7


  • Учителю
  • Татар теленнән административ контроль эш 3 сыйныф

Татар теленнән административ контроль эш 3 сыйныф

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 нче сыйныфның татар төркеменә еллык административ
контроль язма эш (биремле диктант) тексты.

2012-2013 нче уку елы

Җәй.

Матур җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара. Анда каен, нарат, имән агачлары үсә. Аланда ал, кызыл, сары чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә чуар күбәләкләр кунып уйный. Матур итеп кошлар сайрый. (40 сүз)

Биремнәр:

1. Нәрсә? соравына җавап булган сүзләрнең асларына сызарга.

2. Һәр җөмләдә фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.

3. Җөмләләр эчендә сыйфатларны табып сызарга һәм үзләре бәйләнгән исемнәре белән язарга.



3 нче сыйныфның еллык административ
контроль язма эш (биремле диктант) тексты.

2014-2015 нче уку елы

Бакчада эшлибез.

Май аенда авыл бигрәк матурлана. Кырларда тракторлар тавышы яңгырый. Язгы чәчү эшләре башлана. Бу вакытта табигать җанлана. Һава нык җылына. Кошлар җылы яклардан кайта.

Әнә бакчалар ап-ак чәчәккә күмелгән. Майда мәктәп бакчасы да җанлана. Анда өченче сыйныфның да үз түтәле бар. Мәрьям белән Рөстәм шунда эшлиләр. Бакчада бик күңелле. Алар быел чәчәкләр үстерәләр. Җәй буена су сибәләр, чүп үләннәрен утыйлар. ( 62 сүз)

Биремнәр:

1. Исемнәрне килешләр белән төрләндерергә ( бакча, үлән)

2. Нечкәлек (ь) билгесенә 5 сүз уйлап язарга.

3. Тиешле хәрефләрне куеп яз:

Төн...як, табигат..., ят...мә, юн..ле, кул...яулык, сәгат..., вәг...дә.


4 нче сыйныфның татар төркеменә еллык административ
контроль язма эш (биремле диктант) тексты.

2012-2013 нче уку елы

Дару үләннәре.

Дару үләннәрен июнь аенда җыялар. Аларның сабагын, яфрагын, чәчәген, орлыгын һәм җиләк-җимешләрен җыярга кирәк. Юмыйча гына киптерәләр. Дару үләннәрен коры һәм кояшлы көндә җыялар.

Дару ромашкасын чәчәккә бөреләнгәндә өзәләр. Үги ана яфрагын май һәм июнь айларында әзерлиләр. Мәтрүшкәне чәчәк атканда җыярга кирәк. Дару үләннәренең сабагын, яфракларын, чәчәкләрен үсемлек чәчәк атканда җыю файдалы. Аларның орлыкларын һәм җимешләрен өлгергәч җыярга кирәк.

Үлән тамырларын алу көзгә калдырыла. Тамырларны киптерү алдыннан чиста суда юалар.

Киптерелгән дару үләннәре катыргы тартмаларда саклана.(79 сүз)

Биремнәр:

  1. 4 кушма, 4 парлы сүз уйлап язарга.

  2. Исемнәрнең килешләрен билгеләргә ( 3 нче кызыл юлдан башлап)

  3. Сыйфатларны мөмкин булган дәрәҗәләргә куеп язарга

( кызыл, якты, озын, зәңгәр, сары, тирән, салкын)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал