7


  • Учителю
  • 3 сыйныф Татар теле 'Ялгызлык исемнәр'

3 сыйныф Татар теле 'Ялгызлык исемнәр'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема : Ялгызлык исемнәр.

Максат : ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында аңлатма бирү;

исемнәрнең үзенчәлекле якларына игътибар итү;

белем алуга, тырышлыкка өндәү.

Җиһазлау : дәреслек,ноутбук, проектор, кроссворд, карточкалар,"Сабантуй", "Көмеш кыңгырау", "Дуслык" газеталары.

Дәрес барышы:

1 Оештыру өлеше: 1) Исәнләшү, уңай эш халәте булдыру.

( - Хәерле көн. Барыгызга уңышлар теләп, дәресне башлыйбыз.). (1 слайд)

Дәресне галимебез Риза Фәхретдиннең "Нәсыйхәт" китабыннан алынган дәрестә дөрес утыру,эшләү кагыйдәләре белән танышудан башлыйсы килә. (2 слайд)

Риза Фәхретдин- ул мәгърифәтче, галим, тарихчы, дәреслекләре бар, дәреслекләре белән бүгенге көндә дә чит илләрдә укыталар.

-Үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыр.

-Дәрескә күңел сал.

-Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.

-Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.

2)Актуальләштерү. Тактага числоны язабыз, ә тема өчен бер юл калдырып, Матур язу күнекмәләрен ныгыту өчен мәкаль язып куябыз. (3 слайд)

Балачакта алган белем ташка язган сүз белән бер.

(Мәкальне аңлатып китәбез)

-Бу мәкальдә исемнәр бармы? Ясалышы буенча нинди исемнәр? (табалар, аңлаталар)

-Ә хәзер өйрәнгән белемнәрне тикшерү өчен тест эшләп алабыз. (4 слайд)

Тест .

1.Исем сүз төркеменә кергән сүзләр мәгънә ягыннан нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның санын

в) предметны, затны, табигать күренешләрен.

2. Исемнәрнең күплек сан кушымчаларын күрсәт.

а) -лар, нәр

б) -кар, -кәр,

в) -лар, -ләр, -нар, -нәр.

3. Ясалма исемнәр генә булган рәтне күрсәт.

а) дәфтәр, укучы,

б) ташбака, әти-әни, җиләклек,

в) чәчәк, таш, чыршы.

4. Кайсы сүзләр сөйләмдә кулланылмый?

а) уклык, баслык, торлык,

б) ташлык, башлык, сазлык.

в) каенлык, тозлык, бозлык.

5. Исемнәр генә язылган рәтне күрсәт.

а) миләүшә, роза, энҗе

б) Миләүшә, Энҗе, Роза

в) сары, бара, кырык.

(укытучы тестларны тикшерә бара, билгесен әйтә)

-Ни өчен соңгы биремдә кайбер сүзләр баш хәрефтән язылган.

(-Кеше исемнәре булганга.)

-Бу исемнәрне ничек атаганнарын без хәзер кроссворд чишкәч белербез. (5,6 слайд)

Төп өлеш: Кроссворд чишү

1

2

3

4


5


6


7

8


  1. Якшәмбе көн.

  2. " Алма!" - дисәң дә, алалар,

Нәрсә соң ул? - балалар.

3.Явым-төшем.

4. Чебиләр ярата торган ярма.

5. Әйтәбез һәм ишетәбез.

6. Баш киеме.

7." Яңа ел " бәйрәме аннан башка узмый.

8. Күз өстендә ...

(вертикаль баганада Ялгызлык дигән сүз барлыкка килә.)

Димәк, дәресебезнең темасы - Ялгызлык исемнәр.

Укытучы аңлата:

  • Барлык исемнәр дә ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленә.

-Ялгызлык исемнәр башка исемнәрдән ничек аерыла соң? Сез баш хәрефтән язылганга диярсез инде. Ә немец телендә бөтен исемнәр дә баш хәрефләрдән башлана , ә гарәп телендә баш хәрефләр бөтенләй юк .

Бер төрдәге предметларны аерып әйтү өчен аларга аерым исемнәр бирелә. Шәһәрләр күп , ә Казан шәһәре бер генә; авыллар күп,исемнәрне дә бер булырга мөмкин. Аларны урнашу урынына карап аералар.(Татарстан картасы - 7нче слайд)

Кукмара районы бер генә , ә Вахит исемле авыл Мамадыш районында бар. Аларны кайда урнашуларына карап белеп була.(Кукмара районы картасы - 8 нче слайд)

Районыбызда 123 авыл бар.Районда 51468 кеше яши, шуларның 17202 се Кукмара бистәсендә. Мондагы халыкның 79% - татарлар, 14% - удмуртлар, 5% - урыслар, 1,2% - марилар һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә.
Күп кенә оешмалар, кибетләр атамалары белән сез һәр көнне очрашып торасыз. Алар барысы да баш хәрефтән язылган.

Димәк,ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә инде?

(-Кеше, кушаматлар, шәһәр, елга, күл, газета, журнал, оешма исемнәре.) (9 слайд)

Газета, журнал, оешма исемнәре куштырнаклар эченә языла: "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау"


(10 слайд) Ял минуты.

Килеп җитте кыш та

Ай-һай салкын тышта.

Битләрне чеметә,

Кулларны өшетә.

Тик торсаң туңдыра.

Аякны катыра.

Ә сез тик тормагыз,

Биегез, җырлагыз!

Яңа белемнәрне формалаштыру:

Дәреслек белән эшләү.

1) Дөресләп яз. (11 нче слайд)

(миләүшә) белән (роза) чыршы бәйрәмендә чыгыш ясады.

Бакчада (миләүшә), (роза) чәчәкләре үсә.

Күрше (алмаз) абый (алмаз) руднигында эшләгән.

песинең (ак) тәпиенә карап, аңа (ак) тәпи исеме куштык.

(язып бетергәч , тикшереп алабыз)

  1. 104 нче күнегү (телдән).

  2. 106 нчы күнегү (язмача)

  3. "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" газеталарыннан ялгызлык исемнәр кергән 2 җөмлә язып алу.

  4. Укучылар, әйтегез әле, әби-бабайларыгыз яши торган авыл атамаларын беләсезме?

(укучыларның җавабы тыңланыла)

  1. Хәзер малайлар Ил сүзенә башланган кызлар исемен, ә кызлар малай исемнәрен уйлый тора.

Йомгаклау

- Я, кайсы төркем исемнәрне күпрәк белә икән?(ярышалар, нәтиҗә ясала)

-Я, бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? (укучыларның җавабы тыңланыла)

б)Өй эше . (12нче слайд) (шулай ук кар бөртекләренә язылган өй эше һәр укучыга таратыла)

1) 105 нче күнегү, язма.

2) Ай сүзенә башланган 10 исем яз.

3)Татарстан картасыннан шәһәр атамаларын алфавит тәртибендә яз.

в)Билгеләр куела.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал