7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку

Рабочая программа по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Бүреказган муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбе

Каралды"

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Ибраһимова Р.Г

Беркетмә №1,

"___" ___________ 2012 ел.

"Килешенде"

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________Әхмәдуллина Л.Ф..

"___" ___________ 2012 ел.

"Раслыйм"

Директор:

_________Богданов А.В

"___" ___________ 2012 ел.

БҮРЕКАЗГАН УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ

2 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

УКУ ДӘРЕСЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүчесе: Гәбитова Гузәл Рәис кызы

(Беренче категорияле укытучы)

2012 - 2013 нче уку елы













АҢЛАТМА ЯЗУЫ

"Башкортстан Республикасы татар урта гомуми белем биру мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен программа

Зәйнәб Биишева исемендәге " Китап " нәшрияте. Уфа. 2011

Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

3. Бүреказган муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбенең уку планы

4. Мәктәпнең уставына

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

-матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең ңанры, персонаңы турында күзаллау булдыру;

-уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

-матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;

-татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;

-дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

Укыту планында 2 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать вакыт бирелә.. Программада 34 сәгать каралган: язучы иҗаты - 32 сәгать, сәгать; бәйләнешле сөйләм үстерү-2 сәгать.

Уку дәресенә түбәндәге бурычлар куела:

- баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлыгын аңларга өйрәнү;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

- яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

- әсәрне уку - аның "серенә" төшенү, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

-әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; Аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара. автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

-укучыларның әсәрне эмоциональ- эстетик кабул итүенә ирешү, хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

-әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын,фикерләвен, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, II сыйныфта әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, җанландыру. Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.

Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгать тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына балалар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.

Сәнгатьле уку - әсәрне аңлату ысулы. Ул - әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә - тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстәкыйль дәрестән тыш вакытта уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.

Программа эчтәлеге.

Беренче сентябрь-белем көне. (1 сәг.) Беренче сентябрь - мәктәпләрдә уку елы башлану һәм Белем көне. Балаларның якын дусты, мәктәп һәм китап турындагы әсәрләр.

Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем! (3 сәг.). Туган тел, Ватаным Татарстан, халыклар дуслыгы, чит-ят җирләрдә яшәгән кан кардәшләребез турында язылган хикәя, мәкалә һәм шигырьләр.

Кырлар буйлап уңган көз йөри. (1 сәг.). Кешеләрнең көзге эшләре. Хайван һәм кош-кортларның көзге тормышы. Табигать дөньясына кешеләрнең мөнәсәбәтенә багышланган әсәрләр.

Көзге табигатькә экскурсия һәм көзге үзгәрешләрне күзәтү.

Гаиләмне бик яратам. (2 сәг.). Гаиләдә әти-әни, әби-бабай, абый-апалар, мәктәп укучылары һәм кечкенәләрнең яшәешләре, эшләре, укулары, үзара мөнәсәбәтләре турындагы әсәрләр. Әби, әни, апалар һәм аларның эш-шөгыльләре, бәйрәмнәре турында әсәрләр.

Әдәп башы - матур гадәт. (7 сәг.). Гомумкешелеккә хас яхшы әдәп-әхлак сыйфатларын начар гадәтләрдән аера белергә, «бәхет - әдәп-әхлакта, байлык - сәламәтлектә» һәм хезмәттә булганны сурәтләүче әсәрләр.

Тирләп эшләсәң - тәмләп ашарсың. (7 сәг.). Кеше хезмәтенең өч төре дә (физик хезмәт, акыл хезмәте, рухи хезмәт) кешеләргә игелекле булу, үзең яшәгән җирдә үсемлек һәм тереклекләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булу, шәхси, күмәк хезмәт, хосусый милек турындагы әсәрләрне уку.

Аксакал кыш. (4сәг.). Балаларның кышкы уку, уеннары. Кешеләрнең кышкы эшләре, хайван, кош-кортларның кышкы тормышы, кешеләрнең аларга ярдәм ңтүләре турындагы әсәрләр.

Курыкма, тимим! (6 сәг.). Хайван, кош-кортларның үзара һәм кешеләргә ярдәме, кешеләрнең үсемлекләргә булышуы турындагы әсәрләр.

Яз бигрәк шук икән... (5 сәг.). Кешеләрнең язгы эшләре, язын тереклек һәм үсемлекләр дөньясының уянуы; беренче яшеллекләр, чәчәкләр, кошларны каршылау, Сабан туе турындагы әсәрләр.

Рәхмәт сезгә, ветераннар! (2 сәг.). Чик сакчылары, Илнең эчке иминлеген саклау турындагы әсәрләр.

Халык авыз иҗаты (1 сәг.). Тормыш һәм хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр, хыялый хикәятләр.

Күренекле әдипләребез иҗаты (2 сәг.). Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил һәм аларның әсәрләре белән таныштыру.

Яттан сөйләү өчен әсәрләр:

Шәүкәт Галиев. Җирдә миңа ни кирәк.

Роберт Рәкыйпов. Мин яратам сине, Татарстан!

Муса Җәлил. Бишек җыры.

Хәкимҗан Халиков. Хәерле иртә!

Фәнис Яруллин. Хикмәтле сүз.

Марсель Галиев. Песи баласы һәм кар бөртеге.

Рафис Корбан. Суык көндә.

Роберт Миңнуллин. Әни кирәк.

Әминә Бикчәнтәева. Март аенда..

Әминә Бикчәнтәева. Апрель ае.

Бари Рәхмәт. Яз килә.

Гамил Афзал. Язгы яңгыр.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

Уку күнекмәләре. Беренче ярты ел:

- аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп һәм иҗек төзелеше гади булган сүзләрне бөтен килеш уку;

- таныш булмаган текстны уку темпы - бер минутка 25-35 сүз;

- текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекне раслаучы җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү;

- укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү;

- текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтләү;

- әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне табу;

Икенче ярты ел:

- аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку;

- таныш булмаган текстны уку темпы - бер минутка 40-50 сүз.Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;

- әкият, хикәя һәм шигырьне практик аеру;

- укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укыган әсәрнең төп уен билгеләү;

- текстның сәнгатьчә эшләнеш үзенчәлекләрен, сурәтләү-сынландыру чараларын (эпитет, чагыштыру, метафорларны) терминнарын әйтмичә генә күзәтү.

Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү. Текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү. Укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

Текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтләп сөйләү. Хикәяләү эзлеклелеген саклап, бер үк сүзләрне кабатламыйча, җентекле итеп, сюжеты ачык булган кечкенә әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

Әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне

табып укып күрсәтү.

Укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укылган әсәрнең төп уен билгеләү.

Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чараларына игътибар итү - укытучы җитәкчелегендә сыйныф белән тикшерү (эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафораларны терминнарын әйтмичә генә күзәтү).

Мәгънәләре бер-беренә якын торган сүзләрне чагыштыру, тексттагы сүз һәм әйтелмәләрне, күп мәгънәле сүзләрнең гади очракларын аеру, тексттагы вакыйгаларны, анда катнашучыларны һәм табигать күренешләрен характерлаучы сүз һәм әйтелмәләрне укытучы җитәкчелегендә эзләп табу һәм шулар ярдәмендә тиешле күренешләрне телдән тасвирлау.

Әкият, хикәя һәм шигырьне гамәли аеру, чагыштырып укып күрсәтү.

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү). Сүзләрне дөрес әйтү.

Уку китабында ориентлашу. «Эчтәлек» белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, укыла торган әсәргә карата бирелгән сораулар һәм биремнәрдән укытучы ярдәмендә файдалана белергә өйрәнү.

Балалар китабы белән эшләү. Белем алу, эш осталыгына өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру. Китапның төп элементларын аера белү: китап тышлыгы, китап төбе, китап битләре. Китапны саклап тоту кагыйдәләре.

Бер китапта ориентлашу. Авторына, китап исеменә, рәсемнәренә карап, әсәр эчтәлеген аера белү (беренче ярты елда); кем яки нәрсә турында укылды, тыңланды, шул сорауларга җавап бирү. 3-4 китаптан торган төркемдә ориентлашу, уку темасын билгеләү, тәкъдим ителгән билгеләргә карап, китап сайлый белү. Укытучы сораулары буенча укылган әсәр эчтәлеген бергәләп сөйләү-тикшерү, фикер алышу күнекмәләрен ныгыту, әсәрдәге хәлләрне, анда катнашучыларның үз-үзләрен ничек тотуларын, холыкларын, кыланышларын әхлакый бәяләү.

Китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән (беренче ярты ел), тышлык картотекасы һәм гади каталог карточкасы белән (икенче ярты ел) таныштыру.

Беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу.

Балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уңай мөнәсәбәт булдыру һәм дәрестән тыш эшләрдә аны ныгыту; сыйныф уку почмагын чиста, тәртипле тоту, уку почмагы аша әдәби уеннар белән таныштыру, укыган әсәрләрдәге аерым күренешләрне сәхнәләштерү.

Уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, журналлар белән таныштыра бару.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

тексттагы вакыйга яки төп персонаж буенча аңа исем таба белү;

укытучының соравына тексттагы вакыйгаяки эпизод белән җавап бирә белү;

текстның төп фикерен үзе билгели алу;

берничә текстны темасы буенча берләштерә белү;

укылган бүлеккә план төзи белү;

геройларга характеристика бирү;

автор позициясен ачыклау;

укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;

укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Укыту планы

Бүлек

Дәрес темалары

Дәрес саны

Икенче буын стандартларының тәлаплары


Универсаль уку эш төрләре

Предмет буенча белергә тиешләр

Эшли алырга тиешләр

1

Беренче сентябрь-белем көне.

Дәрдеманд "Балалар, әйдә мәктәпкә ",

Н. Думави "Мәктәп", Г. Тукай "Сабыйлар җыры".

1

-уку эшчәнлеген өйрәнергә;

-мөстәкыйль уку осталыгын үзләштерергә;

-информация алу чыганаклары куллана белергә;

-диалогта катнашырга, монолог төзи белергә;

-парларда, төркемнәрдә килешеп эшләү осталыгына өйрәнергә;

-үз-үзеңне коллективта тотарга, укытучыны тыңларга, иптәшләрең белән яхшы мөнәсәбәттә булырга, итагатьле сүзләрне урынлы куллана белергә, сөйләм культурасын үзләштерергә.

Әкият, хикәя һәм шигырьне практик аера.

Эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафораларны терминнарын


аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп һәм иҗек төзелеше гади булган сүзләрне бөтен килеш укый алырга;


2

Туган илем, туган телем, иң кадерлем сез минем!.Б.Рәхмәт "Алтын безнең җир", З. Туфайлова "Туган ил", Ш. Галиев "Җирдә миңа ни кирәк?", Энҗе Мөэминова "Туган телем".

С. Хәким "Республикам минем, Татарстан ...", М. Гафури " Ана теле", Г. Бәширов "Нинди ул Татарстан?"

Р. Рәкыйпов "Мин яратам сине, Татарстан", "Туган ил" темасын йомгаклау.

3


Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә белергә.

Татар телендә балалар өчен чыгарылган газета, журналлар исемнәрен.


текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирә алырга,

сөйләгән эчтәлекне раслаучы җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтергә;

текстның төп фикерен үзе билгели алырга

укылган бүлеккә план төзи белү;

геройларга характеристика бирү;

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерә;

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;


3

Кырлар буйлап уңган көз йөри. Г. Тукай "Көз", Г. Галиев "Җимеш бакчасында", М. Гафури "Хушыгыз кыр казлары".

1


4

Гаиләмне бик яратам. С. Җәләл "Ана мәхәббәте". М. Җәлил "Бишек җыры".

Р. Миңнуллин "Менә шундый кеше ул", Р. Мингалим "Канатларың булса".

2


5

Әдәп башы - матур гадәт.Л. Васильева - Гангнус «Кызлар, малайлар».

Ә. Бикчәнтәева "Өстәл янында", Х. Халиков "Хәерле иртә".

З. Әхмәров " Шулай да булгалый".

Р. Ишморатова "Яңа чана", Ф. Яруллин "Хикмәтле үз".

А. Әхмәт "Минеке, тимә", З. Әхмәров "Әлэкче". Ә. Бикчәнтәева "Телефоннан сөйләшү", "Тәмле сүз".

А. Шамов "Ипи кадере", Ф. Яруллин "Кояштагы тап".

Дәрдеманд "Өч угыл", "Әдәп башы-матур гадәт" темасын йомгаклау.

7


6

Тирләп эшләсәң - тәмләп ашарсың. М. Гафури "Балалар эше",И. Туктар "Нилектән икән".

Г. Бәширов "Үзебез карап үстерәбез".

Р. Төхфәтуллин "Каз өмәсендә".

Г. Хисамов "Үз юлыңа чыктың, хуш балам!"

3


7

Аксакал кыш.

Бари Рәхмәт "Кыш килде

Г. Бәширов "Чана шуу".

Аяз Хәсән"Кыш бабай бүләк өләшә".

Зәет Моталлапов" Без бәләкәй чакларда"

К. Ушинский "Кыш ачуланды"

Идрис Туктар "Җем-җем!... Чвик!.Җәүдәт Дәрзаман "Яңа чана яңа шул .

4


8

Курыкма, тимим!

Ш. Галиев "Курыкма, тимим"

Әхсән Баян "Рәхмәт өчен түгел""

Гарәфи Хәсәнов иҗаты.

Г. Гатауллин "Керпе

Ф. Яруллин "Хәтерсез күке"

Әхсән Баян "Үкенеч"

Г.Тукай "Кошчык" Касыйм Тәхау " Кошларга ярдәм итик"

Шәүкәт Галиев "Балачак Әтәчләре чакыра"

6


9

Яз бигрәк шук икән... Ә. Бикчәнтәева "Апрель ае"," Кошларны каршы алыйк" Әнәс Кари "Минем кунагым"

Г. Тукай "Һәркем эштә", " Эш беткәч уйнарга ярый"

2


10

Рәхмәт сезгә, ветераннар! Х. Халиков "Рәхмәт сезгә, ветераннар!" Э. Мөэминова "Моңсу бәйрәм"

Зәет Моталлапов " Балачакка кайту"," Һәйкәл"

2

Халык аваз ижаты.Дүрт дус","Әтәч ничек көлкегә калган","Зөһрә кыз"

"Карт һәм Су анасы","Тәрбияле мәче","Аждаһа"

1


11


12

Күренекле әдипләребез иҗаты М. Гафури "Кыр кызы"

Г. Ибраһимов "Кызыл чәчәкләр"

Муса Җәлил иҗаты. Үткәннәрне кабатлау

2


Калндарь-тематик план

№п\п

Дәрес темалары

Үтуәрү планы

Үткәрү көне

Искәрмәләр.

1

Дәрдеманд "Балалар, әйдә мәктәпкә ",

Н. Думави "Мәктәп", Г. Тукай "Сабыйлар җыры".

03.09

2

Б. Рәхмәт "Алтын безнең җир", З. Туфайлова "Туган ил", Ш. Галиев "Җирдә миңа ни кирәк?", Энҗе Мөэминова "Туган телем".

10.09

3

С. Хәким "Республикам минем, Татарстан ...", М. Гафури " Ана теле", Г. Бәширов "Нинди ул Татарстан?"

17.09

4

Р. Рәкыйпов "Мин яратам сине, Татарстан", "Туган ил" темасын йомгаклау. КТУ

24.09

5

Г. Тукай "Көз", Г. Галиев "Җимеш бакчасында", М. Гафури "Хушыгыз кыр казлары".

01.10

6

С. Җәләл "Ана мәхәббәте". М. Җәлил "Бишек җыры".

08.10

7

Р. Миңнуллин "Менә шундый кеше ул", Р. Мингалим "Канатларың булса".

15.10

8

Л. Васильева - Гангнус «Кызлар, малайлар». КТУ

22.10

9

Ә. Бикчәнтәева "Өстәл янында", Х. Халиков "Хәерле иртә".

29.10

10

З. Әхмәров " Шулай да булгалый".

Р. Ишморатова "Яңа чана", Ф. Яруллин "Хикмәтле үз".

05.11

11

А. Әхмәт "Минеке, тимә", З. Әхмәров "Әлэкче".

12.11

12

Ә. Бикчәнтәева "Телефоннан сөйләшү", "Тәмле сүз".КТУ

19.11

13

А. Шамов "Ипи кадере", Ф. Яруллин "Кояштагы тап".

26.11

14

Дәрдеманд "Өч угыл", "Әдәп башы-матур гадәт" темасын йомгаклау.

03.12

15

М. Гафури "Балалар эше",И. Туктар "Нилектән икән".

10.12

16

Г. Бәширов "Үзебез карап үстерәбез". Р. Төхфәтуллин "Каз өмәсендә". КТУ

17.12

17

Г. Хисамов "Үз юлыңа чыктың, хуш балам!"

Теманы йомгаклау

24.12

18

Бари Рәхмәт "Кыш килде Г. Бәширов "Чана шуу".

Аяз Хәсән"Кыш бабай бүләк өләшә".

21.01

19

Зәет Моталлапов" Без бәләкәй чакларда"

К. Ушинский "Кыш ачуланды"

28.01

20

Идрис Туктар "Җем-җем!... Чвик!.Җәүдәт Дәрзаман "Яңа чана яңа шул .

04.02

21

"Аксакал кыш" темасын йомгаклау. КТУ

11.02

22

Ш. Галиев "Курыкма, тимим"

Әхсән Баян "Рәхмәт өчен түгел".

18.02

23

Гарәфи Хәсәнов иҗаты. КТУ

25.02

34

Г. Гатауллин "Керпе

Ф. Яруллин "Хәтерсез күке"

04.03

25

Әхсән Баян "Үкенеч"

Г.Тукай "Кошчык" Касыйм Тәхау " Кошларга ярдәм итик"

11.03

26

Әминә Бикчәнтәева "Сөйкемсез песи" Шәүкәт Галиев "Балачак Әтәчләре чакыра"

18.03

27

" Курыкма тимим" темасын йомгаклау.КТУ

01.04

28

Ә. Бикчәнтәева "Апрель ае"," Кошларны каршы алыйк" Әнәс Кари "Минем кунагым"

08.04

29

Г. Тукай "Һәркем эштә", " Эш беткәч уйнарга ярый" КТУ

15.04

30

Х. Халиков "Рәхмәт сезгә, ветераннар!" Э. Мөэминова "Моңсу бәйрәм"

22.04

31

Зәет Моталлапов " Балачакка кайту"," Һәйкәл"

Теманы йомгаклау.

29.04

32

Дөнья халык әкиятләре."Дүрт дус","Әтәч ничек көлкегә калган","Зөһрә кыз" "Карт һәм Су анасы","Тәрбияле мәче","Аждаһа"

06.05

33

М. Гафури "Кыр кызы" Г. Ибраһимов "Кызыл чәчәкләр" КТУ

13.05

34

Муса Җәлил иҗаты. Үткәннәрне кабатлау

20.05


Буреказган муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбе

Каралды"

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Ибраһимова Р.Г

Беркетмә №1,

"___" ___________ 2012 ел.

"Килешенде"

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________Әхмәдуллина Л.Ф..

"___" ___________ 2012 ел.

"Раслыйм"

Директор:

_________Богданов А.В


"___" ___________ 2012 ел.

БҮРЕКАЗГАН УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ

2 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүчесе: Гәбитова Гузәл Рәис кызы

(Беренче категорияле укытучы)

2013 - 2014 нче уку елы














АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

"Башкортстан Республикасы татар урта гомуми белем биру мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен программа

Зәйнәб Биишева исемендәге " Китап " нәшрияте. Уфа. 2011

Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

3. Бүреказган муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбенең уку планы

4. Мәктәпнең уставына

Укыту планында 2 нче сыйныфта татар теленнән атнага 2 сәгать вакыт бирелә.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата

Татар теле укытуның максатлары:

Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш.

Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле - татар халкының милли теле.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Укучының белеменә , эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

Шәхси сыйфатларны үстерергә;

-уку эшчәнлегенә өйрәнергә, узаллы белем алу күнекмәләре булдырырга;

-мәктәп кагыйдәләрен төгәл үтәргә;

-уку әсбапларына һәм мәктәп жиһазларына сакчыл булырга;

-өлкәннәргә һәм иптәшләренә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булырга;

-туган телене , туган жирне яратырга, сакларга;

-сәламәтлекне сакларга.

2. Предмет буенча белем алырга :

-сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен таный, аера белергә;

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерергә;

-сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерергә;

-сүзгә фонетик анализ ясарга;

-сүзнең аваз моделен төзергә;

-орфограммалы сүзләр кергән текстларны дөрес күчереп язарга

-жөмләләрне әйтелү максатына карап аерырга, тиешле интонация белән укырга;

-жөмләнең баша кисәкләрен таба һәм аера белергә;

-30-40 сүзле текстны жөмлә ахырына тиешле тыныш билгесе куеп күчереп язарга;

-30-40 сүзле текстны диктант итеп язарга;

- рәсем буенча бәйләнешле сөйләм төзергә;

-текстны аңлы укырга, аны логик тәмамланган кисәкләргә бүлергә, исем куярга;

-язу гигиенасы күнекмәләрен үзләштереп , бер сызыклы дәфтәргә язарга;

-язылышы истә калырга тиешле сүзләрне үзләштерергә.

3. Универсаль уку эш төрләрен үзләштерергә:

-уку эшчәнлеген өйрәнергә;

-мөстәкыйль уку осталыгын үзләштерергә;

-информация алу чыганаклары куллана белергә;

-диалогта катнашырга, монолог төзи белергә;

-парларда, төркемнәрдә килешеп эшләү осталыгына өйрәнергә;

-үз-үзеңне коллективта тотарга, укытучыны тыңларга, иптәшләрең белән яхшы мөнәсәбәттә булырга, итагатьле сүзләрне урынлы куллана белергә, сөйләм культурасын үзләштерергә.


Бүлек



Дәрес темалары

Дәрес саны

Икенче буын стандартларының тәлаплары

Универсаль уку эш төрләре

Предмет буенча белергә һәм

эшли алырга тиешләр


1


2


3

4


5

6


7

8

9


10

КабатлауЖөмлә һәм сүз.

Жөмлә һәм сүз.

Ижек ,аваз һәм хәреф.


Сөйләм.

Жөмлә ахырында тыныш билгеләре.Сүз.Хәрәкәт һәм сүз.Билге һәм сүз.Аваз һәм сүз.


Авазлар һәм хәрефләр Аваз һәм хәреф.Алфавит.Сузык авазлар.Калын һәм нечкә сузык авазлар.Тартык авазлар.Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар.

Ижекләр. Сүзләрне ижеккә бүлү. Сүзләрне юлдан юлга күчерү тәртибе.Тавышсыз хәрефле Ъ,Ь сүзләрне юлдан юлга күчерү тәртибе.


Сузык аваз хәрефләренең татар телендә язу үзенчәлекләре.

Э, Е хәрефләренең дөрес язылышы .Ө,е хәрефләренең дөрес язылышы. О,ы хәрефләренең дөрес язылышы. Я хәрефенең дөрес язылышы

Ю хәрефенең дөрес язылышы. Е хәрефенең дөрес язылышы


Тартык аваз хәрефләренең татар телендә язу үзенчәлекләре.

Й хәрефенең дөрес язылышы

В хәрефенең дөрес язылышы.

К,г хәрефләренең дөрес язылышы

Н,ң хәрефләренең дөрес язылышы.Янәшә тартыклар . Нечкәлек, калынлык билгеләренең дөрес язылышы.

Сүз төркемнәре

Кем? Нәрсә? Сорауларына жавап булган сүзләр.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Нишли? Нишләде? сорауларына жавап булган сүзләр.

Эшнең үтәлү вакыты. Нишли? Нишләде? Нишләр? сораулары.

Нинди?Кайсы? сорауларына жавап булган сүзләр.Рәсем буенча хикәя төзү.

Тамырдаш сүзләр.

Сүзнең тамыры.


Жөмлә.

Жөмләдә сүз бәйләнеше.

Жөмләнең баш кисәкләре.

Ия һәм хәбәр.

Сөйләм төзү.


Кабатлау.

3


6


7

3

7


10


10

6

7


9

уку эшчәнлеген өйрәнергә;

-мөстәкыйль уку осталыгын үзләштерергә;

-информация алу чыганаклары куллана белергә;

-диалогта катнашырга, монолог төзи белергә;

-парларда, төркемнәрдә килешеп эшләү осталыгына өйрәнергә;

-үз-үзеңне коллективта тотарга, укытучыны тыңларга, иптәшләрең белән яхшы мөнәсәбәттә булырга,


итагатьле сүзләрне урынлы куллана белергә, сөйләм культурасын үзләштерергә.

-Хәрефләрнең укылышын яттан белү. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Сүзләрне авазларга таркату.


Сөйләм. Сөйләмнең кешеләр тормышындагы әһәмияте. Әйтеп һәм аралашу үзенчәлекләрен гамәлдә куллану.


Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын аңлату. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. Татар теленең үзенчәлекле авазларын һәм хәрефләрен аерып әйтә белү. Аларның әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне дөрес билгеләү. Хәрефләрнең укылышын яттан белү. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку.Алфавитны белүнең әһәмияте. Татар алфавитындагы хәрефләрнең урнашу тәртибе, алар белдергән авазлар һәм хәреф исемнәре. Бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язу. Укучылар өчен чыгарылган орфография сүзлегеннән файдалана белү.


Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан-юлга күчерү. Нечкә, калын, аеру билгесе булган гади сүзләрне (дөнья, алъяпкыч) һәм 2нче сыйныф программасында бирелгән сүзләрне дөрес уку һәм язу.


О,ө, э,е, я,ю,е хәрефләрен сүздә дөрес язу.

К.г,в,н,ң хәрефләрен сүздә дөрес язу. Йо, йө,ыйкушылмалары кергән сүзләрне дөрес язу.

Сүзләргә сорауларны дөрес кую һәм сораулар буенча предметны белдергән, предметның билгесен белдергән,предметларның эшен, хәлен,хәрәкәтен беледерә торган сүзләрне таба белү

Кем? нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? Нишләгән?соравына җавап биргән сүзләрне бер-берсеннән аера белү.

Сүзләрне төркемчәләргә аеру

Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү; тамыр һәм кушымчаларны аеру, тамырдаш сүзләр таба белү.


Җөмләдә сүзнең кем һәм нәрсә турында баруын күрсүткүн һәм алар үтәгән эшне белдергән сүзләрне табу. Җөмлә төзүче баш кисәкләр (ия, хәбәр). Сораулар ярдәмендә җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү. Сөйләм. Сөйләмнең кешеләр тормышындагы әһәмияте. Әйтеп һәм аралашу үзенчәлекләрен гамәлдә куллану.Сөйләмне җөмләләргә аеру


Ел буена алган белемнәрне гомумиләштерү.

Барлыгы

68

Календарь-тематик план

№ п/п

Тема

Үткәрү планы

Үткәргән вакыты

Искәрмәләр


1 11

Жөмлә һәм сүз.

05.09


2

Жөмлә һәм сүз.

4.09


2

Ижек ,аваз һәм хәреф.

08.09

Сөйләм.

12.09

Жөмлә ахырында тыныш билгеләре.

15.09

Сүз.

19.09

Хәрәкәт һәм сүз.

22.09

Билге һәм сүз.

26.09

Аваз һәм сүз.

29.09

Аваз һәм хәреф.

03.10

Алфавит.

06.10

Сузык авазлар.

10.10

Калын һәм нечкә сузык авазлар.

13.10

Тартык авазлар.

17.10

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар.

20.10

Контроль диктант.

24.10

Ижекләр. Сүзләрне ижеккә бүлү. Хаталар өстендә эш.

27.10

Сүзләрне юлдан юлга күчерү тәртибе.

07.11

Тавышсыз хәрефле Ъ,Ь сүзләрне юлдан юлга күчерү тәртибе.

10.11

Сузык аваз хәрефләренең татар телендә язу үзенчәлекләре.

14.11

Э, Е хәрефләренең дөрес язылышы

17.11

Ө,е хәрефләренең дөрес язылышы

21.11

О,ы хәрефләренең дөрес язылышы

24.11

Я хәрефенең дөрес язылышы

28.11

Ю хәрефенең дөрес язылышы

01.12

Е хәрефенең дөрес язылышы

05.12

Тартык аваз хәрефләренең татар телендә язу үзенчәлекләре.

08.12

Й хәрефенең дөрес язылышы

12.12

В хәрефенең дөрес язылышы.

15.12

К,г хәрефләренең дөрес язылышы

19.12

Н,ң хәрефләренең дөрес язылышы

22.12

Контроль диктант.

26.12

Янәшә тартыклар . Хаталар өстендә эш.

29.12

Нечкәлек, калынлык билгеләренең дөрес язылышы

16.01

Ныгыту.

19.01

Ныгыту.

23.01

Сүз төркемнәре

26.01

Кем? Нәрсә? Сорауларына жавап булган сүзләр.

30.01

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

02.02

Мөстәкыйль эш.

06.02

Нишли? Нишләде? сорауларына жавап булган сүзләр.

09.02

Эшнең үтәлү вакыты. Нишли? Нишләде? Нишләр? сораулары.

13.02

Нинди?Кайсы? сорауларына жавап булган сүзләр.

16.02

Ныгыту. Күнегүләр өстендә эш.

20.02

Рәсем буенча хикәя төзү.

27.02

Үткәннәрне ныгыту.

02.03

Сүзнең тамыры.

06.03

Тамырдаш сүзләр.

09.03

Изложение.

13.03

Хаталар өстендә эш.

16.03

Контроль диктант.

20.03

Хаталар өстендә эш. Кабатлау күнегүләр.

03.04

Жөмлә.

06.04

Жөмләдә сүз бәйләнеше.

10.04

Жөмләнең баш кисәкләре.

13.04

Ия һәм хәбәр.

17.04

Сөйләм төзү.

20.04

Инша «Яз житте" .

24.04

Хаталар өстендә эш.

27.04

Үткәннәрне ныгыту күнегүләр.

04.05

Күнегүләр эшләү

11.05

Күнегүләр эшләү

15.05

Күнегүләр эшләү

18.05

Рәсем буенча хикәя язу.

21.05

Контроль диктант.

22.05

Хаталар өстендә эш.

25.05

Тестлар .

2805

Йомгаклау.

29.05

Контроль эш - 4

Изложение-1

Инша -1

Тестлар -1

Укыту-методик комплекты

«Татар теле» 2кл. Гафурова Ф.А, Салимгәрәева Б.С. Уфа. Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшрияте 2010.

Башкортстан Республикасы татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укытучылары өчен программа. Икенче буын стандартлары. Уфа. Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшрияте 2011.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал