7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе на тему 'Осень' (4 класс)

Урок по татарской литературе на тему 'Осень' (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Данный материал можно использовать при подготовке к проведению уроков по татарской литературе на тему "Осень".Цели урока: Белем бирү: көз ел фасылы билгеләре турындагы булган белемнәрне тирәнәйтү; Тәрбияви: һәр ел фасылының үзенчә матурлыгын күрергә өйрәтү,табигатькә с
предварительный просмотр материала

Дәреснең план-конспекты

Видеоматериал по данному уроку можно посмотреть по ссылке


ФИО Имамова Энҗе Мөхәмәтхан кызы

Эш урыны МБОУ «СОШ №25»

Хезмәте Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән Әдәби уку

Класс 4 Б (рус төркеме)

Дәрес темасы "Көз җитте" темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

Дәреслек Р. З. Хайдарова, Л. А. Гиниятуллина

Үткәрү вакыты 15.10.2015


Дәреснең максаты: М.Җәлилнең "Көз җитте "шигырендәге яңа сүзләрне кулланып, көзне дөрес сурәтли белү күнекмәләрен формалаштыру һәм аны сөйләмдә куллана белү.

Бурычлар:

Белем бирү: көз ел фасылы билгеләре турындагы булган белемнәрне тирәнәйтү;

Тәрбияви: һәр ел фасылының үзенчә матурлыгын күрергә өйрәтү,табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет дәреслек белән эшли белү, табигать күренешләренә хас уйсу җир, кибеп сулу, чишмәләр тыну төшенчәләрен аңлау.

Метапредмет бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең тибы: дәрес-проект, белемнәрне барлау.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Техник җиһаз: ЭОР, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал.

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.

Техник карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.


- Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?

- Полина, спроси у Валеры какая сегодня погода?

-Кәефегезне тагын да күтәрү өчен бер- берегезгә комплиментлар әйтегез әле.


- Укучылар бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.


Укучылар исәнләшәләр. -Кояшлы иртә кебек

Татар телен - Тукай телен

Өйрәнергә без килдек.

- Аня, сиңа бантигың бик килешә! һ.б.

- Валера, бүген көн нинди? (Бүген көн кояшлы, ләкин салкын, , җил исә).


Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.


  • СЛАЙД №1

  • Экранга карагыз, сез нәрсәләр күрәсез?

  • -Нинди яфраклар?

  • Ни өчен дәресне сары яфраклар рәсеме белән башладык? Кем әйтер?

СЛАЙД№2

  • Дөрес!Без бүген көз темасына сөйләшүне дәвам итәрбез.

1)Фонетик зарядка. [ө] авазы кергән сүзләрне кул чабып билгеләрбез.

Көн, болын, көндез, көз, кош, яңгыр, төн, болыт,көзге.

2)Т-Р тәрҗемә эше:

Үләннәр,яфраклар,гөлләр,кошлар, урманда, болында, кырларда, саргайды, туңды, озыная, кыскара.

3)Как ты скажешь,что:

-осенью дни становятся короче, а ночи-длиннее;

-часто идут холодные дожди;

-птицы улетают в теплые края.


-Бик яхшы! Бу сүзләр, җөмләләр сезгә дәрестә ярдәм итәчәк!

- Өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куегыз. На столе есть листы для самооценки, напротив каждого задания ставим себе плюсы.


III. Проблема куеп ,яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

  1. - Укучылар дәресебезгә Көзбикә дә килгән икән бит.

  2. Әйдәгез,Көзбикәдән сорыйк әле, аның кәрзинендә ниләр бар икән?

"Көз һәм балалар җыры"н башкару.

  • Ә хәзер Көзбикәгә өйдә өйрәнеп килгән шигырьләрегезне сөйләп үтегез.

-Биремне укы әле, Даша!

СЛАЙД №3.

-Максат кую: хикәя төзергә.

-Укучылар, хикәя төзү өчен безгә нәрсәләр кирәк?


СЛАЙД№4.

А)Сүзлек эше:

Кибеп сулдылар- завяли

Сулар туңды- воды замёрзли

Чишмәләр тынды - ручьи затихли

Кошлар очып киттеләр- птицы улетели

Көннәр кыскара - дни становятся короче

Төннәр озыная - ночи становятся длиннее


IV. Физминут "Зур үсте"

- Ә хәзер, укучылар, ял итәбез. Көзге уңышны ничек үстерүебез турында сөйләрбез.

Б)-Дәреслекнең 41нче битен ачыгыз.

Җөмләләрне укыгыз.Кайсы җөмләләрдә көз билгеләре юк?(Парлап эшлиләр)


V. Авырлыктан чыгу проектын төзү.

Максат: Алган белемнәргә таянып төркемнәрдә эшләү. Алган белемнәрне практикада куллана белү.


В) -Укучылар, әйдәгез, көз рәсемен ясыйбыз. Биредә рәсемнәр ята. Кемнең нәрсә ясыйсы килә, шуны әйтеп тактага ябыштырып куя.


Г)"Көз" рәсеме буенча кем хикәя сөйләп күрсәтә.


- Яфраклар.

-Сары яфраклар.

-Чөнки көз темасын өйрәнәбез.

-Укучылар бер мәртәбә кул чабып сүзләрне билгелиләр.

- Травы,листья,цветы,птицы, в лесу, на лугу,

на полях, пожелтел,замерз, становится длиннее, становится короче.


-Көз көне көннәр кыскара, ә төннәр озыная.

-Салкын яңгырлар еш ява.

-Кошлар җылы якларга очып китәләр.


Фамилия Исем _________________________________

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

мин аңламадым, эшләмәдем

1

Тәрҗемә эше


2

Ситуатив күнегүләр


3

Өй эше

4

Сүзлек белән эш

5

Дәреслек белән эш.


6

Проект (рәсем ясау, хикәя төзү)

Көзбикә керә, исәнләшә.

-Исәнмесез!

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы,суык көннәр бар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә сары,кызыл,

Алтын матур төсләр бар.

-Укучылар көз турында кыска дүртюллыклар сөйлиләр.

Көзбикә:

-Рәхмәт, балалар! Минем кәрзинемдә сезгә бирем һәм сюрпризлар да бар әле. Биремне үтәсәгез,сюрпризларны дәрес ахырында күрсәтермен.

Даша:

- "Көз җитте" темасына хикәя төзергә.

-Сүзләр, җөмләләр.


1)Сүзләрне хор белән уку.

2)Тәрҗемә итү.

3)Сүзләр белән җөмләләр төзү.


Хәрәкәтләр ясап,сөйлиләр:

  • Без чәчәбез яшелчә:

  • Кыяр кишер, кәбестә.

  • Су сибәбез, су сибәбез,

  • Алар үсә дә үсә.

  • Күктә кояш елмая,

  • Җылы яңгырлар ява,

  • Йомшак кына җил исә,

  • Яшелчәләр зур үсә.

-3,6,8 нче җөмләләрдә.Укыйлар:

3.Кояш кыздыра.

6.Җылы яңгырлар ява.

8.Көннәр җылына.

Полина:

-Мин кояш ясадым, чөнки көз көне җылы көннәр дә була.

Саша:

-Мин агачлар ясадым,чөнки көз көне агачларның яфраклары бик матур.

Алеша:

Мин болытлар ясадым, чөнки көз көне салкын яңгырлар еш ява.

Артур:

-Мин гөмбәләр ясадым, чөнки яңгырлар яугач, гөмбәләр яхшы үсә.

Лера:

-Мин үләннәр ясадым, чөнки болында, кырда, урманда үләннәр кибеп сулдылар.

Дима:

-Мин елга ясадым, чөнки көз көне елгада,күлдә,уйсу җирләрдә сулар туңды.

Бу көз рәсеме. Көз көне көннәр җылы һәм салкын була. Яңгырлар еш ява. Агачлардан сары, кызыл, көрән яфраклар коела Урамда, кырда үләннәр кибеп сулдылар.Кошлар җылы якка китәләр. Мин көзне яратам.(2,3 укучы)


Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)


Коммуникатив УУГ (сорау кую һәм аларга җавап бирү)

Максат кую (Танып белү УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.


- Ярар , укучылар! Молодцы!

-Көз нинди ел фасылы?

-Ни өчен моңсу?


-Әйе,балалар, һәр ел фасылы үзенчә матур.Әйдәгез, табигатьнең һәр фасылына сокланыйк, аның матурлыгын күрә белик.Табигатебезне саклыйк: агачларны сындырмыйк, кошларны рәнҗетмик, суларны пычратмыйк.

-Укучылар, дәреснең темасы нинди иде?

-Без бүген дәрестә нишләргә өйрәндек ?

- Максатка ирештекме?


-Хикәя төзү буенча үзбәя битенә "Плюс" куегыз.


- Кто встретил трудности? В чем? Почему?

-Үзбәя бирү битендә "плюс"ларны санагыз.


-Көзбикәнең кәрзинендә сезгә өй эше биремнәре дә бар икән.

-Дәресебезне шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Килде шаулы, алтын матур көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч!

Хуш киләсең,көзем, әйдә кил!

  • Дәрес тәмам.Сау булыгыз, укучылар!

Укучылар бер-берсен бәялиләр.

-Матур, ләкин моңсу ел фасылы.

-Чөнки кошлар очып киттеләр,яфраклар коелды,үләннәр кибеп сулдылар)

- Без көз турында сөйләштек.


-Көз темасы.

-Хикәя төзергә.

-Әйе,чөнки хикәябез бик матур булды.


Укучылар таблицага үзбәя куялар.

Укучылар үзбәяләмәдә үзләренең плюсларын саныйлар.

-Балалар , рәхмәт! Көзбикә биремнәр һәм алмалар тарата. Өй эше: 41бит,1нче күнегү (рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп, дәфтәргә язарга)

-Сау булыгыз!


Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)


Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал