңа стандартлар буенча укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

-укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

-аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

-балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

-аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеп булдыру;

-укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп балаларның актив әшчәнлегенә таянып оештырырга кирәк, һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:

-сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела, башлангыч гипотеза әйтелә;

-укучылар үзләре «ачкан» кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;

-дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;

-тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.

Эшнең шушындый эзлеклелектә оештырылуы телне аңлауда эчтәлектән формага күчәргә мөмкинлек ача, икенче төрле әйткәндә, лексикадан грамматикага, фонетикадан грамматикага, сөйләмнән телгә, телдән сөйләмгә, аралашу ситуациясендә әйтелгәнне аңлаудан үз сөйләмеңне мөстәкыйль рәвештә төзүгә салмак күчеш ясарга мөмкинлек бирә.

Татар теле дәресенең максаты:

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.



Бурычлар:

-балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына,шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү

-телнең лексикасы,фонетикасы һәм грамматикасы буенча программада күрсәтелгән башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү

-укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, диологта катнашырга һәм аларны зур, катлаулы булмаган монолог тибында төзеп әйтергә, тасфирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү, уңышлы аралашу сәләте тәрбияләү


Эчтәлекнең структурасы

Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү -балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.Татар теле дәресләрендә телнең системасы тирәнтен өйрәнелә,сөйләм культурасы үзләштерелә. Кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм җанрының төрләре (записка,хат,котлау, чакыру язу) үзләштерелә.Орфография һәм пунктуацион кагыйдәләре фонетика,морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә.Ана теленең орфография принциплары белән танышу да кертелә.

Белем бирүнең төп юнәлешләре

"Татар теле" фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә:

-телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре): сөйләм, лексика, фонетика,графика, сүз составы(морфемика),грамматика(морфология һәм синтаксис);

-орфография;

-сөйләм үстерү.

Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре

Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия."Татар теле" фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру.Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр.Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итү. Модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү. Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.



Башлангыч сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

-сөйләмдәге авазлар; -өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик һәм грамматик билгеләре; -сүзнең мәгънәле кисәкләре;Сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымча, кушма һәм парлы сүзләр; Сүз төркемнәре: исем, сыйфат, алмашлык, рәвеш, фигыль, кисәкчә, бәйлек. Грамматик анализ төрләре: сүзләргә фонетик анализ ясау, лексик сүз ясалышы, сүз төзелеше; Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү; Телдән һәм язма сөйләм: - Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү; -Сорауны формалаштыра белү, тулы җавап бирә белү; Дөрес язу күнекмәләре формалаштыру


Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:

-аваз һәм хәреф; -сузык һәм тартык авазлар; -калын һәм нечкә сузыклар; -яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар; -исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә;т-тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар; -җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә);

-җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы;


Укучыларда түбәндәге эш осталыгы булырга тиеш:


-сүзләрне иҗеккә бүлү; -сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру; -еш кулланышлы сүзләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү;

-алфавитны куллана белү (сүзлек, каталог белән эш); -сүзләрне юлдан-юлга күчерү; -өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү; -сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгеләү; Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар: Уку эшчәнлеген оештыра белү, эшнең дөреслеген тикшерү, эш сыйфатына бәя бирү; Китап-өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү: дәреслек белән эш итә белү, эчтәлекне аңлап, дөрес уку, сүзлекләрдән файдалана белү; Фикерләү сәләтен үстерү: -танып-белү активлыгын үстерү, -кагыйдәләрне аңлап кабул итү,



Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача

тикшерү һәм бәяләү.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы.


Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача тикшерү һәм бәяләү.


1 нче сыйныфта белем, осталык, күнекмәләргә агымдагы тикшерү уздырыла. Грамотага өйрәтү чорында баш һәм юл хәрефләрне, иҗекләрне, гади структуралы сүзләрне әйтеп, сүзләрне һәм күләме ягыннан кечкенә җөмләләрне язма һәм басма шрифтлы тексттан күчереп яздырырга мөмкин.

Уку елы азагында контрольэш итеп басма шрифтлы текстны күчереп яздырырга мөмкин.

2-4 нче сыйныфларда контроль эшләр (агымдагы һәм йомгаклау) гадәттә грамматик биремле диктант(күчереп язу) формасында уздырыла. Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.

Язма контроль эшләрнең саны һәм төрләре программаның әһәмиятле сораулары яисә укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен зур булмаган бер тулы тема буенча тикшерү кирәклеге белән билгеләнә.

Гомуми йомгаклау контроль эшләре программаның аеруча мөһим темаларын үткәч, уку чирегенең, яртыеллыгының, елның азагында үткәреләләр һәм укучының барлык темалар буенча әзерлеген тикшерәләр.

Диктант(күчереп язу) өчен бәйләнешле текстлардан файдалану максатка туры килә. Текстлар хәзерге әдәби тел нормаларына туры килергә, тәрбияви һәм белем бирү рәвешендә, эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.

Диктант өчен уртача авырлыктагы текст алына, анда элек һәм яңа гына өйрәнелгән кагыйдәләргә орфограммалар булырга тиеш. Әгәр диктант текстына кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләр яки тыныш билгеләре очраса, алар тактада языла яисә укытучы тарафыннан ачык итеп әйтелә.


Сыйныф

Чирек


1 чирек

2чирек

3 чирек

4 чирек

2

25 сүз

30 сүз

35сүз

40 сүз

3

45 сүз

50 сүз

55 сүз

60 сүз

4

65 сүз

70 сүз

75 сүз

80 сүз


4 классларда эш түбәндәгечә бәяләнә:

"5" - хаталар һәм тәзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә. Каллиграфия таләпләреннән бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин(төшеп калган хәрефне өстәү яки төгәл язылмаган хәрефне төзәтү һ.б.).

"4" - диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп , берәр "5" билгесендә күзәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.

"3" - диктантта 3 тән 5кә хәтле орфографик хата ( 3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм 1 пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган,каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

"2" - диктантта 6-7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.

Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:

"5" - биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган

"4" - кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә кулланылган.

"3" - бплгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.

"2" - материалның начар үзләштерелгәнлегекүренә, грамматик биремнәрнең күбесе үтәлмәгән.


Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешлепрограммада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме - 2 нче сыйныф - 8-10 сүз, 3 нче сыйныф - 10-12 сүз, 4 нче сыйныф - 12-15 сүз.

Бәяләү нормалары:

"5" - хатасыз эш.

"4" - 1 хата, 1 төзәтү.

"3" - 2 хата, 1 төзәтү.

"2" - 3-4 хата.


Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение 3 нче сыйныфның

азагында 1 тапкыр, 4 нче сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.


Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15-20 сүзгә артык булырга тиеш.

Сочинение күләме 3-4 сыйныфларда 0,5 - 1 биткә кадәр; бу якынча 3 сыйныфта 9 - 10 җөмлә (50-60 сүзләп). 4 нче сыйныфта 11-12 җөмлә(70-80 сүз).

Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар башкара алырлык булырга тиеш.

2-4 сыйныфларда изложение һәм сочинение өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:

Кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәйләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз төзелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.


Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

"5" - автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложениедә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы. 1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1-2 төзәтү бар.

"4" - автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән(изложениедә), тема ачылган , ләкин эчтәлек биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган. Тулаем алганда сөйләм , шул текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек , 2 орфографик , 1 пунктуацион хата , 1-2 төзәтү булырга мөмкин.

"3" - автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә(изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда эзлеклелек юк, 2-3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы.

"2" - эчтәлек бирелмәгән, җөмләләрдә эзлеклелек юк, сүзлек ярлы.





















Татар теленнән календарь - тематик план

Класс - 4

Сәгатьләр саны:

Барлыгы 102 сәгать, атнага -3 сәгать

1 чирек-27 сәгать

2чирек-21 сәгать

3чирек-30 сәгать

4 чирек-24 сәгать

План буенча контроль эшләр - 6

Администрация буенча контроль эшләр - 2

Контроль диктант ( 75-80 сүз) - 6, Сүзлек диктанты - 12-15 сүз . Контроль күчереп язу (75-80 сүз)-2

Изложение (75-80 сүз) - 1 , Сочинение (фикер йөртү элементларын кертеп, әзер план буенча , 75-80 сүз) -4, Бәйләнешле сөйләм үстерү - -Диалогик (монологик) сөйләм үстерү - 9, -Хаталар өстендә эш -9


Эш төре

1 нче яртыеллык

2 нче яртыеллык

Контроль диктант

3

3

Контроль күчереп язу

1

1

Контроль имла

-

1


Дәреслек: "Татар теле" 4 сыйныф. Авторы: З.И. Җамалетдинова .

Казан.. Татарстан китап нәшрияты, 2 кисәктә, 2014 ел.

Дәрес темасы

Дәр

саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

Белем күнекмәләре тикшерү төрләре

Үткәрү вакыты


План

Факт

шәхескә кагылышлы

метапредмет

предмет








1

Лексика. Сүз.Сүзнең лексик мәгънәсе..

1



Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе

Алдагы елда үткәннәрне искә төшерү

укучыда укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;


Укучының уку мәсьәлә-сен аерып ала белүе.

сүзнең мәгънәсенә төшенеп куллана белү.

Агым-дагы тикшерү

2.09


2

Лексика. Сүз.Сүзнең лексик мәгънәсе..

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

үзләштергән белемне модельләштерү;

сүзнең мәгънәсенә төшенеп куллану

укучыда укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;


Укучының уку мәсьәлә-сен аерып ала белүе.

сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аңлау.

агымдагы

4.09


3

Күп мәгънәле сүзләр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белү

укучыда укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;


Укучының уку мәсьәлә-сен аерып ала белүе.

синонимнарны тану күнекмәсе булдыру.

фронталь агымдагы

7.09


4

Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Охшаш мәгънәле сүзләрне куллана, таба белү

укучыда укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;


Укучының уку мәсьәлә-сен аерып ала белүе.

антонимнарны куллана белү. .

фронталь агымдагы

9.09


5

Синоним, омоним һәм антоним сүзләр исәбенә сүз байлыгын арттыру.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне таный һәм куллана белү

укучыда укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;


Укучының уку мәсьәлә-сен аерып ала белүе.

омонимнарны таный белү.

агымдагы

14.09


6

Контроль диктант

№1

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Элек кулланышта булган сүзләрне тану

Үзләштергән белемне аңлату күнекмәсен үстерү

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләрне таный белү

диктант

11.09


7

Элек кулланылышта булган һәм яңа сүзләр

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.

Үзләштергән белемне аңлату күнекмәсен үстерү

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


үзләштергән белемне аңлату күнекмәсен үстерү

Карточкалар буенча эш

16.09


8

Фонетика.Авазлар һәм хәрефләр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Авазлар һәм хәрефләр турында мәгълүмат бирү, сүзлек байлыгын арттыру

укучыда укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;


Укучы-ның уку мәсьәләсен аерып ала белүе.

сүздә авазларны хәрефләр белән тамгалау күнекмәсен искә төшерү;


агымдагы

18.09


9

Әйтелеш белән язылыш арасында аермалык һәм тәңгәллек

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Калын һәм нечкә сузыкларны аеру буенча күнегүләр эшләү,модель төзү

укучыда укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;


Укучы-ның уку мәсьәләсен аерып ала белүе.

сүздә авазларны хәрефләр белән тамгалау күнекмәсен искә төшерү

агымдагы

21.09


10

Әйтелеш белән язылыш арасында аермалык һәм тәңгәллек

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү буенча күнегүләр эшләү, модель төзү

укучыда укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;


укучының уку мәсьәләсен аерып ала белүе.

сүздә авазларны хәрефләр белән тамгалау күнекмәсен искә төшерү;


Мөст.эш

23.09


11

Фонетика темасын кабатлау.

1

Кабатлау дәресе

Иҗек турында мәгълүмат бирү, сүзләрне юлдан - юлга күчерергә өйрәнү

укучының үзләштергән белемнең кирәклеген аңлау;


Укучы-ның анализ-лау күнекмә-сен үстерү;


сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен гамәлдә куллану

контроль диктант.

25.09


12

Тест эше.Фонетика темасы буенча

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


Грамоталы итеп язу

телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;


ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәсе булдыру.

Хәтер диктанты

28.09


13

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы.Тамыр сүзләр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясый бедүләрен тикшерү;

укучыларда грамоталы булу теләге уяту;


эзлекле фикер йөртеп, нәтиҗә ясау күнекмә-сен үстерү;

агымдагы

30.09


14

Сүз формасы һәм яңа сүз.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллана белергә өйрәнү.

белем алу күнекмәсен үстерү;


ысул кулланып күнегүләр эшләү күнекмә-се булдыру;

агымдагы

2.10


15

Аңлатмалы диктант.(2)

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


Грамоталы итеп язу


агымдагы

5.10


16

Ясалма сүзләр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

үзләштергән белемне модельләштерү;


телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;


Ясалма сүзләрне җөмләдә тану

агымдагы

7.10


17

Ясалма сүзләр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

үзләштергән белемне модельләштерү;


телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;


Ясалма сүзләрне җөмләдә тану

агымдагы

9.10


18

Кушма сүзләр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

үзләштергән белемне модельләштерү;


телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;


Кушма сүзләрне җөмләдә тану

агымдагы

12.10


19

Кушма сүзләр

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

үзләштергән белемне модельләштерү;


телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;


Кушма сүзләрне җөмләдә тану

агымдагы

14.10


20

Парлы сүзләр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

үзләштергән белемне модельләштерү;


телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;


парлы сүзләрне җөмләдә тану

агымдагы

16.10


21

Иҗади диктант.(3)

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


үзләштергән белемне модельләштерү;


телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;

агымдагы

19.10


22

Рус теленнән кергән алынма сүзләр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

үзләштергән белемне модельләштерү;


телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;


Кушма сүзләрне җөмләдә тану

агымдагы

21.10


23

Сүз төзелешенә анализ ясау.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


үзләштергән белемне модельләштерү;


белем алу күнекмәсен үстерү;


ысул кулланып күнегүләр эшләү күнекмә-се булдыру;


Сүз төзелешенә анализ ясау

агымдагы

23.10


24

Сүз төзелеше темасын кабатлау.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


үзләштергән белемне модельләштерү;


белем алу күнекмәсен үстерү;


ысул кулланып күнегүләр эшләү күнекмә-се булдыру;

агымдагы

26.10


25

Мөстәкыйль эш.

Үз-үзеңне тикшер.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


үзләштергән белемне модельләштерү;


телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;

агымдагы

28.10


26

Исем.Исемнәрнең мәгънәсе , сораулары , җөмләдәге роле.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Сүзләрнең төркемнәргә бүленешен аңлау

телнең серләренә төшенү теләге булдыру;


белемнәрне модельләштерә белү;


сүзләрнең төркемнәргә бүленешен аңлау.

агымдагы

30.10


27

Исемнәрнең җөмләдә хәбәр булып килүе.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Исемнәрне җөмләдә тану

телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;


исемнәрне җөмләдә тану

агымдагы

9.11


28

Исемнәрнең җөмләдә хәбәр булып килүе.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тану, ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу.

тел дәресләрендә өйрәнгән белемне гамәлгә күчерү теләге булдыру;


күзәтеп, нәтиҗә ясау, аңлатып бирү күнекмәләре булдыру


ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тану, ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу.

агымдагы

11.11


29

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аерып тану

дәрестән дәрескә татар теле дәресләрендә яңа белемгә ия булу теләге булдыру;


чагыштырып, нәтиҗә ясау күнекмәсен үстерү;


исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аерып тану

Тикшерү эше

13.11


30

Тест эше.

1

Кабатлау дәресе

Язу күнекмәләрен формалаштыру

үзлектән белем алуга омтылыш булдыру;

үз эшчән-лек оешты-ру күнекмәсен үстерү;


күплек сан формасын ясаучы кушымчаларны куллана белү

агымдагы

16.11


31

Тартымсыз һәм тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Исемнәрнең тартым белән төрләнешен билгели белү

белем алуның чиге юклыгын аңлау;


фикерне гомумиләштереп әйтеп бирә белү;


исемнәрнең тартым белән төрләнешен билгели белү.

Тест эше

18.11


32

Тартымсыз һәм тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Исемнәрнең тартым белән төрләнешен билгели белү

белем алуның чиге юклыгын аңлау;


фикерне гомумиләштереп әйтеп бирә белү;


исемнәрнең тартым белән төрләнешен билгели белү.

агымдагы

20.11


33

Баш килеш. Баш килешнең җөмләдәге роле

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлау

мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү;


кирәкле мәгълүматны эзләп табу күнекмәсен үстерү;


исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлау.

агымдагы

23.11


34

Баш килештәге исемнәр янында бәйлекләр.


1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Килеш кушымчаларын дөрес язу

грамоталы сөйләм һәм язу күнекмәләрен булдыруга омтылу;


уку мәсьәләсен аңлы чишү күнекмәсе күнекмәләре булдыру;


килеш кушымчаларын дөрес язу.

агымдагы

25.11


35

Баш килештәге исемнәр янында бәйлекләр

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Исемнәрдә сүз басымын дөрес кую

дөрес сөйләү күнекмәләренә ия булу;


эзлекле фикер йөртү күнекмәләре

булдыру;


исемнәрдә сүз басымын дөрес кую

агымдагы

27.11


36

Иялек килеше.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Модельләрне уку

дөрес сөйләү күнекмәләренә ия булу;


эзлекле фикер йөртү күнекмәләре булдыру;


исем турында өйрәнгәннәрне сөйләү

агымдагы

30.11


37

Юнәлеш килеше.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Ишеткәнне эзлекле, бәйләнешле бирү

телнең серләренә төшенү теләге булдыру;


белемнәрне модельләштерә белү;


сүзләрнең төркемнәргә бүленешен аңлау.

агымдагы

2.12


38

Төшем килеше.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлау

телнең фикер үсешендә әһәмиятен аңлау;


башкарган гамәл буенча нәтиҗә ясый белү;


исемнәрне җөмләдә тану

агымдагы

4.12


39

Чыгыш килеше.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Килеш кушымчаларын дөрес язу

тел дәресләрендә өйрәнгән белемне гамәлгә күчерү теләге булдыру;


күзәтеп, нәтиҗә ясау, аңлатып бирү күнекмәләре булдыру


ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тану, ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу.

агымдагы

7.12


40

Урын-вакыт килеше.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Исемнәрдә сүз басымын дөрес кую

дәрестән дәрескә татар теле дәресләрендә яңа белемгә ия булу теләге булдыру;


чагыштырып, нәтиҗә ясау күнекмәсен үстерү;


исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аерып тану

агымдагы

9.12


41

Урын-вакыт килеше

1

Булган белемнәрне тикшерү

Модельләрне уку

үзлектән белем алуга омтылыш булдыру;

үз эшчән-лек оешты-ру күнекмәсен үстерү;


күплек сан формасын ясаучы кушымчаларны куллана белү

агымдагы

11.12


42

Исем темасын кабатлау.

1

Кабатлау дәресе

Ишеткәнне эзлекле, бәйләнешле бирү

белем алуның чиге юклыгын аңлау;


фикерне гомумиләштереп әйтеп бирә белү;


исемнәрнең тартым белән төрләнешен билгели белү.

Тикшерү эше

14.12


43

Үз-үзеңне тикшер.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.

белем алуның чиге юклыгын аңлау;


фикерне гомумиләштереп әйтеп бирә белү;


исемнәрнең тартым белән төрләнешен билгели белү.

Контроль күчереп язу..

16.12


44

Контроль күчереп язу.. Уку елының 1 яртыеллыгына контроль диктант.(4)

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.

;грамоталы сөйләм һәм язу күнекмәләрен булдыруга омтылу;



грамоталы сөйләм һәм язу күнекмәләрен булдыруга омтылу;


килеш кушымчаларын дөрес язу.

Контроль күчереп язу..

18.12


45

Фигыль. Хикәя фигыльнең үткән заман формалары.


1

Яңа елем үзләштерү дәресе

Фигыльнең мәгънәсе һәм сорауларын билгели белү

белем алу процессында ана теленед әһәмиятен аңлау;

.

уку мәсьәләсен мөстәкыйль планлаштыра белү;


фигыльнең мәгънәсе һәм сорауларын билгели белү

мөстәкыйль эш

21.12


46

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формалары.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Барлыкта һәм юклыкта килгән фигыльләрне тану

телнең тормышта кирәклеген аңлау;


дәрестә алган белемне тормышка күчерү күнекмәсе булдыру;


барлыкта һәм юклыкта килгән фигыльләрне тану.

Агымдагы

23.12


47

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формалары.

1

Ныгыту дәресе

Хикәя фигыль төшенчәсен аңлау

укучыда үзләштерәсе белемгә кызыксыну уяту;


укучының үз эшчәнлеген оештыру күнекмәсен үстерү;

хикәя фигыль төшенчәсен аңлау.

Агымдагы

25.12


48

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формалары

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Фигыльләрнең заман белән төрләнеше турында беренчел күзаллау формалаштыру.

татар теленең теоритик мәгълүматын үзләштерүгә терәк булдыру;


- кирәкле мәгълүматны сайлап алу күнекмәсен үсетрү;


фигыльләрнең заман белән төрләнеше турында беренчел күзаллау формалашты-ру

Агымдагы

11.01


49

Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Фигыльләрнең заман белән төрләнеше турында беренчел күзаллау формалаштыру.

уку эшчәнлеген-дә иптәшләрең-не хөрмәт күрсәтеп эшләү күнекмәсе булдыру;

адымлы гамәлләр аша ысул чыгару күнекмәсен үстерү;


киләчәк заман хикәя фигыль төшенчәсен аңлау.

Конт. изложение

13.01


50

Контроль изложение.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


Боерык фигыльләрне сөйләмдә тану

уку эшчәнлегендә актив катнашу теләге булдыру;

гомуми ысул чыгару күнекмәсе булдыру;

боерык фигыльләрне сөйләмдә тану.

Агымдагы

15.01


51

Боерык фигыльнең берлек һәм күплек фориалары.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Фигыльләрнең күпмәгънәлелеген аңлау

ана телендә сүзләрне дөрес куллану теләге булдыру;


күзәтеп, нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру

фигыльләрнең күпмәгънәлелеген аңлау

Агымдагы

18.01


52

Боерык фигыльнең берлек һәм күплек фориалары.

1

Булган белемнәрне тикшерү

Модельләрне уку

ана телендә сүзләрне дөрес куллану теләге булдыру;


күзәтеп, нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру;


фигыльләрнең заманын билгеләү.

Агымдагы

20.01


53

Фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүләре.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Фигыльнең мәгънәсе һәм сорауларын билгели белү

ана телендә сүзләрне дөрес куллану теләге булдыру;


күзәтеп, нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру;


фигыльләрнең заманын билгеләү.

Агымдагы

22.01


54

С Синоним һәм


ан антоним фигыльләр

1

Ныгыту дәресе

Барлыкта һәм юклыкта килгән фигыльләрне тану

ана телендә сүзләрне дөрес куллану теләге булдыру;


күзәтеп, нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру;


фигыльләрнең заманын билгеләү.

Агымдагы

25.01


55

Синоним һәм антоним фигыльләр

1

Ныгыту дәресе

Хикәя фигыль төшенчәсен аңлау

ана телендә сүзләрне дөрес куллану теләге булдыру;


күзәтеп, нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру;


фигыльләрнең заманын билгеләү.

. Агымдагы

27.01


56

Контроль диктант. Фигыль темасын кабатлау 5

1

Белемнәрне тикшерү.

Фигыльләрнең заман белән төрләнеше турында беренчел күзаллау формалаштыру.


Агымдагы

29.01


57

Үз-үзеңне тикшер. Тестлар. Хаталар өстендә эш

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


Фигыльләрнең заман белән төрләнеше турында беренчел күзаллау формалаштыру.

Тема буенча укучыларның белемнәрен тикшерү

укучының үз гамәлен контрольдә тоту күнекмә-сен үстерү;


сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләрне таный белү

Бер-береңне тикшерү

1.02


58

Сүз төркемнәре темасын кабатлау.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


фигыльләрне сөйләмдә тану

дөрес сөйләү күнекмәләренә ия булу;


эзлекле фикер йөртү күнекмәләре булдыру;


исем турында өйрәнгәннәрне сөйләү

Контроль диктант.

3.02


59

Сыйфат

1

Ныгыту дәресе

Фигыльләрнең күпмәгънәлелеген аңлау

дөрес сөйләү күнекмәләренә ия булу;


эзлекле фикер йөртү күнекмәләре булдыру;


исем турында өйрәнгәннәрне сөйләү

Үзбәя

5.02


60

Сыйфат. Асыл һәм нисби сыйфатлар.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Сыйфатның мәгънәсе, сорауларын үзләштерү буенча модель төзү

татар теле дәресләрен үзләштерүгә җаваплылык булдыру;


уку мәсьәләсен төгәл куя белү;


сыйфатның мәгънәсе, сорауларын аңлау.

Үзбәя

8.02


61

Асыл сыйфатларның дәрәҗәләре.

1

Яңа белем үзләштерү

Дәресе

Сыйфатларны төркемләү буенча модель төзү, күнегүләр эшләү

ана телендә дөрес матур сөйләмгә омтылыш булдыру;


бирелгән мәгълүмат-ны анализлап, гомуми нәтиҗә ясый белү;


Сыйфатларны төркемли белү.

Мөст.эш

10.02


62

Асыл сыйфатларның дәрәҗәләре.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Сыйфат дәрәҗәләре буенча модель төзү, күнегүләр эшләү

ана теленең серләренә төшенергә теләү;


уку процессын-да чагышты-рып, күзәтеп нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру;


сыйфат дәрәҗәләрен истә калдыру

Үзбәя

12.02


63

Сыйфатларның җөмләдә иярчен кисәк һәм хәбәр булып килүе.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

сыйфатларны тану, модель төзү, күнегүләр эшләү

дөрес сөйләм булдыру өстендә эшләү теләген үстерү;


нәтиҗәләрне аңлату күнекмәсе булдыру;

төп дәрәҗәдәге сыйфатларны тану ысулын үзләштерү.

Үзбәя

15.02


64

Сыйфатларның җөмләдә иярчен кисәк һәм хәбәр булып килүе.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

сыйфатларны тану, модель төзү, күнегүләр эшләү

аралашуда фикерне үтемле әйтү теләге булдыру;

уку процессын-да кулланыл-ган мәгълүмат-ны үстерү теләге булдыру;


чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану күнекмәсе формалаштыру.

Бер-береңне тикшерү

17.02


65

Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

сыйфатларны тану,модель төзү, күнегүләр эшләү

тел, сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү теләге булдыру;

тел, сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү теләге булдыру;

артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану.

Контроль күчереп язу.

19.02


66

Сыйфатларның туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

сыйфатларны тану, модель төзү, күнегүләр эшләү

төркемдәшләреңә хөрмәт күрсәтеп эшләү теләге булдыу;


уку эшчәнлеген оештыра белү;


кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны тану

Бер-береңне тикшерү

22.02


67

Кабатлау

1

Ныгыту дәресе

Сыйфатлар кулланып, эзлекле итеп, сочинение язу


Сөйләм телен үстерү


сыйфатларны тану ысулын үзләштерү

Тикшеръ эше.

24.02


68

Үз-үзеңне тикшер

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


Модель төзү, күнегүләр эшләү

ана телендә алган белемне башка фәннәрдә куллану теләге булдыу;


сөйләм күнекмәләрен үстерү;


сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүен тану.

Контроль күчереп язу.

26.02


69

Контроль күчереп язу.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


Синоним һәм антоним сыйфатларны табу

сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү теләген үстерү;


фикерне кыска формалаштыру күнекмәсен булдыру;


сыйфатларга синоним һәм антоним сыйфатлар таба белү.

Бер-береңне тикшерү

29.02


70

Алмашлык.Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Зат алмашлыклары төшенчәсен ачу, модель төзү, күнегүләр эшләү

уку процессында уңышка ирешү мөмкинле-генә ориентлаш-тыру;

төшенчәне эзлекле ачу күнекмәсе формалаштыру

зат алмашлыклары тану күнекмәсен булдыру

Үзбәя

2.03


71

Зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүе һәм дөрес язылышы.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

зат алмашлыкларының җөмләдәге ролен ачыклау, модель төзү, күнегүләр эшләү

уку мәсьәләсенә кызыксыну уяту;


төшенчәне модельләштерә белү;


зат алмашлыкларының җөмләдәге ролен аңлау

Агымдагы

4.03


72

Сорау алмашлыклары.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын тану, модель төзү, күнегүләр эшләү

аралашканда алмашлыкларны дөрес куллану күнекмәсе булдыу;

уку мәсьәләсен чишү юлын аңлата белү;

алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, килеш һәм тартым белән төрләнүен тану.

Тест эше

7.03


73

Алмашлыкларның сөйләмдзге роле.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Сорау алмашлыкларын тану, модель төзү, күнегүләр эшләү

ана телендә дөрес аралашуның кирәклеген аңлау;

үзара бәяләү күнекмәсен үстерү

сорау алмашлыкларын тану.

диктант

9.03


74

Алмашлыкларның сөйләмдзге роле.

1

Ныгыту дәресе

Алмашлыкларны сөйләмдә куллану

ана телендә фикерне ачык әйтә белүнең мөһимлеген аңлау;


уку эшчәнлегендә үз гамәлеңне җайлый белү;


алмашлыкларны сөйләмдә дөрес куллану

Агымдагы

11.03


75

Искәртмәле диктант.6

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


Алмашлыклар кулланып, рәсем буенча хикәя язу

Сөйләм үстерү

уку эшчәнлегендә үз гамәлеңне җайлый белү

алмашлыкларны сөйләмдә дөрес куллану

Агымдагы

14.03


76

Алмашлык темасын кабатлау.

Контроль күчереп язу.

1

Ныгыту дәресе

Текстның исемен табу

Язу күнекмәлә-рен формалаштыру

уку эшчәнлегендә үз гамәлеңне җайлый белү

алмашлыкларны сөйләмдә дөрес куллану

Агымдагы

16.03


77

Кисәкчә. Бәйлекләр.

Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Кисәкчәләрне тану, аерып алу, модель төзү, күнегүләр эшләү

иптәшләрең белән бердәм уңышларга ирешү күнекмәсе булдыу;


кече төркемнәрдә уртак фикергә килү күнекмәсен үстерү;


кисәкчәләрне тану.

Тест

18.03


78

Кисәкчәләрне дөрес язу.

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


Кисәкчәләренең сөйләмдәге ролен һәм аерым сүз булуын аңлау, күнегүләр эшләү

ана телен өйрәнергә теләкне артканнан арттыру;

эзлекле нәтиҗә чыгарып, фикерне формалаштыра белү

кисәкчәләренең ролен аңлау.

Агымдагы

28.03


79

Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән килүе.Үз-үзеңне тикшер

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын бәйлекләр белән кулланылышын үзләштерү

Язу күнекмәләрен формалаштыру

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


кисәкчәләрне тану.


30.03


80

Бәйлекләрне сөйләмдә дөрес куллану.

.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Бәйлекләрне сөйләмдә дөрес куллану

иптәшләреңә уку эшчәнлегендә уңай мөнәсәбәт формалаш-тыру;

кирәкле мәгълүматны эзләп табу күнекмә-сен булдыру;


кисәкчәләрне дөрес куллану һәм язу.

Мөст.эш

1.04


81

Үз-үзеңне тикшер

1

Ныгыту дәресе . Булган белемнәрне тикшерү

Бәйләнешле, эзлекле итеп сөйләү

иптәшләреңә уку эшчәнлегендә уңай мөнәсәбәт формалаш-тыру;


кирәкле мәгълүматны эзләп табу күнекмә-сен булдыру;


кисәкчәләрне дөрес куллану һәм язу.

Бер-береңне тикшерү

4.04


82

Рәвеш.Рәвеш турында төшенчә.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


Ишеткәнне эзлекле, бәйләнешле бирү


күзәтеп, эзлекле фикер формалаштыру;

Агымдагы.

6.04


83

Рәвеш ярдәмендә эш-хәрәкәтне ачык. Аңлаешлы итү.

1


Яңа белем үзләштерү дәресе

Ишеткәнне эзлекле, бәйләнешле бирү

белем биргән укытучыларга уңай мөнәсәбәт булдыру;

күзәтеп, эзлекле фикер формалаштыру

рәвешләрне кабатлау

Үзбәя

8.04


84

Рәвешләрне сөйләмдә куллану.

1

Кабатлау дәресе

Тема буенча күнегүләр эшләү, модельләр буенча сөйләү

белем биргән укытучыларга уңай мөнәсәбәт булдыру;

күзәтеп, эзлекле фикер формалаштыру

рәвешләрне кабатлау

Тест

11.04


85

Кабатлау.

1

Кабатлау дәресе


Язу күнекмәләрен формалаштыру

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


.

. Үзбәя

13.04


86

Контроль диктант.-7

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.


Җөмләне аерып алу, модель төзү


Контроль диктант

15.04


87

Җөмлә.Җөмләдә иярчен кисәкләрне тану.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Җөмләнең баш кисәкләре буенча модель төзү, күнегүләр эшләү

Җөмләнең иярчен кисәкләрен тану

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Агымдагы

18.04


88

Аергыч.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Язу күнекмәсен формалаштыру

Җөмләнең баш кисәкләрен тану

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Агымдагы

20.04


89

Аергыч һәм аерылмыш.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Җөмләнең баш кисәкләре буенча модель төзү, күнегүләр эшләү

Җөмләнең баш кисәкләрен тану

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Үзбәя

22.04


90

Тәмамлык.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Язу күнекмәсен формалаштыру

Җөмләнең баш кисәкләрен тану

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Мөст.эш

25.04


91

Хәл.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Җөмләнең баш кисәкләре буенча модель төзү, күнегүләр эшләү

Җөмләнең баш кисәкләрен тану

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Агымдагы

27.04


92

Җөмлә тикшерү.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Язу күнекмәсен формалаштыру

Җөмләнең баш кисәкләрен тану

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

агымдагы

16.05


93

Иярчен кисәкләрнең тиңдәшләнеп килүе.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


телнең серләренә төшенү теләге булдыру;


тиешле, кирәкле мәгълүматны таба белү;


тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне тану

үзбәя

18.05


94

Кушма җөмләләр.Алар арасында һәм, я, да, дә, та, тә, ә, ләкин төркәгечләре..

1

Яңа белем үзләштерү дәресе


иптәшләрең белән бердәм уңышларга ирешү күнекмәсе булдыу;


кече төркемнәрдә уртак фикергә килү күнекмәсен үстерү;


Теркәгечләрне тану.

Агымдагы

20.05


95

Контроль диктант.-8

1

Белемнәрне тикшерү дәресе.

Язу күнекмәләрен формалаштыру, белемнәрне тикшерү

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Контроль диктант.

23.05


96-97

Текст.Текстның эчтәлеге һәм төзелеше.Текста мәгнә эзлеклелеге. Сөйләм төзелеше.План.Текстның тулы һәм кыскача эчтәлеге.

2

Яңа белем үзләштерү дәресе

Хикәяләү тексты төзү, күнегүләр эшләү

Тема буенча белемнәрне тикшерү

дәрестә үзләштергән белемне тирәнәйтү теләге булдыру

җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Тест

25.05


98-102

Еллык кабатлау.

5

Белемнәрне тикшерү дәресе


Үзләштергән белемне аңлату күнекмәсен үстерү

фикергә өстәлмәләр кертеп, башкаларга җиткерә белү;


үзләштергән белемне аңлату күнекмәсен үстерү


Өстәмә әдәбият

  1. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Казан: "Мәгариф" нәшрияты. 2010

  2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, _________

Татар теленнән диктантлар . Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. "Мәгариф" нәшрияты. 2010.

Сообщество учителей для нач. Классов -интернет ресурслары

WWW. Бала.РФ. - интернет ресурслары



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал