7


  • Учителю
  • 'Зат алмашлыгы' темасына дәрес планы (6 класс)

'Зат алмашлыгы' темасына дәрес планы (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Кеше мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Алар укучыга гына түгел, хәтта укы
предварительный просмотр материала


"БРТы шартларында 6нчы сыйныф өчен татар теленнән "Зат алмашлыкларын кабатлау"темасына дәрес планы


Башкарды: Габдрафикова Алсу Илдус кызы



Тема: Алмашлык

Дәрес тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Максатлар:

1.Белем бирү максаты

Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту;

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү;

Алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Үстерү максаты

а) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

б) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

3. Тәрбияви максат

а) туган телгә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек (Д.Г. Тумашева, Ф.Ф. Юсупов, К.З. Зиннатуллина, Б.Х. Мифтахов "Татар теле" 6 нчы сыйныф), индивидуаль биремле карточкалар, тест биремнәре.

Дәрес барышы

I Оештыру.

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.

Укытучы:Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? "Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер- беребезгә елмаеп карыйк.

Укучылар теләкләр телиләр:

-Яңа көн тынычлык алып килсен!

-Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

-Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

-Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Числоны һәм сыйныф эшен тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

II Белемнәрне тигезләү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.

Көтелгән җавап: Алмашлыкларның төркемчәләре, аларның җөмләдәге функциясе һәм алмашлыкларның сөйләмдә иң еш кулланыла торган сүз төркеме булуын үзләштердек.

Индивидуаль карточкалар белән эшләү.

Укытучы:

-Бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып,языгыз.

а) Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)

ә) Мин сезгә әйттем бит, монда ул гаепле түгел. (Ф. Хөсни)

б) Кем эшләми, шул ашамый. (Мәкаль)

Көтелгән җавап: мин, сине, мин, сезгә, монда, ул, кем, шул.

Үзбәя

Укытучы:

-Балалар, җавапларыгызны экранга карап тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр дәфтәренә -"5"ле, кемнең бер хата -"4", ике хата җибәргән укучы - "3"ле билгесе куя.

III Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, алдагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирем: җөмләләрдәге ялгызлык исемнәрен нинди сүзләр белән алыштырып була? Шул сүзләрне генә сайлап алып язырга кирәк.

Гаяз беренче тапкыр мәктәпкә барды. Гаязны баскычта Наилә Якуповна каршы алды. Наилә Якуповна Гаязның букчасын күтәрергә ярдәм итте. Гаяз рәхмәт әйтте. (2 нче слайд)

Укытучы: Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез.

Көтелгән җавап: ул, аны, ул,аны, аның, ул. (3 нче слайд)

Укытучы: Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?

Көтелгән җавап: Бу сүзләр - алмашлыклар, алар затларны алыштыралар.

Укытучы:Димәк, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?

Көтелгән җавап: Зат алмашлыклары.(5 нче слайд)

Укытучы:Афәрин!

IV Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты - укучыларның алмашлыкларны үзләре таба алуларына ирешерлек итеп уку эчтәлеген оештыру.

Модельләштерү

а) 203 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү.

Укытучы: Булат, биремне укып чык әле.

Укучы:Мәкальләрне укыгыз. Алмашлыкларны язып алыгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Иртә торгач тел сөякләрдән: "Ни хәлегез бар?"- дип сорар, ди. Сөякләр: "Син тик торсаң, безнең хәл яхшы", дип әйттеләр, ди.

Телең белән тегермән корма, аннан барыбер он чыкмас.

Бакма кешенең йөзенә, бак син әйткән сүзенә.

Укытучы: Күнегүне тикшерү өчен беренче төркемгә сүз бирәбез.

Көтелгән җавап: син, безнең, аннан, син (6 нчы слайд)

Болар - алмашлыклар. Зат алмашлыклары.

Укытучы: Кайбер алмашлыклар кушымчалар алган. Болар нинди кушымчалар?

Көтелгән җавап: Килеш кушымчалары.

б) Сорауларга нигезләнеп модель төзү.

Укытучы: Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез.

Модельнең шапкасы? (Зат алмашлыклары)

Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?( Кем? һәм барлык килеш сораулары)

Җөмләдәге функциясе нинди? (ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә ала.)

Текстта ни өчен кулланыла? (кабатлаулар булмасын өчен)

(7 нче слайд)

Көтелгән җавап: Зат алмашлыклары.

Кем? һәм барлык килеш сорауларына җавап бирә.

Ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә ала.

Җөмләдә кабатлаулар булмасын өчен кулланыла.

в) Үзбәя

Укытучы: Минем барлык сорауларыма да дөрес җавап биргән һәм язып өлгергән укучы үзенә - "5"ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән - "4", бер сорауга гына дөрес җавап биргән һәм күчергән укчы үзенә "3"ле билгесе куя.

Укытучы:Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Төркемнәрдә эшләү)

Укытучы:Төркемнәр әзерме? Сүзне икенче төркемгә бирәбез.

Көтелгән җавап: Исем сүз төркемен алмаштырып, сөйләү процессына катнашкан затларны белдерә торган сүз төркеме зат алмашлыгы була.

Укытучы:Билгеләмәне эчтән әйтеп карагыз.

г) Үзбәя.

Укытучы: Әгәр дә билгеләмәне модельгә карамыйча әйтә аласыз икән, үзегезгә "5"ле куя аласыз, бер тапкыр гына модельгә карап алсагыз - "4"ле, модельгә генә карап билгеләмәне әйтә алсагыз - "3".

V. Ныгыту.-Укучылар дәфтәрләрегездә зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше таблицасын тутырыгыз. Бу алмашлыкларның килеш белән төрләнеше шактый үзенчәлекле, ә күплек санда зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешендә үзгәрешләр күзәтелми.

Килешләр Килеш соравы мин син ул

Б. к.

И. к.

Ю.к.

Т. к.

Ч. к.

У.-в.к.

Укытучы:җавапларыгызны экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(8 нче слайд) Бер хатасыз эшкә - "5"ле, бер хаталы эшкә - "4"ле, ике хаталы эшкә - "3"ле.

а) 291 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү

Укытучы:Алсу, биремне укып чык әле.

Укучы:Бирелгән җөмләләрдән зат алмашлыкларын язып алып, килешләрен билгеләргә.

Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз…

Без гади җөмләләрне бер-берсенә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез… (Ф. Әсгать.)

Сүз белән төрлечә ярсыту безне чынбарлыктан ераклаштыра, һәм шуңа күрә, чынбарлыкка булган мөнәсәбәтләребезне бозмас өчен, без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш. (И. Павлов)

О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул - сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме?- ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара…

(Ф. Хөсни)

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Сүзне өченче төркемгә бирәбез.

Көтелгән җавап: без- б.к., без- б.к., ул- б.к., безне- т.к., без- б.к.

Укытучы:Җавапны дүртенче төркем дәвам итә

Көтелгән җавап: ул - б.к., без- б.к., аның-и.к., ул-б.к.

б) Үзбәя.

Укытучы: Барлык сүзләрне дә дөрес тапсагыз - "5"ле, бер хата җибәргән булсагыз - "4"ле, ике хата җибәрсәгез "3"ле билгесе куярсыз.

VI Рефлексия

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.

Тест

Бирем: сорауны иң тулы канәгатьләндергән җавапны билгеләргә

1.Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?

а. мөстәкыйль;

ә. бәйләгеч;

б. модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ;

ә. предметның билгесен белдерә ;

б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләрен белдерә.

3. Җөмләдә зат алмашлыклары нинди функция үти?

а. җөмлә кисәге булмыйлар;

ә. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

б. аергыч кына булып калалар.

4. I зат алмашлыкларын күрсәт.

а. мин, без;

ә. мин, сез;

б. без, алар.

5. Минем алмашлыгы кайсы килештә?

а. И.к;

ә. Б.к;

б. Т.к.

6. Дөрес язылышны билгеләгез.

а. миң;

ә. сиңга;

б. аның.

Укытучы:Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(10 нчы слайд) Бер хатасыз эшкә - "5"ле, бер хаталы эшкә - "4"ле, ике хаталы эшкә - "3"ле.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз. Кем бүгенге дәрестә үзенә "5"ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә "4"ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә "3"ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)

Укытучы: Афәрин, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз. Өй эшен үзегез сайлап алыгыз.

Өй эше: (11 нче слайд)

1) 208 нче күнегү, Алмашлыкларның килешләрен билгеләргә;

2) Зат алмашлыклары кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга


Кушымта

Индивидуаль биремле карточкалар

Карточка №1

Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)

Карточка №2

Мин сезгә әйттем бит, монда ул гаепле түгел. (Ф. Хөсни)

Карточка №3

Кем эшләми, шул ашамый. (мәкаль)

Тест№1

1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?

а. мөстәкыйль;

ә. бәйләгеч;

б. модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ;

ә. предметның билгесен белдерә ;

б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләрен белдерә.

3. Җөмләдә зат алмашлыклары нинди функция үти?

а. җөмлә кисәге булмыйлар;

ә. ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

б. аергыч кына булып калалар.

4. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр

а.сан;

ә. килеш;

б. тартым.

5. Минем алмашлыгы кайсы килештә?

а. И.к;

ә. Б.к;

б. Т.к.

6. Дөрес язылышны билгеләгез.

а. миң;

ә. сиңга;

б. аның. Лексик- грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый?

мөстәкыйль

бәйләгеч

модаль

Тест №2

1. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез

эш яки хәлнең яисә билгенең билгесен белдерә

предметның билгесен белдерә

исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләренә ишарә итә


2. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?

җөмлә кисәге булмыйлар

ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр

аергыч кына булып киләләр

3.Мин, син, ул, без, сез, алар, кем, нәрсә, һичкем, һичнәрсә, кемдер, нәрсәдер, үз, үзе кебек алмашлыклар кайсы сүз төркемен алмаштыралар

исемне

сыйфатны

санны

4. Кайсы алмашлыклар килеш, сан, тартым белән төрләнәләр?

исем алмашлыклары

сыйфат алмашлыклары

сан алмашлыклары

5.Шулайрак язарга кирәк иде. Шулай алмашлыгы нинди кушымча алган?

килеш кушымчасы

тартым кушымчасы

дәрәҗә кушымчасы

6.Алмашлыклар нинди әһәмияткә ия?

сөйләмне җәенкеләндерәләр

сөйләмгә образлылык өстиләр

бер үк сүзне кабатлаудан котылдыралар, сөйләмне җыйнакландыралар


7. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр?

сан

килеш

тартым

8. Капитан, сез ялгышмадыгызмы? (Г. Әпсәләмов) Сез алмашлыгы ни өчен күплек санда кулланылган?

икенче затның күплеген белдерә

җөмләдә ялгыш кулланылган

хөрмәт йөзеннән бер генә кешегә мөрәҗәгать иткәндә кулланыла

9. Бу, шул, теге алмашлыклары кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнәләр?

зат я предметка күрсәткәндә

билгегә ишарә иткәндә

эш-хәл билгесенә ишарә иткәндә

10. Кайсы күрсәтү алмашлыкларны төрләнми?

исем алмашлыклары

сыйфат алмашлыклары

рәвеш алмашлыклары

11. Бу, шул, ул күрсәтү алмашлыкларын килеш һәм тартым белән төрләндергәндә, нинди үзгәреш күзәтелә?

кушымчалар үзгәрә

тамыр үзгәрә

үзгәреш күзәтелми


12. Мин үзем укыйм. Үз алмашлыгы нинди мәгънәдә?

зат алмашлыгы мәгънәсендә

әйбернең иясен белдерә

затны, предметны аерып күрсәтә

13. Кем алмашлыгы татар телендә ничек кулланыла?

җанлы предметларга карата

җансыз предметларга карата

бары тик затка, кешегә карата

14.Дөрес язылышны билгелә

һәммә

хәммә

һаммә

15. Кайсы билгеләү алмашлыклары сан,килеш һәм тартым белән төрләнәләр?

кайсыдыр, әллә кая

кемдер, нәрсәдер

әллә ничек, каядыр

Тест №3

Алмашлык темасын кабатлау.

1. Алмашлык:

а) исемне генә алыштырып килә;

б) фигыльне алыштырып килә;

в) исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алыштырып килә.


2. Ясалышы ягыннан алмашлыклар:

а) ясалма гына була;

б) кушма һәм парлы була;

в) тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә була;

г) кысартылма була.

3.Алмашлыкның ничә төркеме бар?

а) 4;

б) 5;

в) 6;

г) 7.

4.Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?

а) төрләнми;

б) төрләнә;

в) мин алмашлыгы гына төрләнә.

5. Тартым алмашлыкларын билгелә.

а) әтинеке, апаныкы;

б) аныкы, минеке;

в) сине, мине;

г) бара, килә.

6. Күрсәтү алмашлыклары:

а) затка күрсәтә;

б) предметны күрсәтә;

в) затка яки предметка, аларның билгесенә күрсәтә.

7. Сорау алмашлыкларын билгеләгез.

а) кемдер, нәрсәдер;

б) кем? нәрсә?

в) һичкем, һичнәрсә;

г) мин, син.

8. Билгеләү алмашлыкларын тап.

а) минеке, синеке;

б) тырышлык, хурлык;

в) һәркем, һәрбер, барлык;

г) һичкем, һичбер.

9. Билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?

а) билгеләү алмашлыкларыннан;

б) сорау алмашлыкларына әллә, -дыр, -дер, -тыр, -тер кушымчалары ялганып ясала;

в) килеш кушымчалары ярдәмендә;

г) тартым кушымчалары ярдәмендә.

10.Юклык алмашлыкларын билгеләгез.

а) кемдер, кайдадыр;

б) һичнәрсә, беркая;

в) кайда? нәрсә?

г) шул, ул.

11. Һәркемнең үз Ватаны алтын (мәкаль) җөмләсендә алмашлыклар нинди сүз төркеме булып килгән?

а) тәмамлык, хәбәр;

б) тәмамлык, аергыч;

в) ия, хәбәр;

г) тәмамлык, хәл.

18




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал