7


  • Учителю
  • 'Сыйфат' темасын гомумиләштереп кабатлау

'Сыйфат' темасын гомумиләштереп кабатлау

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Сыйфат" темасын гомумиләштереп кабатлау. 3 сыйныф


Максат: сыйфат темасын ныгыту; җөмләдә исемгә бәйләнеп килүенә игътибар иттерү; лексик мәгънәләре буенча классификацияләү; сыйфатларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; укучыларның эшләренә үзбәя бирүләренә ирешү; укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт , сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: тест, презентация, "Артык билгене тап!" уены, сыйфатлар язылган карточкалар, ноутбук.


Дәреснең тибы: гомумиләштереп кабатлау.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру-мотивлаштыру


1.Дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.

Уңай халәт тудыру. Экранда көлеп торучы кояшка карап бер- беребезгә елмаябыз.

Девиз:

Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.


  1. Уку мәсьәләсен кую.

Игътибар белән җөмләне укыгыз(презентация), күп нокталар урынына аста бирелгән сүзнең берсен сайлап куярга кирәк. Башта үзегезгә ошаган сүзне сайлыйсыз. Аннан соң дәфтәрләрне ачып, дөрес итеп куеп, числоны язып, уйлаган сүзегезне бик матур итеп язасыз .(КОНЭРС)

Бүген көн .......... .

Матур, салкын, кояшлы

Игътибар, балалар. Кем кайсы сүзне сайлады, шул почмакка барыгыз. Һәр кайсыгыз иптәшегезгә ни өчен сайлавыгызны аңлату өчен 10сек. вакыт бирелә.

Игътибар!! Ни өчен бу почмакны сайладың?

Рәхмәт укучылар, урыннарыгызга утырыгыз. Укучылар, сайлаган сүзләрегез нинди сорауга җавап бирәләр? (нинди? Сыйфат сүз төркеме)

  • Без сыйфат турында беләбезме? (Әйе)

  • Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Сыйфат темасын кабатлау.)

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Сыйфат турындагы белемнәрне искә төшерү.

-сыйфатның лексик мәгънәсе;

-сораулары.

(Сыйфат предметның билгесен белдерә нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.)


2 . "Артык билгене тап!"уены. Сыйфат ачыклап килгән исем ничек дип аталды? (сыйфатланмыш)


3. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. Мин сезгә предмет рәсемнәре ясалган карточкалар өләшәм. Карточкалар астына шул предметның билгеләрен язарга кирәк. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирәк. Предметның 1 билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз.

-Димәк, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр?

Төсен

Тәмен

Формасын

Холыкын

Табигать күренеше билгеләрен

Вакытны

(Укучылар үзләренең һәр билгегә туры килгән сыйфатларын укыйлар) (СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. )


Физминутка (ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР)


4. Антоним сыйфатларны кабатлау. " Бияләйнең парын тап!" уены. Укытучы 1 бияләй артына язылган сыйфатны укый, 1укучы өстәлдә яткан бияләйләр арасыннан шул сүзнең антоним пары язылган бияләйне таба.


5.Синоним сыйфатларны кабатлау. Бирелгән сыйфатларга синоним сүзләр язарга. (группада эш)


зур кечкенә матур кайнар.

олы, дәү бәләкәй, нәни чибәр, гүзәл эссе, кызу


6 . Дәрестән чыгу өчен билет. Ә хәзер сыйфатлар турында алынган белемнәребезне тикшереп китик, тест эшләп алырбыз. Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес җавапны һәрвакыттагыча түгәрәк эченә алабыз.


1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) билгене;

в) хәрәкәтне.


2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) Нишли?

б) Кем? Нәрсә?

в) Нинди? Кайсы?


3. Кайсы сүз артык?

а) Яшел

б) Кызыл

в) Хәйләкәр


4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры килми?

а) Баллы

б) Акыллы

в) Яшел


5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк?

а) Мин бүген бик иртә тордым.

б) Безнең песи иркә һәм хәйләкәр.

в) Алсу матур күлмәк кигән.


6. Матур сыйфатының антонимын табарга

а) чибәр

б) күркәм

в) ямьсез

г) гүзәл

7. Җылы сыйфатының синонимын табарга

а) эссе

б) суык

в) салкын

-укучыларның мөстәкыйль эшләүләре;

  1. Йомгаклау.

Рефлексив бәяләү
-Бүген дәрестә ни эшләргә теләгән идек?("Сыйфат " темасын кабатларга.)
-Кем бүген дәрестә үзенә "5"ле билгесе куя? Ни өчен?(Укучылар баса, фикерләрен әйтә.)
-Кем "4"ле һ.б.

2.Өйгә эш бирү.

Сыйфатларны кулланып хикәя язып килергә. 116нчы бит, 253нче күнегү.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал