7


Татар теле 'Иялек килеше'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:Иялек килеше
Максат:укучыларны иялек килеше,аның сораулары,функциясе белән таныштыру;бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү,сүзлек
байлыкларын арттыру;әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы:яңа материалны аңлату;
Материал,җиһазлау:проектор, магнитофон,карточкалар
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше,уңай психологик халәт тудыру.
Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше.
II.Өй эшен тикшерү.
94 нче күнегү.

Җөмләләрне уку, килешен билгеләү.

III.Актуальләштерү.

У. Нинди сүз төркемен өйрәнәбез?

Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез 1 рәттә утыручылар "Исем моделен"төзисез. 2 рәттә утыручылар баш килешкә характеристика бирәләр.Беренче укучы уртага исем дип яза, рәттән исем турында нәрсәләр беләбез язып чыгабыз.

Б. Җавабы.

У. Тактага карыйбыз, артык сүзне табыгыз. Ни өчен артык?

Б. Төрләндергеч кушымчалы сүз, калганнары тамыр сүз.

Барлык сүзләр баш килештә, ул иялек килештә.

IV.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
- Бүгенге дәрес нинди килешкә багышлана?

-Нинди максат куябыз?

Б. Аның сорауларын ачыкларбыз, кушымчаларын өйрәнербез, җөмләләр төзербез, җөмләләрдән табарбыз.
-Иялек сүзенең тамырын һәм кушымчасын билгеләгез.Бу нинди сүз?(ясалма)
-Ия сүзен ничек аңлыйсыз?
-Нәрсәгә дә булса хуҗа була.
-Тактадагы сүзтезмәләргә игътибар итегез әле.
Әнинең яулыгы.
Казның канаты.
-Астына сызган сүзләргә сорау куегыз.
-Кемнең? Нәрсәнең?
-Яулыкның иясе кем?
-Канатның иясе нәрсә?

У. Беренче нәтиҗәне чыгарыйк.

Б. Иялек килешендәге сүзләргә кемнең? Нәрсәнең? сораулары куела.
-Әнинең сүзенең тамырын һәм кушымчасын табыгыз.
-Казның сүзенең тамырын һәм кушымчасын табыгыз.
У. Ни өчен бер сүзгә -ның, икенче сүзгә -нең кушымчасы ялгана? Икенче нәтиҗәне чыгарыйк?

Б. Калын әйтелешле исемнәргә-калын,нечкә әйтелешле исемнәргә- нечкә кушымчалар ялгана.

2.Китаптагы кагыйдә белән танышу.
3.Уен"Сүзтезмә төзе"
Исемнәргә иялек килешендәге кушымчалар ялгап,сүзтезмәләр төзетү.Калган балалар сигнал карточкалар ярдәмендә эшлиләр.Иялек килешендәге исем калын булса,кызыл карточка,нечкә булса,зәңгәр карточка күтәрәләр.
Сүзләр:китап,курчак,тавыш,сүз,яфрак,бүлмә,колак,күлмәк,дәфтәр.
У. Нинди кагыйдә белән эшләдек?
Б.Кагыйдә:калын сүзләргә-калын кушымча,нечкә сүзләргә-нечкә кушымча ялгана.
4.Матур язу күнекмәләре.
-Хәзер дәфтәрләрегезне ачып,бүгенге числоны язып куегыз.Менә шушы мәкальне бик матур,чиста-пөхтә итеп күчереп языгыз.
Өйнең яме әни белән.

У. Исемнәрне табабыз, килешләрен билгелибез.

5. Дәреслек белән эш.

98 күнегү. Биремне аңлата.... .

3. Физминутка. Күзләргә, кулларга.

1,2 -башны артка, 3,4-башны алга.

1,2-куллар билдә башны уңга, 3,4 -башны сулга борабыз.

1,2-уң кулны сул иңсәгә,башны сулга.3,4 -сул кулны уң иңсәгә, башны уңга.


3.Сүзлек диктанты.
Ватан,яшен,мәйдан,болын,колын,борын

-Бу сүзләргә иялек килеше кушымчалары ялгап язасыз. Тамырын, кушымчасын билгелисез.

У. Сүзләргә игътибар белән карагыз әле, нинди нәтиҗә ясап була?
Б. Нәтиҗә. -н хәрефенә тәмамланган исемнәр иялек килешендә 2 н хәрефе белән языла,чөнки сүзнең тамыры н хәрефенә бетә,кушымча да н хәрефенә башлана.

Бер сүз белән җөмлә төзибез. Мәйданның уртасында балалар матур бию биеделәр. Җәй көне колынның болында чабасы килә. Яшеннең яктысы нык иде.Әти иртән колынның ашарына бирде.

У. Нәтиҗә ясыйк.

Б. Иялек килешендәге исемнәр җөмләдә иярчен кисәк булып килә.
V.Ныгыту.

1.Карточкалар буенча эш.
Шушы шигырьләрдән зәңгәр түгәрәк ясалганнар И.килешендәге исемнәрне табып кушымча билгели; кызыл түгәрәк куелганнар күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куя.
1)Бабаемның балтасы 2)Көз булса да җылы бүген
Останың да остасы. Болытлар да качканнар.
Эшләмәгән эше юк, Кояшның тәүге нурлары
Сокланмаган кеше юк. Бар дөньяны кочканнар.
1)Ак болытларны иркәләп, 2)Бу кыш(И.к.) да тәүге кары менә
Акчарлак(к.с.)кагына, Җир өстенә төште тып-тын гына.
Кояш(И.к.)тәүге нурлары Ап-ак карда ярылып эзем кала,
Офыкларга кабына. Киләчәккә сәфәр чыктым менә.
(тикшерү)
4.Иҗади бирем.(төркемнәрдә эш)
-Сез инде телевизордан еш кына реклама күрәсез.Реклама ни өчен кирәк?
Менә хәзер сез Иялек килешен халыкка тәкъдим итәргә тиеш буласыз.Аның функцияләрен дә кертеп,сез матур,яңгырашлы итеп реклама языгыз.Моның өчен сезгә 4мин.вакыт.(тикшерү)
4VI.Йомгаклау.
-Мин бүген сиңа ошадыммы?
-Дәрестә актив катнаштыммы?
-Үземә кирәкле белемнәрне ала алдыммы?
-Иялек килеше турында нәрсәләр белдем?
2.Өй эше бирү.
100 нче күнегү.
3.Билгеләр кую.









































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал